Бүген Әдипләр: Алинә Васильева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Алинә Васильева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Дамир Вагыйзов
Алинә Васильева
Рәүф Вафин
Фәрит Вафин
Мулланур Вахитов
Римзил Вәли
Фазыл Вәлиәхмәт
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәгыйз Вәлиев
Равил Вәлиев
Марсель Вәлитов
Фирүзә ВӘЛИТОВА
Әнисә Вилданова
Алинә Васильева
Яшьти Алинә Васильева 
Туган елы: 26 октябрь 1991 нче ел.
Туган җире: Мамадыш районы Дүсмәт авылы.
Укый: Казан федераль университетының Алабуга филиалы.
Яраткан шөгыле: журналистика, психология һәм немец телен өйрәнү.
Яраткан китабы: Нәби Дәүли “Кояшка таба карап”
Хыялы: үземнең китабымны чыгару. Аның хәтта исемен дә уйлап куйдым...

ЯЗЫМДА КАЛ

Син килдең кабат күңелемә,
Гашыйк иттең, яраттың.
Гөрләвектәй хисләр белән
Мине үзеңә караттың.
Тамчы кебек таммас яшем-
Җырга салынган алар.
Йөрәктә сөю, дәрт тулы,
Мине тик аем аңлар.
Серемне син чишим дисәң,
Кал син бары язларда.
Мәңге сүнмәс мәхәббәтем,
Син булганда янымда.

СӨЮ ТУЗГАНАКЛАРЫ

Тузганактан тәкыя үрдем-
Сөюемнең билгесе.
Һәрбер таҗында салынган
Хисләремнең өлгесе.
Тузганактан тәкыя үрдем
Йөрәкләр кушылганда.
Сары төс сагышка икәнен
Онытканмын шул чакта.

УЯНЫРГА ВАКЫТ

Гасырларда халык авазлары
Ишетелә әле һаман да.
Йөрәк тетри, хафалана дөнья,
Хатирәләр уяна җанда.
Богау салган муенына халкым
Таудан өстерәлә түбәнгә.
Горурлыгың кайда икән, татар?
Җавап бирмәс безгә беркем дә.
Кояшлы көн төнгә алмашына,
Туган җирем ямьсез бер китек.
Йокыга талган, газиз халкым минем,
Уянырга вакыт җитте кебек.

ХАЛКЫМ ЙОЛДЫЗЫ

Югарыдан сәлам бирә
Туган илем әләме.
Татарның бар мактанычы
Дәүләтнең бар теләге - 
Кызыл, яшел, ак төсләре
Бар дөньяга кул изи.
Булган һәрбер теләген ул
Барча халкыма сөйли.
Яшел- өмет билгесе дип,
Милләткә ирек баглый.
Кызыл- яшәү мәгънәседәй
Халкыма даннар җырлый.
Ак төс- милләт пакълыгы ул
Илгә бәхет юллый ул.
Халкым өчен мәңге шулай
Югарыда балкыр ул!

