Бүген Әдипләр: Габдулла Тукай
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдулла Тукай


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Габдулла Тукай
Габдулла Тукай
(1886-1913)
Татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.
1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Киеренке, җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә кайнау бөек талант һәм олы шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү мөмкинлеге бирә, шигърияте XX йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңа юнәлештә үстереп җибәрә. Реалистик һәм романтик рухтагы киң сулышлы шигырьләрендә Тукай шагыйрьнең җәмгыятьтәге ролен бик югары бәяли («И, каләм!», 1906; «Мөхәрриргә», 1907), туган телгә, туган җиргә мәдхия укый («Шүрәле», 1907; «Пар ат», 1907; «Туган тел, 1909 һ.б.), хатын-кызларның хокукларын яклап чыга («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1909), социаль һәм милли изелүдән азат булган җәмгыять турындагы фикерләрен белдерә («Хөррият хакында», 1905; «Китмибез!», 1907). Шагыйрь «Сорыкортларга» (1906), «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» (1907), «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) кебек сатирик әсәрләрендә һәм публицистикасында самодержавиене, феодаль-патриархаль яшәешне, яшәештәге һәртөрле искелек калдыкларын, иске тип мәдрәсәләрне һәм кадимчеләрне, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьли; «Сайфия» (1911), «Әхлаксызлык» (1912) шигырьләрендә байлык һәм хәерчелек арасындагы социаль каршылыкларны күрсәтә. Тукай татар реалистик тәнкыйтенә нигез сала («Тәнкыйть кирәкле шәйдер», 1907). И.Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А.Пушкин, М.Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә һәм Назыйрәләр яза. Ул шулай ук татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Тукай татар һәм төрки телле халыклар әдәбиятларында Европа тибындагы реализм һәм романтизм ысулларын үзләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Әдип татар халкының сөекле шагыйренә әверелә. Тормышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзенең шифалы йогынтысын ясап тора.
Октябрь инкыйлабына кадәр үк инде әсәрләре аерым китап булып татар телендә барлыгы илле биш тапкыр (шулардай утыз өч исемдәгесе шагыйрьнең үзе исән чагында) 110000 нөсхә тираж белән басылалар. Алар рус һ.б. дистәләрчә дөнья телләренә тәрҗемә ителә.
Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп очратырга мөмкин: аерым китап-җыентыкларда, газета-журнал битләрендә меңләп мәкалә һәм истәлекләр басыла. Татар телендә генә дә Тукайга багышланган берничә йөз шигырь, поэма, роман һәм пьеса языла.
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызыклы шәкерт: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 12 б. — 30000 д.
Су анасы: әкият-поэма. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1968. — 106. — 42000 д.
Шигырьләр. Әкиятләр. Поэмалар / төз. Р.Башкуров. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968.— 5116. —30000 д.
Әсәрләр: 4 томда / төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. С.Хәким. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975-1976. — 11000 д.
1 т. 2т. Зт. 4т.
1 т. 2т. Зт. 4т. 5т.
шигырьләр, поэмалар (1904-1908). — 1975. —431 6.
шигырьләр, поэмалар (1909-1913). — 1976. — 400 б.
мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр. — 1976. — 447 б.
мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хатлар (1902-1913). — 1976. — 431 б.
Әсәрләр: 5 томда / төз., искәрмә, аңлатмалар авт. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. Г.Халит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985-1986.
шигырьләр, поэмалар (1901-1908). — 1985. — 408 б. — 20000 д. шигырьләр, поэмалар (1909-1913). — 1985. — 400 б. — 20000 д. мәкаләләр (1904-1906). — 1985. — 392 6. — 15000 д. проза, публицистика (1907-1913). — 1985. — 352 6. — 15000 д.
истәлекләр, юлъязмалар, хатлар, мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902-1913). — 1986. — 368 6. — 12000 д.
Эш беткәч, уйнарга ярый: шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 22 6. — 18000д. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар: сайланма әсәрләр / төз. Р.Даутов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 255 б. — 30000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. — Казан: Татар. кит. нөшр., 2006. — 3000 д.
1 т.: шигырьләр, поэмалар / төз. Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. — 271 б.
2 т.: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар / төз. Э.Галимҗанова, З.Шәйхелисламов, З.Рәмиев. — 383 б.
Шүрәле: әкият-поэма / төз. Ф.Әхмәтова-Урманче, Р.Корбан. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 100 6. — 5000 д.
Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш: поэма. — Казан: Татар. кит.нәшр., 2007. — 316.— 3000 д.
* * *
Сагыныр вакытлар = Незабываемое время: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2006. — 207 б. — 3000 д. (На татарском и русском языках.)
Стихи и поэмы / пер. с татар. — М.: Гослитиздат, 1946. — 375 с. — 25000 экз.
Стихи, поэмы и сказки / под ред. М.Львова, Р.Башкурова; пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1958. — 275 с. — 10000 экз.
Избранное: стихи, поэмы, сказки / сост. М.Садри; пер. с татар. — Казань: Татар, кн. изд-во, 1969. — 420 с. — 50000 экз.
Стихотворения и поэмы: автобиографическая проза / пер. с татар. В.Думаевой-Валиевой. — М.: Инсан, 2003. — 159 с. — 3000 экз. Избранное: стихи, поэмы / сост. Г.Хасанова, С.Малышев; пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 192 с. — 3000 экз.
Габдулла Тукай: избранное / пер. с татар. В.Думаевой-Валиевой. — Казань: Мага-риф, 2008. — 223 с. — 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Тукай турында замандашлары / төз. С.Исәнбай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.— 2566.
Хәким С. Г.Тукай: шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 13 б.
Тукай турында хатирәләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.— 1926.
Нуруллин И. Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 304 б.
Рәсүлева 3. Тукай эзләреннән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 141 6.
Тукай турында истәлекләр / төз. И.Нуруллин, Р.Якупов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 2566.
Әгъзамов Ф. Тукай — журналист. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 271 6.
Ко л лектив."'Мин Тукайга киләм: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 192 б.
Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы / төз. Ә.Алиева, Ф.Ибраһимова, Н.Юзиев — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 269 б.
Тукай...: Дөнья халыклары Тукай турында / төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.
Слово о Тукае: писатели и ученые о татарском народном поэте / сост. коммента-рии-Ф.Зулькарнаева. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. — 431 с.
Нафигов Р. Тукай и его окружение. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. — 208 с.
Габдулла Тукай: фотоальбом / сост. З.Баширов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 303 б. (На татарском и русском языках.)

Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Тукай турында реферат

Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Чөнки ихлас шагыйрь кеше дөресен җырларга тиеш. «Дөрес сүз күзгә кылыч булып кадала»,— ди халык. Г. Тукай да шагыйрьлеккә югары бәя бирә, аны «Сәмави сүз» («Күк сүзе»н) сөйләүче итеп күз алдына китерә. Ләкин мондый кешегә яшәве авыр булыр. Чөнки:
Явар өстеңә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.
	( «Шагыйрьгә» )
Шулай да шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска тиеш. Шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ул «күкрәк биреп каршы тор»ырга тиеш.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.
	(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
Тормыштагы ачы-төчене язса да, шагыйрьнең нияте яхшы. Халыкның бер өлеше, әлбәттә, аны өнәп бетерми, инде аны үзгәртеп булмас, «бөкерене кабер генә төзәтә», дип кул селки. Әмма шагыйрь үзе ышана:
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы3 минем күңелемгә эз салыр.

Г. Тукайча, шагыйрь тормыш ваклыкларыннан өстен булырга тиеш. Ник дигәндә, йортта асралган кош оча алмый. Ваксынып, алтын шылтыравы астына төшсәң, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас.
Баш имә син — зур син — бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
	(«… гэ» Ядкяр)
Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда, ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Күңелендә исә һәрвакыт яз гына. Ник дигәндә, аның тәненә шигырьләреннән җылы килеп тора.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; «Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Җәсәдемне5 туфрак берлә күмгәндә дә. Г. Тукай шагыйрьлекне, аның яшәү рәвешен, күңел дөньясын, җәмгыятьтәге урынын менә шулай аңлый. Бу буш сүзләр генә түгел. Асылда ул шушы үзе әйткәннәргә гомере буе тугрылыклы булып калды. Шигъриятне ул уен-көлке чарасы итеп түгел, бәлки кешеләрне тәрбияләү, тормышны матурлау һәм җәмгыятькә тәэсир итүнең көчле коралы буларак карый.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
	(«Сэр ләүхәсез» )
Шагыйрьнең иҗаты әнә шул «ачы хәсрәт көен» көйләве белән халык күңелен җәлеп итте дә. Үзе яшәгән елларның бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек бер генә вакыйгасына да Г. Тукай битараф калмый. Ул курыкмыйча өстен катлауларны, кеше хакын ашаучы изүче сыйныфларны тәнкыйтьли, еш кына хакимиятләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмыи. Мәсәлән, ул үзенә эндәшеп, болай ди:
Яза күрмә, җитәр, артык, 
Тукаев, вастрок бар бит;

Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.
Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай; 
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.
	( «Сорыкортларга» )
Ул милләтебезнең кол хәленә сызланды, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә теләде:
Качан соң, и,, фәкыйрь милләт, бәһарең! 
Качан китәр кичең, килер нәһарең? —
дип халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләде. Чөнки:
Җөмлә фикерем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем; 
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.
Ягъни:
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; 
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
	( «Милләтә» )
Ул үз бәхете тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип инанды. Бу аның халкы белән үзенаерылгысыз бербөтен итеп каравы иде. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрнеде. Г. Исхакыиның да шуңа хәсрәтләнеп язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен Г. Тукайның югары бәяләвеннән без моны ачык күрәбез.
Дөрест гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр, 
Аһ, буны язган кеше инсан икәндер белмәдем.
	(«Мөритләр каберстаныннан бер аваз»)
Инкыйразны булдырмау аның тоткан юлларының берсенә әверелде.
Күңел белән сөям бәхетен татарның, 
Күрергә шаһлыгын, тәхетен татарның. 

Татар бәхете өчен мин җан атармын: 
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
	( «Үз-үземә» )
Шагыйрь халыкларның тарихи язмышлары турында уйлана, шул исәптән татарның ханнарына кайгы килүенең, Сөембикә кебекләрнең елый-елый җан бирүләренең сәбәпләрен эзли һәм таба да:
Юк шул безләрдә берләшмәк; 
Юк бергә-бергә гөрләшмәк, 

Бер җан, бер тән булып, 
Нечкә серне бергә серләшмәк.
	(«Кичке азан»)
Г. Тукай бик дөрес күрсәткәнчә, халык үзенең бәхетен тату, дус булганда, бер максатка бердәм барганда гына таба ала. Егерме яшьлек шагыйрь, шулай итеп, гасырыбызның беренче унъеллыгында ук хакыйкатьне ачып сала, татарның таркаулыгын зур кимчелек итеп күрсәтә. Язмышына битараф булучылардан усал итеп көлә.
Дәүләт, бәхет биргән йокы, 
Милек, тәхет биргән йокы, 
Безгә кирәк илла йокы,— 
Йокы, йокы, йокы.
	(«Йокы» )
Әлеге шигырьне баскан «Яшен» газетасы (1908, 3/30, сентябрь) язганча, «әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде». Шуңа күрә Г. Тукай марш рәвешендә язылган шигырендә милләтне уянырга чакыра:

Тора татар! Тора татар! 
Уйкудан тиз тора татар. 
Тора! Тора, тора татар, 
Баш күтәргән бар татар!
	(«Тартар кошы сайрый»)
Бу, әлбәттә, шагыйрьнең күрергә теләгәне. Әле татарны уятырга, урыннан кузгатырга байтак нәрсә кирәк булачагын ул аңлый. Ләкин шигърият шушы эшнең башында торырга тиешлегенә аның иманы камил.
Г. Тукай Сәгыйть Рәмиевкә язган хатында (Казаннан Әстерханга, 1911, 4 март) болай дигән иде: «Мин поэт (шагыйрь — Ф. Г.) кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...» Бу сүзләр аны шәхес буларак шактый ачык күзалларга ярдәм итә. Үзе әйткәнчә, «Чү, аз гына» «шылт! иттеме», инде аның турында ул я шигырь, я мәкалә белән җавап биреп бара. Мәсәлән, «Китмибез!» шигыренең язылу сәбәбе бик гыйбрәтле. Милли төбәкләрдән килгән мөселман депутатлары Дәүләт думасы утырышларында үз халыкларының авыр тормыш хәле, мәктәпләрнең мөшкеллеген әйтеп чыгышлар ясыйлар. Ләкин уң депутатлар һәм реакцион матбугат мөселманнарның бу хәлен аңларга теләмиләр, киресенчә, «әгәр сезгә Россиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез» дип кычкырыналар. Г. Тукай моңа каршы «Китмибез!» шигыре белән җавап бирә. Безнең хәлне солтан җиренә, ягъни Төркиягә китү голы белән яхшырту мөмкин түгел. Чөнки һәркем үз туган җирендә бәхетле тормыш төзергә тиеш. Ә безнең ата-бабаларыбыз күп гасырлардан бирле шушы җирләрдә яшәгән. Безне бу җиргә кодрәтле тәңребез үзе бәйләгән, монда туганбыз, димәк, әҗәлебез дә биредә булырга тиеш. Безнең бөек максатыбыз — ирекле мәмләкәт (дәүләт) булдыру. Шагыйрь сүзен Думада безне Төркиягә куарга теләгән депутатларга аларның үз телләрендә мөрәҗәгать итеп тәмамлый: «Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!», ягъни «Анда яхшырак икән, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр!»
Бу теманы шагыйрь «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» дигән шигырендә дә дәвам иттерде. Билгеле булганча, 1613 елда Россиянең патшасы итеп бер бай бояр гаиләсенең уналты яшьлек улы сайлана. 1913 елда шушы нәселнең патшалык итә башлавына 300 ел тулу көне бик зурлап бәйрәм ителә. Г. Тукай шушы уңай белән татар халкының тарихын һәм аның язмышын күз алдыннан уздыра. Төньяктан, ягъни Рус дәүләте башкаласы Мәскәү тарафыннан, болыт күренсә (бу очракта берәр хәбәр килсә дип аңларга кирәк), без өметләндек, безгә бәхет китерүче хәбәр түгелме, «мәңге михнәт, мәңге рәнҗешләр кичәр» (ягъни бетәр) дип уйладык. 1552 елдан бирле рус дәүләте кул астында узган 361 елны Г. Тукай, күргәнебезчә, әнә шулай «мәңге михнәт», «мәңге рәнҗешләр чоры» дип атый. Аның бетүенә өмет итә. Тәхеткә утыруларына өч йөз ел тулу бәрабәренә, бәлки, халыкка җиңеллек китерә торган «Мөнафис» («Манифест») чыкмасмы дип көтә. Ләкин ул өметләр акланмый. Шагыйрь мәсьәләне кискен итеп куя:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез, 
Без тынычта аттан артык эшлибез. 
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? — 
Халкыбыз уртак ватанда шактый ук!
Әсәрнең «… халык өмидләре» дип исемләнеп тә, әнә шулай «күзләре җиңеллек эзләп тилмерүче»ләрнең һаман әүвәлге хәлендә калулары бәян ителү күңел төшенкелеге тудыра. Мәдхия, ягъни мактау рәвешен алырга тиешле шигырь халык кайгысын, хәсрәтен гәүдәләндерүче, шушы хәлгә патша династиясен гаепләүче документка әверелә. Бер сүзе белән, әгәр тели икән, мең колны кичерергә, бер ишарә белән мең җинаятьне бетерергә сәләтле хакимияткә ия Патшаның җиңеллек китерүче әмерен көтү буш хыял гына. Г. Тукай моны белә, ләкин әле ул патшадан йөз чөереп бетермәгән, һаман көтә.

