Бүген Әдипләр: Нияз Вәлиди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Нияз Вәлиди


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Нияз Вәлиди Шагыйрь Нияз Хасият улы Вәлиев 1955 елның 20 ноябрендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, ветеринария институтына укырга керә. Укудан бүленеп, гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, югары белем алуын Казан дәүләт университетында дәвам иттерә. 1979 елдан Н.Вәлиев Чаллыда яши һәм технология проектлары оешмасында технолог-инженерлар төркемен җитәкли.
Шигырьләре узган гасырның сиксәненче елларыннан Чаллы һәм республика матбугатында күренә башлый. 1988 елда бер төркем кыска шигырьләре «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгында һәм гомуми «Авазлар галәме» исеме белән аталган шигырьләре (өчьюллыклар) циклы «Бер тауда ун чишмә» (1992) дигән күмәк китапта урын ала. 1994-2004 еллар арасында Чаллыдагы «КамАЗ», «Хәерле иртә» нәшриятларында һәм хосусый тәртиптә шәһәр матбагасында шагыйрьнең тагы дүрт китабы дөнья күрә.
Нияз Вәлиев поэзиядә үзенең иҗат йөзен башлыча хикмәтле сүзгә, тормыш күренешләрен тасвирлауда һәм дөньяны танып белүдә ассоциатив фикерләүгә, параллелизм ысулларына таянып эшләнгән кыска шигырь формалары аша чагылдырырга омтыла.
Н.Вәлиев — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тәрәзәле еллар: шигырьләр. — Чаллы: КамАЗ, 1994. — 128 б. — 2500 д.
Күңел ишеге: шигырьләр. — Чаллы: Хәерле иртә, 1999. — 96 б. — 1000 д.
Болытлар сагышы: шигырьләр. — Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2002. — 112 б. — 500 д.
Кыска шигырьләр-өчьюллыклар. — Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2004. — 80 б. — 500 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013