МӘХӘББӘТ АҢЛАТУ

Мин сине көтәм... Синең яратуыңны, синең тәүге тапкыр миңа “Яратам!” - дип әйтүеңне. Беләм, болар тормышка ашмас хыяллар, тик шашып сөюче, син дип кенә тибүче йөрәкне мин нишләтим. Көн тууга синең исемең белән уянучы күңелгә нишләргә? Җавап бир!.. Беләм, син җавап бирә алмыйсың...чөнки үзең дә бу сорауга җавапны беркайчан да тапмаячаксың. Күңелең дә, йөрәгең дә мине көтә... Тик кыю булмаган егет йөрәген нишләтергә? Бу сорау да ачык булып кала бирә... Уйлар, уйлар... Бер- бер артлы салмак кына туа торалар һәм бер-бер артлы юкка да чыгалар. Мәхәббәт, сөю, хисләр... болар барысы да уйландырырга мәҗбүр итүче тормышның мизгелләрен ялгаучы муенсаның төймәләре. Алар төшеп югалмасын өчен без аларны якын кешеләргә сөйлибез, сер итеп кенә фикерләребез, уйларыбыз белән уртаклашабыз. Сер итеп кенә аларны шигырьләребезгә, җырларбызга күчерәбез... Дөньяның һәрбер ваклыгы да кайчагында уйландырырга мәҗбүр итә. зәп-зәңгәр күзләр чоңгылында бер бәйләм уй- фикерләр диңгезе җәелеп ята. Уйчан бу күзләрдә шуның кадәр уйландырыга мәҗбүр итүче сәбәпне тизрәк эзли башлыйсың...Әй, шул мәхәббәттер инде, дип әйтеп куясың.Үзең яратасың, ә үзең шул сөю хисләреннән үзең дә көләсең. Бик кызык... Әйе, күңелне һәрвакытта да аңлап булмый шул... Кача, хисләр кайвакытта күңелнең бер почмагына кереп яшеренә. Син эзлисең, эзлисең...һәм бер заман аннан матур чәчкә кебек аткан мәхәббәт шәүләсе күренә. Һәм шул вакыттан эчке дөньяңнан акрын гына чишмә кебек моң агыла башлый...Бу мәхәббәт моңы...Бу Таһир һәм Зөһрә сөюенә тиңләрлек мәхәббәт тарихы башлану дигән сүз. Җаның-тәнең аны күргән саен эри, йөрәгең дөп-дөп тибә... Син бары тик шушы мәхәббәт белән генә яши башлыйсың. Көннәр- төннәр буе бары тик аның хакында гына уйлыйсың. Эх, мәхәббәт дигәннәре! Җанны өшетерлек һәм шул ук вакытта кайнар ялкынында янарга мәҗбүр итүче хисләр ташкыны... Син, бары тик син миннән шагыйрә һәм язучы ясадың. Беренче тапкыр кулыма каләм алып, хисләремне шигырь юлларына тезеп, ак кәгазь битенә хисләр тулы сурәтләәр төшерергә ярдәм итүче - ул син! Шушы көннән алып, хисләр дәрьясы минем иҗатымда чагыла. Әгәр дә син минем мәхәббәтем, хисләрем хакында белергә теләсәң- минем шигырьләремне укы! Һәм....берни дә әйтмә...юк, әйтмә...Синең әйтәсе сүзләрең бары тик сер генә булып калсын.Әгәр дә инде миңа карата синең хисләрең булса...минем белән уртаклаш... Ләкин алар шигырь юллары белән булса, яхшырак булыр дип уйлыйм... Роман, әкият, хикәя геройлары, мәңге сүнмәс мәхәббәт парлары да бит шигырь юллары белән аңлашкан. Мин синнән кочак-кочак шигырьләр көтеп калам...Чын сөю белән үрелгән иҗат җимешләре озак көттермәс дип уйлыйм

