Бүген Әдипләр: Роза Туфитулова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роза Туфитулова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәсих Таҗиев
Таңчулпан
Касыйм Тәхау
Ләйсән Тимерова
Рәдиф Тимершин
Фуад Туктаров
Роза Туфитулова
Роза Туфитуллова
Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова — татар журналисты. 1945 елның 17 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында дөньяга килә. Яшьтән үк тырыш, зирәк һәм акыллы булуы ярдәм иткәндер, кыз урта мәктәпне алтын медальга, ә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Аның хезмәт юлы да гел биеклекләр яулаудан гына тора. Ул башта «Татарстан» телерадиотапшырулар дәүләт комитетының балалар һәм яшьләр тапшыруы редакциясе редакторы, аннары «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналының баш мөхәррире булды. 1988 елда исә «Сөембикә» журналына баш редактор итеп билгеләнде. Татарстан Дәүләт Шурасында даими комиссия рәисе урынбасары булып эшләү чорында Роза Туфитуллованың һәр сессиядә ялкынлы чыгышларын күпләр хәтерлидер. Ана һәм бала, гаилә, яшь буын язмышы турында булды алар.
http://dic.academic.ru/

ЛУ-И-ЗА-А-А...

Юк, ышанмыйм ромашкаларга,

Алдаша ич алар, алдаша:

Аның кабере өстендә инде

Резедалар үсә ләбаса...

Хәсән Туфан

Пермь пристаненнән кузгалып китәргә торган пароходка соңгы пассажирлар булып килеп кергән озынча йөзле, ябык гәүдәле егет белән томырылып торган кара күзле, сөйкемле кызны «Вера Засулич» пароходындагылар бер күрүдә хәтерләп калдылар. Пароходка соңга кала язган әлеге пар аркасында матросларга басманы яңадан суга төшерергә, яңадан үз урынына куярга туры килде. Егет белән кыз исә пароходка эләгүләренә әле һаман ышанып җитә алмыйлар шикелле. Шуңа матросларның сүгенүле сукрануларына әллә ни әһәмият бирмичә, фанер чемоданнарын янәшә куеп, озата килүчеләргә кул болгарга керештеләр. Кыз баланың мондый озын юлга беренче кат чыгуы булса кирәк. Күзләрендә гаҗәпләнү катыш моңсулык. Йөзе борчулы. Юлдашы аны үзенә генә мәгълүм ниндидер хикмәтле сүзләр белән юатырга тырыша. Ара-тирә хәтта елмаерга да мәҗбүр итә. Дөньяны нурга күмүче бу елмаю, мөгаен, Ходайның санаулы кешеләренә генә бирелә торган аерым бүләгедер. Тик кыз әлегә үзенең нинди көчкә ия булуын аңлар-төшенер хәлдә түгел. Аның күзләрен әледән-әле яшь пәрдәсе томалый. Кыз приютта калган ятимә сеңелләрен кызганып елый. Укуга булган омтылышын баса алмыйча, Казанга китеп баручы апалары турында хәзер ни уйлый торганнардыр ул сабыйлар? Мөгаен, алар да елыйлардыр... Әтисе белән әнисе исән булган булса, Гайникамалның укырга китүенә ничек сөенерләр иде. Юк шул инде аның газизләре...

Алар пароходның арткы трюмы өстендәге палубага — юлчылар, йөкләр арасына кереп урнаштылар. Халык күп, кая карама, тыгын, тынчу.

— Иртәгә кичкә Казанда булабыз. Ишетәсеңме, Казанда! Такташлы Казанда! — ди мөгаллим абыйсы кызның күңелен күтәрергә тырышып. Керфек очында эленеп торган яшьләрен сөртеп, юлдашы аңа: — «Такташлы Казан ни ул?» — дигәндәй, озак кына карап тора.

Такташлы Казанның ни икәнлеген кайлардан белсен соң әле ул? «Ахмак дими, ни дисең», — дип, егет үзен тиргәп ала. Их, кызның битләреннән, йомшак чәчләреннән сыйпап юатасы иде дә бит. Мөгаллим кешегә килешмәс. Бик яшь, бик саф шул әле аның юлдашы. Ошатмас ул мөгаллим абыйсының мондый кыланышын. Хәер, мөгаллим абыйсы үзе дә кыюлыклардан тартынучан.

Гайникамалның зур дөньяга беренче кат чыгуы. Ә егерме дүрт яшен тутырып килүче Хизбулла инде дөньяның ачысын-төчесен күпмедер татыган кеше. Уралның колчедан шахтасында да, Лысьваның металлургия заводында да эшләп караган, Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә белем туплап, иҗат дигән гүзәл гамь белән очрашкан, Себер якларының аркылысын буйга иңләп, Колчак армиясенә эләгеп, могҗиза белән диярлек котылып, күп михнәтләр күрергә өлгергән егет. Күңеле сизенә аның: елмаюы белән җанны эретүче бу кыз бала аның сәләтле укучысы гына булып калмаячак... Нидер бәйли, ныгытып бәйли аларның күңел кылларын... Хәерлегә булсын! Ә хәзергә алар хыяллары артыннан озын юлга кузгалган кайгыртучан мөгаллим белән аның сизгер җанлы укучысы.

