Бүген Әдипләр: Хәлим Гайнуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәлим Гайнуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Хәлим Гайнуллин
Татар матбугатында эшләп киткән яисә бүген дә хезмәттә булган баш мөхәррирләр плеядасын күздән кичергәндә, Хәлим Абдулла улы Гайнуллинны аерым бер мөнбәргә куеп карыйсы килә.

1990 елда, бер төркем журналистларны үз тирәсенә туплап, ул өр-яңа газета чыгару эшенә кереште. Илдә коточкыч үзгәрешләр бара, җәмгыятьтә моңа кадәр кү­релмәгән борылышлар күзә­телә иде. Шушындый катлаулы дәвердә үз кыйбласы, үз идея-юнәлешенә исәп тоткан яңа газета оештырырга алыну Хәлим Гайнуллинның зур батырлыгы иде. Бу вакыйганы без, язучылар да, түземсезләнеп көттек, һәм, ни­һаять, 1990 елның 18 августында “Шәһри Казан” газета­сы­ның 1 нче саны, җилкәннәрен киергән мәһабәт кораб шикелле, татар галәменә йөзеп кереп китте.

“Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи”, диләр. Әлеге канатлы әйтемнең икенче өлеше нәкъ менә Хә­лим Гайнуллин шәхесенә карый. Ул – урынның дәрәҗәсен күтәреп кенә калмыйча, гади урындыкны да тәхет биекле­генә менгерә ала торган эшчән затларыбыздан.

***

Казан дәүләт университе­тының журналистика бүлеген тәмамлагач, Хәлим Гайнуллин Ерак Көнчыгышта армия хезмәте үтә. Офицер погоннары тагып кайткан егетне Шәмси ага Хамматов “Социалистик Татарстан”га эшкә ала. Яшь көчләр кирәк. Журналистиканың киләчәге­нә битараф булмаган, үзе дә университетта каләм тибрә­тү­че­ләр белән дәресләр алып барган Шәмси ага Хамматов кемнең каләме өметле – ел­дан-ел күзәтә килә, ошаганнарны үз кул астына – республиканың иң мәртәбәле газетасына эшкә ала.

– Эшкә керүнең беренче көннәрендә үк Шәмси ага белән фотога төшәргә туры килде, – дип искә ала Хәлим. –Шунда ул фотографка болай диде: “Менә бу егетне искә­реп кал, киләчәктә ул үзе баш редактор булып эшләячәк...” Шәмси ага һәрберебезне шулай очындырып эшләтә белә иде. Ул чакта бергә эшләгән чордашларны искә төшерәм дә... Шәмси аганың күбебезгә карата әйткән сүзләре тәки дөрескә чыкты бит...

Чордашлар... 70 нче ел­ларның бу егетләре, “Хамматов шинеленнән чыгып”, дә­рә­­җәле урыннарны биләде. Менә алар: Ислам Әхмәтҗанов (“Идел-Пресс” нәшрияты генераль директоры), Зиннур Мансуров (“Мәдәни җомга”­ның баш мөхәррире), Габделхак Шәмсетдинов (“Мәгариф” журналы баш мөхәррире), Габ­делбәр Ризванов (“Ватаным Татарстан”да баш мө­хәррир урынбасары), Исмә­гыйль Шәрәфиев (“Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире), Илсөяр Хәйруллина (“Ватаным Татарстан”да танылган журналист), Әхәт Гаффар (танылган язучы).

Бәрәкәтле туфракка төшкән бу яшьлек, берничә дистә ел үтүгә, әнә шулай, татар дөньясының фикри куәтенә, сүз сәнгатенә юнәлеш бирердәй көчкә әверелә.

***

Әлбәттә, олуг газета чыгарырга алыну өчен, эчке иманың, тәҗрибәң булу да зарурдыр. Хәлим Гайнуллинга исә бу яктан бәхет иңгән иде. Үзгәртеп коруның тәүге җил­ләре исә башлаган чорда ул “Татарстан яшьләре”н җитәкләргә алынды. Үзгәртеп кору дисәң дә... Халыкның тарихи хәтере бик акрынлык белән генә уяна бара, еллар юшкыны астында калган аң-фикер кыенлык белән генә юл яра, аз-азлап, микъдарлап кына үсеш чаткылары сизелә иде.

