Бүген Әдипләр: Фазыл Туйкин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фазыл Туйкин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Фазыл Туйкин
Фазыл Туйкин
(1887-1938)

Фаҗигале язмышлар

"T" хәрефенә язмалар
Илебездә XX гасырның азагында барган үзгәртеп корулар татар халкының мәдәни мирасы белән кызыксынуны тагы да көчәйтеп җибәрде. 1920-1930 елларындагы большевиклар сәясәте нәтиҗәсендә фаҗигале язмышка дучар булган татар әдипләренең иҗатларын өйрәнү өчен мөмкинлекләр туды. Дистә еллар дәвамында күп кенә әдипләребезнең исемнәре тарихыбызга кайтарылды, иҗатлары әдәбиятыбызны баета килде. Шундыйлардан — шәхес культы корбаны Фазыл Туйкин да мәдәниятебез тарихында үз урынын тапты.

Үзенчәлекле шагыйрь, талантлы драматург, тарихчы, фольклорчы, мәгърифәтче-педагог Әхмәтфазыл Әхмәткәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Зәй-Каратай авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Әхмәткәрим үлеп, җиде яшендә ятим калган Фазыл башлангыч белемне әнисенең бертуган энесе — Кәрәкәшле авылы мулласы Харрас хәзрәттән ала. Бераз вакыт Бәйрәкә авылы мәдрәсәсендә белем алганнан соң Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул татар әдәбияты һәм журналистикасында тирән эз калдырган шәхесләр: Ф. Әмирхан, В. Бәхтияров, Г. Мостафин, Н. Мамин, К. Патиев, И. Бикколов, Р. Ибраһимов (Алуши)лар белән бер чорда укый.

1904 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең урта сыйныфын тәмамлагач, Ф. Туйкин туган авылына кайта. Кайтуга авыл халкына белем бирү, аларны укыту уе белән бертуган абыйсы Кәбир һәм әнисенең кече энесе Һади Фәхретдинов булышлыгында дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп салдыра. Дин сабагыннан тыш анда математика, география, табигать белеме, тарих кебек дөньяви фәннәр дә укытыла. Бу эш, әлбәттә, кадимчеләргә ошамый. Шикаять язып, Кәбир Туйкинны кулга алалар, ә Һади мулла укуын дәвам итәр өчен Гарәбстанга китә. Фазыл Туйкин тиздән Афзал Таһиров белән бергәләп, Габдрахман авылында (хәзерге Әлмәт районы) «Тирмән» исемле кулъязма сатирик журнал чыгаруда да катнаша.

Абыйсы Кәбир төрмәдән кайткач, Фазылны Оренбургка алып китә. 1906 елда аның «Туганнарым» исемле беренче шигыре басылып чыга1. Оренбургта да озак яшәргә туры килми, алар яңадан туган авылларына әйләнеп кайталар. 1909-1910 елларда Ф. Туйкин хәзерге Сарман районы Ташлыяр авылында балалар укыта. Авыл мөгаллимнәре Әбүбәкер һәм Гомәр Фәтхуллиннар аның беренче ярдәмчеләре була. Алар шәкертләргә Г. Тукай, М. Гафури, Н. Думави, З. Бәшири шигырьләрен укыталар, бергәләп яңа җырлар өйрәнәләр. Мәдрәсә хуҗасы Хафизетдин хәзрәт хаҗга киткәч, Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрен сәхнәләштереп, авылда беренче театр куялар. Җәдитчә укыту җирле дин башлыкларына ошамый. «Волостьтән чакыртып китерелгән старшиналар, урядниклар мөгаллимнәр тора торган өйләрдә булалар, китапларын, шигырьләрен, географик карталарын җыеп алалар, Фазыл абыйны гаепле кеше дип, авылдан куалар», — дип яза Мөзәгарәфә апа Туйкина үзенең истәлекләрендә2. Шушы вакыйгадан соң ул беркадәр вакыт Иске Минзәләбаш авылында (хәзерге Сарман районы) мөгаллимлек итә.

1911 елда Уфада Л. Хәкимов кирпечтән мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Гарәбстаннан укып кайткан Һади хәзрәт шул мәчеткә мулла итеп билгеләнгәч, Фазыл Туйкинны «Хәкимия» мәдрәсәсенә укытучылык эшенә чакыра. Уфада яшәгән өч-дүрт елда, мөгаллимлек хезмәте белән бергә, аның иҗат эшчәнлеге дә активлаша. Бу чорда ул «Кечек тәҗвид»3 һәм «Әхкяме ислам»4 исемле ике дини хезмәт яза. Уфада Ф. Туйкин танылган язучылар М. Гафури һәм Г. Ибраһимов белән якыннан таныша.