Балачагында Гөлзизин, үсмер чакта Хәзрәтов булып йөргән Хизбулла Казанга Хәсән Кусенов фамилиясе белән китеп бара. Сәбәбе тирәндәрәк. Бу хакта ул сүз куертырга яратмый. Аның биографиясендәге Урал-Себер маҗаралары Мәсгуд ага Гайнетдиннең «Без белмәгән Туфан» китабында берникадәр яктыртыла. Аларны биредә тәфсилләп тормастан, шунысын искәртик: 1920нче еллардан бирле инде ул Хәсән Кусенов атлы кеше. Себернең Верхнеудинск, Чита шәһәрләрендә, Лысьвада да ул шул яңа исеме белән мөгаллимлек итә.

...Хизбулла-Хәсәнгә дә туганнары белән аерылышу җиңел түгел. Урал эргәсенә сыенып утырган Лысьва шәһәре аңа туган җиредәй якын. Биредә аның 1922 елда үлгән әнисе җирләнгән, иң газиз кешеләре — әтисе, ике абыйсы гомер кичерә. Бер катлы агач йортлардан, завод төтеннәрен сеңдергән бараклардан торган бу шәһәрнең алар үз кешеләре. Мөхетдин абыйсы гына башка тормыш белән яши. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып яткан җиреннән Лысьва металлургия заводларының җитәкчелеге соравы буенча ул бу шәһәргә имам-хатыйп итеп җибәрелә. Аңа мәчет бинасын да, мәктәбен дә үзенә төзетергә туры килә. Заводлар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелә күрсәтелүен. Озак та үтми, Мөхетдин мулланың җәдитчелеккә корылган мәктәбе үзенең алдынгы карашлары белән дан казана. Бирегә Чиләбе якларыннан да, Чусовой, Губахи кебек шәһәрләрдән дә килеп укыйлар. Мөхетдин мулланың сөйкемле хатыны Хәлимә абыстай да бик булдыклы булып чыга. Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган мөгаллимә кызлар мәктәбе оештырып җибәрә. Соңрак совет чоры мәктәпләрендә ул көчле математика укытучысы буларак таныла. Ә Мөхетдин мулла оештырган мәктәпне дүрт еллык башлангыч мөселман училищесы итеп үзгәртәләр. Мөхетдинне училищеның директоры итеп калдыралар.

Хәсән Мөхетдин абыйсының ишле гаиләсен ярата. Язмышының хәтәр сынауларыннан соң, ул һәрчак Лысьвага кайтып, шушы гаиләгә сыена. Биредә аның җан җәрәхәтләре дә, тән җәрәхәтләре дә тизрәк савыга кебек. Салкын сулы Лысьва елгасына кереп, бер чумып чыксаң, үпкә-рәнҗүләреңә хәтле юып алгандай итә. Мул сулы булмаса да, Чусовой елгасына коючы Лысьваның суы шифалы. Тикмәгә генә бу якларда яшәүче төп халык — пермяклар аны «урман суы» дип йөртмиләрдер. (Лысьва пермякчә «урман суы» дигәнне аңлата). Ә урман бу халык өчен Ватанга тиң изге сүз.

1923 елның яз башында Хизбулла-Хәсән аякларын көч-хәл белән сөйрәп, Лысьвага кайтып егыла. Бу юлы авыруын Лысьва суы гына савыктыра алмас ахыры... Аяк буыннары нык шешкән. Болай авыруы барча туганнарын борчуга сала. Лысьвада фельдшерлык итүче немец кешесе аның янына килгән саен авыруның өметсез икәнен кисәтә. Икенче берәү шешне кызыл балчык белән дәвалап карарга киңәш итә. Ә Хәлимә җиңгәсе берәүне дә тыңларга теләми. Егетнең аякларын төрле үлән төнәтмәләре белән дәваларга керешә. Кызлары Әминә, Мэри (Мөнҗия) белән өчәүләп, ике айга якын Хәсәнне мунчага күтәреп йөртәләр. Уртача буйлы, зур якты күзле Хәлимә җиңгәсе бар яктан да әнисе Гөлзадәне хәтерләтә. Шундый ук йомшак күңел, ягымлы тавыш. Аның газиз әнисе бу дөньяда юк шул инде. Вафатына ике ел тулды. Хушлаша алмый калды Хәсән әнисе белән. Бәхилләшә алмады... Йөрәге шуның өчен әрни. Бик әрни.

Хәлимә җиңгәсе барын да тоеп-белеп тора. Аның һәр сүзе, киңәше йөрәк-бәгырьгә бәлзәм төсле. Әнә, бераз тернәкләнүгә, үзен инде баштан-аяк эшкә күммәкче.

— Сиңа мөгаллимлек эше яхшы таныш. Әйдә, безнең мәктәпкә. Әдәбият укытырсың. Китапханәне дә эшләтеп җибәрергә кирәк, — ди аңа сүрелергә ирек бирми, дәрман өстәп.

Яңа гына чәчәккә бөреләнгән гөлне хәтерләтүче яшүсмер Гайникамалны да Хәсән мәктәпкә килгән көнне күреп ала. Мондый сихри елмаю кайлардан килгән бу Лысьва кызына? Үзе чая, тере күренә. Соңрак аның иркен яңгырашлы тавышы мәктәп кичәләрендә ишетелә башлый. Кыз Тукай шигырьләрен яттан сөйли. Мәктәп бәйрәмнәренең төп номеры саналган пирамидалар ясаганда аның сыгылмалы гәүдәсенә күз иярми. Тик көтмәгәндә бәхетсезлек: аллы-артлы әтисе белән әнисе бакый дөньяга күчә. Гайникамал укуын ташлый. Аңа хәзер үзеннән кечерәк өч сеңлесен карарга кирәк. Ярый әле, бу дөньяда Хәлимә абыстай күк шәфкатъле җаннар бар. Ул ятимә кызларны приютка урнаштыру хәстәре белән йөри башлый. Гайникамалга мәктәпне тәмамлап чыгу мөмкинлеге ачыла. Ә инде Хәсәннең Казанга укырга китәргә җыенуын ишеткәч, Хәлимә җиңгәсе аңардан Гайникамалны да Казанга алып китүен үтенә:

— Аның әнисе ягыннан Казанда туганнары бар. Ярдәм итми калмаслар,— ди ул.

