Бүген Әдипләр: Хәй Вахит
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәй Вахит


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Габдулла Вафин
Хәй Вахит
Ярулла Вәли
Галимҗан Вәлиев"
Диас Вәлиев
Фатыйх Вәлиев
Зөһрә ВӘЛИЕВА
Майя Вәлиева
Наилә Вәлитова
Азат Вергазов
Сәрия Вилданова
Хәй Вахит

(1918—1978)

Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов) 1918 елның 2 декабрендә Казан губернасы Арча өязе (хәзерге Татарстан АССРның Биектау районы) Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң техникум ябылу сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә, аннары янә Казанга килеп, 1937—1940 елларда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлап, бераз вакыт Республика җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшләгәннән соң, 1941 елда X. Вахит армиягә алына. Ул башта Совет Армиясе җыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан разведчик-артиллерист сыйфатында Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польшага хәтле сугышчан юл уза.

1945 елның ноябрендә армиядән кайтып, X. Вахит Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга. 1956—1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә каңәр ул, профессиональ язучы буларак, фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

X. Вахит сугышка каңәр үк яза башлый. 1938—1939 елларда аның бер-бер артлы «Соры кортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга, «Канлы куллар» дигән пьесасы исә 1939 елда Минзәлә колхоз-совхоз театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала. X. Вахит бу елларда шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм халык иҗаты материалларына нигезләп озын-озын поэмалар да яза («Әкиятләр» җыентыгы, 1940). Балалар әдәбиятына игътибар әдипнең сугыштан соңгы иҗатында да берникаңәр вакыт дәвам итә: илленче елларда аның балалар өчен бер-бер артлы «Безнең авылда», «Якты юл» һәм рус телендә «Весна идет» исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә.

Ләкин X. Вахитны язучы итеп таныткан җанр — драматургия. Илленче елларның ахырыннан башлап ул үзенең иҗат сәләтен тулысынча шушы җанрга багышлый һәм заманның этика-мораль, тәрбия мәсьәләләрен, кешеләр, бигрәк тә яшьләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне яктырткан дистәләрчә драма һәм комедияләрен иҗат итә. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Кук капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарының төп исемлегендә йөреп, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак тәкъдир ителә. Болардан бигрәк тә «Беренче мәхәббәт» драмасы һәм «Күк капусы ачылса» водевиль-комедиясе зур уңышка ирешә. Алар, Бөтенсоюз аренасына чыгып, илебезнең дистәләрчә милли театрлары сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. 1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы X. Вахит һәм Реҗиссер Рифгать Бикчәнтәев Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булалар.

X. Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат», «Дим буенда», «Җиһангир», «Наемщик» (Т. Гыйззәт драматик поэмасы буенча) дигән опера либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры», «Кияүләр» (1975) исемле музыкаль комедияләре бар. «Җиһангир» либреттосының Бөтенсоюз конкурсында җиңеп, бүләккә лаек булуы X. Вахитның бу жанрда да уңышлы эшләвен күрсәтә.

X. Вахит 1978 елның 7 июлендә вафат булды. Ул 1952 елдан КПСС члены һәм 1956 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Дулкыннар: [Шигырьләр җыентыгы].— Казан: Татгосиздат, 1939.—34 б. 3000.

Уңган сыерчык белән шапшак чыпчык: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1939.—11 б. (Бәләкәйләр өчен). 10000.

Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1940.—12 б. 6000.

Әкиятләр: [Шигырь белән].—Казан: Татгосиздат, 1940.—56 б. (Мәкт. сериясе). 6000.

Безнең авылда: [Шигырьләр җыентыгы].— Казан: Татгосиздат, 1951.— 76 б. 3065.

Якты юллар: Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1953.—32 б. 7000.

Яшерен эзләр: [Җыентык].— Казан: Таткитнзшр., 1958.—124 б. 7000.

Наратлыдан Каенсарга...: [Шигырь] — Казан: Таткитнәшр., 1961.—12 б., ил. 25 000.