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Тормышның бар борчуларына алданып, һаман да мәш киләбез, яратабыз, сагышланып, кайгы я бәхет диңгезенә кереп чумабыз.Шулай итеп бер гомер: яшьлек, картлыгыбыз үтә дә китә. Кайберәүләр вакытны юкка сарыф итми, җәмгыятькә бер генә булса да файда китереп үткәрә, ә кайберәүләр тормышның бар ямен, гүзәллеген күрмичә алдап-алданып яши. Нәкъ менә соңгылары хәзерге заманда күп шул... Бүгенге повестемнең әсәре-Камилә бер дә тормышының матурлыгын күрми, вакытын юкка үткәрүчеләрдән түгел. Нечкә күңелле, юмарт, чибәр, акыллы бу кызчык бар эшен вакытында үтәп, туганнарына, дусларына ярдәм итеп, аларга бәхет өләшеп яши... Кайда син мәхәббәт?.. Яз да килде... Кошлар сайравыннан, кояшның җылы, ягымлы елмаюыннан күңеллләр гел дәртләнеп китә иде. Йөрәк урамга талпына, ул яратырга теләп, күккә таба ашкына. Эх,бу вакытта бер дә укыйсы килми шул! Күбәләк кебек гел бөтерелеп биисе, җырлыйсы килеп тора...Һәм, әлбәттә, иң мөһиме яратасы-яратыласы килә. Нәкъ менә шушы гүзәл мизгелләрдә үзеңне ялгыз итеп тою, дәрестә хыялдан үргән тәкыяң өзелә дә куя... Күзгә яшь тула, елыйсы килә башлый. Тирә- якта утыручы сыйныфташларыңа карап куясың... -Эх, яратасым килә, - дип уйлап куйды Камилә дәфтәр битенә кызыл төстәге каләм белән йөрәк ясый-ясый. Камиләнең дус кызларының барысының да егетләре бар, шуңа күрә дә кызчык бераз кайгыра, моңая иде. Бу араларда язган бар шигырьләре дә мәхәббәт, ялгызлык турында. - Яз була торып ничек яратмау кирәк? Эх, син тиле йөрәк! Яратасы килә дип шашынасың бугай инде. Күңелем дә әллә нишли, бөтенләй үк күктә оча. Имтиханга әзерләнү урынында мәхәббәт турында уйлап утырмасаң-башка эшең беткәндер шул, Камилә. Тәк- тәк, дәресне тыңлап утырырга кирәк...Йә Аллам, укытучы апа нәрсә сөйли соң? Йөрәк бер дә тыңламый шул. Ул хәтта акылдан да көчлерәк икән...-дигән уйлары белән кызый тәрәзәдән урамны күзәтүен дәвам итте. Монда да ыгы-зыгы. Бөтен кеше каядыр ашыга. Берсеннән- берсе узыша-узыша апа- абыйлар каядыр йөгерәләр, ашыга-ашыга атлыйлар. Кинәт Камиләнең күзе мәктәп ишегалдында китап укып утыручы егеткә төште. Кара чәчле, төз генә гәүдәле бу егет кызга бик тә чибәр күренде. Камиләгә кызык булып китте. Ул егетнең янәшәдә торган спорт сумкасын күреп алды. “Спортсмендыр, ахры”, - дип уйлап куйды кызыкай. Кинәт үзе дә сизмәстән, Камилә елмаеп куйды. Кызның бер-бер артлы ташкын булып аккан уйларын татар теле укытучысы Фирая Зыятдиновна бүлде: - Камилә, нәрсә булды сиңа бүген? Күктә очып йөрисең. Яз дигәннәре бигрәк нык тәэсир иткән, ахры,- дип, йомшак кына укытучы кызны орышып алды. “Эх, син минем урында булып кара идегез... Яратыласым килә бит минем, гашыйк буласым килә....” Эченнән генә уйлап куйган бу сүзләрне Камилә бар дөньяга кычкырасы килде. Шулай итеп, күңелендә яшеренгән бар авыр уйларны ул тышка чыгарасы килде. Күптән көткән танышу Камилә дәресләр бетүгә, тиз генә китапларын җыйды да, ашыга-ашыга өйгә таба юл алды. Уйга баткан, башын аска игән килеш ул озак атлады. Тагын бераз гына калды... ә аннан соң... депрессия дигәннәре башланыр, ахры, Камиләдә... Кинәт аңа кемдер килеп бәрелде. Камләнең кулы сулкылдап-сулкылдап авыртты. Ул сыгылып төште... Авыртудан нәрсә эшләргә белми Камилә тешләрен ныграк кысты. - Гафу ит! Мин теләмәгән идем... - Юк, берни дә булмады...