Бүген Әдипләр: Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Язмалар

АТКА МӘДХИЯ яки «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫ АТ ТУРЫНДА НИ СӨЙЛИ?
Дания Заһидуллина. «АЛТЫН ЧОР»НЫҢ АЛТЫН ШӘХЕСЛӘРЕ
Хатыйп Миңнегулов. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХӘЗИНӘЛӘРЕ
Шакир Абилов. Урта гасыр татар әдәбияты
Рәмил Исламов. Татар шигырьләреннән туплам
Мирза Мәхмүтов. Сыныкка сылтау итеп...яки Террорчылыкның чыганаклары кайда?
Солтан Шәмси. Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
Солтан Шәмси. КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян
Дания Заһидуллина. ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЯҢА РОМАНТИЗМ
Миркасыйм Госманов. АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ
Фәһимә Хисамова. ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ЯДКЯРЕ ("Дәфтәр-и Чыңгыз-намә")
Дания Заһидуллина. ТӘНКЫЙТЬСЕЗ ҮСЕП БУЛМАС
Фәридә Хәсәнова.ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ҮТКӘНЕ ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ
Кадрия Идрисова. Бәетләрдә строфа төзелеше, ритмика һәм авазлар аһәңлеге
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Миркасыйм Госманов

АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС

Миркасыйм Госманов XIII—XV гасырларда яшәгән гаҗәеп зур дәүләтнең—Җучи Олысының тарихына (соңрак ул Алтын Урда дип атала башлый) вакыт ягыннан да, киңлек-пространство тарафыннан да аерымланган хәлдә генә карарга ярамый. Чөнки бу тарихны тулаем Урта гасыр Ауразия халыклары язмышында зур роль уйнаган һәм аңа кадәр булып узган, күп күренешләргә элгәр булып хезмәт иткән мөһим вакыйгалардан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел.

Бу вакыйгалар XII гасыр ахырларында һәм XIII гасырның беренче яртысында Үзәк Азиядә аерым-аерым хөкем сөргән һәм озак вакытлар үзара ызгышып яшәгән күчмә кабиләләр берләшү нәтиҗәсендә яңа дәүләт туудан, гөрләп үсүдән—Бөек Монгол дәүләте барлыкка килүдән башлана. Дәүләт башына Тимучин (Тэмужин) дип аталган хөкемдар утыра. 1206 ел башында Тимучин хакан, ягъни барлык монголларның олуг ханы итеп сайланганда аңар Чыңгызхан дигән дәрәҗә— титул бирелә.

XIII гасырда ике кыйтгада да—Азия һәм Ауропа киңлекләрендә булып узган вакыйгаларның һәммәсе диярлек кешенең үз исемен алыштырган, шул үзенә күрә серле дәрәҗәне исем итеп йөрткән шәхес белән, дөресрәге аның эшчәнлеге белән бәйле. Чөнки Чыңгызхан үзенең хакимиятен ныгыткач һәм хәрби-административ, социаль үзгәртеп корулар үткәргәч, дәвамлы тышкы яулап алулар белән шөгыльләнә башлый. Сугышлар барган вакытта талау һәм салым (соңрак ясак) җыю аркылы күрше халыкларны эксплуатацияләү төп максат булып тора. Мондый хәл борынгы заманнар һәм Урта гасырлар өчен табигый күренеш санала иде.

Чыңгызхан үзе исән вакытта ук төрле чаралар—сәяси басым ясау һәм хәрби талау юлы белән Саян-Алтау таулары, Көньяк Себер, Уйгыр кенәзлекләренең җирләре һәм аларның кабиләләре әлеге яңа дәүләт составына кертеләләр. Соңрак һөҗүмнәр һәм хәрби яучабулар үткәрү, кайчагында тагын да кан койгычрак талаулар оештыру нәтиҗәсендә Төньяк Кытай, Урта Азия дәүләтләре, Төньяк Кавказ, Кырым җирләре һәм халыклары, шулай ук тангутларның Си-Ся исемле патшалыгы монголлар тарафыннан буйсындырыла. Монголларның тәэсире Япон һәм Сары диңгезләрдән алып, Көнбатышта Түбән Идел һәм Төньяк Кавказга кадәр җәелә. Шул рәвешле нибары бер 15-20 ел эчендә генә Чыңгызхан юлбашчылыгында гаять зур тупраклы (территорияле) дәүләт—өр-яңа империя төзелә.

Чыңгызхан үлеменнән соң (1227) яулап алулар аның уллары һәм оныклары тарафыннан дәвам иттерелә. Көнчыгышта чөрчетләр (җүрҗәннәр) дәүләте, Көньяк Сунь династиясе хөкем сөргән Кытай империясе, Корея ярымутравындагы дәүләтләр, көньяк-көнбатышта Әфганстан, Иран, элеккеге Гарәп хәлифәлеге шәһәрләре һәм өлкәләре яулап алына; төньяк-көнбатышта исә Идел Болгарстаны, төньяк-көнчыгыш рус кенәзлекләре, ниһаять төньяк-көнбатыш Ауропаның кайбер өлкәләре дә яулап алуларга дучар була. Дөрес, кайбер җирләр—көнбатыш һәм төньяк көнбатышта иң кырыйдагы кенәзлекләр һәм өлкәләр тулысы белән Чыңгызыйлар дәүләте составына кертелмиләр. Алар даими рәвештә ясак һәм салым түләп торучы протекторатлар яки, бүгенгечә әйтсәк, колонияләр хәлендә яшәп киләләр. Андыйлар рәтендә, күрәсең, кенәзләре монголларга көчле каршылык күрсәтмәгән, яулап алучылар белән уртак тел таба алган илләр һәм халыклар калгандыр.

Шулай итеп, 40-50 ел дәвамында тупрагы буенча галәмәт зур киңлекләрне эченә алган һәм халкы ягыннан бик тә чуар булган Чыңгызыйлар мәмләкәте (державасы)—Тын океан ярларыннан Атлантик океанга кадәр җәелгән Бөек монгол империясе, дөресрәге, суперимперия барлыкка килә. Шушы уңайдан түбәндәге сорауның тууы ихтимал: күчмәннәр хәлендЩгенә яшәгән, ягъни социаль үсеш җәһәтеннән "примитив" дәрәҗәдә генә дип исәпләнә торган монголлар ни рәвешле һәр җирдә һәм һәрвакыт гел җиңүләр казанган, ахыр чиктә, моңарчы тарихта мисалы күрелмәгән галәмәт зур империя төзүгә ирешә алганнар соң?

______________
*Бу хезмәт иң элек русча, инглизчә вариантлары белән түбәндәге каталогта басылган иде: «Сокровища Золотой Орды».—Санкт-Петербург: «Славия» нәшрияты. 2000. 26-53 битләр.
______________

Бу сорауга төрле дәверләр һәм мәдәниятләрнең вәкилләре, кайчак капма-каршы карашларда торуларына да карамастан, ышанычлы-дәлилле җавап табарга омтылыш ясап караганнар. Моңа дәлил итеп үтә дә куәтле армия төзи алган җиһангирның таланты һәм бөеклеге, шулай ук чамасыз кансызлыкка ия булган "кыргый" монголларның бары тик тыныч яшәп ятучы халыкларны "тулаем җәберләргә", мәдәниятле, бай илләрне һәм "чәчәк атып утыручы шәһәрләрне" таларга, туздырырга гына сәләтле булулар һ.б. китерелә.1

Мондый "аңлатуларның" нигезендә, әгәр алардан уйдырма сафсаталарны һәм фәннилеккә охшаган "серлелек" пәрдәсен алып ташласак, күп очракта үткән чор вакыйгаларын бары "безнекеләр тукмагш!", яисә "безнекеләрне тукмаганнар!" ише принциптан туа торган ретроспектив томанлаулар, ягъни узганны бүгенге аңга буйсындыру алымы ята. Мондый алымнарның беренчесе Урта гасыр монгол һәм төрки халыкларның вәкилләре өчен хас күренеш иде; хәер, бу бүген дә дәвам итә әле. Икенче төр алым исә билгеле бер күләмдә гарәп-фарсы тарихи традицияләре өчен характерлы, соңрак ул Ауропа һәм рус-совет тарих белемендә дә гәүдәләнде. Соңгысы бигрәк тә дәреслекләрдә, фәнни-популяр басмаларда һәм кинофильмнарда киң урын алды.

Чын-олы тарих фәне, әйтик, кайбер көнбатыш һәм рус ориенталистларының хезмәтләреннән күренгәнчә, мәдәниятләр һәм цивилизацияләрне, этнослар һәм расаларны бер-берсенә кара-каршы куймыйча, шул ук вакытта сугыш мәхшәрләренә дә күз йоммыйча, мәсьәләнең асылына төшеп яктыртырга һәм тасвирларга омтыла. Ләкин мондый карашлар, табигый буларак, махсус басмаларда гына урын ала килде һәм алар бик тар даирәләрдә генә кала бирделәр. Димәк, алар, дәреслекләрдән һәм фәнни-популяр басмалардан аермалы буларак, киң иҗтимагый фикергә һәм көнкүреш психологиясенә сизелерлек йогынты ясый алмадылар. Шуңа күрә дә киң җәмәгатьчелек аңында монгол-татар фобиясе—куркыныч карачкы образы хөкем сөрде. Вакыт-вакыт мондый фикер тарих белән уйнаучы сәясәтчеләр тарафыннан да махсус күпертелеп торды.

Чынлыкта исә, монгол коралының һәм башлангыч чор Чыңгызыйлар хакимиятенең уңышы Тимучин хакимияткә килгәч алып барылган махсус үзгәртеп корулар, асылда чын реформалар үткәрүнең нәтиҗәсенә бәйле иде. Кыскача гына бәян иткәндә алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчесе. Монгол яулап алулары буенча белгечләр Чыңгызханның үз гаскәрләрендә мәгълүм унарлы системаны куллануын атап күрсәтәләр. Галимнәр билгеләп үткәнчә (мәсәлән, Б.Я.Владимирцов фикеренчә), бу системаның кайбер элементлары башлангыч мәгънәдә черчетләргә (җүрҗәннәргә) һәм монголларга кадәрге бүтән борынгы халыкларга, мәсәлән, төркиләргә дә мәгълүм була. Чыңгызхан исә аны, гаскәриләрдән тыш, ун, йөз, мең һәм аннан да артык сугышчы бирә алу мөмкинлекләреннән чыгып, бөтен күчмәннәрнең административ төзелешенә дә җәелдерә. Шул рәвешле гражданлык һәм хәрби структураларның органик берләшүе нәтиҗәсендә, "халык—гаскәр" дигән шартлы исем-атама белән атала торган, идарә итүе гаҗәп җиңелләшкән, тиз оешуга сәләтле, хәрәкәтчән җәмгыять барлыкка килә.

