Бүген Әдипләр: Фаил Вахитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фаил Вахитов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

Мин 1969 елның 24 августында Башкортстанның Стәрлебаш районының Хәлекәй авылында тудым. Безнең авылда танылган шагыйрьләр Фәйзи Гомәров һәм Равил Шаммас туганнар. Авылда 8 сыйныфны тәмамладым, ә урта белемне күрше Әмир авылында алдым. 1987-1989 елларда Венгрияда хәрби хезмәттне үтәдем. Бераз армияга кадәр һәм аннан соң колхозыбызда механизатор булып эшләдем. 1990-1995 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия интитутында укып, тарих укытучысы һәм психолог булып чыктым.Бераз укытучы булып эшләдем. 1997 елдан Күгәрчен районында хокук саклау органнарында эшләдем. 2013 елдан хаклы ялдамын. Шул ук вакытта Йомагуҗа сусаклагычында эшлим.
Шигырьларны башлангыч сыйныфлардан язам. Хокук саклау органнарда эшләгән чорда иҗатка бик күп вакыт табып булмый иде, шулай да килгән уйларны күңел дәфтәренә язып бардым. Шул 2013 елдан, яңадан диеп әйтсәң дә була, шигырьлар яза башладым. Әлеге вакытта Күгәрчен районының Йомагуҗа авылында яшим.

БАНУ ҺӘМ МӘРЬЯМ КЫЙССАСЫ

Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булган Стәрлебаш кызлары Гыйззәтуллина Мәрьям һәм Бану Фәйзуллинаның якты истәлегенә багышлана.
1 

Свастикалы “кара карчыгалар” 
Сталинградның зәңгәр күгендә. 
Бомба төяп һәркөн чыга алар 
чәчәр өчен үлем. Бүген дә 

башын бирмәс Идел каласына 
инде алар ничә кат оча. 
Борылмыйлар сугыш алласына 
җирдә канлы корбан тапмыйча. 

...Менә бер зенитка телгә килде 
әйтерсең дә күккә ук атты. 
Атылган ук “карчыгага” тиде, 
кара канатына ут капты. 

Зәңгәр күктә бу “карчыга” яну 
булды җиңү, булды бәйрәм дә. 
“Үз кирәген алды!”- диде Бану. 
“Дөмектердек!”- диде Мәрьям дә. 

2 

Мәрьям, Бану... Мәктәп бусагасын 
яңа атлап чыккан иделәр. 
Тик Ватанга дошман кергәч басып, 
алар гимнастерка киделәр. 

Сөеп-сөелергә өлгермичә, 
ачылганда алда йөз юллар, 
ил өстенә бәла килгәч кичә, 
бүген кулга корал алдылар. 

Алар өчен унтугыз яз узды. 
Яшәргә дә иде яшәргә! ... 
Ләкин Тарих үз агышын бозды, 
башка язмыш бирде яшьләргә... 

3 

Фашист әйтте: “Зенитканы күрәм! 
Ялгыз үскән агач янында!”... 
Ялгыз чаган! Таныш аңа Мәрьям. 
Күптән сердәш аңа Бану да... 

Ачуланган “кара карчыгалар” 
борыннарын шунда бордылар, 
кара карыннарын ачып алар, 
бомбаларын җиргә койдылар. 

Һәм бомбалар төшеп шартладылар 
әйләндереп көнне мәхшәргә. 
Кызлар мәңгелеккә атладылар... 
Яшәргә дә иде яшәргә... 

4 

Моңа ялгыз чаган шаһит булды, 
күрде җирдә яшен яшнәвен. 
Тетрәнде ул, яфракларын койды, 
әйтерсең дә койды яшьләрен. 

Күрде ничек яшь кызларның җаны 
күтәрелде күккә, Галәмгә... 
Яшьлегендә торып калды Бану. 
Егерме яшь тулмас Мәрьямгә... 

Шул дәһшәтле сугыш беткән көннән 
ничә кышлар узган, яз булган... 
Бану, Мәрьәм... Тарих битләренә 
исемнәре уеп язылган... 
Фаил Вахитов. WK, 2017

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013