Кайгырмагыз... - дип эндәште аңа Камилә, авыртынып. -Әйдәгез, сумкагызны булса да алып кайтышыйм ичмасам. Күреп торам бит - нык авырта. Гафу итегез, зинһар! Мин сезнең алдыгызда бик тә гаепле, - диде егет, кызга торырга булышып. Камилә киемнәрен кага-кага җирдән торды һәм егеткә рәхмәт әйтер өчен егеткә карады. Ә монда... теге егет... Нәкъ менә дәрестә күпме күзәткән һәм Камиләнең йөрәген бераз гына тибрәндереп алган егет бит бу! Ул нишләргә белмәде, югалып калды. - Ул сез мине гафу итегез! Мин бит монда кеше күрми, хыяллар дөньясына чумып, очып йөрим, - дип акланырга кереште Камилә. – Булышуыгыз өчен рәхмәт, - диде кыз бераз гына оялып. Бу вакытта хәтта Камиләнең бит очларында кечкенә генә кызгылт тимгелләр бүртеп чыкты. - Ярый соң, әйдә, танышыйк. Мин Айдар булам.Ә синең исемең ничек була?- дип егет кулын Камиләгә сузды. - Мин Камилә- дип җавап бирде ул һаман да оялуын дәвам итеп. - Бу мәктәптә укыйсыңмы әллә? - Әйе. Ә син? - диде Камилә бераз кызыксынып. - Мин университетта укыйм. Ә монда минем әнием укыта. Бәлки, син аны беләсеңдер дә әле? - диде Айдар бераз елмаеп. - Исеме ничек соң? - Фирая Зыятдиновна... - Беләм, әлбәттә. Әле генә әниеңнең дәресе иде,- диде Камилә яңа гына белгән яңалыгыннан. - Әйдә, озатам үзеңне. Сумкаң бигрәк авыр. Авырткан кулың белән моны күтәреп кайтып җитә алмассың дип куркам,- дип елмайды Айдар. Камилә дә карышмады. Бик теләп риза булды. Алар көлешеп, сөйләшеп ничек кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Айдар Камиләнең телефон номерын алып калды.”Тагын очрашырбыз дип уйлыйм. Син бик сөйкемле...”- диде аңа егет. Гашыйк булудыр бу, ахры... Йөрәкне урлады хисләрең Тик сиңа талпына йөрәгем... А.В. ...Камиләнең киче бүген Айдарны уйлап узды. “Тагын очрашырбыз... Син бик сөйкемле”- дигән сүзләрне ул кат-кат исенә төшерде. “Йә Аллам, ни булды миңа бүген? Әллә... гашыйк булдым инде... Юк, бу мөмкин түгел... Бер тапкыр күргән кешене ничек ярату кирәк?” - дигән уйлар аны кич һәм төне буе нык борчыды. Иртән Камиләне телефонына килгән смс тавышы уятты. “Кем булыр инде бу шулай иртә?” - дип киреләнә-киреләнә кызчык телефонына үрелде. Камиләгә “Хәерле иртэ! Хэллэрең ничек?” - дигән Айдарндан смс килгән иде. Вакыйгаларның болай кискен генә үзгәреп куелыуына Камилә, әлбәттә, сөенә иде. Тик Айдар аннан көлеп яисә уйнап кына йөрми микән соң? Беренче гашыйк булу бар микән соң? һәм башка, һәм башка сораулар Камиләне борчуга салды. Смайликлар белән бизәлгән смскага кыз бары тик ярты сәгатьтән соң гына әйләнеп кайтты. Җавап бирмәү ялгышлык булып тоелды. Камилә ашыга-ашыга: “Сәлам! Яхшы. Үзеңнеке?” -дигән юллар белән җавап язып җибәрде. Шулай итеп Айдар белән Камилә арасында смс язышу көне буе дәвам итте. Тормыш, бәхет һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында сүз куертып алдылар алар. * * * Җаның талпынып-талпынып тышка чыгарга теләсә, тирә- ягың гел матурлыктан гына тора дип уйласаң, ямь- яшел чирәмле сукмактан атлап түгел, ә сикереп узсаң...һәм башкалар һәм башкалар- димәк, син гашыйк, димәк син мәхәббәт учагында дөрлисең, аның дулкыннарында салмак кына тирбәләсең...