Яшьләр газетасының мон­дый сүлпәнлеккә риза булып яши алмавы бик табигый, һәм ул, киртәләрне җимереп, аран­нан иркен далага бәреп чыккан тай кебек, матбугат мәйданын тетрәтә башлый. Матбугатта моңа кадәр кү­релмәгән хәл. “Татарстан яшь­ләре”нең тиражы 85 меңнән 285 меңгә җитә.

***

“Беренче” дигән сүзнең исерткеч хикмәте бар. Кайсы өлкәдә дә бу мәгънәле сүз җанны рәхәт кытыклап ала. Иҗат, матбугат өлкәсендә бигрәк тә... “Шәһри Казан”ның 1 нче саны... Беренчеләр... Хә­лим Гайнуллин, үз газетасы белән генә бәйләмичә, 90 нчы елларны, гомумән, татар журналистикасының иң күтәрелгән чоры, кыю, мәгънәле, бә­хетле дәвере дип саный. Бү­ген фәкыйрьлек­тәнме, әллә кодрәт-сәләт җит­мәүдәнме, “кесә журналистлары” күбәйгән, тешсез матбугат битараф көн күргән заманда бу фикернең хаклыгына ышана барасың.

Газета ул халык кулына ке­рүче кош кебек. Аның “сәхнә арты”нда нинди эшләр бара, редакция дигән шактый четерекле, чуар гаиләне тотып торучы баш мөхәррир нинди сыйфатларга ия булырга тиеш – мин еш кына бу хакта уйланам. Хәлим Гайнуллинга исә нәкъ менә баш мөхәрриргә кирәкле сыйфатлар тумыштан бирелгәндер. Авторны ул ачык чырай белән каршы ала, өстәлгә чәй китертә. Галим икән, аның белән фән дөньясы хакында сохбәтлә­шеп утыра, үз мәгарәсеннән чыккан фән эшлеклесен газета кысаларына әйдәкләп кертә һәм нәтиҗәдә әлеге галим укучыларга кирәкле язмалар әзерләргә адарынып канәгать кайтып китә. Әдәбият-сәнгать әһелләре дә аның кабинетыннан өзелми иде.

Баш мөхәррир төксе чырайлы, тәмсез сүзле икән, авторлар бу басмага беркайчан да якын килми. Әйткәнемчә, кешеләрне ихлас ярату хасияте әнкә сөте белән генә керә торган сыйфаттыр, мөгаен.

Бүгенге баш мөхәррир өстән бирелгән әмерне генә үтәп, цензура пычагына элә­гердәй фикерләрне сызып, әзер финанс капчыгын селкеп утыручы гына түгел. Ул хуҗалык мөдире дә, финансист та, юрист та, тел белгече дә, кыскасы, кирәк икән, дипломат, кирәк икән, елгыр эшмәкәр дә булырга тиеш.

***

Соңгы елларда Хәлим Гайнуллин “Хокук һәм хәят” (“Право и жизнь”) журналына да нигез салды һәм бик күпләрне хәйриячелек кебек изге эшкә дә тартып кертә алды, үзе дә игелек кылып яшәде. Аңа бу хезмәте өчен дә бик күпләр чиксез рәхмәтле. Ни кызганыч, бу елның башында Хәлим Абдулла улы Гайнуллин һич көтмәгәндә-уйламаганда бик нык авырып китте. Шөкер, хәзер инде тернәкләнеп килә. Хатыны Фә­нисә, кызы, улы, туганнары, якыннары, дус-ишләре аның тизрәк сафка басуы өчен мөмкин булганның барысын да эшли. “Хәлимнең дуслары мин уйлаганнан да күп бу­лып чыкты, – дип шатлыгын белдерә Фәнисә ханым. – Ярдәм кулы сузучы, хәл-әхвәл белешеп торучы һәркемгә безнең гаилә чиксез рәхмәтле”.

Редакциядән: Журналистлык каләмен “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында чарлап, матбугатта олы юлга чыккан хезмәттәшебез Татар­стан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Хәлим Гайнуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Тизрәк сихәтлә­нүен, элеккечә шат күңелле, мәзәкчән булуын, кабат журналистлар сафына басуын, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәвен телибез.

//МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ


Ватаным Татарстан

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013