Зур «мөнафис» берлә җанлансын халык, 
Бар моңын, барлык зарын өстән салып.
Бу шигырь 1913 елның февралендә, шагыйрьнең үл әренә ике ай вакыт калгач язылган. Бу аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган халкы турында сызлануын күрсәтә. Г. Тукайның шәхси тормышы белән туган халкы язмышы бер төсле иде. Татар халкының инкыйраз юлына атлаганын шагыйрь күрде. Бу һәлакәттән котылу юклыгын күрү аны хәсрәтләндерде. Ул тормышка җайлашмады, өстен катлаулар, түрәләр алдында баш имәде. Нәрсә уйлаганын һич рияланмыйча үткен итеп әйтеп бирә барды. Ул үзенең шагыйрьлек вазифасын әнә шулай намусы кушканча башкарды. 1913 елның мартында ул, гомеренә йомгак ясап, болай дип язды:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, 
Көннәрнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, 
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш: 
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакъли алмадым.
Шагыйрьләргә хас булганча, Г. Тукай интим лирикага да иҗатында урын биргән, ягъни мәхәббәт хисләре белән янган лирик геройның хисләрен дә сурәтләми калмаган. Дөрес, андый шигырьләр аңарда әлләни күп түгел. Ул мондый шигырьләрендә («Ифтирак соңында»), «Гыйшык бу я!..», «Дәрдемәнд дәгелмием?», «Мәхү идәрмисән») Көнчыгыш шигъриятенең гәзәл һәм Көнбатышның элегия жанрлары үзенчәлекләрен табигый итеп үрә. Ягъни аның мәхәббәт турындагы шигырьләре сөйгәненең гүзәллеген матур эпитетлар белән җырлауга гына кайтып калмый, бәлки гашыйк булуның ләззәтле газабын, хәсрәтле нәтиҗәләрен күрсәтүгә дә хезмәт итә.
«Ифтирак соңында» («Аерылышу соңында») әсәрендә лирик геройның кулына шигырь язар өчен этәргән сәбәп — сөйгән яры белән аерылышу дип турыдан-туры әйтелә. Сөйгәне белән бергә чагында шигырь язмаган, хәзер исә каләм тибрәтергә һәвәсләнгән (һәрнәрсәнең кадере аны югалткач арта). Шул сәбәпле бу шигырьнең нигезенә сагыш хисенең салынганлыгына алдан ук укучы күңеле көйләнеп куела. Шулай итеп, әсәрне кабул итүче лирик геройга теләктәшлек итә, аның хисләренең чынлыгына ышана. Менә болай дип бары ихлас гашыйк кеше генә әйтә ала:
Бетте, вәйран улды шимди асеманым һәм зәмин; 
Дөньями, гокъбами екъдым яэс вә хирманыңлә бән.

Ягъни:

Күгем дә һәм җирем дә вәйран булды, инде бетте, 
Җуйдым дөньям, ахирәтем — чөнки син ташлап киттең.
Шушы ук хисләр «Дәрдемәнд дәгелмием?» («Хәсрәт чигүче түгелме мин?») шигыренә дә уртак.

Көл, инан, ханым әфәндем, дәрдемәндем бәндәңез; 
Һәп сәнең — калббем, вә кәндем мештәраем нәйләем?

Гакълыма һич кәлмәде гомремдә сәндин ма гадә, 
Чөнки амалеңдә мәмлү бер сәраем, нәйләем?

Ягъни:

Кил, ышан, ханым әфәндем, бәндәгез бу — дәрдемәнд; 
Күңелем дә, үзем дә сиңа сатылганмын, ни эшлим?

Уема да килмәде синнән бүтән гомремдә бер,
Ни эшлим, сиңа ашкыну дәрте моңлы күңелемдә гел.
Әйе, лирик герой хаклы. Мәхәббәт хисе — олы хис. Ул кешенең бөтен барлыгын биләп ала, аны матурлый, затлы итә. Аннан башка яшәү яме шактый тонык булыр иде. Шуңа күрә гашыйк булган затны югалту кеше өчен күңел газаплары алып килә. Менә ни өчен әсәрнең исемен дә шагыйрь «Хәсрәт чигүче түгелме мин?» дип куйган да. Шигырьне укып чыккач, без, чыннан да, лирик геройның шактый моңлы күңел дөньясы белән танышабыз.
«Мәхү идәрмисән?» («Юк итәрсеңме?») шигыре Көнчыгыш шигъриятенең мәхәббәт лирикасын хәтерләтүе, гашыйк шагыйрьнең гүзәл кызга булган хисләренең самимилеге белән укучының күңелен иркәли. Ул Җәмиләдән (гүзәл кыздан) мәрхәмәтле булуын, йомшак күңел күрсәтүен сорый, ялвара. Инде бу шигырьдә шагыйрьне иҗатка рухландыручы көч — хис. «Гыйшкыңызда бунча әшгар сөйләдем» («Сезне сөюдән күп шигырь сөйләдем») ди ул. Бу инде Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Хөсрәү-Ширин мәхәббәтләрен хәтерләтә. Ике гашыйкның кавышуны яки аерылышырга мәҗбүр булуны яшәү белән үлемгә тиңләүләренең Көнчыгыштагы мәхәббәт шигъриятендә сөюнең көчен күрсәтү чарасы буларак кулланылуы яңалык түгел. Г. Тукай да моны үзенә үтемле сәнгать чарасы итеп ала.
Дәрдемә дәрман бәнем вар: Йә әҗәлдер, йә висаль;
Буйларың һәрберсе мәмнүн әйләйүр бу сай ли.

Ягъни

Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;
Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.
Г. Тукай, мәхәббәт турында язганда да, җирдән аерылмый, серлелеге белән ымсындырып торган күккә ашмый. «Хур кызына» шигырендә ул оҗмахтагы хур кызының гүзәлллегенә соклану ихтималын белгертеп, аны:

