Бүген Әдипләр: Диас Вәлиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Диас Вәлиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Габдулла Вафин
Хәй Вахит
Ярулла Вәли
Галимҗан Вәлиев
Диас Вәлиев
Фатыйх Вәлиев
Зөһрә ВӘЛИЕВА
Майя Вәлиева
Наилә Вәлитова
Азат Вергазов
Сәрия Вилданова
Диас Вәлиев

Драматург һәм прозаик Диас Назыйх улы Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстан АССРның Арча районы Казанбаш авылында туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам иттерә. Студент чагыннан ук геологик экспедицияләрдә катнаша, Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Хабаровск краенда, Уралда була, Казакъстандагы Тимертау шәһәрендә металлургия комбинаты төзешә, ә 1962 елда университетны тәмамлап чыккач, өч ел буе Кемерово өлкәсендә геолог булып эшли. 1965 елда Казанга кайта һәм, берникадәр вакыт шәһәрдәге геологик оешмаларда эшләп алганнан соң, 1966 елнын, мартыннан алып 1973 елнын, җәенә кадәр республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1973—1975 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны бетереп кайткач, Д. Вәлиев профессиональ язучылык эшенә күчә. Ул—1977 елдан КПСС члены.

Д. Вәлиев рус телендә яза. Матбугатта беренче тапкыр 1959 елда «Карта старика» исемле хикәясе белән күренә. Алтмышынчы еллар дәвамында аерым хикәяләре һәм очерклары күмәк җыентыкларда, «Сибирские огни», «Молодая гвардия», «Сельская молодежь», «Смена» журналларында һәм Татарстандагы көндәлек матбугатта басыла. Хикәяләре һәм повестьлары тупланган беренче проза китаплары («День за днем», «Старики, мужчины, мальчишки») 1973 һәм 1975 елларда Казан һәм Мәскәү нәшриятларында дөнья күрә. Д. Вәлиевнең язучылык сәләте драматургия жанрында аеруча тулы ачыла. Аның интеллигенция тормышыннан алып язылган һәм кешеләр арасындагы мораль-этик мәсьәләләрне кискен драматик ситуацияләр, үзенчәлекле образлар аша сүрәтләгән «Намус хөкеме» («Суд совести» яки «Охота к умножению») исемле беренче җитди драмасы 1971 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып каршы алына. Драматургның икенче пьесасы — «Дәвам» («Продолжение») исемле героик драмасы тагы да зуррак уңышка ирешә. Заманның алдынгы төзелешләреннән берсендәге драматик вакыйгаларны үз эченә алган һәм шулар фонында мөһим социаль-политик, хезмәт һәм әхлак проблемаларын масштаблы, эпик яңгырашлы итеп чишәргә омтылган бу әсәр, Казанда (1972) һәм Мәскәүнең М. Н. Ермолова исемендәге драма театры сәхнәсендә (1973) уйналып һәм аннан соң илебезнең тагы да кырыктан артык театры репертуарына кертелеп, күпмилләтле совет драматургиясенең заман темасына багышланган уңышлы әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. 1976 елда «Дәвам» пьесасы өчен Д. Вәлиевкә Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Драматургның шуннан соң язган «Диалоглар» («Диалоги»), «Казанның елга аръягы күрәзәчесе» («Пророк из казанского заречья»), «Казан университеты» (икенче исеме —«1887») исемле пьесалары да Мәскәү, Ташкент, Великие Луки һәм башка шәһәрләрнең театр сәхнәләрендә куела. Г. Камал исемендәге Татар академия театры, «Намус хөкеме»ннән тыш, авторнын, «Њзеңә хыянәт итсәң» (1975) һәм «Диалоглар» (1976) драмаларын сәхнәләштерә. Бу әсәрләр, ечесе бергә тупланып, 1982 елда татар телендә аерым китап булып басылып чыкты. Шул ук 1982 елда Д. Вәлиев, герой-шагыйрь «М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап, «Билгесез көн» («День икс») исемле яңа драма әсәрен тәмамлады.

