Бүген Әдипләр: Идрис Туктаров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Идрис Туктаров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Фазыл Туйкин
Идрис Туктаров
Идрис Туктаров

(1896-1982)

Идрис Ильяс улы Туктаров 1896 елның 20 сентябрендә (яңа стиль белән—2 октябрьдә) Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзер Башкортстан АССРның Елаговар районы) Булышлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Җирсезлектән һәм фәкыйрьлектән интеккән Ильяс агай, улы туып күп тә үтмәстән, бөтен гаиләсе белән Уралдагы Кучкар алтын приискаларына күчеп китә. Ун яше тулгач, Идрис тә приискада кара эшче булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул Кучкардагы өч класслы рус мәктәбендә, аннары, Уфага барып, дүрт класслы училищеда укый. 1915 елда училищены тәмамлагач, Кучкарга кайтып, приискадагы хезмәтен дәвам иттерә. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми: шул ук елның көзендә аны патша армиясенә алалар. Февраль революциясенә кадәр аңа солдат булып фронт юлларын таптарга туры килә. 1917 елның февралендә патша төшерелгәч, ул, фронтны ташлап, яңадан Кучкарга кайта һәм китапханәдә эшли.
1919 елның январенда ак бандалар Идрис Туктаровны, Колчакка каршы агитация алып баруда гаепләп, Чиләбе төрмәсенә ябалар, аннан «үлем эшелоны» белән Ерак Көнчыгышка озаталар. Владивосток төрмәсеннән аны 1920 елның февралендә кызыл партизаннар азат итә.
1920—1922 елларда И. Туктаров, үз ирке белән Кызыл Армиягә язылып, Ерак Көнчыгышта ак бандаларга каршы көрәшә. Армиядән демобилизацияләшкәч, 1923—1924 елларда Чиләбе шәһәрендә китапханә һәм клуб мөдире, аннары, 1924 елның апреленнән 1932 елның августына кадәр, Екатеринбург (хәзерге Свердловск) шәһәрендә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасы һәм «Шәпи агай» дигән көлке журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1932—1936 елларда И. Туктаров — Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтны тәмамлагач, ул башта Зеленодольск шәһәрендә рабфакта һәм ФЗУда укыта, аннары 1941—1943 елларда Казанда «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә корректор булып эшли. 1943 елның маенда фронтка китеп, 1945 елның ноябренә кадәр артиллериядә рядовой солдат булып хезмәт итә. Фронтта чакта аны КПСС сафларына членлыкка кандидат итеп алалар (членлыкка 1947 елның апрелендә күчерелә).
Сугыштан соң И. Туктаров ике ел Киевта яши һәм суднолар төзү техникумында укытучы һәм индустриаль техникумда китапханәче булып эшли. 1947 елның октябрендә Зеленодольскига кайтып, 1953 елның ахырына кадәр Шәһәр үзәк китапханәсендә китапханәче һәм мөдир вазифаларын башкара, 1953—1958 елларда исә күп тиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып хезмәт итә.
И. Туктаров 1924 елда яза башлый. Башта төрле жанрларда көчен сынап Карый, ахырда прозага күңелен куя. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Аның эшчеләр тормышы, патша армиясендәге солдат хезмәте һәм гражданнар сугышы эпизодлары гәүдәләндергән «Бала туды», «Чикерткә», «Тоткын скрипкәче», «Үлем эшелоны», «Партизаннар», «Хәсән солдатның үлеме», «Гыйльметдин солдат вакыйгасы», «Талаш», «Илле сум»ке-^ек хикәяләре сюжетларының җыйнак һәм кеше характерларының тормышчаң булуы белән истә кала. 1930 елда әдип үзенең беренче күләмле әсәрен — «Сиксән беренче штольня» повестен тәмамлый. Сәнгатьчә эшләнешендә кимүлекләре булуга карамастан, бу повесть утызынчы еллар татар совет әдәбиятыңда күмер промышленносте эшчеләре тормышын һәм хезмәтен гәүдәләндергән беренче зур әсәр буларак әдәби тәнкыйтьтә уңай яктан бәяләнә.