Һәм сиңа башка берни дә кирәк түгел... Бары тик сөйгән ярың, иксез-чиксез хисләрең һәм мәңге сүнмәс мәхәббәтең генә... Дулкынланган тавыш бары тик бер сүз генә кабатлый - “Мин яратам сине!” һәм нәкъ менә шушы сүздән соң син үзеңне дөньядагы иң бәхетле кешеләрдән саныйсың. Чөнки син яратасың, яратыласың... Сине яратуларын тоеп яшәү- ул үзе бер зур бәхет. Шул бәхет дулкынында тирбәлү- ул үзе бер сөенеч... * * * Камилә иң-иң матур күлмәкләреннән берсен сайлап алды. Озын кара чәчләрен матур гына итеп үреп, иңнәре өстенә салды. Иреннәренә алсу төстәге иннеген тидереп алды. Менә ул әзер дә. Әйе, көтеп алынган беренче очрашу. Камилә дулкынланудан нишләргә дә белмәде. Кинәт ишектә кыңгырау чыңы ишетелде.” Абау, Айдар килеп җитте. Үзеңне кулга ал, Камилә!” - дип, кызчык үзен тынычландырырга тырышты. Тик ни файда? Хисләрдән менә-менә түгеләм дип торган йөрәк нишләсен? Дулкынланудан менә-менә сикереп чыгам дип торучы йөрәк ни кылсын? Берни дә... бары тик көтәсе генә кала. Тормышның үз сынавы. Ул барысын да үзе эшли. Һәркемгә дә мәхәббәтне, кайгыны һәм бәхетне тигез бүлеп бирә. Тик бөтен әйбернең дә үз вакыты, үз урыны. Аны бары тик сабыр гына көтә белергә кирәк. Аңа ышана белергә кирәк...һәм, әлбәттә, хыяллана белергә кирәк... Бары тик шул вакытта гына син үзеңнең хыялларыңа ирешә алырсың. Тормышның матурлыгын бары тик шул вккытта гына тоярсың... Камилә дулкынлана-дулкынлана ишекне ачты. Аның каршысында кулына роза чәчкәләре тоткан Айдар басып тора иде. - Сәлам, Камилә! Бу матур чәчкәләр сиңа - чибәргә! - дип, егет букетны Камиләгә сузды. -Бүген сине, минем алиһәм, табигатьнең иң матур җирләреннән берсенә алып барасым килә. Ничек уйлыйсың? - дип Айдар елмаеп, кызга кулын сузды. Камилә югалып калды. Минем алиһәм, чибәрем дигән сүзләрне ул беренче тапкыр ишетә... Бу сүзләр кызның күңеленә сары май булып ятты... Болай да дулкынланудан дер-дер килгән куллары нишләргә дә белмәде. - Яхшы.Тик розаларны мин тиз генә вазага утыртыйм инде. Алайса шиңүләре бар, - дип, кызчык егеткә җавапны елмаю белән кайтарды. * * * Айдар Камиләне шәһәрнең иң матурлардан саналучы паркка алып килде. - Бу минем иң яраткан җирем. Җаныма урын тапмасам, үземне ялгыз итеп хис итсәм - мин монда киләм. Монда килеп бушанам... Менә шушы елгага карап, уйларымны алга таба йөздереп җибәрәм. Хыялларыма чумам. Ә син беләсеңме, Камилә- мин гашыйк булдым. Ул чибәр, акыллы кызыкай мине үзенә әсир иттереп, мине мәхәббәт учагында дөрләргә мәҗбүр итте. Син беләсеңме - ул мине акылдан яздыра. Мин тилерепеп-тилереп гашыйк булдым. Ә бу кызыкай... минем йөрәгемне кисәкләргә бүлгәүче-ул син... - Айдар Камиләне биленнән кочаклады. Камилә нишләргә дә белмәде. Күпме көтте ул бу сүзләрне!..Әйе! Әйе! Ул да ярата... Камиләнең Айдарны кысып-кысып кочаклыйсы килде. Тәүге мәхәббәт сүзләре, тәүге хисләр... Барысы- барысы Камиләгә яшәргә көч өстиләр иде. Айдар куллары белән аның битен тотты. Ул салмак кына Камилә таба иелде. Һәм... аның иреннәренә кагылды. Тәүге үбешү! Камилә өчен беренче үбешү! Ул хисләр дәрьясында тибрәнде. Алар икесе дә мәхәббәт ятьмәсенә эләктеләр. Айдар белән Камилә бүген бу дөньяда икесе генә. Алар бүген гашыйклар дөньясына чумдылар... һәм мәңгегә... Бер-берсенең кулларын тотып, күктә ялгыз айга карап: ”Мәңгегә!” - дип пышылдадылар... Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013