Икенчесе, һәм гаскәр белән, һәм гражданлык җәмгыяте белән идарә итүдә Чыңгызхан мәсьәләнең хокук якларына зур игътибар бирә, тотрыклы хокук нормалары булдыру максатыннан чыгып, закончалыкны үстерүгә әһәмиятен юнәлтә. Бу хакта атаклы Ясаның ("Ясак" яки "Җасак" дип аталган кануннар җыелмасының) сакланып калган өлешләрендә һәм аның махсус бүлекләрендә тәфсилләп бәян ителә. Анда җәмгыять әгъзалары арасындагы, аерым шәхес белән рәсми хакимият, түбән һәм югары катламнар арасындагы үзара бәйләнеш, мөнәсәбәт нормалары җентекләп тасвирлана; Ясада шулай ук хөкүмәт әһелләренең, гади сугышчыларның, гаскәри түрәләрнең, аларның гаилә әгъзаларының бурычлары һәм хокуклары катгый тәгаенләнгән була; ниһаять, этика нормаларына, тәртип мәсьәләләренә, аларны бозган, җинаять кылган өчен җәза күләмен билгеләүгә дә махсус игътибар ителә. Шул рәвешле Чыңгызхан борынгы Үзәк Азия халыкларының бай тәҗрибәсенә таянып, электән хөкем сөргән гадәти хокук өйрәтмәләрен, көнкүреш әхлагын һәм этик нормаларын бозылмас катгый законга—рәсми хокук дәрәҗәсенә күтәрә. Аны үтәү гади халыкка да, сугышчылар өчен дә, хәтта хаканның үзе өчен дә мәҗбүри булган.

Чыңгызның Ясасы бөтен җитдилеге белән үтәлә һәм ул гомуми тәртип урнаштыруга хәлиткеч йогынты ясый, аны бозучы каты җәзага, хәтта үлемгә хөкем ителә. Ясаның күрсәтмәләрен үтәүне күзәтеп тору өчен башында падишаһның кырыс холыклы, каты куллы угылы Чыгтай торган баш прокуратура кебегрәк махсус оешма-хезмәт булдырыла. Шулай ук баш казый да билгеләнә, бу вазыйфа "сатылмаучанлыгы" белән даны чыккан Шиги-Кутукуга йөкләнә. Нәтиҗәдә, болар барысы бергә империядә билгеле күләмдә дөрес тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирә: үтереш, талау, алдау, гаилә бозыклыгы кими, өлкәннәрне ихтирам итмәгән һәм этик кагыйдәләрне сакламаган өчен җитди шелтә белдерү гадәткә керә.

Яса, тулаем алганда да һәм аның аерым өлешләре рәвешендә дә, озак вакытлар хокук кодексы булып хезмәт итеп килә, монголларның һәм аларга буйсынган халыкларның яшәеш-көнкүрешенә җитди йогынты ясый. Шунысын әйтү дә зарур, Ясаның аерым күрсәтмәләре гадәти хокук калдыклары сыйфатында, кайбер төрки халыкларның, шул исәптән мөселманлашкан төркиләрнең дә көнкүрешендә бүгенгә кадәр сакланып калган. (Мәсәлән, өлкәннәрне олылау, ата-ана "учагының" варисы итеп кече улның билгеләнүе, янган утка хөрмәтле караш, суны пычраткан өчен шелтәләү һәм башкалар әнә шундыйлардан исәпләнә.)

Күрәсең, санап кителгән хәрби-административ, социаль, хокукый һәм этик кагыйдә күрсәтмәләрнең берсе дә, мөгаен, Чыңгызханның үзе тарафыннан шәхсән уйлап чыгарылмагандыр. Ул аларны чынлыкта тормышның үзеннән җыйган, Үзәк Азиядәге күпләгән халыклар белән гасырлар буена идарә итү тәҗрибәсеннән туплаган, билгеле бер тәртипкә салган һәм аларны Яса маддәләре—барлык кешеләр өчен дә үтәлүе мәҗбүри булган Закон дәрәҗәсенә күтәргән булса кирәк. Боларның барысы бергә, ахыр чиктә, җәмгыятьне тиз оеша торган, хәрәкәтчән, көрәш-сугышка сәләтле "халык-гаскәр" итеп үзгәртеп корырга—чын реформалар уздырырга мөмкинлек биргән. Бу, үз нәүбәтендә, Чыңгызханга һәм аның турыдан-туры дәвамчыларына кыска гына вакыт эчендә "Иске дөньяның"—бөтен Ауразиянең яртысын диярлек яулап алырга мөмкинлек биргән.

Кыскасы, Чыңгызханның һәм аның варисларының уңышы очраклы рәвештә килеп чыккан күренеш түгел һәм ул аерым фактларга гына да бәйләнмәгән. Алар тирәнтен үзгәртеп корулар, ягъни барлык халыкны гаскәри-административ яктан берләшүгә китерә торган чын социаль-иҗтимагый реформалар үткәрү нәтиҗәсе булып тора. Димәк, телдән-телгә күчеп йөри торган "монгол коралының тантанасы" ул үзгә бер системаның, үзенчәлекле культураның—күчмә тормышның һәм, гомумән, күчмәнлек цивилизациянең үсү процессында иң югары ноктасына җиткән чорының —"чәчәк ату чорының" җимеше булып тора.

Яулап алучыларның һөҗүмнәре дәверендә каршы тарафта—утрак тормышлы илләрдә бөтенләй башка хәлләр күзәтелә: аларда, кем әйтмешли, феодаль таркаулык "гөрләп хөкем сөрә". Әйтик, төньяк Кытай белән көньяк Кытай туктаусыз ызгыша; эчке каршылыклар харәземшаһлар дәүләтен дә эчтән җимерә; Бөек далада да бердәмлек булмый, анда, күрәсең, кабиләләр арасындагы һәм кабиләләрнең үз эчләрендәге каршылыклар киң канат җәйгән булгандыр; Русьта дистәләгән вак-вак кенәзлекләр барлыкка килеп, билгеле булганча, аларның башлыклары йөз елдан артык бер-берсенең бугазларын чәйнәп өзәргә әзер торалар һ. б. Бу уңайдан Калка буендагы мәгълүм сугышны хәтергә төшереп үтү дә җитәр кебек...

Димәк, Бөек Монгол империясенең барлыкка килүе ул бер күчмә цивилизациянең чәчәк ату чоры нәтиҗәсе генә түгел, бәлки шул чор Ауразиядәге утрак тормышлы халыкларның тормышында барлыкка килгән бүлгәләнү, таркаулык һәм көчсезләнүнең нәтиҗәсе дә икән. Әгәр күчмә дөнья үзенең төзек оешкан йөзәрлекләре, меңәрлекләре, Төмәннәре белән, образлы итеп әйткәндә, нык йомарланган бер йодрык кебек гамәл кылган булса, моңа каршы утрак тормышлы җәмгыятьләрнең тәртипсез ополченецлары тырпайган "бармаклар белән" кизәнүләрне хәтерләткән... Монда китерелгән фикерләрдә, асылда, әлләни яңалык юк. Аларның аерым өлешләре, кайбер тезислары безгә кадәр дә әйтелгәләгән иде. Ләкин Чыңгызханның реформаторлык эшчәнлеген таныган һәм исәпкә алган чакта алар ныклы нигезгә утырып яңа көч белән яңгырыйлар.

Әдәбиятта, бигрәк тә совет чоры дәреслекләрендә һәм фәнни-популяр басмаларда монгол яулап алучыларын мәгънәсез рәхимсезлек белән халыкларны юк итүчеләр сыйфатында тасвирладылар. Аңлашылса кирәк, бернинди дә яулап алулар һәм сугышлар, шул исәптән яңа җирләрне буйсындырулар да кешеләр үлеменнән, чит ил баскынчыларына каршы торган халыкның бер өлеше кырылудан, шәһәрләр җимерелүдән башка бармаган. Каршы торучыларны бастыруда, кырыслыкта һәм рәхимсезлектә "кыргый" азиатлар да, "цивилизацияле" ауропалылар да бер-берсеннән калышмаганнар (мисаллар эзләп ерак йөрисе юк). Шуңа күрә дә, монголларны бары тик "рәхимсез яулап алучылар", буйсындырылган илләрнең халыкларын баштанаяк юк итүчеләр, "шәһәрләрне җир белән тигезләп" көтүлеккә әйләндерергә омтылучылар дип әйтер өчен җитди дәлилләр юк. Димәк ки, Чыңгыздан "куркыныч карачкы" ясау чире белән авыручыларга шикләнеп караган Б.Я.Владимирцов һичшиксез хаклы булган. Чөнки яулап алучыларга мәетләр һәм шәһәр, торакларның җимерек калдыклары түгел, бәлки буйсындырылган дәүләтләрнең исән халкы—яулап алу вакытында талау объекты, соңрак исә даими салым чыганагы булырлык тере кешеләре кирәк булган.

В.В.Бартольд билгеләп үткәнчә, Чыңгызыйларга җәмгыять һәм халык мәнфәгате өчен хезмәт итү идеясе ят нәрсә була. Ләкин алар җитәрлек дәрәҗәдә исәпчел-хисапчыл булганнар һәм бу аларга тере кеше кыйммәтен мәетнекеннән аерып карау мөмкинлеген биргән. Шуңа күрә дә, Чыңгызыйлар яулап алынган илләрдә иң элек җан исәбен алуны үткәргәннәр, ягъни җан башына ясак һәм салым салу юлы белән эксплуатация объектын исәпкә алуны оештырганнар. Яулап алучылар халык хуҗалыгының уңышлы үсүенә, бөтен империя биләмәләрендә, яулап алынган илләрне дә кертеп, хокукый тәртипләр урнаштыруга омтылганнар. Шуңа да XIII гасыр урталарыннан башлап биниһая киңлекләргә җәелгән империянең төрле төбәкләрендә, олысларында элекке шәһәрләр яңадан җанланып китә һәм яңалары барлыкка килә башлый. Көнчыгыш белән Көнбатыш, Көньяк белән Төньяк арасында сәүдә көчәйгәнән-көчәя бара. Бу максатка ирешүдә Яса күрсәтмәләре дә билгеле күләмдә ярдәм итеп торган Чыңгызханның һәм аның якын варисларының мондый сәясәтне уңышлы үткәрүенә аларның буйсындырылган халыкларның дини эшләренә һәм гомумән рухи мәдәниятләренә (телгә, язуга, гореф-гадәтләргә) тыкшынмавы да уңай йогынты ясый. Алар хәтта җирле дин кенәзләренә төрле өстенлекләр биреп, аларның уңай мөнәсәбәтен булдыруга ирешәләр. Яулап алучыларның мондый гамәлләре төрлечә аңлату таба, бик еш кына ул мәҗүси-шаманнарның хорафатларга ышануы нәтиҗәсе кебегрәк аңлатыла. Чынлыкта исә бу аңлы сәясәт үткәрүнең күрсәткече иде. Мәсәлән, Чыңгызхан үзенең Ясасында бу хакта бик ачык итеп әйтеп биргән: "Барлык дини ышануларны да, кайсына да булса өстенлек бирмичә, ихтирам итәргә. Моның барысы (...) Ходага тугрылык күрсәтү чарасыдыр" (Хара-Даван, 1989). Әмма ләкин, Чыңгызханның һәм аның улларының суперимпериясе барыбер озак яши алмый. Тышкы яулап алуларг балланганнан соң якынча 45-50 ел үтүгә аның әкренләп таркалу чоры башлана. Ул процесс төрле төбәкләр һәм олыслар арасындагы социаль-иҗтимагый, этник-мәдәни вә сәяси мәнфәгатьләренең каршылыклары нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән; XIII гасырның 60 елларында исә, үзәк хакимият хәлсезләнгән чорда—Кобылай белән Арыг-Буга арасында бөек хан тәхете өчен көрәш барган дәвердә —тагын да тизләнә төшә. Нәтиҗәдә, дүрт яңа дәүләт— Бөек хан биләмәсе (соңрак—Юань империясе), Чыңгызханның уллары һәм оныкларына караган биләмәләр, ягъни Җучи, Чыгтай һәм һүләгү олыслары оеша. Алар да, үз чиратында, биләмә тупраклары һәм халыкларының составлары буенча эре империяләр иделәр.

