Бүген Әдипләр: Вил Ганиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Вил Ганиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Вил Ганиев
(1934-2005)
Вил Хәлим улы Ганиев 1934 елның 10 июлендә Татарстанның Норлат районы (хәзерге Яшел Үзән) Төньяк Норлат авылында дөньяга килә. Урта белемне дә шунда ала. 1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәптә русча гына укырга туры килсә дә, татар телендәге китапларны да бик яратып укый, андагы музыкальлеккә гомере буе гашыйк булып яши.
Вил кечкенә яшеннән шигырьләр яза. 1954 елда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» дөнья күргәч, әлеге китаптан аерыла алмый, күңеленә аеруча хуш килгәннәрен русчага да тәрҗемә итә. Аларның дистәгә якыны, М.Җәлил шигъриятенең иң яхшы тәрҗемәләре буларак, аның иң соңгы сайланмаларында да лаеклы үз урынын алды.
Вил Ганиев Дәрдемәнд, Тукай, М.Гафури һ.б. шагыйрьләребезнең шигырьләрен дә урысчага иң камил тәрҗемә итүчеләрнең берсе булып калды» Вил Ганиев, укуын тәмамлагач, башта «Казан утлары» журналында эшли.
Сәләтен күреп Вил Ганиевне 1959 елда Мәскәүгә Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага чакыралар. Анда ул төрки телләрне ныклап өйрәнә. Назыйм Хикмәт, Махтумкули, Кербабаев, Жамбул һәм бик күп татар әдипләренең шигырьләрен русчага оригиналдан тәрҗемә итә.
1964-1967 елларда ул «Советский писатель» нәшриятында, 1967-1991 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Биредә П.Антокольский, Н.Тихонов, А.Твардовский, С.Липкин, Р.Моран, М.Львов кебек әдипләр белән хезмәттәшлек итә. Бер үк вакытта Әдәбият институтында (1986-1994) укыта.
1997 елдан Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтында эшли.
Тәрҗемә итү белән бергә татар әдәбиятының XX гасыр классик әдипләре иҗаты турында күп кенә фәнни очерк-мәкаләләр яза.
Вил Ганиевкә 1994 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2005 елның 22 апрелендә Мәскәүдә вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мустафин Р. Поэтическаяинтонацияпереводчика//Р.Мустафин. Образ времени. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. — С. 157-171.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013