Д. Вәлиев совет драматургиясе өлкәсендәге уңышлары өчен 1973 һәм 1978 елларда милли драматургия буенча уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (Ленинград) ике тапкыр Беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. 1981 елда аңа Татарстан АССРның, ә 1983 елның ноябрендә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Д. Вәлиев художестволы проза, публицистика һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә активлыгын киметми. 1976—1983 еллар арасында әдипнең өч проза китабы басылып чыкты. Көндәлек матбугатта ул әдәбият-сәнгать һәм тормышның төрле актуаль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, очерклары белән еш катнаша. 1981 елны Д. Вәлиев тәрҗемәсендә беренче татар пролетар язучысы Г. Коләхметовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» исемле атаклы пьесалары рус телендә дөнья күрде.

Д. Вәлиев —1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Язмышның чарасы бер генә: Сәхнә әсәрләре.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—224 б. 12500.

Дарю тебе жизнь. (Продолжение): Драм, хроника в 3-х ч. Репертуар Казан, рус. драм, театра им. В. И. Качалова и Моск. театра им. М. Н. Ермоловой. Отв. ред. И. Петров.—М.: ВУОАП, 1972.—81 л. 250. Рец.: Мустафин Р. Драматизм эпохи.—В кн.: Мустафин Р. Образ времени: Статьи. Казань, 1981, с. 85—90; Авдеев А.— Сов. Татария, 1973, 6 янв.; Бутковская Т. О тех, кто рядом.— Театр.җизнь, 1973, № б, с. 6—7; Мустафин Р. Человек и его дело.— Лит. обозрение, 1973, № 6, с. 13—16; Поличинеңкая И. Закон нашей җизни.— Театр, җизнь, 1973, № 11, с. 18—19; Пьеса казанского драматурга на сцене Московского театра имени М. Н. Ермоловой: Статьи.— Сов. Татария, 1973, 18 янв.; Силина И. В тревоге за каждого.— Театр, 1973, № 8, с. 22—26; Чеботаревская Т. Трудный перекресток.— Лит. газ., 1973, 9 мая, с. 8; Казанцев А. Как луч прожектора.— Сов. Татария, 1976, 22 апр.; Кумысников X. Романтика повсеңневности.— Сов. Татария, 1978, 28 июня; Миллер А. Право быть человеком.— Комсомолец Татарии, 1978, 11 июня.

День за днем: (Докум. повесть).— Казань: Таткнигоиздат, 1973.— 71 с. 1000.

Охота к умножению: Драма в 3-х д. Репертуар Татар, гос. акад. театра им. Г. Камала. Отв. ред. П. Демин,—М.: ВААП, 1973.—80 л. Рец.: Илялова И. В чем ценность человека.— Сов. Татария, 1971, 14 ноября. Спектакль по этой пьесе поң названием «Суд совести» на сцене Татар, акад. театра им. Г. Камала.

Пророк из казанского заречья: Трагикомедия в 2-х д.— М.: ВААП, 1975, —75 л. 100.

Старики, мужчины, мальчики: Повести и рассказы.— М.: Современник, 1975.—173 с. 30000.

Диалоги: Пьеса в 7-ми сценах. Отв. ред. Т. Агапова.— М.: ВААП, 1976.— 57 л. 150. Рец.: Владимирова Г. Без права на ошибку.— Сов. культура, 1977, 7 янв.; Данилова Г. Совесть — качество деловое.— Лит. Россия, 1978, 17 февр., с. 22; Зубков Ю. Все более весомый вклад,—Театр, җизнь, 1978, № 2, с. 10—11; Силина Т.—Театр, 1978, № 5, с. 17—20.

Суд совести: Драм, повести.—Казань: Таткнигоиздат, 1978.—192 с. 12000.

По вечному кругу: Повести и рассказы.—Казань: Таткнигоиздат, 1981.— 168 с. 15000.

Диалоги: Пьесы. Худож. В. Левинсон.— М.: Сов. писатель, 1982.— 440 с., ил. 15000. Рец.: Золотарев Е. Верность главной теме.— Веч. Казань, 1983, 24 марта.

Сад: Повести. Пьесы.— Казань: Таткнигоиздат, 1984.—224 с., 30000.