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың; 
Матурларның матурыннан матурсың,—
дип бәяләсә дә, «шулай да җир кызы синнән сөеклерәк» дигән нәтиҗә ясый. Әйе, оҗмах кызы матурдыр да бит, ләкин кайда ул? Бармы ул? Ә җир кызы менә монда, янәшәдә. Аны күрергә, гүзәллегенә сокланырга, сүзләрен тыңларга, икәүдән-икәү калып, сөйләшергә дә мөмкин. Ул аңлаешлырак, якынрак, шуңа күрә, шагыйрь әйтмешли, сөеклерәк тә. Күрәбез, Г. Тукай борынгы шигъриятебездән килә торган бай мәхәббәт лирикабызга да кыйммәтле өлеш керткән, аны үз аңлавы һәм хисләре белән баеткан.
Шагыйрь булып җитлегү чорында Г. Тукайның төрки һәм башка Көнчыгыш әдәбиятларыннан үрнәк алуы, алардагы үзе кирәк дип тапкан байтак якларны иҗади кулланганлыгы турында инде без беләбез.
Мәдрәсәдә укыган Г. Тукай, әлбәттә, иң әүвәл Көнчыгыш шигърияте белән азыклана. Фирдәүси, Хәям, Низами, Хафиз, Физули кебек борынгы шагыйрьләрнең әсәрләрен яхшы белә. Шул ук вакытта Габделхак Хәмид, Намыйк Камал, Тәүфыйк Фикрәт, Җәлил Мамедкулизадә, Галиәкбәр Сабир һәм башка төрек, әзәрбәйҗан шагыйрьләре иҗатына аеруча игътибар итә. Рус әдипләре һәм шагыйрьләре А. Пушкин, М. Лермонтов, Н. Некрасов, Л.Толстой һәм башкалар иҗатын да ул үзенә өлге итеп ала. Шекспир, Байрон, Шиллер, Гете, Нейне әсәрләрен укып дулкынлана. Димәк, Г. Тукай — Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятлары тәэсирен нык тойган шагыйрь. Көнчыгыш әдәбиятында гасырлар буена килгән романтизмны Көнбатышның кырыс реализмы белән бергә үрү — аның әсәрләрендә яңа сыйфат билгеләре китереп чыгара. Шагыйрьнең «Көзге җилләр» шигырен алыйк. «Җил җылый» сүзтезмәсе белән тудырылган хисси чолганыш әсәрнең нигезен барлыкка китерә. Табигатьнең кеше күңеленә бәрабәр итеп, үтә нечкәртелеп сурәтләнүе — романтизм билгесе. «Җил җылау» шигырьдә кабатланып килә, димәк, хисләрне үткенләндергәннән үткенләндерә. Халык язмышы өчен борчылу — шушы моңны, хисне китереп чыгарган төп сәбәп. Автор, хисне көчәйтү өчен, гипербола куллана: көзге җил җылавы бөтен ил җылавына әверелә, алай гына да түгел, Җир-ана җылый. Җан алучы фәрештә Газраилның гомуми җылауга кушылуы романтизм буяуларын тагын да куертып җибәрә. Бу бетмәс җылауларның сәбәбе — ач үлемнән курку, димәк, үтә реалистик (ягъни чынбарлыктан килеп чыга торган) сәбәп. Шагыйрь, ачлык афәтенең күпчелеккә кагылганын күрсәтү өчен, «тәкбир җылый» дигән образлылыкны да кертә. Корбан бәйрәменә мөселманнар бергәләп (күп-күп булып) Аллаһе Тәгалә исеменә тәкбир әйтеп баралар. Бу очракта әлеге тәкбир дә, шагыйрьчә, җылау булып ишетелә. Моны бары тик көнчыгыш шагыйре (дөресрәге, ислам дине вәкиле) генә шулай табигый чагылдыра ала. Менә болар ике мәдәният уртасындагы татар әдәбиятының, яңа төсмерләр тудырып, өченче — үзенә күрә бу икенең кушылмасын тәшкил иткән — мәдәният барлыкка китерүен күрсәтә. Моңа тагын Көнчыгыш шигъриятенең аерылгысыз юлдашы булган газәл, мәдхия, касыйдә жанрларының Г. Тукай иҗатында үтәгән хезмәтләре үзгәрүен дә өстәргә була.
Газәл — мәхәббәт турында җырлау өчен кулланылып киленгән. «Яшьләр» әсәре, мәсәлән, газәл кануннары белән язылган. Ләкин шигырь тулысы белән иҗтимагый тормыш турында уйланулар, борчуларга корылган. М. Лермонтов үзенең мондыйрак әсәрләрен думалар дип атаган иде. «Өзелгән өмид» исә — газәл һәм элегия жанрлары мөмкинлекләрен бергә кушу үрнәге. Фәлсәфә итүгә, өстен көчләрне һәм югары катлауларны мактауга хезмәт иткән касыйдәләрне дә Г. Тукай җәмгыятьтәге явызлыкларны фаш итүгә, публицистика максатларында файдаланды.
Башка әдәбиятлардан ул сүз сәнгатенең асылы, аның үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары, тормышка һәм чынбарлыкка мөнәсәбәте кебек якларын өйрәнде. Боларны белү һәм үзләштерү һәм инде, әлбәттә, татар шигъриятенең үзенчәлекләрен, эчке кануннарын сизгер тою, табигый талант һәм армый-талмый хезмәт итү аңа тиз арада әдәбиятыбызда олы шагыйрь булып җитешергә ярдәм итә. Иҗаты туган халкының омтылышларына, зәвыгына туры килгән әдәбият әһеленең башка милләт вәкилләре тарафыннан да сөелеп укылуы бик табигый. Чөнки үз халкын дулкынландыруга ирешмәгән шагыйрь башка милләт укучыларының күңелен кузгата алмый. Г. Тукай исә XX йөз башында иң күренекле сүз осталарыннан берсе булып танылды.
Бөек шагыйребез әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүнең матур үрнәкләрен биргән Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Семен Липкин болай дип яза: «Габдулла Тукайның иҗаты белән күп еллар буе танышып киләсең һәм кинәт аның байтак кына әсәрләренең традицион көнчыгыш строфикасы белән — ике юллы шигырь итеп язылганын яки газәл формасында булуын күрәсең… Тукай шигырендә канның җанлы тибеше сизелеп тора, ул — тормышның үзе. Шулай итеп, поэзиядә могҗиза туа: эчтәлекнең гаҗәп яңа булуы аркасында безгә форма үзе дә инде өр-яңа булып тоела». Казакъ әдибе Мохтар Ауэзов татар шагыйренең иҗатын бик яхшы белгән һәм яраткан. Билгеле булганча, «Туган тел» шигыренең менә бу дүртенче строфасын күп еллар буена китапларда бастырмадылар, имеш, анда Ходай турында искә алына:
И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам: 
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.
М. Ауэзовның моңа бик ачуы килә торган булган. «Нишлисез сез,— дигән ул,— мин ул шигырьне бала чагымнан ук яттан беләм. Ничек инде соңгы ике юлны кисәсез?!»
Үзбәкләр Хәмзә Хәкимзадә, Гафур Голәм, таҗик Садретдин Айни, әзәрбәйҗанлы Сөләйман Рөстәм, кыргыз Аали Токымбаев, төрекмән Берды Кербабаев, казакъ Җакан Сыздыков, чуваш Педер Хузангай һәм башка каләм осталары күңелендә әдәбиятка мәхәббәт Г. Тукай әсәрләре ярдәмендә барлыкка килгән. Бу турыда алар үзләре болай дигәннәр:
«Тугандаш татар халкының бөек җырчысы Габдулла Тукайның ялкынлы, самими шигырьләре йөрәгемә тирән кереп урнаштылар. Ул барлык тугандаш республикалар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз» (Сөләйман Рөстәм)
«Казакъ халкы Тукайның шигырьләрен сокланып тыңлый, яратып укый… «Шагыйрь» исемле шигырен, думбра белән көйләп, күп кенә егетләрнең яттан җырлаулары әле дә хәтеремдә саклана. Казакъ егете, думбрасын чиртеп:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам газраилне күргәндә дә:
«Без китәбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә,—
дип җырлаганда күп кенә казакъ картларының: «Гаҗәеп акын… Тагын да кабат җырла әле җырыңны!.. Тамаша акын!» дигәннәрен үз колагым белән күп тапкыр ишетткәнем бар. Барлык шагыйрьләр арасында Габдулла Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды. Элегрәк заманнарда казакъ-татар мәктәпләрен, уку өйләрен «Габдулла Тукай исемендәге мәктәп», «Габдулла Тукай исемендәге уку өе» дип атау гадәткә кергән иде. Мин дә «Габдулла Тукай исемендәге» мәктәпләрнең берсендә (Күкчәтау шәһәрендә) укыдым. Казакъ халкының бөек улы, зур фикер иясе һәм шагыйрь Абай әсәрләре белән беррәттән, без Тукай шигырьләрен дә ятлый, комарланып укый идек». (Җакан Сыздыков)
«Мин ул шигырьне (сүз «Шагыйрь» әсәре турында бара) сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Яшәүнең үлем өстеннән тантана итүе минем аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтеп, тормыштагы урынымны билгеләде». (Педер Хузангай)
«Урта Азия халыкларының, шул җөмләдән төрекмән халкының да, әдәбияты үсүендә татар әдәбиятының хезмәте күп, һәм олы Тукайны да, Ибраһимовны да мин үземнең остазларым дим». (Берды Кербабаев)
«Г. Тукайны фәкать татар халкының шагыйре дип кенә әйтү җитми. Тукай үзбәк халкы арасында билгеле һәм танылган шагыйрь. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның теле үзбәк һәм казакъларга якын һәм җиңел аңлашыла». (Гафур Гөләм)
«Габдулла Тукай уйгур халкының сөеп укый торган шагыйре генә түгел, бәлки әдәбиятыбызның үсеп, камилләшүенә лаеклы өлеш кушкан мәшһүр татар шагыйредер». (Уйгур галиме Г. Сәгъдеваккасов)
Менә бу өзекләрдән күренгәнчә, Г. Тукай үзе дә күп кенә халыкларның язучылары өчен остаз булган, аның иҗаты аларга үрнәк булып хезмәт иткән.
Г. Тукай иҗатының зурлыгы, аның шигъри әсәрләрендә генә түгел, бәлки тәнкыйть һәм әдәбиятка, тарихка караган фәнни хезмәтләрендә дә күренә. Ул үзенә кадәрге шагыйрьләр иҗаты белән яхшы ук таныш булган һәм аларга карата шәхси мөнәсәбәтләрен дә әйтеп барган. Мәсәлән, «Шигырьләребез» (1907) дигән мәкаләсендә Габделҗәббар Кандалый шигырьләрендәге «әдипкә һәм әдәбиятка хилаф җирләре» булуга игътибар итсә, «Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре… назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында (суфыйлыкка бәйләнешле — Ф. Г.) гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер иде», дигән нәтиҗә чыгара. Ә инде Мифтахетдин Акмулла хакында «аның шигырьләренә бик күп тәгассыб (искелек — Ф. Г.) катнашкандыр, һәм дә безнең татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юктыр, шигырьләреннән тик казакъ исе, күчмә халык исе чыгып торадыр», дип куя.
Әлбәттә, әлеге шагыйрьләргә бирелгән бу бәяләр белән бәхәсләшергә мөмкин, әмма шунысы мөһим: Г. Тукай аларның әсәрләрен белгән генә түгел, бәлки сәнгатьчә эшләнешләре, эчтәлекләре һәм башка хасиятләре ягыннан тәфтишләп өйрәнгән. Егерменче гасырның беренче унъеллыгында аеруча күп язган Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думавиларны «ике бөек шагыйрьләребез» дип атавы да аның үз чоры әдәбиятыннан бик яхшы хәбәрдар булганлыгын һәм каләмдәшләренең уңышына сөенеп яшәгәнлеген күрсәтә.
Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип карады һәм бу фикерне менә болай дәлилләде. Башка хезмәт белән шөгыльләнгән кеше басылып чыккан барлык әсәрләрне дә укып бара алмаска, укыганда да өстән-өстән генә күз йөгертеп узарга мөмкин. Шуның өчен ул «иң яхшы һәм мәгънәле» юллардан буш, берни дә бирми торган урыннарны аерып бетермәскә дә мөмкин. Г. Тукай заманында исә татар телендә китаплар күп чыга. Шуның өчен аларны әйбәтләп укып, җитешле-җитешсез якларын аңлатып баручы махсус укымышлы-лар-тәнкыйтьчеләр кирәк. Басылган әсәрләр арасында укучылар өчен зарарлылары да булуы ихтимал. Китаплар, нур һәм мәгълүмат тарату белән бергә, томаналык вә әхлаксызлык алып килергә дә мөмкиннәр. Кайбер укучылар үзләренең зәвыкларына туры килүче әсәрләрне таба алмый йөриләр. Бигрәк тә яшь кешегә «яхшы рисалә табу борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер. Әгәр бер рисаләне укып та, тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр».
Шул ук вакытта Г. Тукай тәнкыйтьчегә зур таләпләр дә куя: «Тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр». Тәнкыйтьче булу өчен, аның ышануынча, «әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы» таләп ителә. Чөнки шәхси файданы күздә тотып тәнкыйть итүчеләр дә күп. «Җәмәгать фикере белән уйнарга ярамый»,— дип кисәтеп тә куя бөек шагыйрь.
Күрәбез, Г. Тукай тәнкыйтьнең асылы, бурычлары, ул өлкәдә эшләүченең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында дөрес һәм урынлы сүзләр әйткән. Мәсәлән, шул чордагы барлык язучыларның һәм журналистларның иҗатын тискәре бәяләгән берәүгә Г. Тукай болай дип җавап бирә: «Сез охшашы күрелмәгән бер бөек кеше икәнсез… Ярый, язучылар, Сезнеңчә, начар һәм яраксыз кешеләр булсыннар, ләкин Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? Милләтнең хәзергесе һәм киләчәге өчен файдалы чәчмә яки тезмә берәр нәрсәгез бармы? Күрсәтегез, бер тапкыр тикшереп карыйк та, башкаларның язганнары бөтенләй ташлансын, онытылсын… Һәр язучының үзенә бер… тоткан юлы бар; шуңар күрә аларны тәнкыйтькә ашыкмаган булсагыз да ялгыш булмас иде. Һәр язучы… каләмен чылбырлап куйса,… кемнәр язар? Сезгә тәнкыйть итәргә нәрсә калыр?
Без: «Бу шигырь барлык кимчелекләрдән пак!>»,— дип язмадык лабаса! Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез». Күрәбез, бөек шагыйрь барлык китапларны, әсәрләрне бер селтәнүдә юкка чыгару ягында түгел, мондый карашта торучыларны сабырлык белән тәрбияли. Башкаларны тәнкыйть итәргә алынган кешенең моңа хакы булырга тиеш. Бары тик үзе әдәбиятыбыз үсешенә каләме белән ярдәм иткән шәхес кенә төпле сүз әйтә ала. Аның шагыйрь, язучы, драматург булуы мәҗбүри түгел. Әнә В. Белинский, Н. Добролюбовлар рус әдәбиятында бары тик тәнкыйть хезмәтләре язу белән генә шөгыльләнгәннәр. Димәк, сүз сәнгатенең үзенчәлеген нечкә тоеп, гадел эш итүче тәнкыйтьче әдәбиятның абруйлы әһеле була ала. Әсәрнең үзеннән чыгып түгел, бәлки теге яки бу язучыга шәхси мөнәсәбәт буенча тәнкыйть хезмәтләре язучыларны Г. Тукай «Мөнтәкыйд» («Тәнкыйтьче») шигырендә дә чыбыркылады:
Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» — дип куя,
Су тегермәнен күрә дә: «Пары, буы юк!» — дип куя.

