Бүген Әдипләр: Алсу Вәсыйкова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алсу Вәсыйкова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

Алсу Фәрит кызы Вәсыйкова 1987 елның 16 ноябрендә Баулы районы Хансөяр авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск сәнгать-педагогика училищесына укырга керә. 2008 елда Лениногрск училещесын тәмамлагач Баулы шәһәрендә урнашкан «Шатлык» реабилитация үзәгендә тәрбияче булып эшли.
Иҗат белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. Шигырьләре, хикәяләре Баулы һәм Лениногорск район газеталарында даими басылып тора.
2006 елда «Татнефть» ААҖнең «Рухият» яңарыш фонды нәшер иткән «Яшь дулкын - Новая литературная волна», 2007 елда «Балаларга бүләк - Подарок детям» дигән җыентыкларда шигырьләре басылды. 2007 елда «Рухият» фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиясенә лаек була.

Кайтам туган авылыма

Чык тамчысы төшкән туфракка 
Балачак эзләрем салынган. 
Гөл-чәчәккә күмелеп утырган 
Авылым да мине сагынган.

Әти-әни кебек якын ул -
Туган авылым минем бер генә. 
Күңелемне дәваларга теләп, 
Бик еш кайтам Хансөяремә.

Гүзәл бакчам, тәүге мәктәбем -
Шатлыкка күмелгән елларым. 
Аерылдым туган авылымнан 
Чакыра мине кайтыр юлларым.

Чит җирләрдә күңел сайрамый -
Урын таба алмыйм җаныма. 
Туган йортта яшәү рәхәт миңа -
Кайтам, авылым, кайтам яныңа.

Синең Алсуың

Бүләк итәр идем, мөмкин булса, 
Төннең аен, таңның алсуын. 
Бүләк итәм сиңа мәхәббәтем, 
Ярата бит сине Алсуың!

Күңел серләремне юлдаш итеп, 
Урап узам кырын, басуын. 
Син килмәгәч, ерак юлга багып, 
Көн дә көтә сине Алсуың!

Синең өчен менәм биек тауга, 
Басар өчен йөрәк ярсуын.
Түземлегем бетә инде тәмам, 
Сагына бит сине Алсуың!

Очрашырбыз диеп сүзләр бирдең, 
Агып киткәч җирдән кар суы. 
Шул чакта да инде килми калсаң, 
Үпкәләр бит сиңа Алсуың!

Телисеңме, иркәм, җиңеп чыгам 
Язмышымның барлык борчуын? 
Барсына да әзер синең өчен, 
Ярата бит сине Алсуың!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013