Бүген Әдипләр: Равил Тумашев
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Равил Тумашев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Фазыл Туйкин
Идрис Туктаров
Равил Тумашев
Равил Тумашев
(1923-2016)
Равил Рәхим улы Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Әтисе Семипалат рус драма театры каршындагы татар труппасының режиссеры, әнисе шул труппаның артисты була. Балалары Равил тугач Тумашевлар гаиләсе Казанга кайта. Монда озак еллар авырганнан соң ун яшьлек Равилнең әтисе үлеп китә. Әнисе Мәскәүдә театр институтында (ГИТИС) уку сәбәпле аны Мәскәүдәге бер балалар йортына урнаштыра, Равил җиде сыйныфны шунда тәмамлый. 1941 елда Казанда урта мәктәп тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән аны хәрби хезмәткә алалар. Шушы елның азагына кадәр оборона заводында эшли. 1942 елның башыннан сугышның ахырына кадәр фронтта була, күп сугыш операцияләрендә катнаша, сугышның барлык фаҗигаләрен кичерә.
1946 елда демобилизацияләнә һәм Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела.
1962 елда Р. Тумашев Татар дәүләт күчмә театрында эшли башлый. Баш режиссер, әнисе Кәшифә Тумашева пенсиягә киткәч театрның баш режиссеры булып кала һәм 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы — аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Р.Тумашев күтәрде.
Р. Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар хәзерләде.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ике орден, күп медальләр белән бүләкләнде. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1966 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1976 елда Т.Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», А.Гыйлаҗевның «Сары чәчәк ата көнбагыш», И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектакльләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының Мактау Таныклыгы тапшырылды.

www.http://tt.wikipedia.org

Үзе сайлаган язмыш (Равил Тумашев хакында)

«Алма агачыннан ерак төшми», «Оясында ни күрсә, очканында шул була...» Халкыбызның моңа охшаш мәкаль-әйтемнәре шактый. Гаҗәпмени, мисаллары да җитәрлек бит. Бу очракта сүзебез шундый мисалларның берсе – танылган режиссер, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил абый Тумашев турында булыр.

Шагыйрь әйтмешли, башта «еракка китеп карыйк» – режиссерның тамырларына, әти-әнисенә, аларның бормалы-бормалы тормыш сукмакларына.

 

Равил абыйның әнисен – Балтач төбәгендәге Нөнәгәр авылында туган кечкенә Кәшифәне баласы булмаган тутасы белән җизнәсе биш яшендә Өркет (Иркутск) каласына алып китә. Сәүдәгәр апа-җизнәләре, әлбәттә инде, аны үзләренә дәвамчы итеп үстерергә тели: кибеттәге төрле эшкә дә йөгертәләр, исәп-хисапны белсен дип, воскресный школада, соңрак җәдиди кызлар мәдрәсәсендә дә укыталар. Ә кызның бик тә укытучы буласы килә!

 

Ул арада дөньялар үзгәреп китә. 1917 елгы февраль революциясеннән соң Кәшифә, частный гимназиянең экстерн бүлегенә кереп, аны да уңышлы тәмамлый. Аннары – Октябрь революциясе була, гражданнар сугышы кабына... Колчак гаскәрләре җиңелеп, Өркеттә совет власте урнаштырылгач, анда беренче мөселман театр труппасы оештырыла. Труппаның режиссеры Рәхим Тумашев була. Кәшифә дә шул труппада эшли башлый. Андагы беренче хатын-кыз артист буларак, Зауральская псевдонимы белән дистәләгән рольләрдә уйный.

 

Бераздан алар Семипалат шәһәренә күченәләр. Хәзер инде татар труппасы Луначарский исемендәге драма театрына «сыена». Режиссер Рәхим Тумашев театр сәхнәсендә Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сын куя. Төп героиняны, әлбәттә, Кәшифә уйный. Бу вакытта инде Рәхим белән Кәшифә гаилә корган була, шушы шәһәрдә беренче балалары Равил дөньяга килә. Балага өч ай дигәндә, яшь гаилә Казанга кайтып төпләнә.

