Бүген Мансур Вәли-Барҗылы
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мансур Вәли-Барҗылы

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зәйнәгытдин Вәлиев
Мансур Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев
Наил Вәлиев
Рәмзи Вәлиев
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Җамал Вәлиди
Фәридә Вәлиуллина
Мансур Вәли-Барҗылы

Мансур Хаҗи улы Вәлиев 1948 елның 1 январенда Татарстан АССРның Әгерҗе районы Барҗы авылында туган. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлап, 1968 елга кадәр башта «Җиңү юлы» исемле район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңыннан авыл китапханәсе мөдире һәм колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1968—1973 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли, аннан соң Совет Армиясенә алынып, 1973—1975 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

1975 елда хезмәтен тутырып кайтканнан соң, М. Вәлиев Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты итеп билгеләнә, ә 1976—1981 елларда «Идел» әдәби альманахының редакторы булып эшли. 1982 елдан ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөдире хезмәтендә.

Мансур Вәлиев — җитмешенче елларның башында әдәбият мәйданына чыккан яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Шул еллардан бирле республика матбугатында аның исеме даими күренә килә. Хәзер ул — әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган өч китап авторы. Њзенең тәнкыйть мәкаләләрендә М. Вәлиев бүгенге әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен күтәрергә һәм аларны тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең күп кенә язмаларын бүгенге тормышны әдәби әсәр аша рухи анализлау дип карарга мөмкин. Аларда чынбарлык, хәзерге тормыш игътибар үзәгендә тора, калган бөтен мәсьәләләр әнә шул яктылыкта карала. Бер үк вакытта тәнкыйтьченең мәкаләләре эмоциональ рухта язылуы белән дә җәлеп итә.

М. Вәлиев художестволы проза жанрында да каләм тибрәтә. 1984 елны «Казан утлары» журналында (7 нче сан) аның «Дулкын» исемле лирик повесте басылып чыкты.

М. Вәлиев —1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яшьләр мәйданга чыга: Тәнкыйть мәкаләләре.—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 104 б. 2 500.

Табарга һәм югалтмаска!: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 104 б. 1 800. Рец.: Зөлкарнәев Ф. Чын күңелдән сөйләшү.— Татарстан яшьләре, 1982, 10 июль.

Күңелнең көткәне: (Тормыш һәм әдәбият турында уйланулар).— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 178 б. 1 000.

Аның турында

Еники Ә. Мансур Вәлиев.—Казан утлары, 1978, № 3, 186 б.


Совет Татарстаны язучылары

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013