Бүген Әдипләр: Дамир Вагыйзов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Дамир Вагыйзов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Дамир Вагыйзов
Алинә Васильева
Рәүф Вафин
Фәрит Вафин
Мулланур Вахитов
Римзил Вәли
Фазыл Вәлиәхмәт
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәгыйз Вәлиев
Равил Вәлиев
Марсель Вәлитов
Фирүзә ВӘЛИТОВА
Әнисә Вилданова
Дамир Вагыйзов
(1936-2015)
Дамир Харрас улы Вагыйзов 1936 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Агайбаш авылында туган. 1970 елдан Чаллы шәһәрендә яши. 1976 елдан алып егерме ел дәвамында Тукай районының «Якты юл» газетасының баш редакторы булып эшли. Бик күп юмористик хикәяләр, очерклар, зарисовкалар авторы.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009
Авыруының котылгысызлыгын белә иде. Ул хәтта бу халәттә дә төшенкелеккә бирелмәде, хәбәрләшкәндә чир турында түгел, бүгенге дөнья хәлләре, әдәбият турында сөйләште, күп укый иде ул. Газетабызның һәр санын укып барганлыктан, яшь коллегаларының уңышлы эшләренә куанды, безнең белән гел бергә булды. Бүгенге көндә газетаны аның беренче шәкертләреннән берсе – Инзилә Әхмәтгәрәева җитәкләгәненә сөенде, кайчагында аталарча битәрләп алды, эшебезне хуплаган чаклары күп булды, киңәшләреннән ташламады. Остазыбыз өчен газета газиз баласыдай якын иде. 

Дамир Харрасовичның иң матур сыйфатларының берсе – тыйнаклык. Хакимнәр алдында баш иеп йөрмәде, кемгәдер ярарга тырышмады. Бәлки шуның аркасындадыр, яраткан эшеннән иртә аерылырга туры килде. Әмма ул иҗаттан аерылмады, «Шәһри Чаллы» газетасында эшләде, газета-журналларда сатирик язмалары, мавыктыргыч хикәяләре чыга торды. Тора-бара «Үч» дигән саллы китабы басылып чыкты. Ул китапны быел рәхмәтле шәкертләре рус теленә тәрҗемә итеп, остазларына зур бүләк ясадылар. «Месть» дигән ул китапны тәкъдим итү кичәсе күңелләребездә якты бер балкыш булып онытылмый сакланыр. Әле күптән түгел генә булды ул. Дамир Харрасович барыбызны да бер өстәл артына җыйды. Cөйләгәндә тавышы калтырады, күзләрендә яшь иде. Ул аны сиздермәскә тырышты. Барыбызга да култамга язып, китабын бүләк итте. Хәтта шул язмасында да һәрберебезгә аерым җылы сүз тапты ул.

«Әле тагын күрешербез», – диде ул. Ә без ышангандай иттек, әмма хәлен аңлый идек бит. Шушы мизгел, шушы матур ялган куанычлы иде безгә. «Китәм» димичә генә китте остазыбыз. Чирле килеш түгел, газетаны ачып җибәргәндәге ир-егет журналистлар белән өстәл-урындык ташып йөргән, ап-ак күлмәк, кара пиджак киеп планерка үткәргән, эшебезгә юнәлеш биргән чагы, яшь журналистларның сәләтен үстерү турында аталарча кайгыртуы, «слушай, мин болай уйлыйм әле» дип көтелмәгәндә бер иҗади энҗе табып куюы, озын зифа буе, калын кара чәче, матур итеп атлап йөрүе, кешеләр белән җылы аралаша белүе белән сакланыр ул безнең күңелләрдә. Хуш, остазыбыз Дамир Харрас улы, без сине бик озак сагынып искә алырбыз әле. Хуш, бәхил бул, остазыбыз! Күңелең кебек гүрең дә нурлы-якты булсын.

«Якты юл» газетасының ветераннары: Заһидә Нәбиуллина, Хәмит Мөхәммәтшин, Әлфия Сөнгатуллина, Мәнүсә Гыйльманова, Рәзинә Насыйбуллина, Гадәния Cафиуллина, Гөлшат Харисова, Фәрит Шәйхетдинов, Рахман Шафигуллин, мәрхүмнең шәкертләре Инзилә Әхмәтгәрәева, Лилия Хәмидуллина.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013