Бүген Әдипләр: Марсель Вәлитов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марсель Вәлитов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Дамир Вагыйзов
Алинә Васильева
Рәүф Вафин
Фәрит Вафин
Мулланур Вахитов
Римзил Вәли
Фазыл Вәлиәхмәт
Хөсәен Вәлиәхмәтов
Вәгыйз Вәлиев
Равил Вәлиев
Марсель Вәлитов
Фирүзә ВӘЛИТОВА
Әнисә Вилданова
Марсель Вәлитов

ЯКТАШЫБЫЗ РОССИЯ ЖУРНАЛЫ БАШ МӨХӘРРИРЕ

Галиәкбәр абый гаиләсендә тугыз бала үсә. 1937 нче елда җиденче булып дөньяга килгән малайны Марсель дип атыйлар. Сугыш еллары баласы буларак, Марсель дөньяның әчесен иртә һәм күпләп татый. Ишле гаиләдә ачлы-туклы яшәгән чаклары да еш була. Шуңа күрә дә инде аңа хезмәт бусагасына иртә басарга туры килә. 1952 нче елның җәендә гаилә башлыгы Галиәкбәр абый дөнья куйгач, тормышның бөтен мәшәкатьләре 15 яшь тулыр-тулмас малай өстенә төшә. Җәйләрен биленә балта кыстырып, учреждениеләр өчен урман кисәргә китә. Инде урта мәктәпнең югары классларында укыганда җәйләрен районыбызның күренекле механизаторы һәм атаклы тимерчесе Сабир Зиннуров белән комбайнда эшли. Шулай яшьли Марсель гаиләнең терәгенә әверелә, сеңелләре Гөлсинә һәм Гөлчирә өчен таяныч була.
Урта белем алгач, ул Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм филология факультетын уңышлы тәмамлый. Институтта да эшләп укый. Җәйләрен әрәмәдә тал кисеп, аны бәләкәй арба белән ташып, әнисенә утын әзерләп китә. Алабуга шәһәре Мөслимнән шактый ерак, автобуслар ул вакытларда йөрми. Шуңа күрә Мөслимгә Марсель үз җае белән кайта торган була. Кышкы каникулларга ул шушы ерак араны бер көндә чаңгы белән кайта! Ә җәй көннәрендә велосипедка атланып. Менә шулай йөз километрдан артык юлларда чыныга аның характеры.
1959 нчы елда Марсель Вәлитов институтны тәмамлап туган авылына кайта һәм РОНОдан Мөслим урта мәктәбенә рус теле һәм немец теле укытучысы булып эшкә урнашырга боерык ала. Әлбәттә, ул укытучы булып киткән булса, һичшиксез, әйбәт педагог булып үсәр иде. Шул вакыт Мөслим партия райкомының икенче секретаре Тимерхан Борһанов егетне үзенә чакырып, редакциягә эшкә керергә үгетли һәм Марсельне ризалаштыра. Чөнки моңа кадәр үк Марсельнең шигырьләре, мәкаләләре район газетасында басыла торган була. Шулай итеп М.Вәлитов район газетасының җаваплы секретаре булып эшли башлый.
Оста, матур, кирәк чакта өздереп яза Марсель Вәлитов. Үзем дә укыдым аның язмаларын. «Авыл утлары»ның берничә номерында басылган «Җитте!» дигән язмасы, дүрт дистә ел үтсә дә, бүген дә тетрәндерә. Исерек шофер яшь кызны машина белән таптап үтерә... Марсель Вәлитовның бу фаҗигага багышланган язмасы беркемне дә битараф калдыра алмый — күңелдә үзеннән үзе хәмергә каршы ачу үсә, сабыйның өзелгән гомере бигрәк тә жәл була...
1960 нчы елның апрель аенда Мөслим районы комсомол оешмасының Пленумы була һәм анда район партия оешмасы җитәкчесе М. Хөсәенов та чыгыш ясый. Аның тәкъдиме буенча район комсомол комитетының беренче секретаре итеп Марсель Вәлитов сайлана. Һәм районда комсомол эше гөрли башлый. Комсомолның яңа беренче секретаре бик актив эшкә тотына, яңадан-яңа мәсьәләләр күтәреп чыга. Мөслимдә комсомоллар хәтта иҗ-тимагый-һөнәр университеты да ачып җибәрәләр һәм анда яшьләрне төрле-төрле эшкә, профессия сайлауга өйрәтә башлыйлар.