Тарих белемендә Җучи Олысының—Алтын Урданың—аерымланып чыгу дәвере сыйфатында, гадәттә, XIII гасырның 40 елларын, ягъни Батуның көнбатыш сәфәреннән Идел буйларына әйләнеп кайту елларын күрсәтәләр. Бу хаклыкка бик үк туры килеп бетми. Мондый "даталаштыру" үзләре һәм урыс кенәзләре өчен абруйлы саналган "Батый падишаһ" артында Бөек хан—бердәм бөек мәмләкәтнең чын хөкемдары хакан торуын күрмәгән рус елъязмачыларының бик үк төгәл булмаган хәбәрләрен абсолютлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килә. Соңгы чор тикшерүчеләре исә, нигәдер Батуның бер үк вакытта Бөек ханнан соңгы икенче урында торган хөкемдар икәнлеген (бердәм Бөек империядә ранг буенча икенче шәхес булуын) онытып җибәрәләр. Өстәвенә ул, Бату хан, бүгенгәчә әйтсәк, ахырга кадәр унитарист булып калган кеше дә.

Мондый даталаштыруга, Бату позициясеннән тыш, шундый факт та каршы килә: Бәркә ханның (1256—1266), асылда Җучи Олысының икенче хөкемдарының, үз акчасын сугарга омтылуы, Бөек хан хакимияте санкциясе нәтиҗәсендә, уңышсызлыкка очрый. Бары тик Мәнгү Тимер (1266—1280) вакытында гына Алтын Урда хөкемдары, мөстәкыйль дәүләт башлыгы буларак, үзенең тулы титуллары күрсәтелгән тәңкәләр суга башлый, һәм аның акчалары гамәлдән чыгарылмыйлар. Димәк, Алтын Урданың юридик яктан тулы мөстәкыйльлеккә ирешүе XIII гасырның 60 еллары ахырына туры килә дип танырга кирәк.

Чыңгызыйлар мәмләкәте (державасы) таркалганнан соң барлыкка килгән дүрт олыс-империя арасында Алтын Урда, үзенең вассаль дәүләтләре белән бергә, биләмәләре ягыннан, күрәсең, иң эреләрдән булгандыр. Ләкин халык саны ягыннан ул Юань империясеннән шактый калышкан.

Җучи Олысының чикләре көнчыгышта чама белән Саян-Алтай-Тянь-Шань тауларыннан башланып, Харәземне, Сырдарьяның түбән агымын, Төньяк Каспий киңлекләрен эченә алып, Иран Әзербайҗанын, Кавказның да күп өлешен, Кырым һәм Кара диңгез алды далаларын да үз составына кертеп, Түбән Дунай буйларына кадәр җәелә. Көнбатышта ул чикләр, Көньяк Русь биләмәләренең бер өлешен үз эченә алып Төньяк-көнчыгыш Русь өлкәләренең дә күпчелеген иңлиләр. Ары китеп, элеккеге Болгар ханлыгы җирләрен үз составына беркетеп, Урал аша үтеп, бөтен Көнбатыш һәм Көньяк Себерне дә урап Саян тауларына кадәр барып чыгалар. Кайбер галимнәр (аерым алганда, М.Г.Сәфәргалиев) Җучилылар империясенең төньяк чикләре Төньяк боз океаны ярлары буйлап үткән дип раслыйлар. Төньяк-көнчыгыш Русь кенәзлекләренең күп җирләреннән тыш, кенәз Александр Ярославичның үз ихтияры белән Батуга буйсынуын таныганнан соң, аның кул астындагы Новгород кенәзлеге биләмәләре дә, ниһаять, чиктәш Көнчыгыш Ауропа илләренең кайбер өлкәләре дә Урда ханнары хакимиятенә сәяси буйсынуда торалар. Тулаем алганда, югарыда санап кителгәннән күренгәнчә, Җучилылар мәмләкәте һәм аңа бәйле дәүләтләр биләмәсе биниһая киң вә зур була. Аның күләме тагын берничә гасырдан соң барлыкка килгән Русия империясенең һәм соңрак аның дәвамы булган СССРның тупрагына— территориясенә туры килә яза.

Алтын Урданың халкы төрле этник төркемнәрне берләштергән һәм шактый чуар булган, анда, әле генә билгеләнгән чикләрдә яшәүче, хәзер безгә билгеле барлык халыкларның да бабалары яшәгән. Дала һәм урман-дала зонасында, шулай ук кайбер утрак тормышлы өлкәләрдә— Харәземдә, Урта һәм Түбән Идел буйларында, Төньяк Кавказда, Кырымда, Көнбатыш һәм Көньяк Русь далаларында яшәүчеләрнең күпчелеген төрки телле халыклар һәм кабиләләр тәшкил иткән. Аларның күпчелеге кыпчак, өлешчә угыз телле халыклардан торган. Җучи Олысының чик буе биләмәләрендә фарсы-таҗик, кавказ-иберия, алан-чиркәс, финн-угор һәм славян халыклары да күпләп яшәгәннәр.

Яулап алу чорында һәм соңрак, илнең төп өлешендә Чыңгызыйлар хакимияте ныклап урнаштырылгач, Ауразиянең элекке этник картасында, тулаем алганда бераз, урыны белән исә шактый нык үзгәрешләр барлыкка килә. Чөнки ил эчендәге халыкларның "тарих тегермәнендә тартылу" процессы—кабиләләр һәм халыкларның, аеруча төрки этносларның үзенчәлекле кушылу, укмашу процессы бара. Нәтиҗәдә, этник процесста, ягъни киләчәк "яңа" халыкларның этногенезында компонентларның сизелеп үзгәрүе күзәтелә. Бу катлаулы күренешне яктыртканда монголларының Алтын Урдадагы төркиләшү мәсьәләсе аерым игътибарга лаек.

Кыпчак далаларында яшәп калган монголларның ассимиляцияләнү фактын барлык белгечләр дә билгеләп үтәләр. Тарихчылар да, тел белгечләре дә бу процессны XIV гасырга кайтарып калдыралар. Шул ук вакытта барлык очракларда да диярлек мисырлы әл-Гомәринең киң дәрәҗәдә мәгълүм сүзләренә таяналар. Ул, мәсәлән, яшәү рәвешенең, көнкүрешнең һәм мәдәниятләрнең якынлыгы нәтиҗәсендә килмешәк монголлар тиз арада кыпчаклар белән кушылып, этник йөзләрен тулысынча югалтканнар, дип язган иде. Бу очракта фактның тарихилыгы түгел, бәлки аның XIV гасырга кайтарылып калдырылуы бәхәс уята. Хикмәт шунда ки, 1349 елда вафат булган әл-Гомәри аңар кадәр тулаем төгәлләнгән күренеш турында хәбәр итә. Димәк, процессның үзе шактый элек булып узган дигән сүз.

Мәгълүм булганча, монголлар үзләренең тышкы экспансияләренә хәтле үк күп вакытлар элегрәк Үзәк Азия һәм Көньяк Себердәге төрки телле халыклар белән тыгыз багланышта булганнар. Бу хакта монгол теленә иртәрәк чорда ук үтеп кергән төрки алынмалар ачык сөйли (Б.Я.Владимирцов һәм башкалар). Ике этнос арасындагы шундый традицион якынлык нәтиҗәсендә Тимучин, булачак Чыңгызхан, үзенең балаларын укытыр өчен мөгаллимлеккә һәм хөкүмәт хезмәтенә дип грамоталы уйгыр бахшиларын, ягъни төрки телле чиновникларны чакыра. Монголларның уйгыр язуын кабул итеп алулары да шулай ук мәдәни багланышларның тирән тамырлы булуы турында сөйли. Уйгыр кенәзлекләрен "тыныч юл белән" Монгол дәүләтенә кушканнан соң (1209) монголлар хезмәтендә торган төрки телле укытучыларның, түрәләрнең саннары тагын да арткан дип уйларга нигез бар. Б.Шпулер ачыклаганча, Чыңгызхан, үзенең туган теле—монгол теленнән тыш, төрки телдә дә иркен сөйләшкән икән.2 Болар барысы да, минем карашымча, Алтын Урдадагы монголларның төркиләшүе өчен хәзерлек этабы ролен үтәгән.

Шулай да Алтын Урдада монголларның чагыштырмача тиз арада ассимиляцияләнүенә төп йогынтыны демографик, дөресрәге сан ягыннан күплек факторы ясаган булса кирәк. Б.Шпулер билгеләп үткәнчә, зур яу чабулары бапшангычыга кадәр үк Чыңгызхан армиясенең зур өлешен төрки сугышчылар тәшкил иткән. Бу компонент уйгырлар һәм урәнхайлар кушылгач та, Алтай тауларын узып кимәк-кыпчак далаларына килеп чыкканнан соң да арта барган. Барлык фактлар да үзара таркау яшәгән, көчле һәм бердәм дәүләтләре булмаган Дәште-Кыпчак кабиләләренең Җучи һәм Бату гаскәрләренә чагыштырмача җиңел кушылулары хакында сөйли. Бу күренеш монголлар армиясендә төркиләрнең тагын да күбәюенә китергән. Тагын шундый күренеш тә игътибарга лаек. Алтайдан алып, Идел буйларына кадәр, дөресрәге Отрар шәһәре тар-мар ителеп, Болгар җирләре яулап алынганчыга чаклы, монгол яугирләре дала халкыларының җитди каршылыкларына очрамыйлар диярлек. Каракытай империясендә буйсыну хәлендә яшәгән төркиләр, күрәсең, монголларга каршы баш күтәрмәгәннәр. Менә бу хәл әлеге дәүләтнең Чыңгызхан тарафыннан чагыштырмача тиз генә тар-мар ителүенә сәбәп булган, күрәсең.

Харәземшаһ дәүләтендәге төрки кабиләләренең дә күпчелек өлеше шулай ук монголларга каршылык күрсәтмәүне өстен күргәннәр (И.П.Петрушевский). Гомумән, Калка янындагы уңышсыз бәрелештән (1223) һәм болгарларның беренче каршылык күрсәтүеннән соң, 30 елларның ахырында Идел тирәсендә Бачманның монголларга каршы көрәшеннән тыш, чыганакларда Дәште-Кыпчак халыкларының нинди дә булса җитди көрәш алып барулары хакында бернинди хәбәр юк.

Боларның барысы да, күрәсең, үзара таркау дала бәкләренең, көчле армиягә каршы торуга караганда, Чыңгызханга һәм аның улларына буйсынуны кулайрак күрүе хакында сөйлидер. Эчке төзелеше токым-кабилә мөнәсәбәтләренең табигате белән тәгаенләнә торган күчмә җәмгыятьләрдәге, вассалитет системасының үзенчәлекләре нәтиҗәсендә, андый бәкләргә буйсынган халык та, үзеннән-үзе Чыңгызыйлар гаскәренә килеп кушылган. Шуңа күрә дә 1236 елда Идел Болгарстанына, аннары Русь кенәзлекләренә ташкын булып ябырылган монгол гаскәрләре үзләренең этник составы ягыннан, монголлар булудан бигрәк, төркиләрне тәшкил иткәннәр иде. Аңлашылса кирәк, хан һәм аның якын яраннары, махсус хан гвардиясе һәм, табигый ки, күп санлы армиянең беркадәр өлеше монголлардан торган. Шуның белән бергә яулап алуларда катнашкан монголларның билгеле бер өлеше, чыганаклар билгеләп үткәнчә, Гөек һәм Мүңкә исемле ханзадәләр белән бергә кире Монголиягә кайтып китәләр. Шуңа күрә дә рус теленең XIII—XIV гасырлардагы—Русьның Урдага аеруча нык бәйле булган чорындагы—рус теленә кергән көнчыгыш алынмаларының зур күпчелеген монгол сүзләре түгел, ә бәлки төркичә сүзләр тәшкил итә (Бастков, 1974; Аракин, 1974).