Пароход Пермьнән ераклашканнан ераклаша бара. Гайникамал да тынычлана төшә. Алар өске палубага күтәреләләр. Офыкларга тоташкан Кама югарыдан тагын да мәһабәтрәк күренә. Аларның хыялларына таба йөзүче ак пароход та, ниһаять, үзенә нинди бурыч йөкләтелгәнен төшенгәндәй, тизлеген арттыра бара. Кама ярлары буена урнашкан эреле-ваклы авылларны сәламләп, ара-тирә моңсу бер тавыш белән кычкыртып ала.

1924 елның җылы август кичендә «Вера Засулич» пароходы Казан пристане Устьегә килеп туктый. Әнә ерактан чал Кремль манаралары күренә. Ирексездән шагыйрьнең үлемсез шигьри юллары телгә, уйга килә: «И, Казан, нурлы Казан!..» Тик үз ыгы-зыгысына чумган борынгы шәһәр аларның килүен искәрмәде шикелле. Извозчик көтеп тә шактый басып торылды. Гайникамалның туган ишеләре пристаньнан бик еракта яшиләр икән. Извозчик аларны бөтен шәһәрне күрсәтергә теләгәндәй, урый-урый, ниһаять, Суконный бистәсенә китереп җиткерә. Хәсән дә үзенә тапшырылган бурычны үтәвенә сөенеп, китәргә ашыга. Әмма аны кыстый-кыстый чәйгә утырталар. Кызның туганнары миһербанлы кешеләргә охшаган. Чәйдән соң ул хуҗалар белән саубуллашып, Казанга узган килүендә тукталган Болгар номерларын эзләп китә.

Имтиханнар мәшәкате белән Хәсән Гайникамал хакында онытып та җибәрә. Беркөн кич белән мосафирханәгә кайтып барганда, ишек янында Лысьва кызын күреп, аптырап-каушап кала.

— Мине кабул иттеләр! Мин рабфак студенты, — ди кыз эчкерсез елмаю белән.

— Хәсән абыең да студент, — ди мөгаллим абыйсы. — Менә хәзер без синең белән тигезләштек. — Ничектер эчтән бер моңсулык белән әйтә ул бу сүзләрне. «Син хәзер ирекле җан», диюе булдымы. Ни генә димәсен, араларындагы «мөгаллим» белән «укучы» мөнәсәбәте аларга озак вакытлар комачаулык итә. Гыйшык утының дөрләп, кабынып китә алмавына шул сәбәпче бугай.

Казан көнчыгыш институтында укый башлаган Хәсән Кусенов, ниһаять, үз мохитында! «Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына» — диләрме әле? Шагыйрь Гадел Кутуй Хәсәннең сабакташы! Мәһабәт гәүдәле, һәрчак шат күңелле Кутуй Хәсәнне бер күрүдә үз итә. Алар бер фатирда яши башлыйлар. Урал егетенең җаныннан чишмә кебек бәреп чыккан шигъри юлларны беренче булып Кутуй ишетә. Хәсән, ниһаять, үзенең «Эшче хәбәрчеләр» дигән беренче шигырен «Кызыл Татарстан» гәзитенә алып бара. Редакциядә эшләүчеләргә шигырь ошый. Тик «Дуфан» псевдонимы гына ничектер ятышсыз тоела. (Хәсән «Дуфан» дип, бабасының кушаматын псевдоним итеп алмакчы була.) «Туфан» дисәң әле бер хәл. Шулай «Туфан» дип калдыралар. Өр-яңа исем белән өр-яңа шагыйрь!

Татар-башкорт әдәбияты аксакалы Сәйфи ага Кудаш үзенең Х.Туфан турындагы истәлегендә бу вакыйганы болай дип искә ала: «Хәсән белән без «Галия» мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовтан куанып дәрес укыган, Шәйхзадә Бабичның әдәбият-музыка түгәрәгендә поэзия белән сихерләнгән һәм М. Гафури, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй кебек ул заманның атаклы шагыйрьләренең шигырь укуларын тыңлау һәм кулларын кысу бәхетенә ирешкән елларда аралашып дуслаштык. Бу вакытта мин дә, поэзия мәйданында инде абына-сөртенә, ат уйната башлаган идем. Хәсән үзенең йөрәге, характеры белән шул чакта ук шагыйрь иде. Һәм яз көне күкрәп яуган тәүге яңгырдан соң шытып, көчле омтылыш белән җир өстенә дәррәү калкып чыккан көчле үсентеләр кебек, Хәсән йөрәгендә яралган бу шигъри орлыклар шул көннәрдә үк инде бәреп чыга, җайлап кына аны рухландыра башлаганнар иде. Мәсәлән, 1917 елның 27 январендә югарыда әйтелгән рәсемен миңа истәлек итеп бирде. Аның рәсем артына язылган: «Рухым зинданының бер кыйсьме булган шушы рәсмемне хатирә өчен тәкъдим итәмен», дигән сүзләрне укыгач, сискәнеп киткән идем мин шул чакта. Бу сүзләр миңа ул чакта ук җирнең кайсыдыр бер читендә яткан зилзилә оеткысы, үзенең барлыгын белдереп, бер тапкыр тетрәтеп, ухылдап куйган шикелле булып тоелган иде. Шул сүзләр язылуга җиде ел үткәч, мин «Х.Туфан» имзасы белән басылган үзенчәлекле һәм барган саен көчәя, дулкынландыра торган шигырьләрне укып сихерләнә башладым! Бу шигырьләр үзләренең темалары, формалары һәм сулышлары белән хәтта Такташка караганда да күп яңа иделәр. Бер елдан соң бу яшь шагыйрь, һич көтмәгәндә, икенче бер башлап язучы булган Сәгыйт Агиш артыннан миңа сәлам әйтеп җибәрде. Менә шуннан соң гына мин бу яшь шагыйрьнең моннан ун ел элек сабакташ һәм табакташ яшьлек дустым Хәсән икәнлеген белдем. Шул минут Хәсәннең үземә истәлек итеп биргән рәсеме хәтеремә килеп төште. Мин эчемнән: «Димәк, теге йөрәккә сыймаслык бер хәлгә килеп җиткән вулкан әдәбият мәйданына яңа шигырь туфаны булып бәреп чыккан икән», — дип уйладым.» («Ак чәчәк атар иде». Сәйфи Кудаш. 28-29 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1989 ел.»)

