Бүген Әдипләр: Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"T" хәрефенә язмалар

Нурфия ЮСУПОВА. XX ГАСЫР ТАТАР ПОЭЗИЯСЕНДӘ ТУКАЙ ОБРАЗЫ
Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Tәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Миңзифа ТАҖЕТДИНОВА. КОРЪӘННЕҢ ТАКТАШКА ТӘЭСИРЕ
Фәүзия Бәйрәмова. Үтерелгән пәйгамбәр (Һади Такташның тууына 95 ел тулу уңаеннан)
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА. “Такташ тормышында серләр күп”
Зөлфәт. ...диде йөрәк... (ФлёраТарханова)
Рәҗәп Бәдретдинов. Хаклык аклаган исем (Афзал Таһиров турында)
Эльмера Галимҗанова. Фаҗигале язмышлар (Фазыл Туйкин турында)
Альбина Хәлиуллина. Г.Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә лирик герой
Тукай турында реферат
Айдар Хәлим. Тукай сабаклары
Г.Халит. ХАЛЫК ҖЫРЧЫСЫ ҺӘМ ВАТАН УЛЫ (Габдулла Тукай турында)
Резеда ГАНИЕВА. ТУКАЙНЫҢ "ЗОЛЫМ" ШИГЫРЕН УКЫГАНДА ...
"Рәшит Фәтхрахманов. Габдулла Тукай иҗаты
Адлер Тимергалин. ИКЕ САНДЫК ЙАКУТ («ГАБДУЛЛА ТУКАЙ. ШИГЪРИЯТ ТЕЛЕ» ДИГӘН ИКЕ ҖИЛДЛЕ СҮЗЛЕК НӘШЕР ИТЕЛҮ УҢАЕННАН )
Кадыйр Сибгат. Туфаннар булмас инде
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Разия Шәмсетдинова

ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...

Габдулла Тукай
Атаклы шагыйребез Габдулла Тукайның туган елы көннән-көн ераклашкан саен, халыкта аның тормышын, шигырьләре, хикәятләре һәм дус-ишләре хакында күбрәк дәреслекне белергә теләү, алар белән кызыксыну артканнан-арта.
Шуны искә алып, мин дә шәһәребездәге татар оешмасы соравы буенча, әтиемнең Тукай белән бергә мәдрәсәдә укуын, аның күргән-белгәнен сезнең белән уртаклашмакчы булам.
Әтием Кәлимулла Төхфәт углы Төхфәтуллин. Мин монда сүземне бүлеп, бераз гына кайбер нәрсәләрне аңлатып үтәсем килә. Тукай хакында язылган китапларда еш кына Тохфәтуллин фамилиясе очрый. Безнең дә фамилиябез Тохфәтуллин, әмма шулай булган белән генә, безнең алар белән туганлыгыбыз юк. Китапта сүз Мотыйгулла хәзрәт Тохвәтуллин гаиләсе турында бара. Алар яхшы тормышлы, күп балалы, ике катлы өйләренең беренче катында нәшрият тоткан гаилә, ә йорттагы, ихатадагы өйләрендә ятаксыз, шәкертләре килеп-китеп укый торган мәдрәсә ачып, балалар укыталар иде.
Кайсыбер китапларда Тукай шунда укыган, диелгән булса да, әтиемнең әйтүе буенча һәм Габдулланың укуын, тормышы тарихын караганда шагыйрьнең бу мәдрәсәдә беркайчан укымаганы дөрес булып чыга. Совет хөкүмәте урнашкач, хәзрәтнең иң өлкән углы Камил абый яхшы агитатор булып, яшьләрне оештырып сәхнәләрдә уйнап йөргән.
Аның энесе Әдһәм абый, сеңлесе Галия апа зур гына артистлар булдылар. Алар икесе дә Кайбицкий дигән фамилияне алдылар. Инде безнең әти (ул Тукайдан 2 яшькә кече иде) 10-11 яшьләрендә Мортаза байның кызыл кирпечтән салынган мәчете мәдрәсәсендә шәкерт була. Ул укырга кергәндә, Габдулла берничә ел шул мәдрәсәдә торып, шунда укып, өлкән шәкертләр арасында беренче укучы саналган. Бу мәдрәсәдә шәкертләр, интернаттагы шикелле, ойгә кайтмыйча, шунда торып, үзләреннән-үзләрс тәрбияләп, үзләре тапкан, яки ойләреннән китергән азыкларын ашап, сәдака котеп мәхәллә ярдәмендә укыганнар.
Шәкертләр белемнәре буенча бсрничәгә бүленгән булсалар да, могәллимнорс Нурый хәлфә генә булган. Ә балалар аны "Шайеш" кушаматы тагып йөрткәннәр. Укытырга хәлфәгә казый булыша. Анысы ^шәкертләр белән бергә торган. Әти шул Вурыйны бик күңелсез, белемсез, усал, балаларны рәнҗетә, суга-кыйный торган кеше, дип искә ала иде.