Погода на завтра (Дарю тебе җизнь): Драм, хроника в 3-х ч. (Авториз. пер. с рус. В.Гончара.—Киев: Мистецтво, 1973.—91 с., портр. 3300.—На укр. яз.

Аның турында

Шәрифуллин Ф. Диас Вәлиев.—Сов. мәктәбе, 1979, № 12, 26 б.

Ахунҗанов И. Заман җилләренә йөз тотып.— Казан утлары, 1976, № Ю, 167—172 б. Язучының рус телендә чыккан «Картлар, ирләр, малайлар» исемле повесть һәм хикәяләр җыентыгы турында. Шул ук мәкалә.— Кит.: Ахунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 123—134 б.

Кашшаф Г. Эре характерлар сүрәтләгәндә.— Кит.: Кашшаф Г. Күңел көзгесе. Казан, 1975, 172—179 б. «Дәвам» пьесасы турында.

Харисов М. Ил язмышы — кеше язмышы.— Соц. Татарстан, 1973, 12 янв. Шул ук әсәр турында.

Илялова И. Кеше турында кешелекле итеп.— Соц. Татарстан, 1976, 1 апр. «Дәвам» пьесасын Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итү уңае белән.

Андреев В., Вәлиев Д. Иҗади дуслык җимешләре.— Соц. Татарстан, 1978, 3 июнь. «Дәвам» Мәскәү М. Н. Ермолова исем. драм, театрында. Театрның Казанда булып узган гастроле уңае белән.

Жуков В. Җаваплылык.— Соц. Татарстан, 1978, 11 июнь. Шул ук әсәр турында.

Мәхмутов Џ. «Тормыш бүләк итәм».— Татарстан яшьләре, 1978, 8 июнь. Шул ук әсәр турында.

Гаффар Ђ. Язмыш хәл ителдеме?—Соц. Татарстан, 1976, 18 дек. «Язмышың хәл ителгәндә» спектакле («Диалоглар» пьесасы буенча) Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә.

Золотарев Е. Вөҗдан белән сөйләшү.— Соц. Татарстан, 1978, 20 июнь. Шул ук әсәр турында.

Мәхмутов Џ. «Диалоглар».— Татарстан яшьләре, 1978, 13 июнь.

Мәхмутов Џ. «Њзенә хыянәт итсәң».— Соц. Татарстан, 1979, 10 апр. Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә.

Зубков Ю. Драматурги России.— М.: Современник, 1979.— 319 с. О Д. Валееве с. 117—144.

Ахунзянов И. Из жанра в жанр.— Сов. Татария, 1981, 25 янв.

Колосов Р. Анализ поражения.— Комсомолец Татарии, 1975, 12 ноября. Пьеса «Сквозь поражения» на сцене Татар, акад. театра им. Г. Камала.

Поличинецкая И. Перед последней чертой.— Театр, җизнь, 1976, №7, с. 24—25. О той же пьесе.

Вaлеев Д. «Божество одно — свобода».— Веч. Казань, 1980, 28 марта, «Казанский университет» на сцене Моск. театра им. М. Н. Ермоловой.

Андреев В. «Казанский университет» на сцене московского театра.— Веч. Казань, 1980, 29 ноября.

Авдеев А. Тема обязывает.—Сов. Татария, 1981, 17 мая. «1887 год. Казанский университет» на сцене Казан, театра юного зрителя им. Ленинскcго комсомола.

Балашова Н. У истоков.—Театр, 1981, № 4, с. 9—12. «Казанский университет» на сцене Моск. театра им. М. Н. Ермоловой.

Золотарев Е. О памятных днях минувшего: («Казан, университет») — Веч. Казань, 1981, 29 мая.

Конкин В. Пример для поколений: (Работа над ролью В. Ульянова в спектакле «Казанский университет»).— Сов. культура, 1981, 1 янв.

Щербакова Р. С долгожданной премьерой.— Веч. Казань, 1981, 30 апр. «Kазанский университет» в ТЮЗе.

УрарийС. Утверждение доброты.— Сов. Татария, 1981, 7 июня. О спектакле «Вернувшиеся» по Казан, телевидению.

Авдеев А. От Фауста до Мефистофеля.— Сов. Татария, 1983, 20 февр.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013