Ниһаять, тагын шундый факт та игътибарга лаек. XIII гасыр уртасында Бәркә хан (1256— 1266) Мисыр илчелеген кабул иткәндә, Мәмлүк солтанның гарәпчә язылщн |жтиге (хаты) казый тарафыннан төркичәгә тәрҗемә ителә һәм ханга хатның эчтәлеген аңлау өчен шул җитә дә. Озак вакытлар Сарайда Үзбәк хан (1312—1342) ставкасында яшәгән гарәп сәяхәтчесе Ибне-Баттута үзенең истәлекләрендә күп кенә җирле сүзләр китерә һәм, В.В.Бартольд билгеләп үткәнчә, алар арасында чыгышы буенча бер генә монгол сүзе дә юк.

Болар барысы да шул хакта сөйли: Чыңгызхан державасының көнбатыш өлешендәге монголлар XIII гасырда ук төркиләшәләр, ягъни бу процессны бары тик XIV гасыр белән генә билгеләргә бернинди дә нигез юк икән. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Җучи Олысы, бары тик идарә итүче династиянең чыгышы буенча, шулай ук аксөяк катламнарның билгеле бер өлеше генә монголлар булганлыктан, үзенең башлангыч чорыннан ук халыкның төп өлеше ягыннан төрки дәүләт булып оешкан һәм ул шулай булып калган да.

Мондый нәтижЛцең дөреслеген археологик материаллар да раслыйлар: Көнчыгыш Ауропа киңлекләрен монголлар яулап алу нәтиҗәсендә хан һәм иң өске аксөяк катлам гына алмашынып, гади халык исә тулаемы белән диярлек элеккегечә кала бирә (Г.Л.Федоров-Давыдов).

Шулай итеп, Алтын Урда тарихын җирле тамыры булмаган, ниндидер читтән килгән "килмешәкләр" тарихы гына дип карау дөрес түгел икән. Икенче төрле итеп әйткәндә, ил һәм халык тарихын, ягъни шөбһәсез төп һәм нигез факторны тулысынча аның таррак һәм икенчел компонентлары белән—җирле этник мохиттә тиз йотылып беткән, юка аксөяк катламга ияреп килгән династия белән генә тәңгәлләштерү һичшиксез урынсыз булыр иде. Шуны да күз уңында тотарга кирәк, Алтын Урда үзенең шундый сәяси тарихы белән тарихта бердәнбер дәүләт түгел. Мондый фактлар бик күп. һич югы үзләренең этник йөзләрен бик тиз югалткан Газна, һиндстан, Иран һәм Мисырдагы төрки хөкемдарларны, яки чыгышлары буенча хань (чин) нәселеннән булмаган Кытай империясе династияләрен алып карыйк. Ниһаять, Русьтагы Рюриковичларны, Көнбатыш Ауропа илләрендә династияләр "алмашуны", шулай ук Россиядә XVIII гасырда Романовларның "кан яңартуын" һәм башкаларны искә төшерик. Әмма, ничек кенә булмасын, ханьнар (чиннар) хань-чин булып, иранлылар иранлы хәлендә, славяннар славян килеш кала бирделәр. Ауразиянең кимәк-кыпчаклар ягъни төркиләр яшәгән далаларында да шундый ук хәлләр күзәтелгән.

Ләкин биниһая зур киңлекләрдәге этник фонның тулаем тотрыклы булуын билгеләп үтү белән бергә, яулап алулар, җиңүчеләр тарафыннан яңа биләмәләрне үзләштерү процессында үзгәрешләр барлыкка килүен, халыкларның бер өлеше күченүе нәтиҗәсендә аларның үзара берләшүләрен, үзгәрешләр барлыкка килүен күрмәү дә хата булыр иде. Ләкин биредә сүз төрки макроэтносның үз эчендә якын тугандаш халыклар һәм кабиләләр арасындагы, ягъни этнос эче аралашу-берләшүе турында, ягъни этник консолидация турында бара. Бер үк вакытта һәм катлаулы, һәм бик гади булган бу процесс Алтын Урда чорындагы һәм Алтын Урдадан соңгы дәверләрдәге кайбер төрки халыкларның этногенезына хәлиткеч йогынты ясаган. Нәкъ менә шушы этнос эчендә барган "тегермән тарттыруы" процессында мөселман-болгарларның теле кыпчак теленә әверелгән. Икенче төрле итеп әйткәндә, XIII—XIV гасырларда Җучи Олысының көнбатыш өлешендә төрки телле болгарларның сан ягыннан күпчелекне тәшкил иткән кыпчак һәм угыз кабиләләренә кушылуы, шулай ук, алар тарафыннан хәзәр кабиләләренең калдыклары һәм җирле финн-угор халкының да бер өлеше йотылуы нәтиҗәсендә империядәге яңа этносның— төрки-татар халкының нигезләре барлыкка килгән.

Җучилылар мәмләкәте аякка баскан һәм чәчәк аткан чорда шулай ук яңа этносның тууы процессында, барлык империя өчен уртак булган рәсми язма тел, кайбер очракта Идел буе төркисе дип атала торган төрки-татар әдәби теле дә барлыкка килә. Ул санап кителгән тугандаш халыкларның сөйләмнәре нигезендә акрынлап формалаша, башлангыч этабында исә шул чор өчен югары камиллеккә ирешкән уйгыр-карахани әдәби традицияләрнең көчле йогынтысын тоеп үсә.

Шулай итеп, Алтын Урда сәяси яктан, дөресрәге династия җәһәтеннән караганда, мөстәкыйль дәүләт булып Монголларның суперимпериясе таркалу нәтиҗәсендә оеша. Ләкин ил һәм биләмәләре, һәм төп халкының составы ягыннан, шулай ук аңа бәйле, ясак-салым түләп торучы илләрнең күплеге ягыннан караганда, үзе дә эре империяләрнең берсе була. Шулай икән, Алтын Урданы бер генә халыкның "милли дәүләте" дип, бигрәк тә соңыннан оешкан милләтнең дәүләте дип атарга омтылучы авторлар яки ялгышалар, яки тарихны махсус рәвештә бозып күрсәтергә тырышалар. Алтын Урда дәүләте белән идарә итү бер үк вакытта бик гади дә, шул ук вакытта бик катлаулы да булган. Гадилеккә күчмә киңлекләрдә идарә өчен җайлы булган "унарлы" системаны кертү аша ирешелгән. Катлаулылык исә утрак тормышлы биләмәләрдә идарә итүнең кайбер үзенчәлекләре белән бәйле була. Чөнки ул үзенчәлекләр элекке идарә итү аппаратының кайбер, ә аерым очракларда исә төп элементларын саклауны таләп иткән. Бу бигрәк тә бәйле илләргә хас күренеш иде.

Бер үк вакытта монголлар өчен традицион булган удел—хосусый биләмә системасы да кертелә. Җучилылар мәмләкәте ике эре уделдан тора: Җучиның олы улы Ордунның биләмәсе— илнең көнчыгыш өлешендәгесе—Күк Урда дип атала; икенче улының—Батыйның—биләмәләре илнең көнбатыш өлешендә булып, ул Ак Урда дип атала3. Бу ике макроудел эчендә вак-төяк аксөякләр тарафыннан идарә ителә торган тагын кечкенә уделлар да була. Хәер, алар хакында конкрет мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә аз. Мондый уделларның аерым төре булып суйыргал биләмәләре, ягъни файдалану өчен билгеле шарт белән бирелә торган җир-сулар хисаплана; андый ярлыкларны алучылар хәрби һәм хөкүмәт хезмәте башкарырга тиеш булганнар. Утрак тормышлы, ягъни игенчелек белән шөгыльләнә торган төбәкләр өчен суйыргал җир биләү системасы киң таралган күренеш була. Мондый уделлар белән бергә провинция, өлкә ише территориаль-административ бүлемнәр дә сакланган, алар даругалар дип, хакимият башлыклары исә даруга-бәкләре дип аталганнар. Зур шәһәр һәм кальга башлыклары да шундый ук титуллар белән аталганнар.

Дәүләтнең хөкемдары булып Җучи нәселеннән чыккан хан—Җучилы хан торган. Хан янында диван дип атала торган дәүләт советы ише махсус идарә эшләп килгән. Аның әгъзалары булып төрле бәкләр—мәшһүр аксөяк ыругларның вәкилләре торган. Алар арасында иң кодрәтле төркемнәрнең вәкилләре —дүрт бәк—дүрт карачы (киңәшчеләр) зур абруйга ия булган. Аеруча мөһим мәсьәләләр кабилә һәм ыругларның аксөяк вәкилләре катнашында үткәрелә торган корылтайларда—съездларда хәл ителгән. Димәк, Алтын Урда үзенең дәүләт төзелеше буенча вәкаләтле монархия булган икән.

Хөкүмәт башында бәкләр бәге, ягъни баш бәк торган. Түбәндәрәк торган бәкләрнең титулларына ул җитәкләгән идарәләрнең исемнәре өстәлгән, мәсәлән, диван-бәге һәм башкалар кебек. Илдә күп төрле дәүләт түрәләре була, әйтик, диван-кәнсәләр чиновниклары, салым җыю, ям (почта) һәм тамга (таможня), сак-полиция хезмәткәрләре; шулай ук кичү, күпер сакчылары, базар башлыклары һ. б. Ислам дине дәүләт дине дип игълан ителгәч, җәмгыятьнең югары катлам вәкилләре сыйфатында, рухани кенәзләр катламы да барлыкка килә. (Төрле дәрәҗә һәм вәкаләткә ия түрәләренең исемлеге ярлыкаш хан ярлыкларында теркәлгән.)

Ил белән идарә итүдәге мондый катлаулылык һәм эзлексезлек Чыңгызыйлар дәүләтендә, шул исәптән Җучи Олысында да, җирле вә төбәк үзенчәлекләрен һәм мәдәни-дини шартларны исәпкә алган хәлдә, идарә итү аппаратының даими хәрәкәттә һәм үсеш-үзгәрештә булуы хакында сөйләсә кирәк. Күп санлы фактлар күрсәткәнчә, Чыңгызыйлар шактый ук сыгылмалы хәлдә эш йөрткәннәр, басып алынган халыклардан идарә итү сәнгате өлкәсендә өйрәнүдән, бигрәк тә финанс хуҗалыгын алып баруда, эксплаутацияләнүче халыкның җан санын исәпкә алуда, эш йөртү культурасындагы яңалыкларны кабул итүдән тартынып тормаганнар. Кытай һәм Үзәк Азия халыкларының бай тәҗрибәсе аларда киң кулланыш тапкан, бу—идарә итүгә, бигрәк тә финанс һәм сәүдәгәрлек эшләренә җирле түрәләрне күпләп җәлеп итүдәге күп санлы фактлар белән раслана. Алтын Урдада, Көнчыгыш Ауропада беренче тапкыр утрак тормышлы төбәкләрдә җан санын исәпкә алу үткәрелә. Русьта бу Бәркә хан вакытында 1259 елда гамәлгә ашырыла. Күчмә халыкны исәпкә алу исә баштан ук унарлы системасы ярдәмендә башкарылган була. Шуңа күрә дә бу дәүләттә кыска вакыт эчендә генә икътисадый үсештәге барлык үзгәрешләрне тиз сизә торган финанс хуҗалыгы системасы җайга салына (С.А.Янина, Г.А.Федоров-Давыдов, Ә.Г.Мөхәммәдиев).