Тукай аның хакында шулай дип яза:
Могәллим Нурый - зур чалма урый, 
Халыкка тугры куреиә, дусларым. 
Мөгаллим надан, укымый калган, 
Укыта ялган, анла, дусларым.
Бу хәлфә үзе шикелле дуслар да табып, бер оешма да оештырып йоргән. Шуңардан Габдулла болай дип көлә торган булган:
Бу дөньяда өч кешедән их ти зар, 
Берсе сукыр, берсе аксак берсе таз.
Бу мөгаллимне Габдулла бик яхшы белә икән. Аның белән бергә торганда торле хәлләрен күргәләгән икән. Габдулланың җизнәсс Галиәсгор бай 9 яшендәге Габдулланы Казаннан китергәч, бер генә ел үз өендә тоткан да, аннан соң йортындагы ойгә күчергән. Ә анда шушы Нурый хәлфә үзенең гаиләсе белән тора булган. Аннан соң Габдулланы кызыл мәчет мәдрәсәсенә күчергәннәр.
Шул хәлфәнең хикмәтләрен, гаиләсен бик рәнҗеткәннәрен, тәртипсезлеген Габдулла җыйналып утырганда безгә дә сөйли иде, дип, әйтәдер иде әти. Бу мөгаллим хакында күбрәк сөйләргә мәҗбүр булганымның бер сәбәбе бар.
Тукай хакында китап язучыларның кайберсе, нигәдер, Нурый хәлфәне татар балалары очен урыс мәктәбе ачкан Әхмәтша хәлфә Сираҗстдинов дип буташтырдылар.
Әхмәтша хәлфә үзенең тырышлыгы белән, башта байларны үгетләп, аннан соң аларның ярдәмнәре белән, авырлыклар күреп, ойдән-ойгә үзе йореп, урыс теленең дә балаларга бик кирәк икәнен ата-аналарына тошендереп, алардан балаларын укытырга рохсәт алып, мәктәп ачу очен балалар җыйнап йоргән кеше. "Ай безнең балаларны урыс ясамакчы була икән", дип, балаларын мәктәпкә йөрергә рохсот бирмичә, хәлфәне куып чыгарып җибәрүчеләр дә аз булмаган. Менә шул, халыкны үгетләп, чын күңелдән татар халкын яратып, аларның әдәпле, белемле булганын, авырлыкка карамыйча, татар балалары очен урыс мәктәбе ачкан кеше ул. Бик инсафлы, йомшак күңелле, халык очен тырыш кеше булган. Әлбәттә, шундый яхшы кешене, белер-белмәс килеш, надан Нурый хәлфә белән буташтыру бик зур хата.
Инде Габдуллага килсәк, мәдрәсәдә анардан да матуррак, дорес итеп Коръән укучы булмаган. Ул бик матур, моңлы тавыш белән кычкырып Коръән укыган вакытта, шәкертләр китапларын читкә куеп, аны тыңлый торган булганнар. Мөгаллим йә казый мәдрәсәдә юк вакытта Габдулланың янына җыйналып, аның бәетләрен, хикәятләрен, шигырьләрен тыңлап, җырларын бергә җырлап, уйнап-колеп, рәхәтләнеп калалар икән.
Габдулланың беренче шәкерт икәнен, коръәнне тиз, дөрес укыганын мәчет муллалары да белеп, Коръән чыккан мәҗлесләргә аны да чакыра торган булганнар. Габдулла берәр барганнан соң: "Юк, мин башка бармыйм - дип, муллаларга .җавап бирә икән. Шәкертләр: "Әй, Габдулла бар, туйганчы бер ашап кайтырсың, ичмасам, - дип үгетләгәнгә дә карамаган. Муллаларның шуңа күрә кәефләре китеп, ачуланып аны "ярлы тәкәббер", дип орышалар икән.
Габдулла беркайчан да муллалар белән, яки байлар белән катнашырга, якын булырга тырышмаган. Үз-үзенең кадерен белеп, бер кешегә дә баш имичә, бер кешегә бурычланмыйча, үзен берәүгә дә кимсетергә бирмичә яшәгән. Апасы белән җизнәсе, аз булса да, ярдәм иткәннәр, сирәк-мирәк булса да Гурьевтагы бай туганнары да булышкан.
Булачак шагыйрь аларның биргәннәрен генә котеп тормыйча, үзен-үзе асрарга тырышкан. Бердән, укудан артта калган балаларны укытырга алына икән, мәчеттә дә бер эш алган. Мотыйгулла хәзрәт имамлык иткән шул кызыл мәчеттә. Анда ул бер китапка мәхәлләдәге үлем-китемне, туганны, никахны, аерылышканны теркәп барырга тиешле булган. Аерым кешегә бу эш азрак булган ахры - шул эшне Габдуллага биргәннәр, тик хәзрәт кул куярга тиешле булган. Шәкертләр биш вакыт намазга йөргән, ә Габдулла намаз арасында китапның эшен дә карый, кул да куйдырып ала икән. Кайчагында анд кул куйдырырга хәзрәтнең оснә дә барырга туры килгәләгән.