 

– Әтинең туганнары Закир, Шакир абыйлар, шулай ук Зәйнәп апа, безне каршы алып, кулларыннан килгәнчә урнашырга ярдәм иткәннәр. Мин үземне белә башлаганда, Суконный бистәсендә, чиркәү тирәсендәге йортның бер бүлмәсендә яши идек, – дип искә ала Равил абый. – Якында гына урнашкан базар мәйданында сәүдә гөрләп бара, илдә НЭП хөкем сөргән вакыт. Кинотеатрларда тавышсыз фильмнар да күрсәтәләр. Әти мине «Мир» кинотеатрына «Пат һәм Паташот» дигән фильмга алып барды. Тормышымда ул киноның дәвамы булыр дип кем уйлаган?

 

... Тик аңа кадәр байтак еллар-юллар үтәргә туры килә әле Равил абыйга.

 

Балачак дәвам итә

 

Бөтен яшәешләре театр сәнгатеннән аерылгысыз булган гаилә күпмедер вакыттан соң достоевский урамындагы иркенрәк фатирга күчә. Шунда Равил абыйга гомере буе фикердәш-сердәш булып яшәячәк Зөмәррә исемле сеңелкәш тә алып кайталар.

 

– Зөмәррә үсә төшкәч, икәүләп «театр уйный» идек. Әти-әни үрнәгендәдер инде, без дә үз спектакльләребезне иҗат итәбез, бирелеп уйныйбыз. «Сәхнә»дә без Макар исемле король белән Макарона исемле королева! – дип көлә Равил абый.

 

Тик тормыш кечкенә король белән королевага сынауларын да кызганмаган икән. Үпкә авыруыннан интекән әтиләрен яшьли пенсиягә чыгаралар. Әни ләре, балаларын әтиләре янында калдырып торып, Мәскәүдә ГИТИС ка укырга керә. Ә үзе стипендиясеннән, өстәмә эшләр өчен алган акчасыннан гаиләсенә даими ярдәм итәргә тырыша. Әмма язмыштан узмыш юктыр, күрәсең: остазы да, ире дә, балаларының атасы да булган Рәхимен мәңгелеккә югалтып, 32 яшендә тол кала ул.

 

Көчле ихтыярлы Кәшифә ханым, балаларын үзе белән Мәскәүгә алып китеп, укуын дәвам итәргә карар кыла. Ул вакытта Равил белән Зөмәррә Мәскәүнең Фрунзе районындагы 1нче Пионер йортында яшәп тәрбияләнәләр. Шул ук вакытта әледән-әле үзләрен төрле спектакльләргә, үзе катнашкан репетицияләргә йөрткән максатчан һәм тырыш әниләренең шәхси үрнәге дә аларның күңелендә җуелмас эз калдыра.

 

Яшьлек еллары яшенле...

 

Адәм баласының табигате шундый: еллар үткән саен ул яшьлеген сагынучан, аны якты төсләргә генә манып искә алучан. Ә инде яшьлек елларын сугыш дәһшәте томаласа? Барыбер шул чакларын гомер буе искә төшерәчәк ул. Шул сынауларны үтеп чыгуы белән горурланачак. Равил абый да, әңгәмәбезгә керешкәнче үк, 1943 елның 4 июль төнендә рация буенча мөһим шифрлы радиограмма алуын, аны, тыны-көне бетеп йөгереп, тиз арада командование штабына илтеп җиткерүен сөйләп алды. Ә ул хәбәр немецларның Курск дугасының буеннан-буена артиллерия канонадасы башларга җыенуы турында була. Командованиегә ашыгычлык белән рапорт биргән 20 яшьлек кече лейтенант Тумашевка штабта маршал Рокоссовский белән очрашканын соңыннан гына белдерәләр.

 

– Минем бит Кызыл Йолдыз орденым да бар. Күрсәтимме? – дип, Равил абый үз бүлмәсеннән түшенә бихисап хәрби бүләк колодкалары урнаштырылган, Кызыл Йолдыз ордены белән янәшә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе медале дә тагылган костюмын киеп чыкты.

 

Бу мизгелдә каршымда туксанга якынлашып килүче өлкән кеше түгел, ә нәкъ менә шул даулы еллардагы япь-яшь, самими егет басып тора иде! Сугыш беткәннән соң Польшада калып, тагын бер ел танк бригадасында хезмәт иткәч, Равил абый туган илгә кайтып төшә. Әнисе Кәшифә апа ул чакта филармониядә һәм мәдәният министрлыгында эшли. Зөмәррә Мәскәүдә ГИТИСта белем ала. Уенда архитектура институтына керү булса да, сеңелесенең киңәшенә колак салып, Равил дә театр институтына барырга карар итә.