Алтын Урдада финанс-икътисад сәясәтенең төзек тәртиптә алып барылуы һәм халыкка карата да, бигрәк тә сәүдәгәрләргә мөнәсәбәттә дә (төбәкара һәм халыкара сәүдәне үстерү максатыннан чыгып сәүдәгәрләргә тарханлык өстенлеге бирү шуның ачык мисалы булып тора) тулаем уйланылган, акыллы салым сәясәте үткәрү (салым катгый рәвештә керемнең ун проценты күләмендә генә алынган)4—ахыр чиктә болар барысы бергә җимерелгән шәһәрләрне һәм бозылган хуҗалык итү эшчәнлеген тиз арада торгызырга мөмкинлек биргән. XIII гасырның икенче яртысында Җидесудан алып, көнбатыш чикләргә кадәр, Җучи Олысының төрле төбәкләрендә уннарча яңа шәһәрләр калкып чыга икән, бу бер дә очраклы түгел иде (моны В.В.Бартольд та билгеләп үтә).

XIII гасырның ахырларында һәм XIV гасырның беренче яртысында әлеге шәһәрләрнең күпчелеге тулаем илнең һәм төбәкләрнең эре сәүдә-икътсадый, һөнәрчелек һәм мәдәни үзәкләренә әвереләләр. Алар арасында үзләренең зурлыгы, икътисадый әһәмияткә ия булулары һәм иҗтимагый-мәдәни үсешнең дәрәҗәсе белән Сарай әл-Мәхрүсә (Сарай Бату), Сарай әл-Җәдид (Яңа Сарай) шәһәрләре, шулай ук Гөлстан, Үкәк, Сарайчык, Мукша, Болгар, Казан, Кырым (Иске Кырым) һәм башка калалары аерылып торалар (В.Ф.Баллод, А.Ю.Якубовский, В.Л.Егоров һ. б.). Бу шәһәрләрнең социаль-хуҗалык һәм мәдәни үсеше дәрәҗәсе хакында Г.А.Федоров-Давыдовның бер хезмәтендә аеруча сурәтле тасвирланган. Шуннан берничә өзек китереп үтәргә җөрьәт итәм:

"Озак вакытлар Алтын Урда шәһәрләрендә югары сәнгатьчә эшләнгән керамика җитештерелмәгән дип уйланылып киленде. Ләкин Сарай һәм Яңа Сарайдагы остаханәләрне казып өйрәнгән вакытта ялтыравыклы (глазурьле) савыт-сабаларның бөтен төрләренең дә калдыклары табылды(...). Бу—Алтын Урда шәһәрләрендә куәтле сәнгатьчә һөнәрчелек, шул исәптән керамика җитештерү тармагы да булганлыкны раслый".

"Ханнарның мөселманлыкка һәм Урта Азия-Иран рәвешендәге шәһәр көнкүрешенә йөз тотуы нәтиҗәсендә" бу шәһәрләрдә "күчмәннәргә бөтенләй ят булган купшы кыяфәттәге Урта гасыр шәрекъ культурасы—глазурьле савыт-сабалар һәм мәчетләрдәге мозаик паннолар, гарәп Мөнәҗҗимнәре (астрологлары), фарсыча шигърият, мөселманча рухи гыйлемнәр, Коръән тәфсире һәм математик-алгебраистлар, нәзакәтле нәфис орнаментлар һәм каллиграфия культуралары гөрләп чәчәк ата".

"Алтын Урда шәһәрләрендә "Идел буе теркисе" дип атала торган әдәби тел барлыкка килә, анда безнең көннәргә кадәр килеп җиткән берничә әдәби әсәр иҗат ителгән. Бу телдә хисләрнең нечкәлегенә, чәчкәләрнең хуш ислелегенә, хатын-кызларның гүзәллегенә дан җырлана, шул ук вакытта бу әдәбиятта бик демократик мотивлар белән халыкның үткен фикере вә акыны да чагылыш тапкан".

"Монгол яулап алучылары җирле төрки мөхиттә бик тиз "эреп" бетәләр... Алтын Урда шәһәрләре кыпчаклар, бозарлар, руслар һәм Урта Азия, Кавказ, Кырым һәм башка җирләрдән чыккан халыклар белән тулган була. Шәһәр культурасы нәкъ менә аларның көче белән барлыкка китерелә. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Үзәк Азиядән килгән сыйфатлар бик тә аз күләмдә була". (ГАФедоров-Давыдов, 1976.— 124, 125 66.).

Алтын Урда тарихын һәм археологиясен өйрәнүгә кырык елдан артык гомерен багышлаган мәшһүр белгечнең каләменнән чыккан бу өзекләрдән соңгысының ахыргы җөмләсе генә бераз аңлатуга мохтаҗ. Монда сүз гомумән культура хакында түгел, ә бәлки бары тик Алтын Урда шәһәрләрендә барлыкка килгән һәм тәгаенләнгән мәдәниятнең стиле турында гына бара. Галим, әлбәттә, үткәндәге мәдәни багланышларның башлангыч этаплары һәм нәтиҗәләре турында да яхшы белгән.

Чынлап та, Алтын Урда культурасы формалашуның беренчел чорында, җирле компонентлар белән бергә, һәм Көнчыгыш, аеруча Ерак Көнчыгыш, һәм Көнбатыш башлангычларның йогынтылары да сизелерлек була. Өстәвенә, бу йогынты синкретик, ягъни укмашкан хәлдә гамәлгә аша. Иң киме Җучи Олысы шәһәрләренең кайбер архитектура үзенчәлекләрен генә алып карыйк. Әгәр биналарның бизәлеше, суүткәрү системасы ул чор өчен хас булган көньяк-көнбатыш чыганакларга барып тоташсалар, дүрткел формадагы яндырылган кирпечләр, каннар— җылытылган идән ярдәмендәге җылыту системасы Ерак Көнчыгыш төзелеш традицияләренең йогынтысы иде. Идел буена чуен кою сәнагате дә, шулай ук, Кытайдан килә. Кытай язуы белән гарәп-төрки язу стилләре кушылу нәтиҗәсендә рәсми мөһерләрнең Алтын Урдага гына хас төре— хан ярлыкларын һәм битикләрен раслый торган квадрат формалы тамгалар барлыкка килә. Ниһаять, бу культура чыганакларының күп компонентлылыгы "Алтын Урда хәзинәләре" дип аталган ядкәрләр—күргәзмә материаллары белән дә раслана. Шул күргәзмә материалларының зур каталогында М.Г.Крамаровский дәлилләп күрсәткәнчә, Чыңгызыйлар сәнгатенең оешуында Ерак Көнчыгышның да, Урта Диңгез буе башлангычларының да тәэсире көчле булган икән. Әгәр без Алтын Урданың төрле башка илләр белән сәүдә бәйләнешләре материалларын җентекләп тикшерә башласак, югарыда санап кителгән аргументларга тагын дистәләгән вә дистәләгән яңа фактлар өсти алган булыр идек. Боларның барысы да оешу һәм озак кына яшәү чорында Алтын Урданың Көнчыгыш белән Көнбатышны тулаем тоташтырып, берләштереп торучы буын—киң күпер ролен үтәве хакында сөйли. Башкачарак итеп әйтсәк, XIII гасырда, яулап алынган халыкларның башларына ишелеп төшкән бәла-казалар, трагик нәтиҗәләр белән бергә, суперимперия төзелү һәм Җучи Олысының мөстәкыйль рәвештә яшәве процессында Көнчыгыш белән Көнбатышлар арасында үзара ачыш ясау—бер-берсен якыннан тану барлыкка килә. Алга таба күрербез, бу хәл "Иске дөнья" илләре һәм халыкларының язмышларына да хәлиткеч йогынты ясый: аларга, торган җирләре "таррак" булып тоелган сыман, "киңәю" юлларын эзләткәндәй, киләчәк гасырлардагы яңа географик ачышларга этәргеч һәм сәбәп була.

Беренче Җучилыларның Чыңгыз сәясәтеннән килә торган дини түземлелек традицияләрен эзлекле рәвештә саклавы нәтиҗәсендә Алтын Урда башкаласында һәм башка эре шәһәрләрендә күп кенә диннәрнең вәкиллекләрен очратырга мөмкин иде. Бу—төрле дини өйрәтүләрнең һәм рухи мәдәниятләрнең үзара тыныч яшәүләренә сәбәп була. Дин әһелләре һәм гыйбадатханәләр (монастырьлар) тарханлык өстенлекләреннән файдаланганнар.

Алтын Урданың хуҗалык тормышы һәм икътисадый структурасы, мәгълүм булганча, күп укладлылыгы белән аерылып торган, бу—төбәкләрнең табигать-климат шартлары һәм социаль-мәдәни үзенчәлекләре белән билгеләнгән. Мәнфәгатләрдәге аерымлыклар күчмә һәм утрак тормыштагы җәмгыятьләр арасында гына түгел, ә бәлки, игенчелек белән шөгыльләнсәләр дә, бер-берсеннән еракта урнашкан төбәкләр арасында да күзәтелгән. Әлеге социаль проблемаларга этник, тел-диалект, мәдәни традицияләр һәм, табигый ки, дини инанулар үзгәлеге дә килеп кушылган. Боларга шулай ук бер тарафтан дәүләт, икенче яктан Урдага буйсынган илләр һәм кенәзлекләр арасындагы сәяси каршылыкларны да кушып карарга кирәк. Аңлашылса кирәк, Җучилылар мәмләкәтенең нигезләренә баштан ук, объектив рәвештә, империяне һичшиксез таркалуга китерәчәк "акрын хәрәкәттәге бомба" салынган була.

Монголларның тиз таркалган суперимпериясенә караганда, Чыңгызыйларның олыс-бил әмәл әре дәүләт буларак, озаграк яшәп алалар. Бу берничә төрле сәбәпкә бәйле иде: олысларның тупрак-биләмә ягыннан чагыштырмача кечерәк булуы; монгол яулап алуларның "яшен суккан" кебек тиз җиңү эффекты; монголларга каршы юнәлгән беренче баш күтәрүләрнең уңышлы бастырылуы; яулап алучыларның урыннардагы сепаратистик карашлы кенәзләр белән уртак тел табуы; катгый тәртип урнаштыру һәм хәрби-административ системаның төгәл эшләве нәтиҗәсендә хуҗалык һәм сәүдә-икътисадый тормышның чагыштырмача тиз арада торгызылуы; беренче Чыңгызыйларның эзлекле рәвештә дини түземлелек сәясәте алып баруы; акылга һәм чынбарлыкка муафикъ салым җыю сәясәте үткәрелүе; коммуникация системасының бигрәк тә төзек ям-почта хезмәтенең җайга салынуы һәм шулар ише башкалар белән бәйле иде. Болар барысы бергә Җучи Олысында дәүләт хакимиятенең чагыштырмача тиз арада ныгуын тәэмин итә, шуңа күрә дә ул XIII гасырның икенче яртысында һәм XIV гасырның беренче яртысында бөтен Ауразиядәге иң кодрәтле мәмләкәтләрнең берсенә әверелгән иде.