Ул тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя,
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
Һәр язучы иң әүвәл үз-үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш. Г. Тукай шундый иҗатчы иде. Ул 1913 елда ул «Уянгач беренче эшем» дигән мәкалә яза. Үзенең җиде ел буе иҗат иткәннәрен күздән кичерә, йомшак, җитәрлек дәрәҗәдә сәнгатьчә язылмаган дип уйлаганнарын «чүп» дип атый. Шул «чүпләрне» бүлмәсеннән чыгарып ташлый. «Бүлмәдә,— ди ул,— «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар». «Рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман Алла юл ачар әле дип өмидләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хакимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем буласың да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль ифтихар1 Һәдия итә алам. Тиз арада, ...үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле2 зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем». Бу үз иҗатыңа гаять җаваплы карауның гыйбрәтле мисалы. Әлеге сүзләрдән күренекле шагыйрь Сибгат Хәким мондый нәтиҗә ясый: «Тукайның мәкаләсендә шагыйрьләрне уйландыра торган нәрсәләр күп. Тукай, моңа хәтле язганнарын тәнкыйть аша үткәреп, яхшыларын начарларыннан аера… Менә үз-үзеңне тәнкыйть нинди була икән. Тукайдан өйрән дә өйрән...»
Бөек шагыйребез замандашлары Г. Камал, М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Г. Ибраһимов, Г. Исха-кый иҗатларына карата фикерләрен белдерә. Аларның әсәрләрендә үзен канәгатьләндергән яклар турында кинәнеп язса, кимчелекләрен, Г. Тукайга хас булганча, кылычтан үткен теле белән камчылый. Мәсәлән, М. Гафуриның «Кызларга махсус милли шигырьләр», «Ирләргә махсус милли шигырьләр» язуын килештерми, аларны милләткә файда урынына зарар» дип бәяли. Ләкин бары тик әдәбият мәнфәгатен кайгыртып язылган мондый тәнкыйть хезмәтләре Г. Тукайга бу каләмдәшләренең күпчелеге белән әйбәт, кайберләре белән хәтта дустанә мөнәсәбәт сакларга комачаулык итми.
Әдәбиятыбыз үсешенә чын-чынлап киртә булып торган ул вакыттагы рәсми идеологиягә һәм цензорларга карата да усал-усал сүзләр яудыра. «Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә — эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсене-кендә — иң кадерле нәрсәләр генә кала». Ягъни язучының ихлас язган, шуның өчен үзенә дә кадерле тоелган фикерләрен, яки әсәрләрен цензор дигән сакчы матбугатка үткәрми, сызып ыргыта. Шуңа күрә Г. Тукай, ачынып, «кызмагыз, мәйданга чыкса чүпләрем»,— дип әйткән дә. Күренә ки, халык шагыйре тәнкыйть өлкәсендә дә туры сүзле, гадел, аяусыз, таләпчән булган, бигрәк тә үз-үзенә ташламалар ясамавы аның шәхесенә карата ихтирам уята.
Г. Тукай үз иҗатына битараф булдылар дип әйтә алмагандыр. Чөнки һәр әсәре, китабы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, аларны укыйлар, язганнары белән килешәләр, яки бәхәсләшәләр, авторын мактыйлар, ачуланалар, аның белән ызгышалар.
Г.Тукайның «иң беренче тәнкыйтьчеләре», әлбәттә, рәсми хакимиятләр була. 1911 елның 26 ноябрендә, мәсәлән, матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты Петербургка — Баш Идарәгә шикаять җибәрә. Анда Г. Тукайны кайбер әсәрләре өчен җинаять җавап-лылыгына тартырга кирәклеге әйтелә. Казан чиновниклары «Китмибез!» шигыре өчен Җәзалар турындагы. Уло-жениенең 104 статьясы 3 пункты, «Хөррият хакында» шигыре өчен 129 статьясы 2 пункты, «Тавыш хакында», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигырьләре өчен 129 статья 6 пункт буенча гаепле булуын күрсәтеп» язалар.
Ә. Сәйдәшев дигән кеше «Фикер» газетасында (1906 ел, 3, 21 июль) Г. Тукайның «Алай-болай» исемле мәкаләсе басылгач, гәзитне судка бирә. Гәзит нәшире Камил Мо-тыйгый-Техфәтуллин бу материалларның авторы Г. Тукай булуын яшерә һәм ялгызы гына суд каршына баса. Аны ун көнгә полиция участогына ябарга хөкем итәләр.
XX йөз башында төрле социаль катлауларның ихтыярын чагылдырган вакытлы матбугатның ниндие генә булмый? Һәрберсе Г. Тукайның иҗатына үз мәсләгеннән һәм мәнфәгатеннән чыгып бәя бирә. Иҗат кешесе өчен үзең ныклап инанган кыйблаң булу бик мөһим. Бары тик шул вакытта гына, сине бер кырыйдан икенче якка тайпылдырырга тырышучыларга бирешмичә, тоткан мәсләгеңә туры барырга мөмкин. Г. Тукай исә туган халкының алга китүен, аның бүген бәхетле көн итүен, киләчәге тагы да яхшырак булуын теләде. Шуларны кайгыртып язган шагыйрь үзенә бик күп теләктәшләр тапты, шул ук вакытта дошманнар да җыйды.
Тәнкыйтькә куела торган төп таләп — гаделлек. Бары шул сыйфатка ия булганда гына ул үзенең бурычын үти ала. Ф. Әмирханның шагыйрь Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләре әсәрләрне эстетика кануннары буенча бәяләүнең матур үрнәге булып торалар. Шагыйрьнең өченче шигырь дәфтәрен бәяләүгә багышланган «Габдулла Тукаев шигырьләре» («Әлислах», 1907, 3 декабрь) дип исемләнгән мәкаләдә ул җыентыкта «иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, әзәрбәйҗанча, тагын әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре» дә күплегенә эче пошуын белдерә дә, саф татарча тел белән, халык арасында яши торган хыялый хикәягә нигезләнеп иҗат ителгән «Шүрәле» поэмасына югары бәя бирә. Әдәбият сөючеләргә һәм барлык шәкертләргә мәҗмуганы дикъкать белән укып чыгарга киңәш итә. Шагыйрьнең дүртенче дәфтәренә карата язганда («Әлислах», 1908, 9 февраль) Ф. Әмирхан каләмдәшенең әсәрләрен туган телебездә иҗат итүенә сөенүен белдерә, «бу икенче мәҗмуга да… гүзәл шигырьләр белән тутырылган»,— ди ул. «Китмибез», «Ишек бавы», «Хөррият хакында», «Бер шәехнең мөнәҗәте», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», «Рәсемгә ишарә», «Бер газета идарәсе хәленнән», «Көз» исемле шигырьләрне аерып күрсәтә. Шул ук вакытта тәрҗемә итеп язылган «Охшату» һәм «Мужик йокысы» әсәсрләренеңбу җыентыкта урын алырга тиеш түгеллеген дә әйтә. Беренчесенең тупас теленә игътибар итсә, икенчесеннән тормышны җитәрлек белмәү күренеп торуын искәртә. «Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны» дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Россия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер», дип куя. Ф. Әмирхан мәкаләне шагыйрь алдына бурыч кую белән тәмамлый: «Монан соң Габдулла әфәндедән: халис1 татар телендә язылган озын-озын поэмалар көтәбез. Татар теленең (дикъкать итегез! Төрек түгел) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигърияле2 затларыбызның тәсанныгсыз3 татар булып калулары лаземдер». Шул ук вакытта Ф. Әмирхан Г. Тукайны әдәбиятның үзен ныклап белмичә генә тәнкыйть итүчеләрдән аралый. «Гафуриның теле җиңел, нәфис, ә Тукаевныкы бөтенләй мөмкин түгел» дигән берәүнең сүзләренә каршы ул Г. Тукайның саф татарча яңгыраучы шигырен мисал итеп китерә. Шул ук «тәнкыйтьченең» «Тукаевның шигырьләре муаффәкыятьсез1 тәрҗемәләрдән гыйбарәт» диюенә карата болай ди: «Ул әфәнде рәхим итеп менә шушылар арасыннан муаффәкыятьсезлекләр күрсәтсен иде: «Шагыйрьгә», «Бишектәге бала», «Вәгазь», «Шил-лердан», «Мәхбүс» һәм «Әлислах» сәхифәләрендә чыккан икътибаслары2».
«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы басылып чыккач, аңа да бәяне беренчеләрдән булып Ф. Әмирхан бирә («Әлислах», 1908, 24 ноябрь). «Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңар татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады». Ә инде бөек шагыйрь вафат булгач, Ф. Әмирхан «Кояш» газетасында (1913 ел, 4 апрель) кайгы мәкаләсе бастыра. «Шималь төрекләре бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр… Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт,- авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә төп көй, әсас иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды». Бу сүзләрдән Ф. Әмирханның каләмдәше Г. Тукай шәхесен һәм иҗатын никадәр хөрмәт иткәнлеген күреп була. Ә менә Г. Ибраһимовка килгәндә, аның Г. Тукай иҗатына мөнәсәбәте үзенчәлеклерәк. 1910 елда язылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә ул болай дигән иде: «Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галибәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки: татар шагыйре диелүгәчә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була».
Әмма берничә елдан аның Г. Тукай иҗатына булган карашы үзгәрә. Бу Г. Ибраһимовның әдәбиятның бурычларына, аның асылына булган күзаллауларының, ягъни эстетик карашларының үзгәреп торуы белән аңлатыла булса кирәк. Иҗатын романтизмнан башлап, тәнкыйди реализм һәм социалистик реализм юлларын үткән әдип эстетика кануннарын аңлауда да бер урында гына тормады. 1913 елда ул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтен яза. Ул анда шагыйрь булган кешегә билгеләмә бирә: «Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, шөбһәсез, хиссият колы. Аның, шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын гакыл, коры мантыйк белән күп эше булмый». Г. Ибраһимов, шагыйрьлекне шулай аңлавы сәбәпле, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәндләргә бик югары бәя бирә. Аның каравы Г. Тукайга карата ул аеруча таләпчәнлек күрсәтә. Шагыйрьнең башлангыч иҗатында татар сүзләрен аз куллануына игътибар итә. Әлбәттә, ул бу мәсьәләдә хаклы. Ләкин Г. Ибраһимов бик кискен итеп, «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән сорау куя. Әлеге шагыйрьнең бары тик «хиссият колы» гына булмавы, аның мәхәббәт лирикасына азрак урын бирүе әдипкә ошамый. Халык мәнфәгатьләре турында язуны Г. Ибраһимов хәтта шагыйрьлеккә кимчелек китерә торган як дип карады. «Халык бетен дөнья мөселманы өчен кайгырганда — Тукаев шуны җырлады; аннан миллияткә күчкәч — аның теленнән татарлык аһлары коелды… Шулай итеп, халык Тукаевта… үз күңеле эзләгәнен беркадәр таба килде. Вакыты белән Гафурины да күтәргән нәрсә — шул иде… Анлар заманында шигырьдән фикер вә нәсихәт эзләгән халыкка азык булса да, хәзер әдәби кыйммәтләре калмаган». Күрәбез, Г. Ибраһимов хәтта Г. Тукайны шагыйрь дип тә танымас иде. Ф. Бур-наш бу фикерләргә каршы чыкты, Г. Тукайны шагыйрь буларак югары бәяләде. Г. Ибраһимовның һаман да шул «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендәге карашларыннан ваз кичмәвен тәнкыйтьләде. Г. Ибраһимов аңа җавабында Г. Тукай турындагы карашы «моннан ун-унике ел элек ничек булса, әле дә шул көенчә калды», дип, үзенең бөек шагыйребезгә булган тискәре мөнәсәбәтен тагын бер тапкыр раслады. Ләкин шагыйрьнең талантын ул барыбер кире кага алмый. «Ул халыкның эченә, җанына да төшә, хыял вә әкият дөньясына да керә»,— дияргә мәҗбүр була. Шулай итеп, никадәр тәнкыйть күзлегеннән чыгып карарга тырышмасын, Г. Тукайның бәхәссез таланты аны дөрес бәя бирүгә китерә.
С. Хәким бу турыда болай уйлана: «Галимҗан ашыккан, артык ашыккан… Икесе дә зур шәхес. Араларына кермим. Тукай да, Галимҗан да усал. Тукай җавапсыз кала торган кеше түгел. Шәхси яратып бетермәүләр язганнарыннан күренеп тора… Галимҗанның Тукай турындагы мәкаләләрен халык кабул итмәде. Халык Тукайга бөтенләй икенче төрле бәя бирде… Халыкка күбрәк ышанырга кирәк икән. Халык үз улын кимсетергә ирек бирми. Дөреслек — халык ягында».
1917 еллардан алып 1990 елларга кадәрге чорда Г. Тукай иҗатын төрле вакытларда төрлечә бәяләү булды. Егерменче елларда аны вак буржуа шагыйре дип атау гадәткә керде, шагыйрь иҗатындагы халыкчанлык рухы инкарь ителде. Бу әле утызынчы елларның урталарына кадәр дәвам итте. Мәсәлән, Гомәр Гали болай дип язды: «Әгәр инде бик нык тикшереп, Тукай иҗатында төп бер идея стержне табабыз икән — ул татар вак буржуаз идеологиясенең куе романтизмга, мистицизмга буяп бирелгән күренеше булыр». 1938 елда Гали Халит Г. Тукай иҗатына багышланган мәкалә белән чыгыш ясый. Яшь әдәбият галиме классик шагыйребез иҗатына яңача, гадел карый һәм аны дәлилсез һөҗүмнәрдән яклый. 1939 елда шул ук галим «Халык шагыйре Тукай» дигән китабын бастырып чыгара. Г. Халит, күргәнебезчә, Г. Тукайны халык шагыйре дип атый. Моны ул шагыйрьнең «халык мәнфәгатьчесе» булуы, «халык тормышы белән бергә яшәвендә һәм халык поэзиясенә, халык талантына, халык рухына булган мәхәббәте» белән раслый. Г. Халитнең 1956 елда рус телендә дөнья күргән «Габдулла Тукай һәм XX йөз башында татар әдәби хәрәкәте» дигән китабы да гыйльми җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Г. Тукайның тууына йөз ел тулуга багышлап чыгарылган биштомлыкның да мөхәррире Г. Халит булды. Үзенең бу басмага язган кереш мәкаләсен ул «Халык җырчысы һәм Ватан улы» дип атый. Бу инде Г. Тукайга бирелгән зур бәя иде. «Чын сәнгатьне, чын шигъриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр. Халык рухын били алган сәнгать иясе үлемсез. Тукай да шундый»,— дигән нәтиҗә ясый ул.
Г. Тукай иҗатын егерменче-утызынчы елларда Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Нигъмәти, Җамал Вәлиди, Гомәр Галиләр өйрәнделәр.
1938 елда М. Җәлил Г.Тукайның Мәскәүдә рус телендә чыккан сайланма әсәрләр җыентыгына кереш сүз яза (ул китапны төзүче дә М. Җәлил үзе була). Ул Г. Тукайны «бөек демократ шагыйрь» дип атый, Г. Тукай — «халыкның сөекле шагыйре һәм киләчәктә дә шулай булып калачак», дигән нәтиҗә ясый. Гомумән, М. Җәлил халык шагыйребезнең иҗатын барлау, туплау, өйрәнү, аның әсәрләренең берничә томнан торган академик басмасын чыгару турында кайгырта. Аның бу тәкъдимнәре 1939 елның 11 августында Татарстанның җитәкче органнарына язган хатында әйтелә. Шунда ук ул игътибарны башкалабыз Казанда Г. Тукайга һәйкәл кую, шагыйрьнең музеен ачу мәсьәләләренә дә юнәлтә.
Шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда Якуб Агишев, Иван Пехтелев, Рөстәм Башкуров, Резедә Ганиева, Йолдыз Нигъмәтуллина, Үзбәк Гыймадиев, Рашат Гайнанов һ.б. куйган хезмәтне дә ихтирам белән телгә алырга кирәк. Г. Тукайның шигырь системасын, аның классик язма шигырь (гаруз), халык шигыре (силлабика) кануннарын иҗади файдалануы турында Әхмәт Исхак, Хатип Госман, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовларның хезмәтләре бар. Ибраһим Нуруллинның бу өлкәдәге хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Ул 1956 елда «Тукай эстетикасы» дигән хезмәтен чыгарды. «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Тукай» дигән әсәр язды. 1977 елда ул Мәскәүдә рус телендә дә басылып чыкты. Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы һәм «Тукай Петербургта» драмасы шулай ук бөек шагыйребезнең шәхесен укучыларга һәм тамашачыларга танытуда зур файдалы эш башкардылар. Боларга өстәп Р. Ишморат, Т. Миңнуллин, Р. Батуллаларның драма әсәрләрендә, С. Хәким поэмаларыңда, күп санлы шигырьләрдә, хикәяләрдә Г. Тукай образының төрле яклап, шактый тулы гәүдәләндерелгәнлеген әйтү зарур.
Г. Тукайга багышлап шулай ук күп җырлар, башка музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Бөек шагыйребез әнә шулай халкыбыз рухында яши. XXI гасырга да ул олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак килеп керде.

www.Edutatar.ru

Тукай сабаклары

(Халык шагыйренең туган көне уңае белән) 26 апрель — Тукай туган көн.
15 апрель — Тукай вафат булган көн.
Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.
Әмма 1886 ел язы белән быелгы яз арасында 102 ел гомер ята. Нинди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чөрда. Агарасы җирдә бер мәгънәсез карайган, башыннан сөеп күтәрәсе урында шулай ук бер мәгънәсезгә түбәнсеткән һәм түбәнсенгән, Тукай кадәр Тукайны, яңа татар әдәбиятының нигезен салган бөек әдипне көчләп-көчләп халык язмышыннан аерырга, хәтта пролеткульт кысаларына куып кертеп, бур­жуаз шагыйрь итеп күрсәтергә маташкан чорлар да булмады түгел, булды. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады». Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булачак.

Тукай шикелле шәхесләр һәр кеше күңеленә үзенчә юл ярадыр ул. Бу мәгънәсе бер, әмма рәвешләре төрле. Тукай дигәндә, минем күз алдыма туңып бозланган тәрәзәләренә таң сарысы төшкән авыл өе килә. Инәй — безнең якта инәй диләр — шарт-шорт итеп янса да, әле һаман кызып китә алмаган мичкә утын өсти, ялкын шәүләләре ниндидер сих­ри манзаралар тудырып, аның борчулы йөзендә уйнаклый, ә мин, сәкегә утырып, ап-ак тула оек өстеннән чабата киям һәм чакрымнар үтеп, күрше авылга бишенче класска укырга барырга җыенам. Күңелемдә дәрестә сөйләнәчәк шигырь:
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; 
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата... 
Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә; 
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә...
Татар шигъриятендә мин шушы «галибанә» сүзеннән дә яктырак, куәтлерәк, аннан да киңрәк итеп таң капусын ачкан сүзне хәтерләмим. Валдай калкулыкларыннан, Укасу буйларыннан Тын океаннарының Татар Бугазларына кадәр таралып утырган халык кадәр халыкны тәрбияләде һәм тәрбияли бу сүз. Уйлап карасаң, галибанә — «каһарманнарча» дигән генә (!) сүз ул. Ничек әйтелә бит!