 

– Имтиханны Алексей Дмитриевич Попов җитәкчеле гендәге комиссия кабул итте. Пушкинның бер шигырен, Крыловның «Заяц на ловле» мәсәлен сәнгатьле итеп укып бирдем. Польшада хезмәт итүемә ишарәләптер инде, поляк офицеры булып күрсәтүемне сорадылар. Килештердемме-юкмы, белмим, һәрхәлдә, ошаттылар, – дип искә ала Равил абый.

 

Театр институты аның туганнан бирле күңелендә яшәп килгән актерлык, режиссерлык орлыкларына үсеп китү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Курстагы остазлары А.Д. Попов, беренче Станиславский премиясенә ия булган Мария Осиповна Кнебель дәресләреннән теоретик белем үзләштерсә, башкаланың төрле театрларында куелган спектакльләр белән танышып бару булачак режиссерның практик фикерләвен үстерә. Хәтта Алексей Дмитриевич үзе үк аны: «Ул аналитик талантка ия», – дип бәяли.

 

Яшь режиссер диплом эше итеп Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын сайлый. Ул аны Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артистлары белән 1952 елда сәхнәгә чыгара. Спектакль күренешләрен үзе үк фотоларга төшерә, аларга русча аннотацияләр язып, альбом әзерли. (Бүген дә ул аңарда кадерле ядкарь булып саклана.) «Галиябану»дан соң «Отелло»га тотына. Режиссер әнисе янында театр мохитендә үскән кеше буларак, Отеллоны даһи Мохтар Мутин уйнаган чакларны да хәтерли ул, билгеле. Ә Тумашевның Отеллосы – Камал III, Дездемонасы Галимә Ибраһимова була.

 

Яшь режиссерның беренче уңышларына республика җитәкчелеге дә игътибар итә. Партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Хаҗи Рәхмәтуллин, аны үзенә чакыртып, мәдәният һәм сәнгать бүлеген җитәкләргә тәкъдим итә. «Минем әлегә тормыш тәҗрибәм дә, иҗат тәҗрибәм дә юк бит», – дип, Равил Тумашев бу тәкъдимне кире кага. Бераздан өлкә комитетның ул чактагы икенче секретаре С.Батыев театр директоры Кәрим Гыйльманов белән баш режиссер Равил Тумашевка, яңа сезонга репертуар әзерләгәндә, Каюм Насыйри турында спектакль кертү зарурлыгын белдерә. Бу бурычны Х.Уразиковка йөкләргә булалар.

 

– Чөнки мин бит бер генә класс та татарча укымадым. Артистларны өйрәткәндә, үзем дә өйрәндем, – ди Равил абый.

 

Шул рәвешчә, өйрәтеп һәм өйрәнеп, Равил Тумашев Г.Камал исемендәге театрда ун ел буе (1952 – 1962) баш режиссер булып эшли. Соңыннан, пенсиягә чыккан әнисе Кәшифә Тумашева урынына республика дәүләт күчмә театрына (хәзер К.Тинчурин театры) шулай ук баш режиссер булып килә.

 

Тавышсыз кино кайтавазы

 

Өйрәтү, өйрәнү, дидек... Академия театрында ун ел эшләгәннән соң, Равил Тумашевны алты айга Ленинградка, А.С. Пушкин исемендәге театрга стажровкага җибәрәләр. Баш режиссер Леонид Сергеевич Вивьен булган бу театрда... Равил абыйның балачагында калган тавышсыз кино артисты Николай Константинович Черкасов та эшли. Клоун Патны ул уйнаган иде бит! Менә нинди язмыш. Хәзер инде алар бергәләп дүртенче каттагы репетицияләр залында А.С. Пушкинның «Кечкенә трагедияләр»ен сәхнәләштерә. Кинодагы тавышсыз Н.Черкасов монда җаны-тәне белән бирелеп, Саран рыцарь монологын укый.

 

Шул рәвешчә, тәҗрибә уртаклашу белән рәттән, Р.Тумашев балачагы белән дә очрашып кайта.

 

Кайчандыр республика җитәкчеләренә: «Әле минем тәҗрибәм юк», – дип җавап кайтарган режиссерның кай арада үзе белгәннәрне яшьләргә өйрәтер чоры да килеп җиткән! Ул, театрда эшләү белән бергә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентларына актерлык осталыгы дәресләрен дә бирә башлый.