И. Туктаровның әсәрләре, кагыйдә буларак, үзе яхшы белгән, башыннан Кичергән тормыш материалына нигезләп язылганнар. Аның озак еллар буе иләгән һәм 1964 елда нәшер ителгән «Ике егет» исемле романында да автобиографик моментлар аз түгел. Әсәрдә патша заманының караңгы шахта базларында авыр хезмәттә иза чигеп, соңыннан революцион көрәш юлына аяк баскан һәм, шул юлда чыныга-чыныга, совет власте чорында алдынгы эшчеләр булып җитешкән ике егетнең гыйбрәтле язмышы сурәтләнә.
Сугыштан соңгы елларда И. Туктаров күбрәк балалар әдәбияты өлкәсең, дә активлык күрсәтә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, нәсер һәм әкиятләре тупланган дистәгә якын җыентыгы басылып чыга.
И. Туктаровның тәрҗемә китаплары да бар. Ул рус язучыларыннаң А. Куприн хикәяләрен («Ак пудель», 1950), И. Ликстановның «Малышок» («Бәләкәй малай», 1950) повестен, А. Волошинның «Земля кузнецкая» («Куз-нецк җире») романын һәм немец язучысы В. Бредельнең «Болотные солдаты» («Сазлык солдатлары») исемле әсәрен русчадан татар теленә тәрҗемә итә.
Идрис Туктаров 1982 елның 20 октябрендә сиксән җиденче яшендә Зе» ленодольск шәһәрендә вафат булды. Ул 1934 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Партизаннар: [Хикәяләр].—М.: Центриздат, 1931.— 46 б. 7000.
Сиксән беренче штольня: Хикәя.— Казан: Татиздат, 1932.—104 б. 7000.
Шул ук.—2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1937.— 126 б. 10 000.
Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 187 б. 7000.
Хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1941.— 167 б. 5070.
Нәни хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1947.— 18 б. 10 000.
Җир җиләге: [Нәни хикәяләр]—Казан: Татгосиздат, 1948.—24 б. 23 000.
Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1950.— 54 б. 5065.
Абыем бүреге: Хикәя.—Казан: Таткитнәшр., 1959.—7 б. 12 000.
Букет: [Хикәяләр].— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 12 б. 20 000.
Алма: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 10 б., ил. 30 000.
Ике егет: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1964.-232 б. 15 000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—222 б. 10 000. Рец.: Камалов Б. Шанлы чор егетләре.— Соң. Татарстан, 1964, 20 дек.
Батырлыкта — матурлык: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 55 б. 24 000. Рец.: Ихсанова Л. Кыскалыкта — осталык.— Казан утлары, 1968, № 12, 142 б.
Таныш тургайлар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—32 б., ил. 8000.
Батырлыкта—матурлык: Хикәя, нәсер, әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр.» 1976.—64 б. 10 000.
Геройство — это здорово!/Пер. с татар. Л. Файзуллиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1969.—36 с, ил. 100 000.

Аның турында

Идрис Т у к т а р.—Казан утлары, 1966, № 9, 144 б. Әхмәт А. Хөрмәтле язучыбыз.— Казан утлары, 1971, № 10, 182—184. Соц. Татарстан, 1971, 19 сент. Өлкән язучы Идрис Туктар.—Сов. мәктәбе, 1972, № 7, 30 б. Ихсанова Л. Ир язмышы: И. Туктарга 80 яшь.— Казан утлары, 1976, № 9, 186—187 б. Ханзафаров Н. Өлкән әдип.— Соц. Татарстан, 1976, 19 сент. Давыдов Э. Юбилей писателя-бойца: К 60-летию И. Туктара.— Сов» Татария, 1956, 21 сент. Гиниятуллина На трудовом посту: К 75-летию И. Туктара.— Сов. Татария, 1971, 18 сент.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013