Шигърияткә кометадай килеп кергән Урал егете белән Һади Такташ та кызыксына. Матбугатта бер-бер артлы дистәләгән шигыре басылгач, Кутуй Туфанга:

— Хәзер инде Такташ янына да барырга мөмкин, — ди.

Такташның Чернышевский урамындагы «Европа» номерларындагы бүлмәсендә узган ул очрашуны күз алдына китереп була. Бу — тугандаш җаннарның табышуы! «Гомер юлларымда иң бәхетле көнем», — дип искә ала Туфан Такташ белән беренче очрашуы хакында.

Сирәк очрашсалар да, мөгаллим абыйсының Казанга килгәннән бирле ниндидер бер хыялый халәттә йөрүен Гайникамал да сизми калмый. Әмма аның Такташ, Кутуйлар кебек үк шигырьләр язадыр, дигән уй башына да кереп карамый. «Туфан» дигән шагыйрь белән Гайникамал 1925 елның февраль аенда «таныша». Ул елларда Казан яшьләр өчен уздырыла торган шигърият кичәләре белән дан тота. Шундый кичәләрнең берсенә дус кызлары белән Гайникамал да җыена. Урамда зәмһәрир суык. Шуңа да карамастан, Островский урамындагы Мәдәният йорты (хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы) халык белән шыгрым тулы. Энә төшәрдәй дә урын калмаган.

— Ярый әле басып торырга урын таптык, — дип сөенешәләр дус кызлары.

Бина ягылмаган. Шуңа залдагылар да, сәхнәдәгеләр дә җылы өс киемнәреннән. Беренче булып сәхнәгә алтын-саргылт чәчле, гаҗәеп сөйкемле бер егет чыгып баса.

— Такташ! — дип сокланулы пышылдыйлар кызлар.

«Урман кызы». Егет укыячак шигырен шулай дип игълан итә дә, башын горур гына арткарак ташлап, зәңгәр күзләрен очкынландырып, мишәрчәләп сөйләп китә:

«Тарат, сеңлем, озын чәчләреңне!

Алар тузгып төшсен алдыңа, —

Шулай килешә сиңа. Су кызыдай

Кил дә хәзер минем алдыма,

Төпсез күзләреңне айга текәп

Утыр: күлдә шәүләң уйнасын,

Узган-барган кешеләр, туктап карап,

Су кызы, дип сине уйласын!»

Шигырь Гайникамалны тәмам сихерли. Бу — Гайникамал ич! Шагыйрь аның «Урман суы» өстендә уйнаган сын-сурәтен, озын толымнарын, айдай балкып торган йөзен күреп калган да, «сеңлем» дип, хәзер нәкъ аңа эндәшә төсле. Алкышлардан, хисләрдән алсуланган, янган бит алмаларын ике кулы белән тотып, күзләрен аска төшерергә дә өлгерми, сәхнәгә икенче шагыйрь чыга.

— Туфан, Туфан! — диешәләр кызлар сәхнәгә Такташ артыннан чыккан егетне алкышлап. Тузгыган чәчле, күн тужурка кигән егет тонык-йомшак тавыш белән шигырен укый башлый.

Чү, нинди Туфан? Нигә Туфан? Сәхнәдә аның мөгаллим абыйсы түгелме соң? Кыз бер мәлгә телсез-өнсез кала. Шагыйрь менә-менә, соң дәрәҗәдә дулкынланган Гайникамалны күреп алачак. Ни дияр икән ул аңа? — Нишләп йөрисең биредә, — диярме? Ә ул нәрсә дип җавап бирер... Гаҗәпләнүеннән Гайникамал «Туфан»ның ни турында сөйләгәнен дә ишетми кала. Туфан... Бигрәк сәер исем. Димәк, мөгаллим абыйсы шигырьләр язуын аңардан яшергән. Аңламас дип уйладымы икән? Күңелендәге үпкә хисенең үсә, зурая баруын тоеп, кыз чыгып китәргә дип, урыныннан кузгала. Ләкин кая ул! Сафларны ерып үтәрлек түгел. Хәзер Гайникамалга кем сөйләсә дә, ни сөйләсә дә, барыбыр. Тик ничек кенә булса да, дус кызларына күз яшьләрен күрсәтмәскә иде. Нигә болай әрнегәнен аларга аңлату түгел, үзе дә аңлый алмый ул әлегә. Ярый, кичә тәмамлануга бара шикелле. Әнә сәхнәдән төшеп килүче шагыйрьләргә юл бирер өчен сафлар тагы да кысыла төшә. Менә мөгаллим абыйсы хәзер аның белән тигезләнәчәк. Юк, нык тәэсирләнгән «Туфан» кызны күрмичә узып китә. Шул арада аны озын җирән чәчле, олы гәүдәле бер кыз эләктереп ала да, бер алдына, бер артына төшә-төшә нидер сөйләргә керешә.