Таң җиле куйды исеп... Тукай таңыннан мин бүгенге таңыбызга сикерәм... Апрель... Яз... Илебезгә яңарыш алып килгән Апрелебезне дүртенче тапкыр кабатланышы. Юк, без аның еллыгын үткәрмибез чөнки максатлар ифрат та зур, без исә эшлисе эшләрнең башында гына... Әйе, һәр бөек шагыйрьнең чын бөеклеге һәр заман өчен үзенчә ачыла. Андый шәхесләрнең алдан күрүчән «пәйгамбәрлегенең» көче дә шунда бит. Гүяки алар үзләре яшәгән заманда киләчәк өчен дә яшәп калалар, үз мохитләренең бөтен шатлыгын, кайгысын һәм аһ-зарын йөрәкләре аша үткәреп, бәялиләр һәм киләчәк өчен сихәтле шифа булырлык киңәшләр калдыралар... Беренче Бөек рус демократик революциясе канатында ша­гыйрь булган әдипнең кешелеклелек демократиясе дә шунда, минемчә. Демократияне син аны ничек кенә бизәмә, матур сүзләргә төрмә, әгәр ул шәхес иреген, халыкның социаль иреген тәэмин итми икән, ул — төрмә; чын халык демократиясе булып җитешә алмый. «Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән...» Иваново-Вознесенскийда канга батырылган беренче эшче советлары таңы бит ул. 1905 нче ел таңы. Тукайга күрергә насыйп итмәгән 1917 ел таңы. 1985 елның апрель таңы... Араларында сиксән ел гомер яткан бу өч бөек таң арасында таң калырлык социаль гармония ята! Бүген килеп демократия һәм билгелелек өчен көрәш нәкъ шул шәхеснең социаль яктан чәчкә ата алуы өчен шәхес диктаторлыгына, ә халык демократиясе ничек борсаң, шул якка борыла торган «тыңлаучан демократия-түти»гә әйләндерелгән булган икән, бүген җәмгыятебез гаделсез рәвештә югалтылган демократик хокукларны аякка бастыра икән — бу безнең иң бөек җиңүебез. Диамат законнарына «Печән базары» чатларыннан өйрәнгән Тукай демократиянең иң асыл сыйфатын социа­листик демократиядә күрә. Карагыз әле, нәрсә ди егерме яшьлек Тукай .— әйе, 1906 елда!
Чебен җанымны чын юлда бирәм мең кәррә, кызганмыйм. 
Минем чен мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай...
Ике яшендә «аяклары бозга ябышып каткан», өч яшендә анасы җеназасын чыгарганда «әнкәйне кайтарыгыз!» дип капка астыннан «егълап» калган, дүрт яшендә бабасының «алты күгәрчене эчендә бер чәүкә» булган, мәдрәсәләрдә «суган сатып, борчак атып», ниһаять, нибары җиде генә ел иҗат итеп, Рәсәйдә генә түгел, «Ауропада да күз өстендәге каштан газиз» шагыйрьгә әйләнгән һәм егерме җиде яшь өстендә, «күңеле тарсынып», якты дөньядан китеп барган Тукай, күрүебезчә, үзенең киләчәген «бөтенләй социаллардай» булган инкыйлаб белән бәйли. Җир йөзендә бүтән мондый шагыйрь-иҗатчы юк!

Безнең һәркайсыбызда табигый сорау тууы мөмкин: кадерләп саклыймы бүгенге Уфабыз халыклар дуслыгы җырчысы, башкорт халкының рухи яклаучысы булган Тукай истәлеген? Юк, сакламый. Бүгенге көндә шәһәребездә Тукай истәлеге белән бәйле булган бер генә мемориаль такта да юк, ичмасам. Оялырга кирәк иде дә бит. Әйтмичә булмый, гласность таләп иткәч, теләмәсәң дә, әйтмичә булмый: Тукай истәлеген халыклар тормышында мәңгеләштерү һәм шул юл белән халыклар дуслыгын ныгы­тыр урында безнең урындагы матбугат органнары Тукай тикле Тукай, ха­лык тикле халыкның изге иманыннан көлеп, шагыйрь үлгәннән соң, 76 ел үткәч, аның каныннан керле анализ алалар һәм «Агыйдел» журналын­да «Милләте, каны ягыннан Тукай башкорт булган икән» дигән сыман бер дә кирәкмәгән ачышлар» ясыйлар һәм гаепсез халыклар арасына кара песи җибәрәләр, һәм шуннан ары «изгелек»не эшли алмыйлар. Тукайның картинәсе-картатасы ягыннан папуас та булуы мөмкин, ләкин Тукай бит тарихка татар халкының улы һәм аның мәңгелек җырчысы буларак кергән. Газета-журналларыбызда мондый ачышлар ясаган язучыларыбыз каләм алырдан алда, иң элек кулларын, аннан таза куллар белән йөрәкләрен юсыннар иде. Минемчә, Уфада Тукайның истәлеген мәңгеләштерү, татар культурасының икенче башкаласы булган Уфаны мәгърифәтләштерү Тукай булган йортларга, биналарга такталар кую, бөтен халык, ике тугандаш татар һәм башкорт халыкларының матди җыемы исәбенә һәйкәл куюдан башланырга тиеш кебек. Җәмгыятебездәге кара көчләр нинди генә төсләргә кермәсен, нинди генә чокчынулар алып бармасын, без, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Тукай культурасы вәкилләре, халы­клар дуслыгын, халыкларның рухи тигезлеген саклау юлында бернинди провокацияләргә бирелмәячәкбез, тарихтан бертуган татар һәм башкорт халыкларының дуслыгын күз карасы кебек саклаячакбыз!

Җәмгыятебездә үзгәртеп кору өчен көрәш көчәйгән көннәрдә Тукайны, бигрәк тә аның публицистикасын, кабаттан уку зиһенне үзеннән-үзе халык язмышы турындагы уйларга һәм тормышыбызда Тукай сабаклары дигән гыйбрәтле төшенчәгә алып килә. Без бүген Тукайга сабакка киләбез. Без үзебез кимендә урта белемлебез. Без имтихан тотабыз. Ял­гышларыбызны төзәтә алырбызмы? Алырбыз. Көчебез җитәрме? Җитәр. Кем идек, кем булдык? Шушы сорауга җавапны тапмый торып, бер генә кеше дә бүген үзен үзгәртеп коруның актив көрәшчесе итеп тоя алмаячак. Тукайның, минем карашка, иң беренче сабагын демократия сабаклары дип атап булыр иде. Ләкин вафат булган заманнардан алып тарая барган, ахырда ишеккә уелган күзләвек рәвешенә генә калдырылган де­мократия, күмәк хуҗалыклашу һәм культ заманнарында, аннан соңгы елларда җибәрелгән ифрат зур гаделсезлекләр, адәм башы белән уйнау һәм, соңыннан килеп, утыз ел буе «демократия уены» уйнап торгынлык томаннары аша без, ниһаять, партиябез башлап җибәргән яңа чорга — «яктылык һәм демократия мөмкин кадәр күбрәк булган» (Ленин) искиткеч матур заманга килеп кердек. Аны рух җимереклеге, әхлаксызлыктан чыгу заманы дип атап булыр иде. Безгә инде демократизм шартларында яшәргә өйрәнергә кирәк. Дөрес, без аңа әзер түгел идек. Аш белән аткан­га таш белән атарга, изгелеккә явызлык белән кайтарырга һәм үз-үзебезгә бикләнергә, нәтиҗәдә бөеклек, мин-минлек чирләре белән чирләргә һәм бөтен игътибарны кием-салымга юнәлтергә һәм, кем әйтмешли, ашка-занын «крахмал клетчатка»сы белән тутырырга, көне-төне эчәргә, акча һәм алтын туплап, халык һәм чын социализм идеалларыннан читләшеп яшәргә өйрәнеп китеп бара идек. Ниһаять, безнең йөзләребезгә яңа әхлак нурлары калка башлады. Фикер офыкларыбыз киңәя. Әмма рәтләрне барларга кирәк. Бер дә юкка ямьсезләшеп, бозылышып яшәмибезме без? Сүз һәм эш берәмлеге белән тормышыбызның һәм бер-беребезнең күңел чикләрен киңәйтмибезме? Кылган ямьсез эшләребез өчен бер-беребез алдында тәүбә итәр көн җитте. Бу — хак. «Уйларыбыз яңа булсын, сак­лан! Искермәсен! — ди Тукай. — һәм җәнҗалдан, ызгыштан кыл кадәр искермәсен!» Бүген әйтелгән диярсең!

Демократияле булу культурасын күздә тотып, халык шагыйре «дөньяны ярты йомык күз белән күрмәскә» чакырды, демократия дип «тротуарга сыймый, урамга чыгып, халыкны сөзгән сыерлар»дан көлде. «Күңелеңне каралтма, ашап кикермә, игендәге чикерткәдәй сикермә», дип тә өстәде. Менә ул Тукайның демократия сабаклары. Үз чамаңны, абруеңны, кем улы, кем кызы икәнлегеңне бел. Шуларны матурлык аша расла. Әмма Тукай демократиягә бер вакытта да соры кортларны күз йомып гафу итү итеп карамады. Азмы соры кортлар үрчеттек без соңгы елларда?! Үзгәртеп кору — соры кортларны көйдерү бит ул.
Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар, 
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну, гаҗәп, ай-яй! 
Вә һәрберсе — губернатор, кикерәдер дөбер-шатыр, 
Тамак туйгач, төкер-какыр, бөтен эч май гына, май-май!.. 
Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак, 
Тотып ярсак боларны без, заман үткәрми, картаймый...
Менә ул чын демократиянең икенче канаты. Кешелеклелек һәм за­конлы таләпчәнлек» Изүче һәм изелүче сыйныфлар «булмаган» илебездә үрчегән соры кортлар — шул ук кичәге эшче һәм крестьян баласы мәктәп ашханәсеннән, сабыйлар авызыннан өзеп, урлап өенә ит ташыды, аны сатып, келәм һәм машина алды. Бер туганына анонимка язып, ата-анасын урамга куып чыгарды, чөнки аны җирдән-судан, илдән-халыктан, Җырдан-телдән аерылган әхлаксызлык чолгап алган иде. Адәм белән адәмчә исәнләшә белмәсә дә, ул адәмнән көлә, кимсетә белде. Тукай андый соры кортларны кызганмаска чакырды. «Җинаять хөкемгә тигез: монда килегез! Ничә... еллардан бирле көтелгән җәза таңы атты... Көлдегез! Галимнәрне танымадыгыз. Тугры сөйләгәннәрне кыстыгыз, издегез, шәкертләрне (укучы бала, студент һ.б. дип аңларга кирәк - А.Х.) теләнчедән дә яман күрдегез. Җавап бирегез! Нигә елаган булып торасыз... Бушка еламагыз! Монда сезне кызганучы юк...», — дип язды Тукай.

Тукайның икенче зур сабагы — халыклар дуслыгын саклау иде. Ул үзе халыклар дуслыгы җырчысы булды да. Минемчә, Тукайның безнең көннәргә калдырган иң бөек васыятьләренең берсе — Россия балыкларының дуслыгын ныгыту, аларны социаль азатлык өчен көрәш тирәсенә тагы да тыгызрак туплау. Мәшһүр «Китмибез»не генә хәтергә төшерик: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!»

«Олугъ юбилей мөнәсәбәтләре белән халык өмидләре» шигырендә әдип бу теманы тагын да тирәнәйтте:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без, 
Тарихында бер дә тапсыз көзге без. 
Рус белән гомер кичердек сайрашып, 
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып... 
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — 
Без туган бер җепкә теркәлеп. 
Без сугышта юлбарыстан көчлебез. 
Без тынычта аттан артык эшлибез. 
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? — 
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
Аңлашыла, басып алучысын мактау Тукайга милләт мәнфәгатьләреннән чыгып, теләккә ирешү өчен генә кирәк иде. Тукай башкорт халкы һәм аның культурасы өчен дә тирәннән борчылды. Менә чахотка сарысы йөзенә калка башлаган шагыйрь 1912 елның җәй башында Уфага килә. «Такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикереп», ул извозчикта «Сөбах» китапханәсенә килә һәм әрҗәләрдән карават ясап, бераз ял итә. «Тау башында тәртипсез таралып утырган» Уфаны яратып өлгерә ул. «Монда чәчәк тә, агач исе...» — дип яза ул Кәбир Бәкергә. Хәле авырая барган Тукай Мәҗит Гафури белән кат-кат очраша. «Читтән безне караган кеше, икебезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңрак аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде». Башкорт халкы, аның искиткеч гүзәл җырлары белән кызыксынырга, аларның киләчәге хакында борчылып язарга форсат таба. «Петербург профессорлары хәзер башкорт халкының бик тиздән монкариз булачагына (бетәчәгенә — А.Х.) иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә әхлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән. Әгәр Фаяз әфәнде (Әхмәтфаяз Даутов —А.Х.) кеби чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырлар да грамофоннарга алынып калса, моның... азмы әһәмияте булыр иде?! — дип өнди шагыйрь. Ләкин милләтебез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өскә калка шул...»

Менә ул чын туганлык мөнәсәбәте. Милләтебез дип, бер бөтен итеп карый ике тугандаш халыкка шагыйрь мондый җаваплы аралыкта.

Тукайның безгә васыять иткән өченче олуг сабагы — мәгърифәтле булу. Без үзгәртеп коруны бүген чын мәгънәсендә кадрлар революциясе, рух һәм мәгърифәтчелек революциясе дип атыйбыз. Бу бик тә дөрес. Шуңа күрә ул хакта партиябез һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре чыгышларында, массачыл хәбәрдарлык чаралары вәкилләре белән очрашуларда еш әйтелә килә. Уку-укыту, белем бирү-белем алу өлкәсендә бурычның әхлактан, гыйлемнең мәгърифәттән, хиснең акылдан аерым хәлдә гәүдәләндерелүе, бигрәк тә шәхесне гражданин һәм интернационалист итеп тәрбияләүдә иң мөһим, иң хәлиткеч, иң төп чара булган туган телнең инкарь ителүе җәмгыятебезне моңача тарихта күрелмәгән бәлаларга алып килде. Үзәк матбугатта бу хакта күп һәм тирән итеп языла. Тагын да Тукай сүзләре белән әйткәндә, «мәлгәнәт, пычрак вә ялган берлә тулды безнең эч, бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбрәт безнең эш». Карагыз, нинди тап килмәүчәнлек килеп чыкты бит безнең тормышта: илдә меңәрләгән хезмәт батырлары, без квартал саен, ел саен капчык-капчык медаль тараттык — кибетләрдә сайлап алырлык әйбер юк. Планнар үтәлми. Хезмәт батыры фабрикада итек тегә, аның күкрәген йолдыз бизи, әмма ул үзе теккән итекне түгел, чит ил итеген кия. Әгәр гомуми урта белемебез чын мәгърифәтчелек белән сугарылган булса, әдипнең әдәпле сүзе сабый күңеленә тиешле җирлектә сеңдерелгән булса, килеп чыккан булыр идеме мондый әхлаксызлык. Әлбәттә, юк. Халыкчанлык, Тукай һәм Пушкиннар рухы белән тәэмин ителмәгән мәгърифәт кешедә күбрәк «престиж», бары тик тук яшәү турында гына кайгыртып яшәүне тәрбияләп, шәхесне вак буржуаз интереслар сазлыгына батырды. Менә ни өчен бездән фидаилек, рухи каһарманлык, инанганлык югалды, мәгънә белән хис, эчтәлек белән калып арасындагы гармония югалды. Сагыныр урында ләгънәт укыдык. Елар җирдә шаркылдап көлә торган роботларга әйләнә башладык. Хәтта «бар эшләренең очына чыгып беткән» шагыйрьләребез дә, инде эшлисе эшләре калмагач, иртәнге тупсага басып, кәгазь кошлар очыра башла­ды. Бу инде мәгърифәттән җәяү качкан шигърият иде. Ә кайда халыкның зары? Нәрсә, ул без төзегән социализмда бары тик шатланып-көлеп кенә яшиме? Бар бит аның зары, бар. Бар гынамы? Халык барда шатлык та, моң-зар да булачак. Җир моңы, халык моңы, таң чыгы белән сугарылмаган белем бирү системасы халыкның үзенә каршы көчкә әйләнде, Җәмгыятьне, русча әйткәндә, «приобретательство»га алып килде. Бу хакта партиябезнең халык мәгарифенә багышланган февраль (1988) пленумында, СССР Язучылар союзының соңгы пленумында ачыктан-ачык әйтелде. Тукайга мөрәҗәгать иткәндә, мәсьәлә күптән ачык:
Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү.
Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү...
«Бәхет» сүзен Тукай бу урында бай, мул яшәү мәгънәсендә ала. Икенче бер шигырендә әдип «нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан аерылдым?» — дип ачына. «Ике сүзне кушып, бер җөмлә тәртип итә белмәгән» кешеләрнең талантка ничек язарга кирәклеген өйрәтүләреннән көлә. Ә мәгърифәт күктән төшми. Ул үз кулында. Үзең төзегән, утына-суына үзең түләгән, тәрбияви эшкә үзең контрольлек иткән мәктәптә. Шул мәктәптәге кара тактада һәм мөгаллимнең (нинди матур сүз бу — мөгаллим!) якты күңелендә.
Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән! 
Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән! 
Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше, 
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше...
Карахмәтләр белән социализм төзеп булмый. Җимереп кенә була, чөнки «бар мең пот тәгассып (фанатизм — А.Х.) бу мидә» һәм «мин бел эм л ек» дәгъвасы — бер мең вагон». Бу мидә йөзләп тискәрелек амбары, мең пот сыра һәм аракының пары бар, ди шагыйрь.