1912 елда Ф. Туйкинның 1100 дүртьюллык җырны үз эченә алган «Җырлар әхтәрисе» исемле җыентыгы дөнья күрә5. Әлеге хезмәт җырларны бер системага салып тупланган китапларның беренчеләреннән санала. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗатының нәтиҗәсе буларак, 1915 елда Уфада «Нардуган: Әдәбият кичәләре шәрәфенә җырлар мәҗмугасы» исемле шигырьләр китабы дөнья күрә6. Бу җыентыкта аның 16 шигыре урын алган. 1912 елның маенда Уфага гастроль белән «Нур» профессиональ труппасы килә. Труппа җитәкчесе Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Ф. Туйкин драмалары белән якыннан таныша һәм аларны Оренбург, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре сәхнәләрендә тамашачыларга күрсәтә. Труппа, патша хөкүмәте, мөселман руханилары, полиция эзәрлекләвенә карамастан, халык арасында алдынгы фикерләр таратуын дәвам итә, моңа Туйкин пьесалары да ярдәмгә килә. 1912 елда иҗат ителгән сәхнә әсәрләренең берсе — «Тормыш корбаннары» драмасы7. Анда ул XX гасыр башындагы татар хатын-кызларының аянычлы тормышын сурәтли һәм «кадимче аталар — мәгърифәтле балалар» проблемасын күтәрә.

Фазыл Туйкинның татарлар күп яшәгән шәһәр сәхнәләрендә 1912-1918 елларда яратып уйналган икенче әсәре — «Ватан каһарманнары» драмасы8. Бу татар әдәбияты тарихында татарларның 1812 елгы рус-француз сугышында катнашып, зур батырлыклар күрсәтүен объектив гәүдәләндергән бердәнбер драма әсәре. Уртак дәүләтчелекне ныгытуга, аны дошманнардан саклауга юнәлтелгән тарихи әсәр 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә басылып чыга. Беренче тапкыр 1912 елның 19 октябрендә Казанда «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан «Шәрекъ» клубында сәхнәгә куела. Шул ук елны Уфада «Нур» труппасы тарафыннан да башкарыла. Әдипнең бу ике пьесасы 1912-1918 еллар арасында «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» һәм башка труппалар, һәвәскәр артистлар тарафыннан кат-кат уйнала.

Тарихи тема Ф. Туйкинның проза әсәрләрендә дә дәвам итә. 1912 елда Болгар дәүләтенең җимерелү, туздырылу чорын тасвирлаган «Сугышчы Сатыш әфәнде» исемле хикәясе дөнья күрә9. «Үткән — киләчәкнең көзгесе» дигән фикердә торган Ф. Туйкин, «Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясенең керешендә үткән тарихыбызны өйрәнү һәм сәнгатьчә гәүдәләндерүнең әһәмиятен ассызыклап, болай ди: «Бер милләтнең тарихы нә кадәр киң вә ачык улса, ул милләтнең тәрәкъкыйсенә шул кадәр хезмәт итдеке күз алдымызда күренеп торганлыктан, мин аннан бәхес итәргә тиешсенмәсәм дә, милли тарихымызның, караңгы бер хәлдә уларак, әһәмиятсез ташланып калдыгына тәәссеф итдекемне (кайгыруымны) аз гына улса да язып китәргә телим»10. Ф. Туйкин милли темага язылган әсәрләрнең аз булуына гына игътибар итеп калмыйча, тарихны гәүдәләндергән әсәрләр татар халкының тәрәкъкыятына хезмәт итәргә тиеш дигән фикер дә үткәрә. Менә шул максаттан чыгып ул матур әдәбият өлкәсендә дә тарихи темага мөрәҗәгать итә. «Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясе туган илгә мәхәббәт кебек патриотик хисләр, ватанчылык, дәүләтчелек идеяләре белән сугарылган романтик әсәр.