— Юк, җирәнкәй, бөтерелүләрең юкка, — дип күңеленнән битәрли ул «көндәшен», гарьләнүен баса алмыйча. — Озакламас, Гайникамал да шагыйрьне хәйран итәр...

Кыз сүзендә тора: берничә айдан ул Туфан яшәгән Икенче Тау урамындагы фатирга шагыйрьне шаккатырырлык хәбәр белән килә. Ләкин ул әле кайтып җитмәгән. Кутуй кызга чәй тәкъдим итә. Алар көлешә-көлешә чәй эчеп утырган арада Туфан да кайтып керә. Аның кәефе шәп. Имтиханын «биш»кә биргән. Гайникамал килгәч, аларның кысан, караңгы бүлмәләре яктырып калгандай булган. Күр әле, ярты ел эчендә Гайникамал ничек үзгәргән! Чибәрләнгән, гәүдәгә дә сылуланган кебек. Икегә үреп салган озын толымнар урынына киселгән кыска чәч. Үзенә килешә тагы. Елмаюы — тагын да ягымлырак, җанны рәхәтләндерә торган.

— Кунак белән таныштырыйм әле үзеңне, Хәсән әфәнде, — ди Кутуй артистларча күтәренке пафос белән. — Театр техникумы студенткасы, булачак сәхнә йолдызы — Луиза Салиәскарова!

Театр техникумы?! Луиза? Туфанның аптырап калуын күреп, Кутуй белән кунак кызы рәхәтләнеп көлешәләр.

— Шаяртырга булдыгызмы?

— Нинди шаярту? — ди Кутуй дустының чиктән тыш гаҗәпләнүенә каршы. Әһә, театр тирәсеннән кайтып кермәгән Кутуй Гайникамалның да башын әйләндерергә өлгергән. Бу, һичшиксез, Кутуй эше. Димәк ки, кыз аның коткысына бирелгән. Ә ул бу хәлне ничек сизми калды соң әле?

— Туташ кайчан Луизага әйләнде инде? — ди Туфан ачуын көчкә тыеп.

— Ә син туташның үзеннән сора, — ди Кутуй берни булмагандай.

— Өч ай элек, — ди кыз, көлемсерәп.

Киңәшми-нитми театр дөньясына барып кергән Гайникамалга нык хәтере кала Туфанның. Артистка, имеш. «Күз-колак» бул», дип җибәргән Лысьвадагы туганнарына нәрсә әйтер инде хәзер?

Кыз кайтып киткәч, Кутуй сабыйларча нәүмизләнеп калган дустының җилкәсенә кулын салып, көйли-көйли:

«Сездә галим булса, бездә галимә бар,

Сездә шагыйрь булса, бездә шагыйрә», —

ди.

— Иманым камил: Луиза Салиәскарова татар сәхнәсенең йөзек кашы, ә синең — җан фәрештәң булачак, — дип дустын тынычландырырга керешә. — Асылташны аера белмисең икән әле. Күпме тукыйм, югыйсә...

Хак сүзләр иде болар. Самара ягыннан килгән «бай малае» Гаделша шушы ел ярым эчендә Туфанның җан дустына әверелә. Килешле итеп киенергә, сәхнәдә каушамаска, табигыйлеккә омтылырга, тәнкыйтьчеләр белән аралашу осталыгына өйрәнергә — болар барысы да Кутуй сабаклары. Аларны Такташ белән икесен дә рухландырып торучы да ул. Шигырь кичәләрендә ягымлы тавышы, төс-кыяфәте белән теләсә нинди аудиторияне үзенә карата алучы, интеллигент Кутуй булмаса, кичәнең рәте, кызыгы бетә. Тумыштан ук артист сәләтенә ия бугай ул. Юкка гына театр белән җенләнмәгән икән шул Кутуй.

Гайникамал — Луиза белән шагыйрь арасындагы үпкәләшү озакка сузыла. Соңыннан ул Туфанга үзенең артист һөнәрен сайлавында Гадел Кутуйның бөтенләй катнашы булмавын аңлатырга тырышып карый каравын. Туфан ишетергә дә теләми. Ә чынлыкта исә, аны «театр» дигән могҗизалы дөньяга алып керүче кеше — театр техникумы студенты, ә киләчәктә режиссёр һәм драматург Риза Ишморат була. Ул рабфактан җырлы рольләрне башкара алырдай талантлы кызлар эзли һәм сайлаган өч кызның берсе Гайникамал булып чыга.

Кыз мөгаллим абыйсының үзеннән читләшүен авыр кичерә. Икенче Таудагы фатирга йөрүдән туктый. Күпмедер вакыттан соң, очраклы рәвештә генә, Туфанның елга аръягына — Бишбалтага күчеп китүен ишетә.