Мәгърифәт ул синең атаң-анаң тәрбиясендә һәм телендә, туган чишмәләрнең чылтыравында, туган кошларның сайравында. Моннан да гуманлырак тагы нәрсә бар? Кеше ни өчен җиргә килә? Үзеннән соң тормышны, халык күңелен тагын да матурлабрак китү өчен килә. Башка телдә укып та белемле булып була, әлбәттә, әмма чын мәгънәсендә гыйлемле интернационалист, гармониягә үскән шәхес булу мөмкин түгеллек дәрәҗәсендәге кыен эш. Сүз аерым кеше турында түгел, ә мәгърифәтле халык категориясе турында бара. Үз мәгърифәтеңне үзләштермәгән хәлдә гомумкешелек мәгърифәтен башка сыйдыру авыр нәрсә. Ленин бу хакта: «Бөтен кешелек тарафыннан бар ителгән гыйлемне үзләштергән очракта гына коммунист булып була», — дигән иде. Ул безгә «пропаган­даны... халыкның үз телендә алып барырга» кушты. Монда бернинди аңлашылмаучылык юк. Идея ана сөте һәм ана теле белән бала күңеленә җиңелрәк керә. Бөтен дөнья педагогикасы бу хакыйкатьне расласа да, без, билгеле чорда чамасыз зур югалтулар аша, бүген килеп, шушы дөреслекне яңадан килеп аңладык шикелле: туган тел һәм туган мәгърифәт, мәдәният җирлегенең ашы, зәме һәм яме. Әйе, без бүген килеп, аерым бер сагыну, аерым бер кичерү белән бөек Тукаебызның «туплар да ватмаган, уклар да кадамаган» шигырь юлларын укыйбыз:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы... 
И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем...
Шушы шигырь уңае белән күптән түгел булган бер көлкеле вакый га хәтергә килә. Күптәнге танышым, завод директоры, миңа башлангыч класста укып йөргән улының Тукай шигырьләрен яттан сөйләве турында мактанды. Мине бик кызыксындырды бу. Танышым чакырып та торгач, өенә киттек. «Менә үзең күрерсең». Малай өйдә юк иде. Ниһаять, кайтып керде ул. Исәнләшү-нитү юк. Әтисе аны бүлмәбезгә чакырып кертте -— анда китаплардан киштәләр сыгыла. Русча гына сыптыралар болар. Күңелгә шунда ук шик төште. Балалары белән туган телендә сөйләшмәгән ата-анадан инабәт көтмим мин. «Туган тел» шигырен укырга булгач та, малай шунда ук әтисенә шарт куйды: «А что дашь?» «Читай, читай, насчет подарка решим потом!» — ди әти кеше. һәм малай каты «г»ларны йомшак «г»лар белән «бизәкләп», укып китмәсенме: «И тугьан тел, и ма­тур тел, папкам-мамкамның теле! А что дашь?» Мин һушсыз идем. Менә нинди «белемле» балалар тәрбиялибез бит без. һәм шушы төссез һәм иссез космополитларны интернационалистлар дип мактыйбыз. Туган телен белмәгән «интернационалистлар» бервакыт үзләренең никадәр алданганлыкларын аңлаган очракта төзәлмәс милләтчеләргә әвереләләр. Телен белми, культурасын белми, мәдәниятнең чишмәсеннән авыз итмәгән — ә кара милләтче. Еш кына милләтчелек күренешенең чыганагы менә кайда ята.

Бүгенге Уфа һәм Башкортстан шартларында татар баласына ничек мәгърифәтле булырга соң? Алтмышынчы елларның азагында, җитмешенче елларның башында Уфада биш татар мәктәбе эшләп килгән булса, бүген анда бер генә дә татар мәктәбе юк, без хәтта авыз тутырып, татар классы бар, дип тә әйтә алмыйбыз. Бүгенге көндә Башкортстан татарларының хокукларын кайгыртучы бер генә рәсми оешма да юк. Авыр шартларда оешып китәргә маташкан татар клубына, әгъзалары авыр җинаятьләрдә гаепләнеп, аларга «халыклар дуслыгын какшатучы» ярлыгы тагыла. Башобкомның информацион бюллетененең өченче санында, Башобком бюросының 7 мартта кабул ителгән карарында, район комитетларына җибәрелгән «объективка»да, инде менә бүген килеп, Үзәк комитет органы булган «Партийная жизнь» журналының 8 нче санындагы мәкаләсендә иптәш Дилмөхәммәтов (Башобком секретаре — А.Х.) безне «ике халыкны» каршы куюда гаепли. Без мондый законсызлыкларны туктатырга чакырабыз һәм протест белдерәбез. Татар халкы ихтыяҗларын кайгыртып сүз әйтүне «ике халыкны дошманлаштыру» белән бутау, татар Мәктәпләре, балалар бакчалары өчен гадел көрәшне «сепаратизм», ике Республиканы кушарга җыену» белән бутау бу Башобкомның соңгы ва-кытта җибәргән күп кенә идеологик хаталарының берсе. Татар халкының Радио Һәм телевизион трибунасы юк. Үзгәртеп коруны тормышка ашыру юлындагы көрәштә Иске Татар иҗтимагый оешмасының роле турында дөрес информация бирүне тыю, аның турында бары тик имеш-мимеш һәм дезинформация тарату шартларында халык безнең клубтан планлы рәвештә читләштерелә. Бер үк вакытта башкорт телендәге массовый ин­формация чараларында татар телен һәм халкын кимсетү чәчкә ата, рес­публикада бердәнбер тел итеп башкорт теле атала. Татар балаларыннан һәм ата аналары авызыннан «башкорт теленең татар теленә караганда нечкәрәк, матуррак, өйрәнү өчен җиңелрәк булуы» турында сөйлэтелә һәм мәкаләләр яздырыла. Менә сезгә шундый бер материал... Без мондый законсызлыкка каршы протест белдерәбез һәм мондый күренешләрне туктатырга чакырабыз, халыкларны каршы кую менә кайда ята ул. Билгеле булуынча, Башкортстан Мәгариф министрлыгы үзенең 1988 ел 28 декабрь карары белән татар телен татароязычный «диалект башкирского языка» дип атады һәм татар районнары РОНОларына башкорт телен дәүләт теле, республикага исем биргән халык теле битлеге астында рәсми әйләнешкә кертергә күрсәтмә бирде. Хәзер бу документның политик яктан хата бу­луы танылган һәм ул РОНОлардан кире алдырылган, имеш. Башобком секретаре иптәш Дилмөхәммэтов бу документның нинди шартларда кабул ителүе һәм нинди шартларда яңадан җыйдырып алынуы турында республика матбугатында ачыктан-ачык хәбәр бирмичә торып, без бу «имеш-мимешкә» әлегә ышанмыйбыз. Менә шундый махинацияләрнең битлеген алып ташлаучы кешеләр аппарат тарафыннан «халыкларны дошманлаштыручы» итеп тамгалана.

Тукайның безнең көннәр өчен калдырган дүртенче сабагы, минемчә, сабыйда хезмәткә сөю тәрбияләү. Әлбәттә, хезмәткә сөюнең нигезендә һаман да шул мәгърифәтлелек һәм ата-ананың баланы эшкә өйрәтүе тора. Хезмәт — ул тәрбиянең материаль шартларда гәүдәләнүе. Әгәр кеше тәрбиясез икән, син аны күпме генә эшкә өндәмә, ул барыбер юнь күрсәтмәячәк. Эчәргә, урлашырга һәм башка шундый ямьсез нәрсәләргә генә каерып торачак. Хезмәт тәртибе — ул иң тәүдә тәрбиялелек тәртибе. Безнең буынны, мәсәлән, мәктәп тә, әти-әниләребез дә эшкә өндәмәде — Тукай шигырьләре һәм конкрет хезмәт аша тәрбияләде. Кызганычка каршы, безнең күпчелек ата-аналар һәм башка тәрбия оешмалары һаман да «өнди», әмма тәрбияләми генә. Мин авылда чакта эшсез килеш кайда барып бәрелергә белмәгән балаларны күреп әрним. Авылда бит, авылда! Дөрес сайламаган тәрбия чаралары хезмәткә иренеп карауга, аңардан читләшүгә китерә. Тукай исә эшкә «өнди», тик бөек шагыйрьләргә хас булганча, мәңгелек һәм бәхет, олуглыклар аша өнди:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, 
Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. 
Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба, 
«Уйнады» дип, бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә...

Тукайның бишенче сабагы — ул кешегә, яңарышка юл ярган беренчеләргә, талантларга, җегәрлеләргә игътибарлы булу, ал арны үстерү. Бүгенге тел белән әйткәндә, кадрларны сайлый белү. Билгелелек, үзгәртеп кору шартларында кеше белән кеше, җитәкче белән коллектив арасындагы төс нисбәте күзгә күренеп аерымланды. Күзгә күренә — күз буяп булмый. Йөзгә бәреп әйтә алу җитәкчеләрнең коллектив алдындагы җаваплылыгын бермә-бер арттырды. Ләкин яңалыкның тәҗрибәсе җитәрлек дәрәҗәдә булмаган кебек, дистәләрчә еллар, эпохалар буена тупланып килгән консерватизм һәм бюрократиянең аның каравы үз «тәҗрибәсе» гаять зур. Ул яңа шартларга яраклаша, демагогиянең нечкә төрләрен уйлап таба, төшенчәләрне алыштыра: батырны куркак, алдын­гыны артта калучы, гаделлек таләп итүчене тамак яручы, итагатьлене тәлинкә тотучы дип начар данын тарата. Демагог һәм эшлексез җитәкче үз тирәсенә үзеннән дә эшлексезләрне туплый, чөнки ул шундыйлар арасында гына «даһи» күренә. Талантларны җене сөйми һәм, Наполеон әйтмешли, «ике әйбәт генералга караганда, бер начар генералны артыграк күрә». Фикерләр, платформалар бәрелеше — ул шәхесләрдәге гражданлык нисбәте бәрелеше. Без бүген кичергән чорның тарихта кабатланышы юк, шуңа күрә бу юлда югалтулар да котылгысыздыр. Газеталар язуынча, безнең күпме менә дигән кадрларыбыз искелек тарафдарлары тарафын­нан тукмалды, гаделсезгә эшеннән алынды, кайсыбер очракларда инде «тәмам үзгәреп җиткән» искеләр яңадан эш башына үрли башлады. Ае­рым хәлләрдә нәкъ Тукай әйткәнчәрәк килеп чыкты шикелле: «Гөнаһлы кешегә сорамый-нитми оҗмах бирелде, оҗмахка керергә тиешлеләр иң куркыныч тәмугка җибәрелде». Тукай революцион шартларда «интеллигентлык» төшенчәсенә зур басым ясый:
Сөям мин сезне, сез чын яшь егетләр,
Өмит бар сездә, сез интеллигентлар...
Нәкъ әнә шул интеллигентлык җитми шул бездә. Сайланучыларга Да һәм сайлаучыларга да. Кешеләрнең Конституция алдындагы тигезлеге аларның талант һәм акыл ягыннан тигезлеге дигән сүз түгел әле. Кечене күрә һәм таный белү — интеллигентлыкның беренче күрсәткече. «Кешенең йомшаклыкларына бәйләнмәгез, иптәшләр! — дип язган иде Ленин. — Талант — сирәк. Аны даими рәвештә һәм саклык белән булышлык итәргә кирәк...» (Әсәрләрнең тулы басмасы, IV басма, 35 нче том, 68 нче бит.) Кызганычка каршы, чын талантлы яшьләребез җитәкчелек эшенә авырлык белән юл яра әле. Иске кадр нык, «иске» булса да урында тотабыз — матур итеп пенсиягә озатасы бар. Имеш, уңайсыз. Әгәр иптәш җитәкчелек итә белмәгәне өчен, әйтик, бүлек мөдире вазифасыннан алына икән, аны икенче ведомствога тагын да җитәкче итеп куябыз. Шуңа күрә безнең «департемантлар»да бер үк йөзләр күзгә чалына, шул ук «йоклаган» кешеләр, чын яңалар сирәк... Безгә Балтик буе республикалары тәҗрибәсен куллана башларга бик вакыт. Әгәр җитәкче эшли алмаганы өчен урыныннан алына икән, ул белеме буенча эшкә җибәрелә. Укытучы булгансың икән — укыт, инженер булгансың икән — производствога кит. Югыйсә, яшь, күтәрелергә тиешле яңа кадрларыбыз Тукай язган хәлдә кала бит: «Синең уйныйсың, йөгерәсең килә; сиңа бер тал чыбык бирәләр дә, казлар көтәргә кушалар». Олы эшләргә җигелергә тиешле егетләребездән озын-озак «казлар көттермик» инде — заманы икенче бит! Аларны көтәләр!
Әйдә, халыкка хезмәткә, 
Хезмәт эчендә йөзмәккә: 
Бу юлда һәр төрле хурлыкка, 
Зорлыкларга түзмәккә!
Шулай итеп, халыкка хезмәт итү мәсьәләсе Тукайның иң хәлиткеч сабакларының берсенә — башка беркайда да түгел, нәкъ әнә шул халыкка хезмәтнең зарурлыгына, халыкка тугрылыкка алып килә. Кешелек тудырган бөтен рухи байлыкны, тарихны күз алдыннан кичергәндә җир йөзендә эшләнгән бөтен бөеклек, изгелекнең халык хакына бар булганы ачыклана. Без халыклар бәхете хакына социаль революция ясадык. Халыклар бәхете хакына без камалышлардан исән чыктык, тарихта тиңе булмаган каты сугышларда дошманны җиңүгә ирештек. Троя заманнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр тарих милли хисне цивилизацияне алга илтүче көч итеп таный. Диалектик материализм аны шулай раслый. Әмма социалистик демократиянең ачык һәм яшерен дошманнары рухи яктан таза милли тойгыны милләтчелек белән бутадылар һәм халыкларыбызның үсешенә зур зарар китерделәр. Әгәр шулай булмаса, Алма-Ата һәм Таулы Карабах вакыйгалары булыр идеме? Бертуган татар-башкорттан көчләп «ике халык» ясарлар идеме? Таза милли тойгының милләтчелек белән бернинди катнашы юк. һәр милләт вәкилендә чын совет милли тойгысы тәрбияләү — безнең пропаганданың төп бурычларының берсе. Аңардан читләштерү түгел, киресенчә — тәрбияләү. В.И. Ленин әсәрләрен укы­ганда, аның безне бу мөһим өлкәдә сагалаган бәлаларны алдан күрүенә һәм киләчәк хәвеф-хәтәрдән сакларга тырышуына сокланасың. «Милли гаделсезлек пролетариатның сыйнфый теләктәшлеген үстерүгә һәм ныгытуга барыннан да күбрәк тоткарлык ясый, һәм җәберләнгән милләт кешеләре тигезлек хисенә һәм бу тигезлекнең саксызлык аркасында гына булса да, шаярту төсендә генә булса да бозылуы­на, бу тигезлекнең пролетар иптәшләр тарафыннан бозылуына ба­рыннан да сизгеррәк карыйлар... Менә шуңа күрә бу хәлдә пролетар теләктәшлекнең һәм, димәк, пролетариат сыйнфый көрәшнең төп мәнфәгате безнең милли мәсьәләгә беркайчан да формаль карамавыбызны, бәлки изелгән (яки кечкенә) милләт пролетариеның изүче (яки зур) милләткә карашындагы мәҗбүри аерманы һәрвакыт исәпкә алуыбызны «таләп итә», ди ул. (Әсәрләр, 36 том, 575-576 битләр,)

