Бүген Әдипләр: Касыйм Вахит
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Касыйм Вахит


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөнир Вафин
Флюра Вафина
Касыйм Вахит
Азат Вахитов
Фаил Вахитов
М. Вәдүт (Вәдүт Мифтахов)
Илдар ВӘҖЕТДИНОВ
Баһаветдин Вәисев
Лотфи Вәли
Илмир Вәлиев
Разил Вәлиев
Риза Вәлиев
Ринат Вәлиев
Фирдәт Вәлиев
Гөлназ Вәлиева
Лениза Вәлиева
Лениза Вәлиева
Резеда Вәлиева
Нияз Вәлиди
Хәмид Вәлиди
Илшат Вәлиулла
Разим Вәлиуллин
Айгөл Вәлиуллина
Илзирә Вәлиуллина
Рамилә Вәлиуллина
Алсу Вәсыйкова
Касыйм Вахит

(1916—1942)

Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстанның Әлшәй (Раевский) районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1935 елда, Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук районның Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМда) физика-математика укытучысы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия инститүтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлануга, әле яңа гына инститүтны тәмамлаган Касыйм Вахит узе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче айларыннан ук алгы сызыкта сугыша, шәхси батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Касыйм Вахит 1942 елның 4 октябрендз Сталинград өлкәсендә баргаи каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре аны зур хөрмәт белән Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә күмәләр.

Касыйм Вахитның беренче шигырьләре 1932—1933 елларда Уфадагы «Коммуна» исемле өлкә газетасында басыла башлый. Соңрак ул Татарстан өлкә матбугатында — «Кызыл Татарстан» газетасы, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын» журналларында актив языша. Аның шигырь цикллары шулай ук «Дуслык», «Очкыннар», «Бәхетле яшьләр» исемле күмәк ќыентыкларга кертелә. Яшь шагыйрь, өйрәнү чоры кичереп, шигъри форманы төрләндерү юнәлешендә тәќрибәләр ясый, поэзиянең терле жанрларында көчен сынап карый. Аның зур булмаган әдәби мирасында «Сөйләнмәгән әкият» исемле поэма да, Көнбатыш Украинаны азат итүгә багышланган «Егет турында баллада» да, юмористик шигырьләр, сюжетлы шигырьләр һәм кечкенә лирик парчалар да бар.

Касыйм Вахит поэзиясенең аерым үрнәкләре сугыштан соңгы чорда «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемлеҗыентыкларда басылып чыкты.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Касыйм Вахитның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Аның турында

Касыйм Вахит.— Кит.: Җыр һаман яңгырый: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган яшь татар шагыйрьләренең сайланма әсәрләре [Төз. һәм биогр. белешмәләр авт.: Ә. Кәримуллин һәм Н. Юзиев]. Казан, 1956, 122 б.

Касыйм Вахит (1916—1942). Кит.: Алар сафта /Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 215—216 б.

Синегулов Ә. Иле өчен, ирек өчен...— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 55—62 б.

Шакир С. Мәңгелек дан аңа.— Татарстан яшьләре, 1960, 23 фев.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2019