Туфанны 1926 елны Казанның Бишбалтадагы Нәриманов исемендәге 17нче мәктәбенә әдәбият укытучысы итеп чакыралар. Мәктәп директоры, танылган мәгърифәтче, дәреслекләр авторы Габдрахман ага Рәфыйков яңа заман мәктәбе оештыру уе белән янып йөри. Чор әдәбиятының беренче сафында баручы шагыйрьне ул үз мәктәбенә биш куллап кабул итә. Торак өчен мәктәпнең икенче катыннан зур бүлмә бирә. Ул елларда иң кыен мәсьәләләрнең берсе булган ашау-эчү ягы да көйләнә. Бу эшне Габдрахман аганың хатыны Рабига ханым үз өстенә ала. Шушы гаҗәеп гаиләнең Хәсән яшендәге уллары Хәбибрахман капитан ярдәмчесе сыйфатында Иделдә йөзә. (Татарлардан беренче капитан Хәбибрахман Рәфыйков гомеренең азагына чаклы шагыйрьнең аерылмас дусты булып кала.) Бу гаиләнең якын дусты, Габдулла Тукайның замандашы Фатыйх Әмирхан белән дә Туфан Рәфыйковларда таныша. «Хәсәннең үзен тотуы хәйран итте. Әйтерсең лә, Такташ белән бер анадан туган! Язган шигырьләре дә мине тәэсирләндерде», — ди язучы соңыннан. (Әлеге юллар Х.Рәфыйковның истәлек дәфтәреннән алынды. Дәфтәр аның кызы Наилә ханым Рәфыйковада саклана.)

Бишбалта мөгаллименең иркен фатирын әдәбият һәм мәгариф әһелләре очраша торган «мәдәни салон» дип тә санарга була. Кемнәр генә катнашмый аларның бу мәҗлесләрендә: Мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиев, Мәхмүт Бөдәйле, галимнәр Фатыйх Мөхәммәдъяров, Мөхетдин Корбангалиев, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәти, язучылар — Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, драматург Кәрим Тинчурин. Артистлардан — Мохтар Мутин, Камал III, Фатыйма Ильская, Нәгыймә Таҗдарова, гармунчы Фәйзи Биккинин һәм башкалар. Табигый ки, әлеге мәҗлесләрдә Туфанның дуслары — Һади Такташ белән Гадел Кутуй да көтеп алынган кунаклар. Бишбалтада атналар буе өчәүләп торган чаклары да була аларның. Соңыннын Туфан Такташны юксынып язган шигырьләренең берсендә үзләренең илһамлы чагын болай дип сурәтли:

Беребезнең сүзе бетәр-бетмәс!

Икенчебез баса

Сүз башлап,

Гөрләп тора бүлмә, әйтерсең яз,

Тугыз Туфан анда, ун Такташ.

«Шагыйрьләр оясына» әйләнгән Бишбалтадагы 17нче мәктәпнең даны еракка тарала. Бик күпләр Такташ белән Туфанны эзләп бирегә киләләр. (Ни аяныч, моннан берничә ел элек әлеге бинаны эзләп барганда, аннан хәрабәләр генә калган иде инде. Бульдозерлар белән ваттырганнары әллә каян күренеп тора. Халкыбыз, мәдәниятебез өчен кадерле булган тагын бер истәлекле тарихи бинаның язмышына битараф калганбыз.)

Нәкъ шул вакытта, Бишбалтада бәхеткә тиенгән көннәрнең берсендә, өч дус бер атна эчендә өйләнергә сүз куешалар. Тәкъдим — Такташныкы. Туфан аптырап кала. Иҗатны «иң матур, көчле бәхет, җанның-күңелнең, йөрәк-бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аерыла алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы», — дип игълан иткән Туфан, мәхәббәтне дә нәкъ менә «шигъри яну, сискәндергеч иҗат, зур талпыну, газап һәм бәхет катнаш тоташ бер шигъри материягә әйләнү», — дип кабул итә. Аның шушы халәтен аңлардай, аңа илһам чыганагы булырдай хатын-кыз бармы соң әле дөньяда? Чынлап баксаң, андый асыл зат юк та икән. Дөрес, Бишбалтаның данлыклы мәктәбен тәмамларга җыенучы Әминә атлы бер кыз бала бар барын. Мәхәббәт шигырьләре яза. Кайчак, кайберләрен «ялгыш кына» укытучысының өстәлендә онытып калдыргалый. Юк, үсәсе, укыйсы бар әле Әминәнең. (Сүз Бишбалта мәктәбенең өлкән классында укучы, соңыннан танылган балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәева турында бара).

Ярдәмгә янә Кутуй килә:

— Лысьва кызы кайда соң әле безнең? — ди ул.

— Синең фатихаң белән артистлыкка китте, — ди Туфан ачуын яшерә алмыйча.

— Күрәм, син Луизага әле дә булса үпкә саклыйсың икән. Ярый торган эшме инде бу? Бел: синең өчен яратылган зат ул!

Шушы сүзләр җитә кала. Туфан Луизаны эзләп китә. Аның барлыгын да оныткан мөгаллим абыйсының: «Әйдә, өйләнешәбез», — дип килүе Луизаны чиктән тыш гаҗәпләндерә. Ни әйтергә дә белми беркадәр сүзсез торганнан соң, шагыйрьне рәнҗетмәскә тырышып: «Ашыкмыйк, укыйк әле,» — дияргә база. Әмма ул кичне алар озак итеп сөйләшеп утыралар. Билгеле инде, Лысьваны искә төшерәләр. Иң куандырганы — Луиза аның матбугатта басылып чыккан барлык әсәрләрен укып бара икән. Менә ул ягымлы күкрәк тавышы белән «Урал эскизлары» поэмасыннан өзекләр укый башлый:

Үз Уралын гына сөя бу дип,

Үпкәләмә, дөнья, тагы син.

