Бүген Әдипләр: Резеда Вәлиева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Резеда Вәлиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Резеда Вәлиева Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлап чыккач, ул утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли.
Р. Вәлиева — нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәләре республика көндәлек матбугатында илленче еллардан күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1962—1983 еллар арасында, шагыйрәнең тагы унбиш җыентыгы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, аның иҗади уңышлары патриотик, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак» һ. б.), табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачыграк күренә.
Резеда Вәлиеваның өлкәннәр өчен язган әсәрләре дә бар. Аның даһи Ленин турындагы «Ильичка хат», М. Җәлил турындагы «Шагыйрь гомере»„ авылларда колхозлар төзүдә башлап йөрүче коммунист-укытучы, турындагы «Әткәм эзләре» дигән поэмалары һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан авыл тормышын, авылның киң күңелле, олы җанлы кешеләрен сурәтләгән «Якты яр» исемле повесте әнә шундыйлардан.
Р. Вәлиева — тәрҗемә өлкәсендә актив эшләүче авторлардан берсе. Татар укучылары Н. Верзилинның «По следам Робинзона» («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н. Поповның «Юность Андрея» («Андрейның яшьлеге», 1960), Л. Смилянскийның «Сашко» (1961), Л. Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965), А. Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), В. Тельпуговның «Рассказы о Ленинe» («Ленин турында хикәяләр», 1980; берничә хикәя), С. Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) дигән китапларын Р. Вәлиева тәрҗемәсендә укыйлар. Р. Вәлиева— 1983 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018