Бүген Әдипләр: Әбүзәр Түрәй
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әбүзәр Түрәй


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй
(1906-1938)
Әбүзәр Түрәй (Әбүзәр Зариф улы Түрәев) 1906 елда хәзерге Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Татар Семчукие авылында туа. Яшьтән ятим калып, Ленинград шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала. Узган гасырның егерменче еллары башында Ә.Түрәй Казанга килә, Татсоюзда эшли һәм укуын дәвам иттерә. 1929-1930 елларда Кызыл Армия сафларына алынып, «Кызылармеец» газетасы редакциясендә хезмәт итә. Соңыннан «Атака» журналының секретаре булып эшли. 1932 елда ул, табиблар тәкъдиме белән, авылга китә һәм 1938 елга кадәр Әлмәт, Баулы мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта, мәктәп директоры була.
Ә.Түрәй 1925 елдан яза башлый. Беренче шигырьләре шул чорның га-зета-журналларында, «Чәчәк атканда» исемле күмәк җыентыкта (1928) дөнья күрә. 1930-1932 еллар арасында кечкенә күләмле «Ала бозау», «Барыр юллар», «Бишне — дүрттә», «Спортчылар», «Сыйныфташ» исемле шигъри җыентыклары һәм «Комбат Сафин» дигән поэмасы аерым китап булып басыла. Бу әсәрләр утызынчы еллардагы социалистик төзелеш алдынгыларының хезмәт пафосын, ярыш һәм ударчылык хәрәкәтен тасвирлавы белән характерлы.
Ә.Түрәй 1938 елда Баулыда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ала бозау: шигырь. — Казан: Татиздат, 1930. — 86. — 10000 д.
Барыр юллар: шигырьләр. — М.: Центриздат, 1931. — 45 б. — 12000 д.
Бишне — дүрттә: шигырьләр. — Казан: Татиздат, 1931. — 20 б. — 5000 д.
Спортчылар: шигырь. — Казан: Татиздат, 1931. — 12 б. — 10000 д.
Сыйныфташ: шигырьләр. — Казан: Татиздат, 1931. — 32 б. — 3000 д.
Комбат Сафин: поэма. — Казан: Татиздат, 1932. — 23 б. — 8000 д.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018