Бүген Әдипләр: Фирүзә ВӘЛИТОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирүзә ВӘЛИТОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Дамир Вагыйзов
Алинә Васильева
Рәүф Вафин
Фәрит Вафин
Мулланур Вахитов
Римзил Вәли
Фазыл Вәлиәхмәт
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәгыйз Вәлиев
Равил Вәлиев
Марсель Вәлитов
Фирүзә ВӘЛИТОВА
Әнисә Вилданова

Фирүзә Фиркат кызы ВӘЛИТОВА Тукай районы Мусабай-Завод авылында туа. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыган чорда беренче шигырьләрен иҗат итә һәм аларны район газетасында күрү бәхетенә ирешә. Иҗат юлына ныклап аяк басуы өлкән сыйныфларда укыган чакта башлана. Шигырьләр белән беррәттән мәкаләләр, кечкенә хикәяләр дә иҗат итә. Алар “Юлдаш”, “Татарстан яшьләре”, “Көмеш кыңгырау”, “Якты юл” газеталарында һәм “Ялкын” журналында басыла башлый. Моннан тыш, Фирүзә Фиркат кызы төрле районара һәм республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашып, каләмен сыный. 2000-2001 елларда “Алтын каләм”, “Илһам бирче, каурый каләм” (1999 ел), “Иделем акчарлагы” бәйгеләрендә җиңеп чыгу бәхетенә ирешә. 2002 елны Яр Чаллы шәһәрендә “Идел-Урал” көллиятенең психология бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, 2005 елда “Көмеш кыңгырау” балалар газетасында махсус хәбәрче булып эшли башлый. Шунда эшләгән вакытта читтән торып Яр Чаллы педагогия институтына укырга керә. Бүгенге көндә “Мәйдан” журналында җаваплы сәркатиб вазифасын башкара.
http://maydan.tatar/redaction/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013