XIV гасырның беренче яртысында, Үзбәк хан хакимлек иткән чорда, (1312—1342) Җучи Олысы аеруча нык чәчәк ата. Бу дәвердә Алтын Урда Ерак Көнчыгыштан, һиндстаннан башлап, Византия, Мисыр һәм кайбер Ауропа корольлекләре, кыскасы, һәм көнчыгыш, һәм көнбатыш илләре белән тыгыз сәүдә-икътисадый, сәяси, дипломатик вә мәдәни багланышларда тора. Ләкин Үзбәк хан вафат булганнан соң килеп чыккан табигый бәла-казадан—тагун (чума) эпидемиясе нәтиҗәсендә югарыда телгә алынган "акрын хәрәкәттәге бомба" эшли башлый. Ә Көнчыгыштан башланган тагун-чума чире коточкыч була. Алтын Урданың авыл һәм шәһәрләре, бигрәк тә көньяктагылары бик нык бушап кала, рус елъязмаларында билгеләп үтелгәнчә, урыны-урыны белән хәтта мәетләрне күмәргә дә кешеләр табылмый.

Шулай ук моңарчы җитәрлек дәрәҗәдә исәпкә алынмаган тагын бер факторны да билгеләп үтәргә кирәк. Ул да булса, эпидемиягә чаклы ук Олыста, аеруча илнең көньяк өлкәләрендә, халыкның артык тыгыз булуы аркасында, экологик кризис башлануы (Э.С.Кулъпин). Бу процесс халыкның яшәү дәрәҗәсенә, иминлегенә начар тәэсир итә һәм ул аның хакимияттән канәгать булмавын китереп чыгара.
Менә шуларның нәтиҗәсендә, илдәге халык һәм хуҗалык ресурслары какшый. Бу исә эчке каршылыкларның каты кискенләшүенә, таркаулыкка омтылучы көчләрнең тизләтелгән рәвештә үсешенә китерә. Хакимият өчен илнең үзе эчендәге ызгыш, кан коеш, туктаусыз көрәш чоры башлана. Бу көрәш тәхет тирәсендәге талашлар белән генә чикләнми—гәрчә егерме ел эчендә (1359—1359) Урда тәхетендә курчак-ханнарның егерме бише булып китсә дә— бәлки феодаль төркемнәр һәм алар кул астындагы халыклар арасында да канлы бәрелешләргә китерә.

Эчке низаг-ызгышлардан тыш халыкара өлкәдә дә, бигрәк тә бәйле илләр белән үзара багланышларда проблемалар килеп туа. Моның ачык мисалы булып мәгълүм Куликово сугышы (1380) тора.

Туктамыш ханның барлык җөйләр буенча да сүтелеп ишелә башлаган империяне саклап калу юлындагы уңышлары кодрәтле Идегәй бәк белән булган бәрелеше һәм 1395 елда Алтын Урдага Аксак Тимернең басып керүе белән юкка чыгарыла. Бу сугыш Җучи Олысы шәһәрләре өчен коточкыч фаҗига була, һәм алар моннан соң беркайчан да тернәкләнә алмыйлар (Г.А. Федоров-Давыдов).

Нәкъ менә шушы чорда, дөресрәге XIV гасырның соңгы чирегендә белемле, зыялы кешеләрнең илдән качуы характерлы күренеш булып тора: укымышлы дин әһелләренең, әдип һәм шагыйрьләрнең, каллиграф һәм хокук белгечләренең күпчелеге тыныч яшәүче илләргә— Сүриягә, Мәмлүкләр Мисырына, Кавказ артына һәм Урта Азиягә күченеп китәләр. Мондый процесс Җучилылар империясенең җимерелүе котылгысыз икәнлеген ачык күрсәтә торган билге-галәмәт иде.

Шул рәвешле Идел буеннан Төньяк Африкага "зиһен агылу" нәтиҗәсендә анда, Мисырның югары катлам мәмлүкләре (нигездә кыпчак далаларыннан чыгучылар) арасында, күпмедер дәрәҗәдә мәдәният һәм тел-әдәбият өлкәләрендә, "киредән төркиләшү" процессы башлана. Анда кыпчакча, ягъни Алтын Урдадагы төркичә язма телдә югары сәнгатьчән әсәрләр, төрле трактатлар, шул җөмләдән филологик тикшеренүләр, гарәпчә-төркичә һәм төркичә-гарәпчә сүзлекләр һ.б. төзелә (Ә.Нәҗип, 1965). Мисыр тарихчысы Әмин әл-Холи язганча, бу вакытта мәмлүкләрнең югары катламында рәсми тел буларак кулланылган гарәп теле җитди сынауга дучар ителә.

Таркалу үзен озак көттерми. Ул алдагы," нәүбәттәге XV гасырның беренче яртысы белән урталарына туры килә. Шул рәвешле, 20 елларда Себер ханлыгы, 30 елларда Казан, 40 елларда Кырым ханлыклары оеша; шушы ук елларда Нугай урдасы, аннары 60 елларда һәм бераз соңрак Әстерхан, Казакъ, Үзбәк ханлыклары бүленеп чыга.

Алтын Урда мирасына юридик яктан иң элек гаять зур империянең кечкенә генә үзәк өлешенә хуҗа булган Олы Урда дәгъва кыла; ул династия җәһәтеннән империянең "ярчык-варисы" булган башка дәүләтләр белән ызгышып яши. Үзе җиңелү артыннан җимерелүләргә дучар була, 1502 елда Кырым ханы Миңле-Гәрәй тарафыннан тәмам тар-мар ителә. Шушы вакыйгадан соң җиңүче хан үзенә "Бөек Урданың Бөек ханы Миңле-Гәрәй хан" дигән олы титул-дәрәҗә ала. Шул рәвешле, Кырым ханы үзен барлык Алтын Урда мирасына төп варис дип игълан кыла.5 Шул ук вакытта ул Казаннан, Әстерханнан, Себер һәм Касыймнан булган башка Җучилыларның да үзләрен ханлык дәрәҗәсенә хокуклы дип исәпләүләрен танымыйча булдыра алмый.

1480 елда, ягъни Куликово сугышыннан соң нәкъ йөз ел узгач, Мәскәү Русенең Урда ханнарыннан юридик планда бәйлелеге юкка чыгарыла, һәм Мәскәү Русе иленең төньяк-көнчыгыш өлешендә генә түгел, бәлки аның чикләреннән тышта да, бигрәк тә Казан тарафына карата актив сәясәт үткәрә башлый. Монда шунсы игътибарга лаек, Мәскәү хөкемдарлары үзләренең Казанга һәм Идел буйларына юнәлгән экспансияләрен иң киме Алтын Урда мирасының бер өлешенә булган хокуклары белән акларга омтылалар. Мәсәлән, Иван III 1487 елда Казанга ясалган уңышлы сәфәреннән соң үзенең болай да купшы титулларына тагын "болгар кенәзе" дигәнен дә өстәп куя. Алга таба бөек кенәзләр үзләренең кайбер илләрнең хөкемдарларына күндергән битикләрендә "Казан—безнең йорт ул" дип кабатлыйлар.

Шундый бер факт та игътибарга лаек. Мәгълүм булганча, бу чорга кадәрле "хан" (падиша) дигән титул бары Чыңгызыйларның гына монополиясендә булып, алардан башка беркем дә "хан" дип олылана алмаган.6 Рус кенәзләре, сюзерен-ханнар күзлегеннән караганда, бары тик бәкләргә генә тиңләштерелгәннәр, алар үз чиратында ханнар алдында "баш орырга" тиеш булганнар. Иван III генә, беренче тапкыр $|ен падишаһ дип игълан итәргә омтылыш ясап карый. Ләкин бу титул Мәскәү хөкемдарларына чьш-чынлап 1547 елда, Иван IV патшалык итә башлаган чорда, ягъни Алтын Урда ханнарының реаль йогынтылары тәмам бетерелеп, Мәскәүлең территория ягыннан якын күршеләре һәм династия буенча—сәяси яктан Алтын Урданың турыдан-туры варислары булган Казан һәм Әстерхан ханлыкларына һөҗүмгә күчү алдыннан беркетелә.7

Атын Урда мирасы проблемалары әле генә билгеләп үтелгән чын-чынлап сәяси аспектлар белән генә чикләнми, әлбәттә, гәрчә һәм этногенетик, һәм культурологик, һәм тел-филологик аспектлар да сәясәттән, соңрак хәтта "сәясәт уйнаулардан" да азат булмыйлар. Бу мәсьәләләр аерым тукталып үтүгә дә мохтаҗдыр. Иң катлаулысы һәм чын-чынлап каршылыклысы булып, СССР һәм Русиядә кайбер соңгы чор милләтләрнең Алтын Урда халкына карата булган этногенетик мөнәсәбәте мәсьәләсе тора. Бу мәсьәлә ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карары, беренче карашка зыянсыз кебек һәм тышкы яктан гөнаһсыз булып тоелган "Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яктырту турында" дигән карар чыкканнан соң тәмам катлаулана. Әмма бу карар үзенең эчтәлеге, бурычы һәм төп максаты буенча бик тә куркыныч ниятле була. Чөнки ул үткәндәге төгәл бер илне бөтенләй реакцион, "паразитларча" күренеш дип атап, күп этнослы әлеге илнең барлык халкын рус милләтенә тулысыңча каршы куеп, кайбер төрки халыкларның, бигрәк тә татарларның тарихларына карата тенденциоз сәясәткә корылган тискәре мөнәсәбәт урнаштыруны максат итеп куя.

Шунсын да исәпкә алырга кирәк, 1944 ел бер үк вакытта күпләгән халыкларны—балкарларны, ингушларны, калмыкларны, карачайларны, кырым татарларын, чеченнарны һ.б. үз илләреннән куып җәзалау елы булып та тора. Мәгълүм ки, Сталинның көн тәртибендә шулай ук Казан татарларын да көнчыгышка таба сөрү максаты торган була, ләкин алга бөтен Советлар Союзы буенча таралган бишмиллионлы халыкны бер "учка" җыю кебек авыр мәсьәлә дә килеп баса. Шуңа күрә дә "халыклар атасына" югарыда телгә алынган карарны чыгарып, татар халкын янәсе "кыргый" илбасарларның—монголларның варислары дип атап, аларны рухи яктан җәзалауга чакыру белән "канәгатьләнергә" туры килә. Шушы карардан соң махсус тикшеренүләрдә, аеруча мәктәп дәреслекләрендә, фәнни-популяр әдәбиятта һәм кинематографта барлык рус халкының тарихи мәңгелек дошманы образын тудыру башлана. Шушы репрессияләр комплексы фонында Сталинның "халыклар дуслыгы" дигән идеясе тормышка ашырыла башлый.

Сугыш елларыннан соң татар халкының этногенезын тикшерүгә багышланган туктаусыз кампанияләрнең башланып китүе менә шуларга каршы реакция иде. Боларның барысы да, "татарлар—татар түгел ул", бары тик "болгарлар" гына, аларның кырым татарларына, бигрәк тә Алтын Урдага "бернинди дә мөнәсәбәтләре юк" дигән карашны "раслау" өчен эшләнә. Нәтиҗәдә, татар этногенезы мәсьәләсе гадәти фәнни танып белү дисциплинасы булган этнология өлкәсеннән чыгып, нык сәясиләшкән социаль психологиянең бер өлешенә әверелә. Ә иң кызганычы, бер үк вакытта иң көлкесе дә шунда ки, татар этногенезы турында теге яки бу теориянең тарафдарлары да, каршы яклары да төгәл бер халыкның этник тамырлары белән хакимлек итүче династиянең этник чыгышын бутадылар, яки тәңгәлләпггерделәр. Яисә, киресенчә, этногенетик процессның аерым бер элементларын гына билгеләп үтеп, аның әһәмиятлерәк булган башка компонентларына күз йомдылар. Мәсьәләне болай "биологлаштыру" процессында, табигый ки, халык тарихының әһәмиятләре ягыннан мөһимрәк булган башка аспектлары тиешле дәрәҗәдә яктыртылмады.