Тохвәтуллиннар гаиләсе Габдулланы иң яхшы шәкерт икәнен белеп торса да, яман гына киенгән, берничә тиенгә эшләп йоргән шәкерткә иҗтиһат бирмәгән. Тиеш акчасын хәзрәт биреп торган. Менә шулай: кайда туганнарның ярдәме белән, кайда эшләп үзсн-үзе асрап укыганы гына түгел, үзенең яза торган шигырьләрен, һәнәрләрен коннән-кон арттырган.
Габдулла янына җыйналган иркенрәк вакытыбызда ул шигырьләр, бәетләр уку гына түгел, безне ихлас күңелдән ойрәтә дә, дип сойли иде, әти. Шунда шигырьләре арасында бик күңелле, бик кызыклылары да булган, үзе дә колксле итеп, килештереп укый икән. Шәкертләрнең ачлы-туклы вакытында мунчага бармыйча, китергән сәдакаларны котеп торуларын, торлр-торле язып, безне үзсбездән-үзебезне колдерә иде, байларның кеше|коче белән алдап баеганнарын, муллаларның ач күзл^ кеше икәнлекләрен ачыграк сүзләрдән дә качмыйча, дәресен әйтеп бирә торган булган.
Менә шул ишан хакында язганы:
Кузен йомган, муенын бөккән, 
Башында чалма чорналган. 
Кибән чалма - кибәк башта,
Ишан булган, имеш, хайван!
Могәллим Нурыйның нинди белексез, үзе кәефсез, үзе аксак, үзе сукыр, үзе усал икәнен кызык-кызык итеп бик охшатып әйтеп бирә торган булган: Мөгаллим надан, Укымый калган!.. Я булмаса: Ватык та тишек, Тәрәзә-ишек Хәлфәбез кыйшык Авыз дусларым!.. Шәкертләр шул шигырьләрне күңелдән ятлыйлар да, торле җирдә җырлап йориләр икән. Тиздән аның ул шигырьләре-җыр-лары халыкка да мәгълүм була башлый. Мондрдан котылу очен Габдулланы мәдрәсәдән чыгарып җибәрәләр. Габдулла бу җәзага бер дә борчылмый, барыбер моннан гыйлем алып булмый дип, җизнәләрендә торып, берникадәр вакыт аларга ат белән Чыгандан су ташучы булып эшли, аннан соң, тагын мәдрәсәгә алалар.
Әти мәдрәсәдә 2 ел була. Коръән укый башлагач, модрәсәдән кито. Күпме вакыт узгандыр, отигә рус мәктәбендә укырга рөхсәт итәләр. Ул Әхмәтша хәлфә мәктәбендә укый башлый, менә шунда ул тагын Габдулла Тукай белән очраша. Ул чакта Габдулла мәдрәсәдә торып мәктәпне бетергәнме, әллә юкмы икәнлеген әтием ачык хәтерләми. Тукайның шәкертләргә башлангыч укучыларны укытадыр иде, дигәне хәтердә.
Ул русча яхшы сойли, яза, күп китаплар укыган. Әхмәтша хәлфә китапларын да, базардан да алганын күргәнем бар, диядер иде. Урыс язучыларыныкын гына түгел, чит милләт язучыларының китапларын да укып, Габдулла алар белән таныш булган. Ә үзе Урал халкына билгеле шагыйрь булып киткән
. Менә шул вакытта, Каһирәдә укып кайткан Камил Тохвәтуллин Габдулланы үзенең типографиясенә эшкә чакыра. Габдулла шунда эшли башлый. Үзе язучы, үзе хәрефен җыючы, үзе басучы да булган. Гозит битләрендә аның шигырьләре еш чыга башлаган. Кайсыберләре муллаларга» байларга каршы юнәлгән. Соңрак ярлы халык тормышы хакында сөйләп, аларны белемле булырга чакырып язганнары да чыга башлый.
Бу байларга, муллаларга бер дә охшамый. Алар Тукайга каршы кило, аны эштән чыгаруны таләп итә башлыйлар. Шуннан соң, Камил Габдулланы эштән чыгарырга мәҗбүр була.
Габдулланың Казанга кайтып, 1905 нче елны иптәшләре белән бергә үткәрәсе килсә дә, акчасы булмагач, Казанга кайталмаган. Соңрак рус типографиясенә наборщик (хәреф җыючы) булып кергән, азрак акча эшләгәч, Казандагы дуслары, Гурьевтагы туганнары ярдәме белән, 1907 елда Казанга кайтып китә.

Разия Кәлимулла кызы Шәмсетдинова.
Казахстан, Уральск.
"Аргамак" № 4-5, 1993.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013