Комсомол район комитетының беренче секретаре булган Марсель Вәлитовка теләсә, әлбәттә, армиягә бармаса да була иде. Ләкин армиядә хезмәт итү ул вакытта чыннан да ихтирамлы һәм горурланырлык эш булып исәпләнә һәм Марсель, бер уйлап тормыйча армиягә китә, һәм ике ел хезмәт итеп кайта.
Армиядән соң ул Сарманга кайта (Мөслим районы беткән чак була бу) һәм «Ленинчы» дигән район газетасында дубляж редактор урынбасары булып эшли. 1965 нче елның апрель аенда Мөслим район газетасы яңа исем астында — «Авыл утлары» (Сельские огни) — яңадан чыга башлый. Өч елга якын сузылган мәҗбүри тәнәфестән соң, район яңадан оешу уңае белән, газета чыгаруны оештыруны нәкъ Марсель Вәлитовка тапшыралар. Һәм ул бу эшне кыска вакыт эчендә, җиренә җиткереп башкарып чыга.
1967 елда чираттагы район партия конференциясе Марсель Галиәкбәрович Вәлитовка зур ышаныч белдерә: КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайлый. Аның өчен чираттагы зур һәм җаваплы эш башлана. Менә шушы елларда инде анда чын мәгънәсендә оештыру сәләте һәм җитәкче сыйфатлары ачык чагыла. Һәркемгә якын һәм аның үтенечен, соравын аңлый белүе, кешеләргә ярдәмчеллеге — аның сыйфатлары шундый булды. Үзе дә тәҗрибәле партия хезмәткәрләреннән күп ярдәм күрде. Халык белән дә тыгыз элемтәдә булып эшли ул. «Мөслим халкы кебек тырыш булырга омтылдым», — дип яза ул соңрак иптәшләренең берсенә.
КПСС райкомының икенче Секретаре булып эшләгәндә Марсель Вәлитов күпкырлы оештыру һәм масса-политик эш алып бара. Хужалык, культура, мәгариф, медицина органнары, совет, профсоюз, комсомол һәм башка җәмәгать оешмалары эше белән турыдан-туры җитәкчелек итә. Ул кадрлар белән эшләүне, аерым алганда, урта буын кадрларны сайлап алу һәм тәрбияләүне игътибар үзәгендә тота, авылның киләчәген, район хуҗалыкларын квалификацияле эшче-колхозчылар белән тәэмин итү турында кайгырта. Аның тырышлыгы белән бу елларда Мөслимдә авыл профессионалъ-техник училищесы ачыла.
Вәлитов райкомның икенче секретаре булып эшләгән вакытта күп акыллы фикерләр йөртә, урынлы тәкъдимнәр ясый. Мәсәлән, күпләр өчен таныш хәл: урып-җыю башландымы, һәрбер колхозга районнан уполномоченный беркетәләр. Теге колхозда утыра, «әйдә, эшләгез» дип акыл өйрәтә, районга шалтыратып мәгълүмат бирә. Чынбарлыкта исә аның урып-җыю өчен бер файдасы да юк. Моны исәпкә алып, Вәлитов тәкъдиме белән уполномоченный дигән нәрсәне бетерәләр. Алар урынына оператив группалар ясыйлар — группа составына район үзәгеннән агрономнар, инженерлар, механиклар кертелә. Менә алар дан ичмасам файда була: берәр хәл булса, я техника ватылса, эш бармаса, оператив группа килеп җитә һәм урында ярдәм күрсәтә.
Китап тарату, газета һәм журналларга язылу буенча эш алып барганда М.Вәлитов кызыксындыру чараларын кертә. Мәсәлән, иң күп китап тараткан оешмага мотоцикл бүләк ителә, түбәндәгерәкләренә радиола, баян һәм башка бүләкләр тапшырыла. Нәтиҗәдә, эшләр күзгә күренеп яхшыра.
Марсель Вәлитовны, моннан тыш, мөслимлеләр 60—70 нче елларда концертларда актив катнашучы үзешчән артист итеп тә хәтерлиләр.
Комсомол, партия эшләрендә шактый кайнагач, Марсель Вәлитов үзенең белемен тирәнәйтү турында уйлый башлый^Бу фикерләре белән ул 1970 нче елда Мөслим партия район комитетының беренче секретаре Рәис Хисамович Хәбибуллин янына керә.
— Уйлап карарбыз, — дип җавап бирә «беренче». — Кайсы якка юлтотмакчы буласың?
— Куйбышев шәһәрендәге план институтына аспирантурага керергә мөмкинлек бар.