Ф. Туйкин, әдәби әсәрләр язу белән генә чикләнмичә, вакытлы матбугат битләрендә барган тел, әдәбият, тарих өлкәсенә караган бәхәсләрдә катнаша, педагогика һәм методикага караган мәкаләләр белән дә чыгыш ясый. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Ф. Туйкин мөгаллимлек эшен Бөгелмә шәһәрендә дәвам итә. Октябрь социалистик революциясен дә ул шунда каршылый. Берничә ел Бөгелмә татар-башкорт укытучылар семинариясендә эшли. 1918-1919 уку елында Азнакай районы Бәйрәкә авылында укытканнан соң, 1919 елны яңадан Бөгелмәгә кайтып, Бөгелмә шәһәренең беренче һәм икенче баскыч мәктәбендә белем бирә. Фазыл Туйкин мәгариф өлкәсендә актив эшләве белән бергә, иҗат эше белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Аның 1922 елда Казанда балалар өчен «Салих бабай» дигән пьесасы11, 1927 елда «Чәчән» журналында «Иделбай» поэмасы басылып чыга. Күп кенә әсәрләре төрле сәбәпләр аркасында басылмыйча, кулъязма хәлендә кала, югала. 1920 елда Минзәлә, Бөгелмә һәм башка өязләрдә кабынып киткән «сәнәкчеләр күтәрелеше»нә багышланган «Мәгариф корбаннары» исемле сәхнә әсәре — шундыйлардан. Аның «Сөембикә» һәм «Мусабай» драмаларының язмышы турында да мәгълүмат бик аз. «Сөембикә» драмасының язылып тәмамлануы турында «Вакыт» газетасында белешмә бар12. 1919 елның җәендә язылган «Мусабай» пьесасының, шул ук елның июнь аенда Бөгелмәдә укытучыларның белемен күтәрү курсы тыңлаучылары тарафыннан шәһәр клубы сәхнәсендә куелуы билгеле.

Ф. Туйкин кулъязма әсәрләрне эзләп табу һәм өйрәнү өлкәсендә дә күп эшли. Мәсәлән, XVII йөз татар әдәбиятының күренекле вәкиле Мәүлә Колый шигырьләрен табып, аның әсәрләре турында беренче булып матбугатта фикер әйтә. Ул шулай ук Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Сөләй авылында XIX йөз урталарында яшәгән Вилдан Мөхәммәдьяров кебек, әдәбиятыбыз тарихында аз билгеле булган шагыйрь турында да кызыклы мәгълүматлар теркәп калдырган. XVIII йөз татар тарихи ядкаре «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе»нең борынгы бер нөсхәсе сакланып калуда да без Ф. Туйкинга бурычлыбыз.

Ф. Туйкин «Безнең юл» журналында басылган мәкаләсендә Габдерәхим Утыз Имәнинең 1797 елда Бохарадан кайтканда вафат булган хатыны Хәмидәгә багышлап язган «Мәрсияи Хәмидә — зәүҗәте Габдерәхим әл-Болгари» исемле мәрсиясен табуы турында хәбәр итә13. Бу мәрсияне ул хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылыннан, Мәүлә Гыйрфан каләме белән күчерелеп җыйналган мәҗмугадан табып ала.

Фазыл Туйкинның эшчәнлеге һәм күпчелек әсәрләре өчен хас булган сыйфат — тарихилык. Ул әдәби әсәрләр иҗат итү, халык авыз иҗатын өйрәнү, борынгы кулъязмалар җыю белән бергә, тарих өлкәсендә эзләнүләр алып бару белән дә шөгыльләнә. Аның тарихи хезмәтләреннән хәзергә кадәр сакланып калган һәм басылып чыккан бары бер генә китабы билгеле. Ул — туганы Кәбир Туйкин белән берлектә язылган һәм 1919 елда Оренбургта дөнья күргән «Төрек тарихы» исемле хезмәт14. Дәреслек рәвешендә төзелгән бу китап Октябрь революциясенә кадәр үк языла башлый һәм өч кисәктән торган хезмәт итеп планлаштырыла. Кызганычка каршы, бу тарихи әсәрнең беренче бүлеге генә сакланып калган. Аның икенче-өченче кисәкләре язылганмы, юкмы — билгесез.

«Төрек тарихы»ның керешендә Туйкиннар тарих фәнен: «Фәннәрнең иң әһәмиятлесе, ышанычлы җитәкчесе, яшүсмерләребезгә якты юл күрсәтүче маяк»15, — дип билгелиләр, мәктәп-мәдрәсәләрдә һәм вакытлы матбугат битләрендә тарихыбызга игътибар җитмәвен әйтеп үтәләр. Аларча, изелгән милләт вәкиле булган татарларның тарихлары өйрәнелмәгән, бу өлкәдәге әһәмиятле чыганаклар да сакланмаган. Безнең турыда башка халыкларда сакланып калган материаллар исә, сәяси, дини максатлардан чыгып чуарлатылган. Тарихыбызның бик тә томанлы булуын истә тотып, Туйкиннар төркиләрнең тарих башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган чорны яктыртуны максат итеп куйганнар.

Ф. Туйкинның эшчәнлеге югарыда язылганнар белән генә чикләнми. Аның Татарстанда үсә торган үсемлекләрнең 350 татарча исем-атамаларын туплап, гербарийлар төзүе дә мәгълүм.

