Бүген Әдипләр: Венера Хәбибрахманова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Венера Хәбибрахманова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Венера Хәбибрахманова
Венера Гадел кызы Хәбибрахманова 1941 елда Башкортостан Республикасының Яңавыл районы Исәнбай авылында туган. 1973 елда Чаллыга күчеп килә нәм КАМАЗда төрле эшләрдә эшли. Аның бер бәйләм шигырьләре «Яшьлегем-Чаллы» (1979), «Кызлар җыры» (1984) исемле күмәк җыентыкларда, ә мөстәкыйль булып беренче китабы «Чишмәләргә килдем» исеме белән 1993 елда дөнья күрде. Иҗаты гөрләп чәчәк атканда вафат була.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

Аның турында

Исәнбайлар килә

(Венера Хәбибрахманова. Чишмәләргә килдем. Чаллы, 1993.) Яңавыл районы төбәгендә урнашкан Исәнбай авылы башка авыллардан тышкы күренеше, табигате, авылның төзеклеге, халкының рухи дөньясы ягыннан әллә ни аерылмый кебек. Әмма аның үзгә бер зур аермасы бар: өч татар шагыйрен тудырып үстергән, аларга илһам көче биргән авыл ул. "Яшьлек авазы", "Саумы, иртә" кебек шигъри җыентыклар авторы, Башкортстан язучылар берлеге Яңавыл бүлегенең җитәкчесе Фәрит Суфияров, гүзәл шигъри әсәрләре өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге зур бүләкне алырга лаеклы булган Кәүсәрия Шәфыйкова, "Чишмәләргә килдем" дигән беренче шигъри җыентыгы соңгы вакытларда КАМАЗ нәшриятында (1993) дөнья күргән Венера Хәбибрахмановалар - Исәнбәй авылы җимешләре.
Илебез халыкларына зур афәт алып килгән 1941 елда туган Венера сеңелкәшкә сугыш һәм аннан соңгы еллар авырлыгын үз җилкәсендә җитәрлек татырга туры килгән. Әтисе сугыш кырында һәлак булган кызга әнисенең туган авылы Кальтәүдә (Тәтешле районы) яшәргә, анда җидееллык мәктәпне тәмамларга насыйп булган. Авыргазы профтехучи-лищесында бакчачы белгечлеген үзләштергән. 1973 елдан Чаллыда яши. Тормыш диңгезендә кайнаган шагыйрәгә туган төбәге дә, балачак эзләре сакланып калган бака үләнле авыл урамы да, бүген яшәүче каласы да, табигать матурлыгы да, кешеләрне яшәргә, эшләргә рухландыручы мәхәббәт тойгысы да, хезмәт сөюче, киң күңелле туган халкына тирән ихтирамы да - барысы-барысы да үз һәм якын. Җыентык "Барыр юлым" дигән шигырь белән ачыла. Авторның яшәү принцибын, максатын билгеләүче әсәр бу. Ул гади:
Кыя тауга менеп, ташларыннан 
Чакма чагып утлар яндырсам, 
Биеклеккә гашыйк кешеләргә 
Бүләк итеп учак калдырсам...
Авторның шигъри осталыгы шуның белән бәйле: ул һәрбер сүзнең асылын белс т эш итә, аз сүз белән тирән мәгънә аңлатырга омтыла. Ике куплеттан гына торган "Кыюлар кыяга менә" шигыренең түбәндәгечә тәмамлануы шул хакта ачык сөйли, минемчә:
Шикләр кертмичә арага 
Сөенә белсәк икән. 
Күңелгә күләгә кертми 
Сөелә белсәк икән.
Ана булуның, балалар үстерүнең шатлыгын да, газабын да үз башыннан үткәргән Венера ханым бу изге бурычка бик җитди карый, моңа Такташча сөенә, ананы хаклы рәвештә чишмә башына бик дөрес тиңли:
Гомер ике килми,
Бер гомердән
Күпме чишмә агып тарала.
Гомер чишмәсендә тармаклар күп,
Әмма чишмә башы - Анада.
Ата кеше һәрбер намуслы яшь кеше өчен ана кебек үк изге, мәрхәмәтле зат. Әмма ничектер безнең әдәбиятта ата образын бөтен тулылыгында яктырту, кызганычка каршы, тиешле дәрәҗәдә түгел әле. Шул күзлектән караганда, бу җыентыкның әһәмияте тагын да арта төшә. Анда урын алган "Әтиемнең фамилиясе" дигән шигырь укучыны җитди уйланырга мәҗбүр итә. Биш айлык вакытында сугыш кырында әтисен югалткан бала бу әсәрендә әтисенә булган җылы мөнәсәбәтен түбәндәге юлларда чагылдыра:
Әтиемнең фамилиясен саклыйм, 
Күп хатларын саклыйм, җырларын. 
Өзелгән җырларын ялгый-ялгый 
Фамилиясе белән җырлармын.
Җыентык белән танышу барышында шундый нәтиҗәгә килдем: якташ әдипләр сафына өметле, сәләтле, сүзнең асылын, кадерен, матурлыгын, көчен тирән аңлап эш итүче, укучыны тирән дулкынландырырлык шигырьләр тудыручы Венера сеңелкәш Хәбибрахманова килеп кушылды. Иҗади уңышлар юлдаш булсын сиңа, өметле якташым.

Фәнис ИСЛАМОВ,
педагогия фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр.
"Аргамак" журналы № 3, 1995

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013