 

Күчмә театрдан исә Равил абый лаеклы ялга киткәнче (хәер, аннан соң да) аерылмый. Күбесенчә «тәгәрмәч өстендә» авыл клублары буйлап спектакльләр куеп йөргән театр репертуарына татар кешесенең күңелен кузгатырлык, нигездә, аның үз тормышын чагылдырган әсәрләр сайлана. Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев кебек актив иҗат итүче язучы-драматурглар театрга яңадан-яңа әсәрләрен алып килә. Мәсәлән, театрның 60 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, андагы иҗади хезмәттәшлеге турында Илдар Юзеев болай сөйли:

 

«...Республика дәүләт күчмә театрының баш режиссеры Кәшифә ханым Тумашева «Резидәкәй»не сәхнәгә чыгарды. Минем яңадан драматургиягә килүемә аның улы, театрда әнисенең фидакарь эшен дәвам иткән Равил Тумашев сәбәпче булды. Театрга тарту өчен ул миннән ике пьеса тәрҗемә иттерде һәм шуннан соң инде ычкындырмады. Башта «Бөркетләр кыяга оялый» комедиясе куелды. Аннары «Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Онытылмас бәет»... Шулай итеп, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры миңа үз һәм якын булып китте».

 

Туфан Миңнуллин да Күчмә театрга, аның режиссеры Р.Тумашевка үз мөнәсәбәтен белдерә:

 

«Күпчелек әсәрләремне сәхнәгә Равил абый Тумашев куйды (күчмә театрда – ред.). Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул бик ихлас, театрга искиткеч бирелгән, тәрбияле, акыллы кеше. «Нигез ташлары»н укып чыккач: «Син язучы буларак нигез таркалуга борчыласың, Гарифулланың улларын авылга кайтарасың килә. Ә бит хикмәт төптәрәк – Гарифулла малайларының кайда яшәвендә түгел, бәлки, ничек яшәүләрендә, кем булуларындадыр!» – дигән иде. Шуннан соң әсәрдәге фәлсәфә бүтән төсмер алды, фикер тирәнәйде, чөнки мин аны кабат карап чыктым. Кәшифә апа, Равил абый Тумашевлар – театрның тарихы...» («Сөембикә» журналы, 1994 ел, №2).

 

Шушы ук театрда эшләгәндә Равил абый Тумашев Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасын сәхнәләштергәне өчен 1976 елда республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

 

Бүген дә Равил абый Кәрим Тинчурин исемендәге театрның кадерле кешесе булып яши. Аның 70 еллык юбилеен Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча үзе сәхнәләштергән «Ак калфак» спектакле, ә 80 һәм 85 яшьләрен Илдар Юзеев әсәре буенча яңа состав куйган «Сандугачлар килгән безгә» спектакле белән билгеләп үтәләр.

 

Сәләтле кеше – һәрьяктан сәләтле

 

Тынгысыз режиссерның әле дә тик утырырга исәбе юк. Кадерле кешесе – 46 ел бергә гомер иткән хатыны, күренекле галимә, ТР ФА академигы Диләрә Тумашева вафатыннан соң, аның белән бергә корган уйпланнарын тормышка ашырырга өметләнеп яши. Ул да булса: безнең милли театрлар репертуарын бөтендөнья классик драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре белән тулыландыру. Шул максатта, мәктәп укучылары өчен татар телендә файдалы һәм мавыктыргыч әдәбият дип санап, Равил абый алты пьеса тәрҗемә иткән һәм аларны Татарстан китап нәшриятына тапшырган да инде. Ул исемлектә (исемнәрен русча китерәбез) түбәндәге әсәрләр:

 

1. Б.Брехт «Кавказский меловой круг»;

2. О.Уайльд «Как важно быть серьезным»;

3. Шудрака (борынгы һинд драматургы) «Глиняная

повозка»;

4. У.Шекспир «Как вам это понравится»;

5. М.Рощин «Седьмой подвиг Геракла»;

6. У.Шекспир «Два веронца».

 

Моннан тыш, Равил абый гаилә әгъзаларының – сөекле Диләрәсенең, балалары, оныкларының портретларын ясый. Ул үзенең автопортретын безнең журналга да бүләк итте.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018