Бүген Әдипләр: М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
<img src=

(1915—1942)

М. Вәдүт (Вәдүт Кәшшаф улы Мифтахов) 1915 елның 20 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Сарман районы Яхшы Каран авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сарманда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1931—1934 елларда Лубян урманчылык техникумында, аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1939 ел да институтта югары белем алып чыккач, Бөек Ватан сугышына хәтле Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле џәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы башлануга, М. Вәдүт фронтка китә. Мәскәү тирәсендәге канкойгыч сугышларда катнаша, шәхси батырлыкар күрсәтеп, гади солдаттан полк комсоргы-политругы дәрәҗәсенә күтәрелә. Шушы авыр сугыш шартларында ул Коммунистлар партиясенә членлыкка кандидат итеп алына. Ләкин М. Вәдүткә Җиңү көнен күрергә язмый: Тула өлкәсендәге каты сугышлар вакытында, 1942 елның 30 мартында, ул батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре М. Вәдүтнең гәүдәсеи зур хљрмәт белән Тула өлкәсенең Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.

М. Вәдүтнең әдәби мир асы зур тугел. Аның исеме матбугатта утызынчы еллар уртасында күренә башлый. 1939 елда «Шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга, аннан соң балалар йчен язган күләмле поэмасы — «Ятим малай турында әкият»е (1939—1940) дљнья күрә. Шигырьләрендә М. Вәдүт канатлы яшьлек, дуслык-мәхәббәт, азат хезмәт шатлыгы турында илџамланып сљйли. «Ятим малай турында әкият»тә исә яшь шагыйрьнең халык иҗатын ныклап өйрәнүе, халыкның җанлы сөйләү телен шигырь тукымасында оста файдалануы ачык күренә.

М. Вәдүт фронтта чакта да иҗат эшен туктатмый. Аның сугыш чоры иҗатыннан кайбер үрнәкләр «Җыр һаман яңгырый» (Казан, 1956) hәм «Алар сафта» (Казан, 1961) исемле күмәк җыентыкларда урын алган.

М. Вәдүт 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1939.—35 б. 3000.

Аның турында

Мифтах Вәдүт.—Кит.: Җыр һаман яңгырый /Тез.: Ә. Кәримуллин џәм Н. Юзиев. Казан, 1956, 14 б.

Мифтах Вәдүт (1915—1942).—Кит.: Алар сафта /Тез. С. Шакир. Казан, 1961, 81—82 б.

Синегулов Ә. Халык — җиңүче.— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 42—54 б.

Давыдов Ә. Мәнге яшь: Мифтах Вәдүткә 50 яшь тулу уңае белән.— Соц. Татарстан, 1965, 21 ноябрь.

Синегулов Ә. Мәңге яшь җырчы: Фронтовик шагыйрь М. Вәдүтнең тууына 50 ел.— Татарстан яшьләре. 1965, 23 ноябрь.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013