Бүген Әдипләр: Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
(1946-2001)
Вафирә Гыйззәтуллина – җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.
1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли. 2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.
НӘГЪЛӘТ

Туганнар кырылыша бүген -
Якын дуслар алдаша. 
Милләтләр бер-берсе белән 
Кан телендә аңлаша.

Я, Ходаем, бир сабырлык 
Җиремә, милләтемә. 
Көймәбез килеп терәлде 
Алланың нәгъләтенә.

Шартнамә дип алдыйталдый 
Шартлыйлар инде бүген. 
Кайгы-сөрем биләп алды 
Татарстанның күген.

Кемгә ышанырга белми 
Мескен кол булган халык. 
Тыпырчына тегендә-монда -
Нәкъ кармактагы балык.

Селәү сибеп каптыралар 
Кармакларга үзеңне. 
Әй, татарым, акылыңа кил 
Зуррак ач күзеңне.

Телсез-денсез калдырдылар, 
Инде илсез калабыз. 
Шартнамәгә кул куеп без 
Башны утка салабыз.

Үзе теләп кол була бит 
Горур, мәгърур милләтем. 
Милләтен сатучыларга 
Шигырем булсын нәгъләтем 
	нәгъләтем
		нәгъләтем...

САГЫНЫРСЫЗ ӘЛЕ

Муеныма асыл ташлар тагалмадым -
Байлык җитмәде. 
Татар түрәләре мине күралмады, 
Рәнҗетте вә үз итмәде.

Ләкин аңа карап мин һич сыгылмадым. 
Абынмадым аяк чалганда. 
Азатлык дип янар тәнем-каным 
Хәтта газраил җанымны алганда.

Сагынырсыз әле кызыгызны, 
Сандугачка мине тиңләрсез. 
Вафирәдәй безнең гөлләр диеп 
Елый-елый сулар сибәрсез.


"Аргамак" журналы № 9, 1994.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013