Халык — мәңгелек категория, ә вакытлылар интернаты түгел, һәм аның турында фикер йөрткәндә, эш иткәндә әнә шул мәңгелек таләпләрдән чыгарга кирәк. Бу мәсьәләдә торгынлык елларында сәяси спекуляциягә киң юл ачылган иде. Хәзер инде аңа чик куелды. Шул хакта уйланып, партиябез җитәкчесе М.С. Горбачев үзенең күптән түгел булган бер чыгышында халыкның партия өчен түгел, ә партиянең халык өчен һәм халык мәнфәгатьләре өчен яшәгәнлеген сызык өстенә алып үтте.

Тукаебыз бу хакта да уйланган. Гомумән, нәрсә хакында гына уйланмаган ул! «Сугыш һәм Государственная Дума» мәкаләсендә, мәсәлән, менә нәрсә ди шагыйрь: «...Хәзер мәмләкәтнең һәр эше... халык хөкүмәт өчен булмыйча, хөкүмәтнең халык өчен булуы һәркем алдында расла­начактыр». Бүген әйтелгән диярсең! Халык кадәр халыкка нинди телдә «сөйләшергә кирәклеге» турында кабинеттан торып күрсәтмә бирүгә барып җиткән кайбер «көнлекче җитәкчеләр», әгәр алар Тукайның шушы әсәрен генә укысалар да, шактый сәяси белем туплаган булырлар иде.

Әйдәгез, Тукай намусы аша уйланыйк. Башкортстанның массовый информация чаралары ничегрәк үзгәртеп корыла һәм ул бүгенге таләпкә Җавап бирәме? Юк, бирми. Әйтик, моннан ун еллар элек һәр иртәнге, төшке һәм кичке концертларда (90 минут), һәр кайсысында алты башкорт, уч-дүрт татар җыры җырлануы табигый хәл иде һәм аңа беркем аптыра­мый иде. Хәзер башкорт радиосы эшен менә ничек үзгәртеп корды: әгәр элек атна буе, якынча әйткәндә, йөз башкорт, алтмышлап татар җыры Җырланса, хәзер җомга көнне «халыклар дуслыгы концерты» дигән булып үзгәртелеп, анда еш кына рус, чуваш, башкорт, мари җырларыннан соң бер йә ике татар телендә җыр яңгырый — ә башка көннәрдә концерт бары тик башкорт телендә генә бара. Менә сиңа үзгәртеп кору! Башкорт радиосында күптәннән инде татар, чуваш, мари һ.б. милли редакцияләр, я булмаса аны әзерли торган иптәшләр эшләргә тиеш иде дә бит.

Халыкның азатлык хакына биргән корбаннары исәптә. Халыкның үз күңелендә. Ул тапланмын да, тузанланмый да. Менә ни өчен һәркем үз милләтенең чәчкә атуын күрәсе килә. Бу бик табигый теләк бит. Халык алдында бирелгән сүз безне батырлыкка әйди. «Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм» дип бүген һәркем Тукай сүзләрен кабатлый ала. Партиябезнең XXVII съезды һәм соңгы пленумнары совет халыкларының демократиясен нәкъ менә шундый халыкчан биеклеккә куйды. Исеме дә җирәнгеч милләтчелек белән бу демократиянең бернинди урталыгы юк. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул».

Сабакларың өчен рәхмәт сиңа, Габдулла Тукаев.

Айдар Хәлим.
6-7 апрель, 1988 ел.

ТУКАЙНЫҢ "ЗОЛЫМ" ШИГЫРЕН УКЫГАНДА ...

XIX гасырның икенче яртысында—XX гасыр башында Көнбатыштан үтеп кергән фәлсәфи-фәнни фикерләр йогынтысында мөселман дөньясында ислам диненең һәм Коръән тәгълиматының асылын дөрес аңлау буенча уйлану-эзләнүләр башлана. Беренчеләрдән булып, бу эшкә Аурупа мәдәнияты, рус иҗтимагый-фәлсәфи фикере белән таныш булган күренекле гарәп-фарсы, төрки-татар голямәләре, дини реформаторлары алына. Җәмалетдин әл-Әфгани, Мөхәммәд Габдөһ, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Габдулла Бубый (Нигьмәтуллин), Закир Кадыйри, Зыяэтдин Камали, Галимҗан Баруди, Гатаулла Баязитов, Габдерәшит Ибраһимов, Ризаэтдин Фәхретдинов кебек дин галимнәре, Коръән тәгълиматын акыл һәм фән белән уртак тел таптырырга омтылып, ислам диненә реформа ясап, халыкка аны яңача аңлату кирәклеген көн тәртибенә куялар. Бу юнәлештә хәрәкәт иткәндә алар урта гасырлардагы мөселман Ренессансының бөек акыл ияләре һәм әдипләре мирас итеп калдырган радикаль эчтәлекле фикерләрне дә эшкә җигәләр. Шул сәбәпле XX гасыр башы татар иҗтимагый, этик һәм әдәби-эстетик фикерендә дә ислам диненең заман һәм гавам өчен искергән дип исәпләнгән схоластикасын, догмачылыгын, сәләфчелеккә, тәкълидчелеккә корылган традиционализмын тәнкыйть итү көчәя. Реалистик һәм романтик язучылар тарафыннан антиклерикаль эчтәлекле, хәтта дәһрилек элементлары булган кайбер әсәрләр языла. Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясен, Мәҗит Гафури һәм Сәгыйт Рәмиевнең гыйсъянчылык рухы белән сугарылган кайбер шигырьләрен, Габдулла Тукайның "Золым" шигырен шундый әсәрләр рәтенә кертеп булыр иде.

Текстологлар Р. Гайнанов һәм 3. Рәмиев тикшерү-эзләнүләренә караганда, "Золым" шигыре (1911) әле Тукай исән вакытта укучылар игътибарына тапшырылмый калып, беренче мәртәбә Фәтхи Бурнаш җыеп бастырган "Г. Тукай шигырьләре" исемле китапта дөнья күрә. Төзүче аңа "Бер җирдә дә басылмаган" дигән искәрмә биргән (кулъязмасын кайдан алуын да күрсәтмәгән). Аннан соңгы күп томлы басмаларда, Ф. Бурнаш культ елларында репрессияләнү сәбәпле, шигырьнең "Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, Октябрь революциясеннән соң гына басыла башлавы" әйтелә. Тукайның 1929—1931 елларда чыккан өч томлы "Әсәрләр"дәге искәрмәдә Ф. Сәйфи-Казанлы Ф. Бурнашта әлеге шигырь кулъязмасы булуын әйтүен хәбәр итә, әмма үзе аны кулына тотып карамаган, текстны исә Ф. Бурнашта төзегән китап буенча гына урнаштырган. Ф. Бурнаш ис%әрәрнең язылу датасын 1911 ел дип күрсәтә. Мәгълүм булганча, 1910—1911 елларда Урта Иделдә ачлык хөкем сөрә. Шунлыктан "Золым" шигыренең нәкъ менә ачлык күренешләре тәэсирендә язылуы фараз ителә.

XX гасыр әдәбият белемендә һәм әдәби тәнкыйтендә Габдулла Тукайның "Золым" шигыре төрлечә шәрехләнгән. Ул һәм антиклерикаль, һәм атеистик әдәбият үрнәге итеп каралган.

"Золым" шигыре 12 ижекле дүрт юллык өч строфадан тора. Аның үзәген тәшкил иткән төп мәсьәлә дин белән фәкыйрь мөселманнар арасындагы үзара мөнәсәбәт. Мөселман әдәбиятлары өчен бу—традицион тема. Төрле социаль катламнар белән ислам дине арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләү буенча шәригать гыйльмендә "мөгамәлә" дигән термин да яшәгән. Тукай шигырендә ислам дине белән гавам арасындагы "мөгамәлә", ягъни мөнәсәбәт мәсҗедтә намаз укучы, "Әшһәдү" дип, Алланың барлыгына һәм Берлегенә шаһидлек (гарәпчә)—гуаһлык (фарсыча) бирүче мөслим, ишанга иярүче җаһил мөрид, яшәү белән ач үлем арасында интегүче "мискин фәкыйрь" образы мисалында гәүдәләнгән һәм ул Коръән тәгълиматында олуг рухи кыйммәт дип саналган "иман" төшенчәсе тирәсенә бер фокуска туплап бирелгән.

"Золым" шигыренең беренче строфасында ук автор:

Фәкыйрь кеше! Кемнәр сица иман таккан?
Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан?
Кемнәр сине, намаз диеп, сәҗдә диеп,
Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан?—


дигән юллар белән автор фәкыйрьләрнең Коръән сурәләре һәм аятьләренең мәгънәсен төшенмичә, иманлы мөселман булу өмете белән шулай фарыз дип, тузанлы мәсҗедләрдә гыйбадәт кылулары яңа тарихи шартларда үзен аклыймы, хакыйкатьне танып белүгә ярдәм итәме-юкмы дигән бәхәсле сораулар тезмәсе белән укучыны сискәндереп җибәрә, шик-шөбһәгә батыра. Югарыда китерелгән юллар һич тә Тукайның Аллаһыга һәм дингә каршы чыгуы, илаһият фәлсәфәсен танымавы дип аңлашылырга тиеш түгел. Чыгышы- белән мулла гаиләсеннән булган, мәдрәсә тәрбиясен һәм гыйлемен үзләштергән шагыйрь беркайчан да дәһри булмаган. Ул бары тик халыкның ислам дине белән бәйле кыйммәтләрне җир тормышына ярашлы һәм файдалы итеп үзләштермәүләренә, ахирәткә нисбәттә дә дини йолаларны ихлассыз башкаруларына борчулы уй-кичерешләрен беддерә. Шагыйрь фикереңчә, үзләрен мөселман дип йөртүче фәкыйрьләр Коръән өйрәтмәләренең үзәген тәшкил иткән, анда 40 мәртәбәдән артык кабатланган, Аллаһының Барлыгын һәм Берлеген раслаган, Мөхәммәд пәйгамбәрнең җир кешеләренә илче итеп җибәрелүен таныган "Әшһәдү әллә илаһә илләллаһ. Әшһәдү әннә Мүхәммәдәррәсүлүллаһ" дигән изге аятьләрнең тирән эчтәлеген, мәгънәви әһәмиятен, аларның әҗере һәм савабы нидән гыйбарәт, нигә яраклы, кемгә файдалы икәнлеген хөр акыл Йәм ихлас кальб белән зиһеннәренә сеңдерүдән, хакыйкатьне аңлаудан бик тә ераклар. Шуңа күрә дә автор фәкыйрь кешегә кабат:

Гуаһлыклар бирәсең син, "әшһаде " дип,
Син ни белдец? Кемгә мәкъбулъ Шәһадәтең?—


дигән риторик эндәш белән мөрәҗәгать итә. Ярлы-ябагайларның наданлыклары аркасында тормыш төбенә—түбәнлеккә (сәфаләткә) тәгәрәүләренең сәбәбен Тукай ул заманда яман исемнәре чыккан ишаннарга кул бирүдә, аларга "иярченлек" кылуда, кол-мөритләр булып йөрүдә дә күрә:

Тагып сица иярченлек сәфаләтен,
Корал итеп йөретәләр җәһаләтең.


