Бүген Әдипләр: Фазыл Вәлиәхмәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фазыл Вәлиәхмәт


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Дамир Вагыйзов
Алинә Васильева
Рәүф Вафин
Фәрит Вафин
Мулланур Вахитов
Римзил Вәли
Фазыл Вәлиәхмәт
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәгыйз Вәлиев
Равил Вәлиев
Марсель Вәлитов
Фирүзә ВӘЛИТОВА
Әнисә Вилданова

Фазыл Абдулла улы Вәлиәхмәт 1955 елның 14 мартында Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә дөньяга килә. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлап, элемтә монтеры булып эшли, 1973-1975 елларда Совет Армиясе сафларында Германиядә танкист булып хезмәт итә. Демобилизацияләнеп кайткач, нефть чыгару предприятиеләрендә слесарь, рәссам-бизәүче булып эшли.
1987-1991 елларда мәктәптә укыта, шул чорда, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының таих факультетын тәмамлый.
1991 елдан «Бөгелмә авазы» газетасының фотохәбәрчесе, соңрак хәбәрчесе була. Татарстан мөстәкыйльлеген яклап, 1991 елның май аенда - Казанда, 1993 елның апрель аенда Бөгелмә шәһәрендә узган ачлык акцияләрендә катнаша.
2004 елда Карабашта үз йортында музей-китапханә оештыра, һәм аңа якташыбыз, күренекле мәгърифәтче Һади Атласи исеме бирелә. Карабашта 2006 да - Габдулла Тукайга, 2007 елда - җәлилче-карабашларга, 2011 елда сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәлләрнең проектлары авторы һәм җитәкчесе. Һади Атласи исемендәге премия лауреаты. «Мизгелләр» фотоальбомы авторы.

Чигенмәм!

Түрдән урын бирсәләр дә, 
«Сиңа - фатир!» - дисәләр дә, 
Милләтемнән ваз кичмәм, 
Орден вәгъдә итсәләр дә.

Ятлар дарга асса да, 
Үз татарым сатса да, 
Динемнән мин ваз кичмәм, 
Әллә кемнәр дус булса да.

Зур түрәләр килсә дә, 
Алтын-көмеш бирсә дә, 
Туган телдән ваз кичмәм, 
Хур кызлары кочса да.

Тел, дин, милләт һәм дәүләт - 
Ядкарьләребез шундый. 
Бернигә дә карамыйк. 
Бирешергә ярамый!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013