Күргәннәрне

Ничек онытыйм соң?

Күрмәгәнне ничек сагыныйм?

Луизаның күзләрендә яшь. Үз Уралын ул да нәкъ аныңча сагына түгелме соң? Кеше җанын күз күрмәгән биеклеккә күтәрүче Урал тауларын алар бертөсле яраталар ләбаса! Туфан түзми: беренче тапкыр кызның битләреннән, күзләреннән үбеп ала. Очраклы бер кызга өйләнеп, нинди ахмаклык эшлисе булган бит ул. Күз карашыннан, ярты сүздән аны аңлаучы кыз аның янәшәсендә генә икән! Ул кичне Туфан Лысьва кызына икенче кат гашыйк була. Алар вәгъдәләшәләр. Ә Такташ белән Кутуй гөрләтеп туй итәләр. Такташ Казанда чибәрлеге белән дан тоткан рабфак студенткасы Гөлчәһрә Хәмзинага, ә Кутуй аның дус кызы Газзә Бадамшинага өйләнә. Ни кызганыч, «кызык ясыйк», дип эшләнгән бу эшнең азагы аянычлы тәмамлана. Гаиләләр бик тиз җимерелә. Моңа артык гаҗәпләнеп тә булмый. Бу бит яшьләр арасында ирекле мәхәббәт игълан ителгән еллар. Гаилә нигезенең какшаган чагы. Ә җанына тынгылык таба белми торган Туфан 1928 елның яз башында кайнап торган иҗат мәйданын, әкияткә охшаш Бишбалтаны, аның өчен өзелеп торган дусларын, Луизасын калдырып, җәяүләп күз күрмәгән якларга — Урта Азия белән Кавказ республикаларына сәяхәткә чыгып китә. Шул китүдән ике елдан артык югалып тора. Ә Луизаның театр техникумын тәмамларга санаулы көннәре калып бара. Диплом эше итеп, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклен әзерлиләр. Төп рольдә Луиза. Спектакль башлана. Тавышы әллә ни көчле булмаса да, йөрәккә үтә торган моңлы тавыш. Ул моң сизелми генә залга күчә. Ә залда аның остазлары, татар сәхнәсенең бөек артистлары утыра.

— Иҗади фантазиясе бай бу кызның. Үзе уйный торган образны яхшы тоюы сизелә, — ди театрның мәшһүр артисты Камал III. Аның бу сүзләре җитә кала. Свердловск каласында оештырылган яңа театрга китәсе урында, Луиза Салиәскарова академия театрында эшкә калдырыла. Могҗиза дими ни дисең моны? Бераз куркыта куркытуын. 30нчы еллар башында академия театры сәхнәсендә хатын-кызлардан Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Ильская, Әшраф Синяевалар кебек зур талант ияләре хакимлек итә. Гөлсем Камская, Фатыйма Камалова, Гөлсем Болгарскаялар шикелле күренекле артисткалар рухланып иҗат итә. Яшьләрдән сәхнәне балкытучы Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Галимә Ибраһимовалар тамашачы мәхәббәтен яулый! Алар арасына борын төртү, сәхнәдә уз урыныңны табу ай-һай җиңел булмаячак Луизага.

Свердловскига китеп бару, бәлки, хәерлерәктер дип, икеләнүле уйлар белән йөргән чагында Казанга Туфан кайтып төшә. Арган-талган, ябыгып калган, әмма күңеле күтәренке. Сәяхәттә күргәннәрен сөйли башласа, туктата алмыйсың. Тик кызыксынучылар аз. Такташнын кәефе шәптән түгел. Аның иҗатын хурлаучылар саны тагы да арткан. Ә Кутуйга исә «җидегәнче» дигән гаеп тагарга азапланалар. Моңа хәтта Такташны да ышандыралар. Луиза да Казаннан китү уе белән йөри. Җанны өшетүче шомлылыкка берникадәр күнегеп килгәндә, кинәт кенә Такташ вафат була. Бу югалтуны Туфан гаять дәрәҗәдә авыр кичерә. Аның 30нчы еллар иҗатында төп урынны биләгән «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар» циклының кайбер юллары шул көннәрдә үк языла башлый. «Әй, талантлы, бөек халкым! Кабул итче тик бер сорауны: бирсәнә син безнең сафка тагын, бирсәнә бер Такташ сыманны..» — дип яза шагыйрь үзенең көндәлек дәфтәрендә.

Такташсыз яшәү Туфан өчен торган саен авырлаша бара. Баш өстендә кара болытлар куерганнан-куера. Әле кайчан гына Такташны «дөмбәсләгән» тәнкыйтьчеләр сүз куешкандай аңа ябырылалар. Футуризмга тартылуын да, шигырь төзелешен «бозарга» тырышуын да искә төшерәләр. Гомумән алганда, аның шигырьләрен «зарарлы шигырьләр» дип бәялиләр. Мондый «һөҗүмнәрнең көчәйгән бер чорында», 1932 елның җәй башында, Язучылар Союзы аңа Магнитогорскига иҗат командировкасына барырга тәкъдим ясагач, шагыйрь сөенә-сөенә Уралга китеп бара. Мәгърур Урал, аның кешеләре белән очрашу аны тагы рухландыра, сафландыра, көч-куәт өсти. Илһамланырга да сәбәбе бар. Биредә ул көтмәгәндә Уралның икенче бер гүзәленә — Гарифә атлы укытучы кызга гашыйк була. Яшь укытучы үзенең чибәрлеге, нәзәкатьлелеге белән шагыйрьне тәмам әсир итә. Ике айның узып китүен сизми дә калалар.