"Золым" шигырендә генә түгел, шагыйрь үзенең байтак әсәрләрендә ишаннарны халыкны наданлыкта калдыручылар, талаучылар, диннең асылын бозучылар дип гаепләде. Әйе, Г. Ибраһимов язганча, "халкымызның уяндыгы елларында "яңа фикерле" булганнардан кем иске фикерле голяманы сүкми дә, кем ишаннарны милләтнең зарарлы микроблары дип чәйнәми иде. Кем боларга ачу вә дошманлык сакламый иде? Ә Тукаев моны азмы җырлады?" (Әсәрләр. "Татар шагыйрьләре".— 5 том.—142-143 б.). Ислам диненең сакчылары булган руханиларга бу рәвешчә каты бәрелү, билгеле, буш урында гына тумады. Аның тамырлары ерак гасырлардан килгән ислам традиционализмына, Тукайлар заманындагы татар тормышын канәгатьләндермәгән дини-фәлсәфи карашларга һәм шәригатьчә яшәү тәртипләренә барып тоташкан иде.

* * *

Мәгълүм ки, ислам дине кешеләрне ахирәт өчен дә, дөнья көтәр өчен дә иҗтиһадка—изге гамәлләр кылырга, рухи камиллеккә чакыручы монотеистик тәгълимат буларак мәйданга чыкты. Х-Х1 гасырлар дәвамында сәләфләр—борынгы ислам голәмәләре тарафыннан абсолют акыл бары тик Аллаһы Тәгалә өчен генә хас, ул халикъ иткән (яраткан) коллар—Габдуллалар өчен иҗгиһад заманы артта калды дигән карашларны канунлаштыру җир кешесенең матди һәм рухи яшәешендәге ихтыяри көчен чикли, дин һәм илаһият гыйльме өлкәсендәге үсеш-үзгәрешләргә юлларны яба, тәкълидчелеккә юл ача. Әдәби иҗат өлкәсендә дә теге яки бу авторга ияреп, аның мәгълүм әсәренең сюжетын, әйтергә теләгән фикерен, образ-сурәтләрен өлешчә төсмерләрдә генә яңартып иҗат итүнең, ягъни нәзыйрәчелекнең дистәгә якын төре барлыкка килә һәм киң кулланылыш ала. Шәрекъ Ренессансының атаклы философлары һәм шагыйрьләре ортодоксаль динчеләрнең барысы да Аллаһы әмере һәм ихтыяры (ирадәи лә әзәл) буенча бары тик язмыш фәлсәфәсенә басым ясаулары, иҗгиһад мәсьәләсен күләгәдә калдыру белән килешеп бетмәделәр; Коръән өйрәтмәләрен һәм хәдисләрне шәрехләүдә дә, әдәби эшчәнлектә дә элгәреге гасырлардагы традицияләр кысаларында гына бикләнеп калырга теләмәделәр, тәкълидчелек, нәзыйрәчелек җепләре белән бәйләнгән хәлдә дә фикер әйтүдә, хисләрне белдерүдә иҗадилыкка, яңалыкка омтылдылар.

XVI гасырдан башлап, мөселман дөньясын кабат "иҗгиһад мөнкарыйз" дулкыны чолгап ала. Аннан котылырга тырышу татарлар арасында беркадәр иртәрәк—XVIII гасыр азагында ук Габденнасыйр Курсавиның (1776—1812) диндә ислахчылык таләп иткән үткер чыгышлары белән башланып китә. Һәр адымы дин белән регламентацияләнгән татар тормышына реформалар кертүне таләп итү XIX йөздә тагын да көчәя, ә инде XX йөз башында ул җәдиди муллалар, зыялылар, язучылар, шәкертләр тарафыннан бөтен кискенлеге белән зарурият рәвешендә көн тәртибенә куела. Габдулла Тукайның "Золым"ы да "гакылларны тар иткән" (С. Рәмиев) дини торгынлыкка юнәлтелгән, "исляхат өметләре дулый башлаган заманның" (Г. Ибраһимов) ислам фәлсәфәсен, гыйбадәт кылудагы кимчелекләргә карата бик тә ачынып язылган шигыре иде.

* * *

Җәдитчеләр белән кадимчеләр тартышы, милли азатлык хәрәкәте көчәйгән, татар халкы Яңарыш дәверенә аяк баскан бер чорда Тукай иске фикерле голәмәләрнең "иман" төшенчәсен бакыйлыкка—мәңгелеккә генә бәйләп аңлатулары, тузанлы мәсҗедләрдә гыйбадәт кылуны кырыс мәҗбүрият итеп куюлары белән килешми. Чөнки шәригать буенча да Аллага инану, иманлы булу мөэминнәрнең җир тормышына зыян салырга тиеш түгел. Аныңча, татар тормышында моның капма-каршысы—рухи кыйммәтләрнең изгесе дип саналган иман белән дә фәкыйрьләрне көчләү күзәтелә:

Мискин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,
Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән,
Иртәгә ач улмәм дип тә ышанмыйсың!


Шул рәвешчә, шигырьнең соңгы өченче строфасында ачлык афәте белән янәшә куелган иман төшенчәсе социаль яңгыраш ала һәм ул риторик мөрәҗәгать белән көчәйтелеп, гавам (кара халык) җилкәсенә төшкән җәбер-җәфа, иҗтимагый золым булып аңлашыла башлый. Моңа артык гаҗәпләнергә дә кирәк түгел. Чөнки динилек белән дөньявилык (социаль яшәеш) арасындагы мондый каршылыклы, икелекле мөнәсәбәтләрне сәнгати чаралар белән гәүдәләндерү ислам динендә гасырлар дәвамында яшәп килгән. Габдулла Тукайның "Золым" шигырендә ярлы халык белән дин арасындагы үзара мөнәсәбәтнең "иман—золым" антиномиясе рәвешендә укучыга җиткерелүе шул ерак гасырлардан килгән традицияләрнең яңа тарихи шартларда калкып чыгуы һәм дәвам итүе иде. Фикри-хисси конфликтның бу рәвешчә бирелүе шигырьнең жанрын да үзенчәлекле иткән. Ул дини-әхлакый әдәбиятта, аеруча аның иман категориясе белән бәйле гакыйдә (ышану) юнәлешендә киң кулланылышта булган рәдд (каршы кую) жанрында иҗат ителгән.

Рәдд жанрына хас кануннар таләп иткәнчә, "Золым" шигырендә Тукай XX гасыр башы татар чынбарлыгында "диндә исляхка каршы хәрәкәт иткән дин сакчыларын" да (Муса Бигиев) тәнкыйтьли; сукырларча һәм битараф калып, дини йолаларны үтәргә мәҗбүр итеЗ^ән фәкыйрьләрне дә битәрләп ала; аларның ихлассыз догалары, иманнары дөньявилык һәм ахирәт өчен ни дәрәҗәдә изге һәм файдалы икән дигән сорауга җавап эзләп шөбһәле уй-кичерешләргә бата. Үзенең икеләнүгә, шикләнүгә корылган эчтәлеге һәм өслүбе Әелән әсәр борынгы грек фәлсәфәсендә һәм Шәрекъ Ренессанс шагыйрьләре Мәгарри, Хәйям, Хафизның гыйсъянчылык поэзиясендә күзәтелгән ышанмаучылыкны—скептик карашларны хәтерләтә.

Габдулла Тукай—бөтен вөҗүде белән Алланың барлыгын һәм Берлеген таныган шагыйрь. "Золым" шигырендәге скептицизм һәм тәнкыйтькә карап, алда искәрткәнебезчә, Тукай әт-Тәүхидне кабул итмәгән икән дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Шуны да искәртергә кирәк: илаһият гыйльме белән дини фәлсәфә тәңгәл түгелләр. Алар үзара никадәр генә тыгыз үрелсәләр дә, һәрберенең үзенә генә хас өйрәнү объекты, үз проблемалары бар.

Татар тормышын алгарышка илтүдә Тукай дингә зур өметләр баглаган. Г.Ибраһимов язганча, аңа "тәрәкъкыйнең дә (алга китүнең дә), тәдәннинең дә (артка тәгәрәүнең дә) якүнә (төп) сәбәбе дин булып күренгән" (Әсәрләр.—5 том.— 120 б.). XX гасыр башы татар зыялылары арасында киң таралыш алган, теләктәшлек тапкан дини ислахчылык хәрәкәте һәм бу хактагы җитди хезмәтләр Тукай иҗатын да читләтеп үтмәгән. Габдулла Бубыйның дингә үзгәрешләр кертү идеясен яклаган "Хакыйкать, яхуд Тугърылык" исемле фәлсәфи хезмәтләр циклы шагыйрьгә аеруча зур йогынты ясаган. Бу фикерне раслап, Г. Ибраһимов болай ди: "Г.Бубыйның "Хакыйкатьләрендә шул, шагыйрьдә шул иде" (Әсәрләр.—5 том.—121 б.).

"Золым" шигыренә беркадәр генә шәрехләр биргәч тә, Тукайга Габдулла Бубыйдан тыш, башка дини реформаторларның, аеруча Муса Бигиев хезмәтләренең һәм Шәрекъ Ренессанс шагыйрьләренең тәэсире тирән эз калдырганлыгын кабат ассызыклап үтәсе килә.

Дин белән гавамның үзара багланышын фәлсәфи уйланулар һәм бик тә тәэсирле риторик эндәш-мөрәҗәгать, сорау-җаваплар рәвешендә чагылдырган, фәкыйрьләрнең аһ-зарларын, сыкрау-сызлануларын, иңрәүләрен ишеттергән "Золым" шигыре—экзистенциаль эчтәлекле тәнкыйди реализм әсәре. Шигырь Тукайның шул ук 1911 елда Корбан гаете уңае белән язылган, Идел буендагы ачлык афәтләрен тасвирлаган, романтик контрастларга корылган "Көзге җилләр" шигыре белән дә аваздаш. Анда да шагыйрь дини гореф-гадәтләрне, йола-ритуалларны үтәүгә бәйле рәвештә: "Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!" дигән сорауны куйган иде.

Төрле социаль катлам кешеләренең белем дәрәҗәләренә, һөнәри һәм шәхси мәнфәгатьләренә бәйле рәвештә гыйбадәт кылу, намаз укуның сыйфаты бик тә түбән, ихлассыз, ялган диндарлык киеменә төрелеп башкарылуы турында Габдулла Тукай "Дин вә гавам" шигырендә дә (1912) яза. Аныңча, мәсҗедләрдә бер тыныш та Коръән сүзен, намаз рәтен белмәгән агайларның "кем ятар да, кем торыр" дип, "тонган күз"ләре белән башкаларга ияреп кенә бөгелү-сыгылулары, яисә базардагы алыш-биреш һәм тиреләрдән табыш алу турында гына уйлаган сәүдәгәрнең, тәкъва булып хаҗилар күзенә күренер өчен генә Алла йортына кереп чыгуы һәм дә анда, ачлы-туклы яшәгән мәдрәсә шәкертләренең бүген кайда, кемдә аш бар икән дип иснәнеп, "Коръән вату"лары ислам тәгълиматына зур зыян сала, динне "иске, аварга торгучы чергән дивар"га әверелдерә. Шагыйрь фикереңчә, моңа гаеплеләр иман агачының башына оя корган, аны корыткан "каргалар", ягъни җаһил руханилар.

* * *

Дин белән бәйле ритуалларның, гореф-гадәтләрнең нинди фәлсәфи эчтәлектә булу һәм аларны гамәли яктан ничек башкарылырга тиешлек мәсьәләсе мәдәни барыштагы күчеш-үзгәреш дәверләренең һәркайсында диярлек калкып чыккан. Ерак Багдадтан Идел буе Болгарстанына Ибн Фадлан илчелеге килгәндә дә (922) дини йолаларны ничек үтәү, мәсәлән, азанны ничек әйтү мәсьәләсенә игътибар ителгән. XIX гасырның икенче яртысыннан—Каюм Насыйрилардан, Шиһабетдин Мәрҗанилардан башланып киткән уяну дәвере XX гасыр башында Габдулла Тукайлар, Гаяз Исхакыйлар заманында, шаулап-гөрләп үткән күп ермаклы язгы ташудан, Яңарыш хәрәкәте булып үсеп китә. Бу алгарышка омтылыш беренче чиратта җәдитчеләр белән кадимчеләр тартышы рәвешен ала; борынгы голямалар— сәләфләр кебек һәр яңалыкка рөхсәт юк дигән мөһер суккан тәкълидчелекне канун дип санаган дин әһелләре тәнкыйть утына тотыла. Кадимчелек тарафдарларының "Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул" дигән дини фикерләүдәге коллык тозагыннан "хаким гакыл вә хөр гакыл" ярдәмендә котылырга һәм иҗтиһад ишекләрен ачарга теләү омтылышы Габдулла Тукайның "Шиһаб хәзрәт" (1913) шигырендә аеруча үткер һәм тулы чагылыш тапты. Моның белән ул дини ислахчылык фикере үсешенә һәм тарихына үзеннән өлеш кертте.

Дәһрилек белән сугарылган совет чоры үтеп, дин халыкка әйләнеп кайткач та, XX гасырның азагы—XXI йөз башында Коръән тәгълиматын ничек аңлау, дини йолаларны ничек үтәү мәсьәләсе кабат актуаль яңгыраш алды. Татар вакытлы матбугаты битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында Коръән тәгълиматының асылын ничек шәрехләү, дини йолаларны ничек үтәү кирәклеге турында даими рәвештә калкып чыккан мәсьәләләр, төрле мәзһәбләр, евроислам, аеруча дин сакчыларының әхлакый сыйфатлары, белем дәрәҗәләре ничек булырга тиешлек турындагы бәхәсләр менә шул хакта сөйли.

Вакыт агышы һәм заман таләпләре басымы белән зарурият рәвешендә килеп туган ислам фәлсәфәсендәге һәм дини йолаларны үтәүдәге искергән традицияләрне, торгынлыкны кискен тәнкыйтьләү мөселманнарда гына түгел, башка конфессияләрдә дә еш кабатланып торган һәм тора. Тәнкыйть ярдәмендә динне заманга, халык тормышына ярашлы үзгәртергә тырышу күренеше башлыча кавемнәр, милләтләр иҗтимагый һәм рухи яшәешендә зур Яңарыш хәрәкәте алдында торганда күзәтелә. Чөнки ничек кенә мәгьнийуннар—материалистлар булып күренергә тырышмыйк, дөньяви Яңарыш иң элек дини Яңарыштан башлана, андагы кыйммәтләрне кеше рухын иманга кайтарып, камиллеккә юнәлтүдән тамырлана.

Резеда ГАНИЕВА.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018