Этнос тарихын этноним тарихы, ягъни халыкка тагылган исем белән бутау һәм тәңгәлләштерү мәсьәләсенә килгәндә, киң таралган мондый күренеш хакында кайбер аңлатмалар биреп китү белән чикләнәм. Еш кына кабиләләргә һәм халыкларга исемнәр, табигый буларак, якын һәм ерак күршеләре тарафыннан да бирелгән, һәм мондый читтән кушылган исемнәр тора-бара халыкның үз исемен кысрыклап чыгарган (мисаллар җитәрлек: кытайларны, бирманнарны, һиндстанлыларны, индеецларны, әрмәннәрне һ.б. искә төшерү дә җитә). Еш кына кайбер кабиләнең исеме, әкренләп киңәя барып, күршеләр каршында яулап алынган халыклар өчен дә, аннары төгәл бер дәүләтләргә карата да уртак атамага әверелә, ягъни ул политоним булып китә. Соңрак, күрәсең, мондый этно-политонимнар "чәрдәкләнү" һәм таркалу чорын кичерә, тора-бара аларның өлешләре бөтенләй юкка чыга, "онытыла". "Татар" атамасы белән дә шундыйрак "метаморфоза" булып узган. Шуңа күрә дә Урхан язмаларындагы татарлар (VIII гасыр) һәм Чыңгызхан тәхеткә күтәрелгән, ул яу чапкан чорлардагы татарлар белән (XIII), бигрәк тә соңгы дәвер Идел—Урал буе татарлары арасына тәңгәллек билгеләре куярга ярамый. Урта гасырлардагы татар кабиләләренең һәммәсе дә бер үк халык булмавы хакында түбәндәге фактлар да сөйли: кытайлар аларга карата төрле эпитетлар биреп, үзара аерып караганнар, әйтик кара, ак, дала, урман, хәтта су буе татарлары дип. Әгәр кайбер чыганаклар аларның монгол телле булулары хакында сөйләсәләр, икенчеләре (мәсәлән, Мәхмүд Кашгарый) татарларны төрки телле халык дип күрсәтәләр. Болар барысы да шул хакта сөйли: XIII гасырда Көнчыгыш Ауропага "татар" дип аталган ниндидер бердәм этнос түгел, бәлки ул этноним киң кулланыштагы политоним составында гына килеп чыккан. Бу уңайдан шунысы да игътибарга лаек: бу көнгә кадәр бер генә җитди археологның да Байкал якларыннан алып Идел буена кадәр, нәкъ "татарларның матди эзен" таба алганы юк.

Шул рәвешле, югарыда күрсәтелгәнчә, хәзерге Идел—Урал буе татарлары X йөз башында ук мөселманлашкан болгарларның XIII гасырның беренче яртысында көчле күченешләр кичергән тагын да күбрәк санлы кыпчак-угыз кабиләләре белән аралашуы һәм акрынлап кушылуы нәтиҗәсендә XIII—XV гасырларда бердәм халык булып формалаша башлый. Алар, үзара, кардәш буларак берләшү процессында хәзәр кабиләләре калдыкларын да "йотып", аз санлы монголларны үз араларында "эретәләр" һәм җирле финн-угор кабиләләренең дә билгеле өлешләрен төркиләштерәләр. Хәзерге заман татар халкының антропологик тип җәһәтеннән бердәй түгеллеге, ырык-раса ягыннан мәгълүм дәрәҗәдә катнаш икәнлеге менә шуның белән аңлатыла. Икенче яктан караганда, Алтын Урда барлыкка килгән чордагы этник процесс бер татар халкының гына этногенезы үзенчәлекләренә кайтып калмый. Ауразия киңлекләрендә электән үк яшәгән халыкларның үзара нык аралашулары, ягъни монгол яулап алулары нәтиҗәсендә "уртак тегермәндә тартылулары", билгеле бер күләмдә аларның эчке, этник нигезләренә дә үзгәрешләр керткән иде. Моның шулай икәнлегенә ышаныр өчен әлеге күчмә хәлдә яшәгән төрки халыкларның, мәсәлән, казакъ, кыргыз, каракалпак, башкорт, нугай, күчмә үзбәк, шулай ук кырым татарларының дала өлешендәге ыруг, кабилә исемнәренә күз ташлау да җитә.8

Чынлыкта исә, XIII гасырда һәм XV йөз башында Алтын Урдада бер төрки-татар халкының, ягъни тулаем бер макроэтносның формалашу процессы барлыкка килә. Шул ук вакыт эчендә, бу процесс белән параллель рәвештә, кайбер төрки халыкларның, аерым алганда, булачак милләтләрнең төбәк-этник җирлегенә нигезләр дә салына башлый. Шуңа күрә дә Җучи Олысының тарихы, теләсә нинди хәзерге заман төрки халыкның аерым тарихына караганда киңрәк тә, тирәнрәк тә. Ләкин шул ук вакытта Алтын Урда чорында яшәгән теләсә нинди халыкның тарихы Җучи Олысы барлыкка килгәнчегә кадәр булган, шартлы рәвештә әйткәндә, автохтон бабаларның (илнең төп халыкларының) тарихларына караганда киңрәк тә. Мәсәлән, хәзерге заман Казан татарларының тарихы болгарныкына, Болгар дәүләте тарихына караганда киңрәк, ләкин Җучи Олысы һәм тулаем төрки-татар этносы тарихы белән чагыштырганда таррак.

Шуның белән бергә бердәм төрки-татар этносы барлыкка килү процессы төгәлләнмичә дә кала, дөресрәге ул бозыла, хәтта бердәм дәүләт җимерелгәч, бөтенләй туктала. Ауразия төрки халыкларның этникара якынлыгының да, миллилек җәһәтеннән аерымлыгының да тарихи язмышы менә шулар белән аңлатыла да инде.

Санап узылган дәлилләрнең һәммәсе расланганча, Җучи Олысының—Алтын Урданың— тарихын этник культуралар планында караганда, бер халыкның гына, ягъни соңрак оешкан бер милләтнең генә хакимияте нәтиҗәсе дип бәяләргә ярамый икән. Әмма, шул ук вакытта, бу империядә төрки-татар этносының өстенлек алып торуын да инкарь итеп булмый. Алга таба империя таркалу нәтиҗәсендә, шушы этностан төбәк-диалектлар җирлегендә бүленеп чыккан өлешләр буларак, төрки халыкларның тулы бер төркеме, тагын да арырак —төрки телле аерым милләтләр оешып җитә.

Мондый үсешнең иң җете мисалы булып Идел—Урал буе татарларының язма-рухи мәдәнияте үзенчәлекләре тора. Бу өлкәнең күренекле белгече Э.Н.Нәҗип үз вакытында дәвамлы билгеләп килгәнчә, татар теле, башлыча рухани-дини әдәбияттагы тел, озак вакытлар Алтын Урда дәверенең язма традицияләрен саклап, дәвам итеп килә. Татар язма теленең үзенчәлекле үсеше, ягъни аның диалекталь нигездә яңарыш алу чоры, Урта Азиядәге һәм Кырымдагы әдәби төрки телләргә караганда, соңрак дәверләргә туры килә. Шуңа күрә дә татарның рухи-язма мәдәниятен иң элек Алтын Урда чоры әдәби традицияләреннән һәм әлеге илнең гомум сәяси тарихыннан башка дөрес аңлавы мөмкин түгел.

Алтын Урда таркалу процессында аякка баскан төрки һәм татар дәүләтләренә килгәндә (болай дигәндә, Себер, Казан, Кырым, Әстерхан, Казакъ, Үзбәк ханлыклары һәм Олы Урда дәүләте күздә тотыла), аларның һәркайсының хөкемдарлары—ханнары булып Җучилылар династиясе вәкилләре күтәрелгән. Ул чакта аларның законлы хаким булуы беркем тарафыннан да шик астына алынмаган. Чыгарма булып хакимият башында Мангыт бәкләре торган Нугай Урдасы гына исәпләнгән. Шулай булгач, һәм сәяси, һәм тарихи-мәдәни тарафлардан караганда да, Алтын Урда чорының мирасы—XIII-XV гасырларның күп төрле мәдәният, сәнгатькә әдәбият өлкәләренә караган барлык ядкәрләре бер төркем тугандаш халыкларның уртак пайлыгы булып тора. Мәсәлән, Идел—Урал буе татарларының, нугайларның, кырымны татарларның, башкортларның, комыкларның, балкарларның, карачайларның, әзәриләрнең, казакъларның, каракалпакларның, кыргызларның, күчмән үзбәкләрнең һәм башкаларның. Шуңа күрә дә төгәл бер дәвер-заманага караган бу бердәм хәзинәне өлешләргә бүлгәләү һәм соңгы чорларның милли "фатирларына" таратып чыгу, мөгаен, кирәк тә түгелдер. Җитмәсә, шул мәсьәләне дә истә тотарга кирәк, бу бай, үзенчәлекле һәм чоры өчен югары дәрәҗәдәге культура—Алтын Урда чоры культурасы— чыгышы белән һәм төрки һәм төрки булмаган цивилизацияләрнең өлешләре мул кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм үсеш алган. "Җучилылар хәзинәсе", ягъни "Алтын Урда хәзинәләре" дигән темага караган бер комплексның ядкәрләре дә моңа ачык мисал булып тора.

Мәгълүм ки, югарыда санап үтелгән милләтләрнең тарихларын киң планда яктыртканда монголларга кадәрге башлангычлар белән бәйле өлешләрне дә, шул ук вакытта матди һәм рухи кыйммәтләрнең Алтын Урдадан соңгы дәверләрдәге үсү үзенчәлекләрен дә җентекләп исәпкә алырга кирәк. Ягъни югарыдагы нәтиҗә аталган халыкларның тарихи язмышларында мөһим роль уйнаган конкрет дәвергә карата гына хакыйкатькә туры килә икән.

Сүз дә юк, Алтын Урданың тарихи мирасын һәръяклап бәяләгәндә барысын да бер генә төрки халыкның тарихына кайтарып калдыру ярамас иде. Күпләгән халыклар һәм илләрнең матди-рухи кыйммәтләреннән өлешләр кушылып берләшүдән туган Алтын Урда, ягъни төрки-татар цивилизациясе соңгырак чорлардагы башка халыкларның, җөмләдән русларның да дәүләтчелекләре, сәяси структуралары, мәдәниятләре тернәкләнүгә, үсүгә йогынты ясаган. Белгечләргә генә түгел, бәлки тарихтан азмы-күпме дәрәҗәдә мәгълүматы булган кешеләргә дә рус телендәге төрки-татар алынмаларның урыны һәм күләме хакында яхшы ук билгеле. Көнкүреш, хуҗалык итү өлкәләрендәге сүзләрдән алып, хәрби-сәяси, административ эчтәлектәге атамаларга кадәр. Мәсәлән, кафтан, ичик, башлык, караул кебек сүзләрдән башлап "ура!" оранына кадәр (атаман, есаул, улан кебек хәрби дәрәҗәләрне^ әйткән дә юк) әнә шундыйлардан. Рус казачиларындагы төрле исемнәр, хәрби төзелеш башлангычлары һәм гаскәри кирәк-яракларның тамырлары хакында да сүз куертуның хаҗәте бар микән. Әгәр Петр 1гә кадәрге рус аксөякләренең кием-салым элементларына кагына калсак, мәсьәлә тагын да ачыклана төшәр иде.