Шуның белән беренче сөйләшү бетә. Атна узгач, беренче секретарь Вәлитовны үзенә чакырып ала:
— Мин синең планнарың турында уйладым, — ди беренче секретарь. — Партия обкомы белән сөйләштем, киңәштем. Безнең уртак фикер шундый — сиңа)Мәскәүгә барып Партия Үзәк Комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәре Академиясенә укырга керергә кирәк. Әзерләнер өчен, иртәгәдән отпуск алсаң була...
Менә шулай итеп Марсель Вәлитов Мөслимнән чыгып китә, һәм киләчәктә фәндә, иҗатта, эштә бер-бер артлы биек үрләргә менә.
Аспирантурада егет зур тырышлык куя һәм яхшы укый. Социализмның экономик законнары һәм производство мөнәсәбәтләре системасында социалистик ярыш темасы өстендә эшли, эзләнә. «Татарстан коммунисты», «Политическое самообразование», «Агитатор» журналларында хезмәтне һәм социалистик ярышны оештыру кебек актуаль мәсьәләләр буенча аның фәнни язмалары басыла. 1973 елда М. Вәлитов аспирантураны уңышлы тәмамлый, диссертация яклап, экономика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. Шушы елны КПСС Үзәк Комитеты Марсель Галиәкбәрович Вәлитовны ВЦСПС аппаратына эшкә җибәрә һәм ул анда производство-масса эше секторы мөдире булып эшли. Биредә ул күпкырлы эш башкара. СССР профсоюзларының съездларын хәзерләүдә, бу мәсьәлә буенча союзара конференцияләр үткәрүдә актив катнаша. Съездларда кабул ителгән карарларны тормышка ашыруда тырышлык куя, съезд йомгаклары буенча республикаларда, өлкәләрдә профсоюз активы җыелышлары, пленумнар үткәрә. М. Вәлитов производство-масса эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында чит илләргә бара. ГДРда һәм Венгриядә өчәр тапкыр була, Португалиядә һәм Кореядә булып кайта. Анда ул СССРның социаль-экономик үсеше, профсоюзларның бурычлары, производство-масса эшен һәм социалистик ярышны оештыру, СССРда профсоюз хәрәкәте кебек темаларга лекцияләр укый.
М. Г. Вәлитов профсоюз органнарының эшен тирәнтен өйрәнә, гомумиләштерә һәм бай тәҗрибә туплый. Үзәк газеталарда, «Журналист», «Коммунист» журналларында аның хезмәткә мөнәсәбәт, социалистик ярыш һәм политэкономиянең аерым темалары буенча «Ярыш һәм социализмның производство мөнәсәбәтләре үсеше», «Хезмәткә коммунистик караш хәрәкәте: тәҗрибә, проблемалар һәм перспектива», «Экономикада башлангыч һәм инициатива» кебек фәнни хезмәтләре дөнья күрде.
1990 нчы елда Мәскәүдә М.Вәлитовның актив катнашында «Профсоюзы и экономика» дигән ВЦСПСка караган журнал оештырыла һәм якташыбыз аның баш мөхәррире була. Журнал катлаулы, болганчык елларда дөньяга килә, аны оештыру һәм саклап калу өчен М. Вәлитов күп өчен куя. Бу журнал профсоюзларның тормышын төрле яктан яктырта. Профсоюзларның яңа шартларда алып барган кирәкле һәм файдалы эше турында, аларның җәмгыяттәге урыны хакында Марсель Вәлитов төптән белеп яза. Соңгы биш елда гына бу тема буенча ул йөздән артык мәкалә бастыра. Россия профсоюзларының җитәкчеләре белән күп кенә кызыклы очрашулар, әңгәмәләр оештыра.
Якташыбыз — фән өлкәсендә билгеле һәм танылган галим. Ул икътисад фәннәре докторы, ике халыкара академиянең әгъзасы һәм бик күп башка мактаулы исемнәр иясе. Аңа « Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем дә бирелде. Бүгенге көндә Марсель Вәлитов Мәскәүдә яши, «Профсоюзы и экономика» җурналының баш мөхәррире һәм «Проф-Эко» нәшриятының директоры булып эшләвен дәвам итә. 2005 елда аның «Көнбатыш илләрендә хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә китерү: Россиядән караш» («Регулирование трудовых отношений на Западе: взгляд из России») дигән Л. Силин белән бергә язылган фәнни хезмәте басылып чыкты.
Язманы Флүр Баһаутдинов әзерләде.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013