Бүген Әдипләр: Лотфи Вәли
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лотфи Вәли


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова

(1910-1943)

Лотфи Вәли (Лотфулла Вәлимехәммәт улы Вәлимехәммәтов) 1910 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәрендә, аннары, 1929 елдан башлап, Мәскәүдәге завод һәм төзелешләрдә эшли, кичке мәктәптә укып урта белем ала.

Мәскәүдә эшләгәндә Л. Вәли әдәбият белән кызыксына башлый, Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясенең (МАПП) татар секциясе инициативасы белән оештырылган әдәби түгәрәк эшенә актив катнаша, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» (соңыннан — «Коммунист») газетасы, «Октябрь баласы» һәм «Ударниклар» исемле журналларга языша. Аның хезмәт, производство темаларына багышланган бер төркем шигырьләре М. Җәлил кереш сүзе белән чыккан «Чакыру» (Мәскәү — Казан, 1932) исемле җыентыкта, шулай ук «Каләмле ударниклар», «Туган ил» кебек альманахларда да басыла. Утызынчы еллар ахырында яшь шагыйрь нәшриятка местәкыйль җыентыгын тапшыра, әмма, Ватан сугышы башлану сәбәпле, китап чыкмый кала.

1941 елның җәендә Л. Вәли армиягә алына, башта минометчы, аннан соң разведчик, сапер сыйфатында Төньяк-көнбатыш фронтында сугыша, берничә тапкыр яралана. Кыска ял сәгатьләрендә шигырьләр, очерклар яза, сугыш көндәлеге алып бара. Аның куп кенә шигырь һәм очерклары шул чорның фронт газеталарында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылалар.

Л. Вәли 1943 елның кышында дошман өстенә атака белән барганда мина ярчыгы тиеп һәлак була.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән шагыйрь-солдат буларак, Лотфи Вәлинең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль такага язылды.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013