Белергә теләүче кеше монгол һәм Алтын Урда чорларындагы унарлы система белән соңгы дәверләр хәрби төзелешләрендәге взвод, рота, полк, дивизия белән билгеле бер бәйләнеш барлыгын күрә алыр иде. Әлбәттә, әлеге элементлар арасына тигезлек билгесе куярга ярамастыр, Русиянең соңгырак чор хәрби эшләренә немец һәм француз йогынтысы көчле булуын да исәпкә алырга кирәктер. Әгәр боларның барысына йөзләрчә рус фамилияләрендәге төрки-татарча тамырларны кушып карасак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыкларына барып тоташа торган XVI—XVIII гасыр рус аксөякләре шәҗәрәләре материалларына кереп китәрбез.

Димәк ки, Мәскәү хөкемдарларының, югарыда күрсәтелгәнчә, Алтын Урданың сәяси мирасына дәгъвасына, баксаң, мәдәни-көнкүреш, хәрби-административ, хәтта генеалогик яктан да дәлилләр табыла икән. Билгеле, XX гасырдагы милли аң белән фикер йөртүчеләр дәрәҗәсеннән түгел, бәлки элекке чор кешеләренең юридик карашларына хас позициядә торганда. Ә бу чор ике йөз ел дәвамында Мәскәүдәге Бөек Владимир кенәзлеге тәхетенә утырыр өчен Сарайдагы хан кулыннан ярлык алу тәртибенең хәтердә нык сакланган чоры иде. Ягъни сүз рус Бөек кенәзе хакимиятенең Алтын Урда дәүләтенә буйсынып торган бер өлеш хәлендәге ике йөзьеллык чоры хакында.

Мәскәүнең бөек кенәзләре йортының татар ханнары династиясе белән билгеле бер күләмдә "туганлык" җепләре (әлбәттә, биологик түгел, бәлки нибары сәяси "кардәшлек" кенә) булуы хакында түбәндәге мисаллар да сөйли. Мәсәлән, баласыз бөек кенәз Василий III үзенең ир баласы—булачак Иван IV—туганчы, "Петр" исеме белән чукындырылган Казан ханзадәсе Ходайколны, Ибраһим ханның улын, үзенең варисы итеп билгели. Таҗ киюгә ирешкән яки ирешмәгән Җучилыларның Мәскәүдә патшаларча югары урын биләүләре хакында Сигизмунд Герберштейн да язып калдырган (Герберштейн, 1988). Рус-татар багланышлары чылбырында XV гасырда (Василий II Темныйның татар әсирлегеннән азат ителүеннән соң) Касыйм ханлыгының барлыкка килү һәм XVII гасырда аның "юкка чыгу" тарихы да шулай ук үзенчәлекле бер күренеш булып тора (Велъяминов-Зернов, 1863—1887). 1575 елда Иван IV тарафыннан Симеон Бикбулатовичка "бөтен Русьнең бөек кенәзе" дигән дәрәҗә бирелүен дә искә төшерик... Кыскасы, XV— XVI гасырларда Җучилылар белән Рюриковичлар арасында үзенчәлекле, XX йөз психологиясе буенча аңлавы шактый ук кыен булган багланышлар хөкем сөргән икән.

Мондый карашларның файдасына икенче төрле, ягъни килеп чыгышлары ягыннан русларга түгел, бәлки татарларның үзләренә бәйле булган дәлилләр дә сөйли.

Мәгълүм булганча, Алтын Урданың аерым-аерым дәүләтләргә таркалу чорында Русьтә "йомышлы татарлар" дигән, рус хезмәтендә торган махсус бер катлам кешеләре барлыкка килә. Ул үзенең составы ягыннан бик чуар булган: аңа эреле-ваклы морзалардан, бәкләрдән алып, Казан һәм Әстерханда тәхет биләгән яки шуңа дәгъва кылган ханнарга, ханзадәләргә кадәр кергән. Алар күп очракта үзләренчә Мәскәүгә хезмәт итеп, Казан һәм Әстерханга каршы Мәскәү ягында сугышалар. (Болай дигәндә, 1552 елда, Казанны яулап алу вакытында, Иван IV ягында күпсанлы, ун меңләгән татарның катнашуын искә алу да җитәр кебек.) Казанда, шулай ук, Мәскәү яклы катламның яшәп килүен, аның рус патшасы өстенлеген танырга әзер торуын да очраклы хәл дип атап булмый. Боларның барысы да шул хакта сөйли: XV гасырның ахыры һәм XVI йөзнең беренче яртысында, татар аксөякләренең бер төркеме, арага Җучилылардан да кертеп, хәзергечә әйтсәк, Мәскәүнең Алтын Урда мирасына карата дәгъвасында легитимлык булуын таный торган катлам барлыкка килгән була. Бөтен нәрсәне дә, бүгенге көн—XX гасырның әхлак-әдәп нормаларыннан чыгып, гади "сатылуга" һәм гадәти "хыянәткә" генә кайтарып калдыру, Урта гасырларда яшәп килгән проблемаларны тулысынча аңлатырга мөмкинлек бирми. Ахыр чиктә хыянәт тә, әгәр ул киң таралган гаммәви күренеш икән, аның хокукый, һич югы әхлакый җәһәттән сәбәпләре була.

Аңлашыла булыр, биредә телгә алынган проблема, ягъни XVI—XVII гасырлардагы Рус дәүләтенең Алтын Урда мирасына (бигрәк тә, аның территориясенә) дәгъва итү мәсьәләсе хәзергә гипотеза—томанлау рәвешендә генә тәкъдим ителә. Китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, ул мәсьәлә киләчәктә җентекләп махсус өйрәнүгә мохтаҗ.

Ниһаять, бу проблеманың тагын бер аспекты, ауразиячелек дип атала торган тармагы да бар бит әле. Бу концепция, аның кайбер мәсьәләләренең (аеруча алдагы көннәрдә, киләчәктә каралыр дип исәпләнгәннәренең) чишелеп бетмәслек дәрәҗәдәге катлаулылыгына карамастан, бигрәк тә, үткәндәге чынбарлыкны исәпкә алганда, бөтенләй үк " сәбәпсез"—нигезсез түгел. Ауразиячелекнең барлыкка килүе XX йөз башында Ауропа һәм Азиянең икесендә дә урнашкан иң зур дәүләт—Русия империясе тарихында туган катастрофик үзгәрешләр чоры белән бәйле иде. Русиядә ул 90 еллар башындагы кризислар чорында, СССР таркалган һәм аның дәвамчысы булган Русия Федерациясе дә шундый ук хәлгә тарыган дәвердә "реанимацияләнде", ягъни яңадан тергезелде. (Эшләр әйбәт кенә барган заманда, күрәсең, аның хакта уйларга вакыт җитмәгәндер.)

Шунысы характерлы, ауразиячелекнең өр-яңа тарафдарлары илнең киләчәк язмышына карата булган концепцияләрен нигезләгән чакта, табигый буларак, Ауразия халыкларының Русиядә һәм СССРда гына бердәм яшәү тәҗрибәсенә игътибар юнәлтәләр, ләкин тарихның элгәреге чорларына әһәмият биреп җиткермиләр. Минем фикеремчә, алардан—яңа ауразиячеләрдән— аермалы буларак, элекке, ягъни XX гасыр башы ауразиячеләре, тарихи дошман образын торгызу белән шөгыльләнмичә, башлангыч фактор булган Бөек Монгол империясе һәм Алтын Урда дәүләте оешкан чорларга тиешле игътибар бирүләре белән киңрәк тарихи карашны алга сөргәннәр иде. Нәкъ менә Ауразиянең шул галәмәт зур, күп этниклы дәүләтләре таркалгач "мирас мәсьәләсе" калкып чыкты да инде.

..."Мирас һәм аның варислары" турында кыю фикер йөртүләр һәм кискен каршы чыгулар, җитди тикшеренүләр белән җиңел генә "миф" тудырулар, бердәм карашта торучыларның бәхәсләшүләре һәм капма-каршы фикердәгеләрнең килешүләре бездән соң да дәвам итәр әле. Чөнки дөнья, хәят дигән нәрсә, Киңлек—пространство ягыннан гына түгел, Вакыт—хәрәкәт җәһәтеннән дә чикләнмәгән, ләбаса!

Искәрмәләр

1. Күчмә халыкларны гел ерткыч, утрак халыкларны исә тулаем "әйбәт " итеп күрсәтергә омтылу махсус карауга лаек тугел. Болай дигәндә, Ауропа һәм Американың кайбер халыклары һәм кабиләләре бөтенләй юкка чыгуны һәм шулай ук XXгасырда үткәрелгән гиноцид фактларын искә төшерү дә җитәр кебек. Монгол яулап алучыларының уцышлары җиңелуче халыкларның (Кытай, Урта Азия илләренең) хәрби техникасына бәйле дигән уйдырма да, гомумән, фәнни карашка туры килми. Алай булгач, нигә соң әлеге техниканы уйлап табучылар аннан үзләре файдаланмаганнар? Болай фикер йөртә калсак, Үзәк Азиянең кучмә халыклары, шул исәптән монголлар да, үз чоры өчен начар коралланмаган булганнардыр.
2. Күрәсең, шушы факт нигезендә кайбер тарихчылар, аерым алганда Әхмәтзәки Вәлиди, Чыңгызханны төркиләрдән килеп чыккан дип исәплиләр.
3. Бу ике уделның кайсы көнбатышта, кайсы көнчыгышта урнашканлыгы хакында әлегә кадәр ачыклык юк, бәхәсләр дәвам итә.
4. Билгеле, җирле идарәчеләр тарафыннан мондый бердәм норманы бозу очраклары да була. Моның аеруча ачык мисалы булып, салымны күп каеру хисабына баеган һәм мул ришвәт бирергә яратканы өчен "калита " кушаматы алган ("калита—калта, калта, "акча капчыгы " дигәнне аңлата) Мәскәүнең бөек кенәзе Иван Данилович тора.
5. Әгәр элегрәк Җучилылар мәмләкәтенең халыкара атамасы Җучи Олысы булса, соңрак ил эчендә Олуг Урда варианты кулланыла башлый,рус документарында ул "Большая Орда" буларак билгеләнә.
6. Хәтта кодрәтле Аксак Тимер дә үзенә андый титулны алырга җөрьәт итмәгән, ул үзенә карата "әмир ", ягъни гомумән "хөкемдар " мәгънәсендәге дәрәҗәне кулланган, яисә хан йортының кияве дигән мәгънәдәге "гургэн " атамасын алган.
7. Әлбәттә, падиша (царь) титулын алуда Борынгы Русьнең Бизанс (Византия) империясе белән багланышларының һәм православие дине көчәюнең әһәмияте дә бар иде. Әмма бу титулның ныгып калуында Иван IV тарафыннан 1547—1556 еллар арасында оештырылган яулап алуларның да әһәмияте барлыгы бәхәссез булса кирәк.
8. Хәзер кайсыбер төрки халыкларның вәкилләре уз бабаларының тирәм тамырларын эзләу белән мавыгалар. Мин һич кенә дә мондый омтылышларны чикләргә җъШнмыйм, чөнки мин этногенезның аерым компонентларын гына (образлы итеп әйткәндә, ерактагы әби-бабаларының килеп чыгышын гына) күздә тотмыйм, бәлки билгеле бер чоры турында, бу очракта оныклар һәм туруннар турында суз алып барам. Гомумән, теләсә нинди халык этногенезының башы да, ахыры да юк, ул —мәңгелек хәрәкәттә, үсештә.

Казан утлары № 5, 2006


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013