Бүген Фәридә Вәлиуллина
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәридә Вәлиуллина

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зәйнәгытдин Вәлиев
Мансур Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев
Наил Вәлиев
Рәмзи Вәлиев
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Җамал Вәлиди
Фәридә Вәлиуллина
Фәридә Вәлиуллина
Фәридә Мансур кызы Вәлиуллина (Галләмова) 1978 eлның 8 июнендә Яңа Чишмә районы Акъяр авылында дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Башта Чистай медицина училищесында - татар һәм инглиз телләрен, 2001 елдан Кама дәүләт политехник институтында инглиз телен укыта.
2002-2005 елларда, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать шститутының фольклористика бүлегендә белемен сүтәреп, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклый. 2007 елда «Идегәй» дастанында милли-мифологик һәм дини мотивлар» дигән монографиясе дөнья күрә.

Язмыш

Язмыш җиле, һич тә көтмәгәндә, 
Бик астыртын гына тезгә бәрә. 
Ә аннары, алдап торгызырга, 
Баллы прәннек суза берән-сәрән. 

Ул һәрвакыт шулай, алдап-йолдап, 
Алга таба безне куалый. 
Безнең көчсезлектән көлә-көлә, 
Тәм-том биргән булып юмалый.

Көзге җил

Көзге җилне элек сөйми идем, 
Язны даулый иде күңелем. 
Ә хәзергә бары көзге җилләр 
Сердәш булуын тойдым мин бүген. 

Беркем дә юк, тик җил генә, әнә, 
Бөтерелеп исә янымда. 
Барысын да аңлаган күк килеп, 
Чәчләремә минем сарыла. 

Шулай җил белән икәүләп 
Урамнарны иңләп йөрибез. 
Ул - мине, мин аны аңлыйм. 
Сагышлы соң нигә күгебез?

Юксыну

Ашкынып, канатланып 
Кайта идек яныңа. 
Синең юклыгыңны белү 
Һаман сыймый аңыма. 

Син пешергән бәлешләрнең 
Тәме китми авыздан. 
Каерып алды бездән сине, 
Язмыш бигрәк явыз ла. 

Яшәүләре җиңел булган, 
Тоеп синең назыңны. 
Тормышның ямьнәре китте, 
Җылысы юк язның да. 

Бу җиһанның бар җылысы 
Бер сиңа сыйган булган. 
Син булмагач, дөнья шыксыз, 
Гүя төсләрен җуйган.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018