Идел буенда 1921 елны көчле корылык булып, илдә ачлык хөкем итә. Бу елларны Туйкиннар икесе дә гаиләләре белән Зәй-Каратайга кайтырга мәҗбүр булалар. Анда Ф. Туйкин авыл мәктәбендә укытуын дәвам итә. Ә 1923 елны яңадан Бөгелмәгә әйләнеп кайта һәм беренче баскыч совет мәктәбендә укыта башлый. Бер үк вакытта Бөгелмә кантоны мәгариф бүлегендә инструктор вазифасын башкара. 1926 елда ул Бөгелмә икенче баскыч совет мәктәбенә күчә. Монда аңа танылган тарихчы Һади Атласи белән бер мәктәптә укытырга туры килә. Бергә эшләү дәверендә Фазыл Туйкин, шул мәктәпнең мөдире булган абыйсы Кәбир һәм Һади Атласи арасында тыгыз элемтә урнаша. Очрашулар вакытында алар татар мәктәпләренең артталыгы, телебезнең чисталыгы җитмәү, орфографиянең камил булмавы кебек мәсьәләләр тирәсендә бәхәсләр коралар. 1929 елны Һ. Атласи милләтчелектә гаепләнеп кулга алынгач, Бөгелмә икенче баскыч мәктәбендә аның белән бергә эшләүче күп кенә укытучылар, шул исәптән Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар да, һәртөрле эзәрлекләүләргә дучар була. Шул сәбәпле Ф. Туйкин бу мәктәптән китеп, Бөгелмә педагогия техникумына мөгаллим булып урнаша. 1931 елны милләтчелектә гаепләнеп, ул беренче тапкыр кулга алына һәм Казанның беренче номерлы төрмәсендә алты ай утыра. Гаепсез дип азат ителгәннән соң, Зәй-Каратай авылына кайта. Чөнки Ф. Туйкин кулга алынгач, туендыручысыз калган гаиләсе әнисе янына авылга күчеп китә. Туган авылында аңа озак укытырга туры килми, 1932 елның көзендә ул Әлмәт районының Габдрахман авылына сөргенгә җибәрелә. Биредә Ф. Туйкин икенче баскыч мәктәбендә татар теле, география, җыр дәресләрен укыта башлый.

1931 елда кулга алынудан соң, Ф. Туйкин өчен авыр көннәр башлана. Аның хезмәтләрен бастырмыйлар. Бу елларда ул бар көчен халык авыз иҗатын җыюга юнәлтә, шигырьләр дә язгалый. Туганнарында гына сакланып калган бу шигырьләрдә колхозлашу чоры, күмәк тормыш, бәхетле киләчәк кебек темалар яктыртыла.

1937 елның 1 гыйнвар көнендә Фазыл Туйкин янә кулга алына. Хәрби трибунал аны үлем җәзасына хөкем итә һәм бөтен гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган әдип 1938 елның 15 февралендә «халык дошманы» дип атып үтерелә. Аның үзе белән бергә китапларын, кулъязмаларын да алып китәләр. Халык арасындагы язмалары да шул елларда юк ителә, чөнки һәркем «халык дошманы» булып, җавапка тартылудан курка. Шулай итеп, хәзерге көндә татар халкының мирасы булырдай хезмәтләр эзсез югала.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Туганнарым // Фикер. – 1906. – 24 декабрь.
2. Мөзәгарәфә Туйкина истәлеге (1987) Лениногорск шәһәренең «Сугышчан дан» музеенда саклана.
3. Туйкә Ф. Кечек тәҗвид. – Казан, 1913. – 14 б.
4. Аныкы ук. Әхкяме ислам. – Казан, 1914. – 331 б.
5. Аныкы ук. Җырлар әхтәрисе. – Казан, 1912. – 178 б.
6. Аныкы ук. Нардуган: Әдәбият кичәләре шәрәфенә җырлар мәҗмугасы. – Өфе, 1915. – 24 б.
7. Аныкы ук. Тормыш корбаннары. – Өфе, 1912. – 50 б.
8. Аныкы ук. Ватан каһарманнары. – Казан, 1912. – 88 б.
9. Аныкы ук. Сугышчы Сатыш әфәнде. – Казан, 1912. – 31 б.
10. Шунда ук. – Б. 2.
11. Туйкә Ф. Салих бабай. – Казан, 1925. – 12 б.
12. Вакыт. – 1914. – 17 декабрь.
13. Туйкә Ф. Тузанлы шүрлекләрдән // Безнең юл. – 1928. – № 9. – 42 б.
14. Туйкин К., Туйкин Ф. Төрек тарихы. – Оренбург, 1919. – 128 б.
15. Шунда ук. – Б. 2.
Эльмера Галимҗанова,
филология фәннәре кандидаты



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018