Бүген Җамал Вәлиди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җамал Вәлиди

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зәйнәгытдин Вәлиев
Мансур Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев
Наил Вәлиев
Рәмзи Вәлиев
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова
Җамал Вәлиди
Фәридә Вәлиуллина
Җамал Вәлиди

(1887—1932)

Тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) 1887 елда Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм «Буби» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911 елдан алып 1917 елның ахырларына кадәр, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә, бер үк вакытта «Шура» журналына һәм «Вакыт» газетасына актив язышып, революция алды елларында «Вакыт»ның редакция составында эшли, 1918 елның җәендә Казанга килә һәм укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: башта мөгаллимәләр эзерләњ курсларында, икенче баскыч гомуми белем мәктәпләрендә, аннары Көнчыгыш академиясендә (1921—1922) һәм татар рабфагында (1922—1923) укыта. Педагогик хезмәте белән бергә, 1921—1924 елларда Татарстан Җир эшләре комиссариатында нәшрият бњлеге мөдире һәм терминология комиссиясе җитәкчесе вазифаларын да башкара. 1923 елдан 1931 елның ахырларына кадәр исә ул Казан Көнчыгыш педагогия институтының татар теле кафедрасы доценты булып эшли — студентларга татар теленең гыйльми грамматикасы курсыннан лекцияләр укый.

Җ. Вәлиди әдәбият мәйданына унынчы еллар башында килә һәм «Вакыт» газетасында, «Шура» (Оренбург), «Аң» (Казан) журналларында басылган (беренче мәкаләләре белән њк њзен әдәбият-сәнгать әсәрләрен тирән аңлаган, аларга төпле бәя бирергә сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта. Шул чорның књренекле язучылары (Г. Тукай, Ш. Камал, Г. Ибраһимов һ. б.) иҗатына һәм әдәби хәрәкәтнең гомуми торышына багышланган мәкаләләрендә, «Татар әдәбиятының барышы» (Оренбург, 1912), «Милләт вә миллият» (Оренбург, 1914) исемле монографик хезмәтләрендә ул, конкрет әсәрләрне һәм язучылар иҗатын анализлаудан тыш, әдәбият-сәнгатьнең специфик хасияте, ижтимагый тормыш һәм тарихи чынбарлык белән турыдан-туры бәйләнеше, ижтимагый-фикри хәрәкәттәге роле кебек әһәмиятле теоретик мәсьәләләрне књтәреп, аларны заманның алдынгы демократик эстетикасы югарылыгында хәл итәргә омтыла. Бу яктан аның бигрәк тә Г. Тукай иҗаты турындагы хезмәтләре зур әһәмияткә ия. Җ. Вәлиди, революциягә кадәрге тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре арасында беренчеләрдән булып, Тукай иҗатының идея-эстетик эволюциясенә әтрафлы анализ ясарга һәм аның татар халкы тарихында тоткан югары урынын ачыкларга омтыла. Ул шулай ук, зур кереш сњз белән, шагыйрьнең књпчелек шигъри әсәрләрен њз эченә алган књләмле җыентыгын («Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре», Казан, «Мәгариф» кетепханәсе, 1914 ел, 463 б.) бастырып чыгара. Г. Тукай иҗатын шагыйрьнең шәхесе һәм дөньяга карашлары яктылыгында фәнни өйрәнњне Җ. Вәлиди Октябрь революциясеннән соң да дәвам иттерә. 1918 елда дөнья књргән «Габдулла Тукаевның мәҗмугаи асаре»нә (икенче басма) кереш мәкалә һәм 1923 елда «Мәгариф» журналының 3—4 саннарында басылган «Тукайның шагыйрьлеге» исемле хезмәт әнә шундыйлардан. Бу хезмәтләрендә автор шагыйрь иҗатын чорларга һәм жанрларга бњлеп анализлый һәм әдипнең гыйльми биографиясен тудыруга омтылыш ясый.

1923 елда Петрограң дәњләт нәшриятында Җ. Вәлидинең революциягә кадәрге татар ижтимагый фикере һәм әдәбияты њсеше тарихына багышланган «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле русча хезмәте дә басылып чыга.

Җ. Вәлидинең әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләре. аерым җитешсезлекләре һәм каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар нигез салган егерменче йөз башы татар демо-ратик тәнкыйтенең њзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Тәнкыйтьченең эстетик карашлары системасында њзәк урынны биләгән әдәби осталык, тормышчанлык һәм халыкчанлык, дөнья әдәбиятының алдынгы њрнәкләре белән багланыш мәсьәләләре хәзерге заман эстетикасының да төп принципларыннан санала.

Җ. Вәлиди — књренекле галим, тел белгече дә. Бу өлкәдә ул революциядән соң аеруча актив эшли. Урта мәктәпнең югары сыйныфлары өчен язылган һәм берничә басмада чыккан «Татар теленең грамнатикасы» дәреслеге, 1919— 1931 еллар арасында төрле журнал һәм җыентыкларда басылган књп санлы мәкалә-тикшерњләр («Каюм Насыйрида татар теле», 1922; «Татар телен эшләњ мәсьәләсе», 1922; «Төрек-татар телләренең язмышы», 1923; «Телебезнең иң иске хәзинәләреннән «Диване легать эт-төрки», 1927; «Г. Ибраһимовның тел мәйданындагы хезмәтләре», 1928 п. б.), ниһаять, 1927 һәм 1929 елларда аерым-аерым ике зур том булып чыккан «Татар теленең аңлатмалы сњзлеге»— болар татар тел белеме њсеше тарихындагы мөһим казанышлар буларак тәкъдир ителәләр.

Егерменче елларда Җ. Вәлиди фәнни әдәбияттан берничә китап та тәржемә итә. Шундыйлардан, мәсәлән, В. Бартольдның «Краткая история мусульманской культуры» («Кыскача ислам мәдәнияты тарихы», Казан, 1922) и семле хезмәтенең татарча тәржемәсен књрсәтеп њтәргә мемкин.

Җамал Вәлиди 1932 елның җәендә вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Татар теле имла һәм сарыф вә нәху кагыйдәләре.— Казан, 1915.— 52 б.

Татар теленең кагыйдәләре.— Казан, 1918.— 44 б.

Шул ук. 2-кис. Нәху. 2-басма.— Казан: Мәгариф, 1918.— 26 б.

Татар теленең грамматикасы: (Сарыф вә нәху).— Казан: Корылта, 1919.— 172 б.

Шул ук.—Төзәт. һәм өстәлгән 2-басма.—Казан: Корылтай, 1920.—184 б.

Татар теленең тулы сњзлеге. 1-кис. 1-кит.— Казан 1927.— 352 б.

Шул ук. 1-кис. 2-кит. Казан: 1929. 367 б.

Очерк истории образованности и литературы поволжских татар (до революции 1917 г.).— М.— Пг., Гос. изд., 1923.—106 с.

Аның турында

Мөхәммәдиев Р. Югалмас мирас эзеннән: (Тәнкыйтьче Ж,. Вәлидинең иҗат портретына эскизлар).— Кит.: Мөхәммәдиев Р. Әгәр без янмасак...г (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). Казан, 1980, 100—121 б.; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1977, № 9, 165—174 б.

Мөхәммәдиев Р. Ышанычлы нигез.— Соц. Татарстан, 1977, 17 ноябрь.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013