Беренче мәхәббәт: Өч пәрдәлек драма.—Казан: Таткитнәшр., 1962.—94 б. 10 000.

Рәхим итегез: Лирик комедия, 3 пәрдәдә.—Казан: Таткитнәшр., 1963.— 75 б. 9 000.

Кайда соң син? (Чакыру җыры). Лирик поэма, өч пәрдәдә.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—95 б. 8000.

Карлыгач канат кага: [Җитди комедия, өч пәрдәдә].—Казан: Таткитнәшр., 1965.—92 б. 7000.

Беренче мәхәббәт: Пьесалар, скетчлар. (Кереш сүз авт. М. Хөсәен).— Казан: Таткитнәшр., 1968.—368 б., 4 б. рәс. пәм портр. 10000.

Минем танышларым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—44 б., ил. 7000.

Күк капусы ачылса: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 168 б. 10.000.

Мәхәббәтең чын булса: Пьесалар.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—-144 б. 8000.

Яшьлек юллары: Пьесалар. А. Әхмәдуллин сүз ахыры б-н. Казан: Таткитнәшр., 1978.—488 б., портр. 14000. В нашей деревне: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1954.—64 с. 10 000.

Весна идет: Стихи о нашей деревне /Пер. М. Полякова.— М.: Детгиз, 1954.—64 с. 20000.

Мой депутат: Комедия в 2-х д. /Лит. пер. О Сосина — М.: ВААП, 1977.—76 л. 100.

Если любовь настоящая: Пьесы. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1979.— 400 с., портр. 15000.

Аның турында

Әхмәдуллин А. Драматургның үсү юлы.— Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты пәм тормыш. Әдәби-тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1980, 202—220 б.

Әхмәдуллин А. Сәхнәгә гашыйк.— Казан утлары, 1968, № 12, 143— 144 б.

Гыйззәт Б. Хәй Вахит һәм аның геройлары.— Казан утлары, 1978, № 12, 150—156 б.

Кашшаф Г. Яңалык нәрсәдә.— Сов. әдәбияты, 1960, № 3, 98—105 б.

«Беренче мәхәббәт» пьесасы Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә. Мөсәгыйть Ф. Матур яшьлек турында.— Сов. Татарстаны, 1960, 2 июль. Шул ук әсәр турында.

Юзиев Н. Дулкынландыргыч спектакль.— Татарстан яшьләре, 1960, 6 февр. Шул ук әсәр турында.

Рафиков М. Ихтирам билгесе.—Соц. Татарстан, 1967, 30 июль. «Күк капусы ачылса» комедиясе Татар дәүләт акаң. театры сәхнәсендә.

Гыймранова Д. «Мәхәббәтең чын булса»: [Драма].— Соц. Татарстан, 1973. 1 февр. Татар дәүләт акаң. театры сәхнәсендә.

Камалов Б. Кешелеккә имтихан.—Соц. Татарстан, 1977, 2 май. «Оныта алмасаң, нишләрсең?» драмасы Татар дәүләт акаң. театры сәхнәсендә.

Арсланов Г. Кеше булу җиңелме?— Соц. Татарстан, 1983, 13 март. «Туй алдыннан» пьесасы Татар дәүләт акаң. театры сәхнәсендә.

Кумысников X. Он поет молодость: К 60-летию X. Вахита.— Сов. Татария, 1968, 20 дек.

Махмутов X. В почетном ряду: К 60-летию X. Вахита.— Сов. Татария, 1978, 19 дек.

Шакирова С. и Хусаин М. Творческий взлет: [Спектакль «Если; улыбнется счастье» в гос. акад. театре им. Г. Камала].— Сов. Татария, 1967,. 18 дек.

Бурсакова Н. Мир современника: [Пьеса «Перед свадьбой»] в гос. акад. театре им. Г. Камала.— Сов. Татария, 1970, 8 февр.

Мухамедова Г. Будь всегда верен себе: [Спектакль «Чуҗая вина» - в гос. акад. театре им. Г. Камала].— Сов. Татария, 1983, 27 марта.


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013