Күңел тынычлыгын җуйган шагыйрьгә бу юлы Казанга әйләнеп кайту тагы да авыррак. Бер якта аның җанын-йөрәген биләп алган кайнар хисле Гарифә, икенче якта инде ничә еллар аның белән янәшә атлаучы, вәгъдәләшкән кызы Луиза. Өстенлек Луизага бирелә. Аның сихри елмаюын, салмак, басынкы холкын берәү дә алыштыра алмый бугай. Шагыйрь җанының үтә дә нечкә, үтә дә яралы кылларын әллә каян сизеп ала бит ул. Аңа язган ярдыр Луиза. Тик бу хәлләрдән соң да Туфан әле өйләнешү турында сүз кузгатмый. Үзе дә сизмәстән аларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Кутуй тагын зирәклек күрсәтә. Көннәрдән бер көнне Горький урамында Туфанны очратып (Туфанның радиокомитетта эшләгән чагы):

— Кара әле, Хәсән, сәяхәтләрдә йөри-йөри Луизадан колак кагасың бугай син. Поклонниклары ишәйгәннән-ишәя. Бүген аның спектакле. Ышанмасаң, үзең кереп кара, — дип коткы салырга өлгерә.

Оятына каршы, Туфанның әлегә чаклы Луизаны сәхнәдә күргәне юк. Чынлап та карарга кирәктер.

Туфан театрга килеп кергәндә инде соңгы звонок бирелгән иде. Артык күзгә чалынмаска тырышып, ул галеркага ук менеп китә. Пәрдә ачыла. Сәхнәдә Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» әсәре. Зөһрә ролендә сискәндергеч назлы тавышлы Фатыйма Ильская. Ә аны озатып йөрүче кызларның берсе — Луиза. Йә, Хода! Аның Луизасымы бу?! Ул бүген карап туйгысыз чибәр, озын алсу күлмәге ничек килешле. Күр әле, сәхнә кешегә нинди илаһилык бирә икән? Ә ул күпме вакыт аңа үпкәләп, театрдан биздерергә йөрде.

Таһирны суга агызганда Туфан Луизасының моңлы тавышын аермачык ишеткәндәй булды.

Таһир мескен Зөһрә өчен

Зинданнарда кичләгән;

Башын кисәм дисәләр дә,

Вәгъдәсеннән китмәгән.

Дүрт сәгатькә сузылган спектакль, ниһаять, тәмамлана. Туфан кызның грим бүлмәсен эзләп китә. Кутуй берни дә арттырмаган. Грим бүлмәсенең ишек төбендә, нәкъ ул әйткәнчә, өере белән студент егетләр җыелган. Ә бер әрсезе бүлмәгә кереп, кызның грим өстәленә үк кунаклаган.

— Хәзер үк ычкын моннан!

Туфанны танып алган егет карышмый, шунда ук юкка чыга. Бүлмәгә кояштай балкып, Луиза килеп керә.

— Ничек?! Син дә спектакльне карадыңмы? Ярый әле үзеңне күрмәгәнмен, каушаган булыр идем, — ди ул тавышын үзгә бер назга төреп. Ә Туфан бүген артыгы белән тәвәккәл. Кызга сәхнә киемнәрен дә алыштырырга ирек бирмичә, ашыктырып театрдан алып чыгып китә.

— Кая ашыгабыз, кая барабыз соң без? — ди аптыраган Луиза.

Белсә икән ул кая барасыларын... Шунысы көн кебек ачык: Бишбалтадан кала кызны алып кайтыр урын юк.

— Өйләнешәбез без бүген, акыллым.

— ?!

Алар утырган трамвай Бишбалтага кайтучы соңгы трамвай булып чыга. Сәгать төнге унике. Урамда күзгә төртсәң берни күренми. Тукта, аларга кирәкле Клара Цеткин тукталышына килеп җиткәннәр түгелме соң? Ашыгып ишеккә ташланалар. Трамвайдан төшкәндә күлмәк итәгенә чорналып, егыла күрмәсен дип, Туфан кызны күтәреп ала. Вагондагы пассажирлар бердәм кул чабарга керешәләр. Мөгаен, алар да «Таһир-Зөһрә» спектакленнән кайтып килүче тамашачылар булганнардыр. (Соңыннан алар Бишбалта трамваендагы онытылмас бу мизгелне иң бәхетле чаклары итеп искә ала торган булалар.)

Үзе эшләп киткән мәктәпнең икенче катында ут күренгәч, Туфан җиңел сулап куя. Димәк, Габдрахман ага эшләп утыра. Аларга ишек ачарга чыккан Рабига ханым үз күзләренә ышанмый тора:

— Абау, Хәсән, сез түгелме соң?

— Без, без Рабига апа. Без бүген өйләнешергә ниятләдек.

— Нигә алдан хәбәр итмәдегез. Әзерләнеп көтәр идек.

Туфан элек яшәп киткән бүлмәгә яшьләргә урын җәелә.

— Миңа 27 яшь тулганын беләсеңме соң син? — ди кыз егетнең кайнар кочагыннан ычкынырга тырышып.

— Беләм акыллым, беләм. Менә шундый инде синең Туфаның. Башкаларга охшамаган. Шигырь белән сихерләнеп, бәхете турында да онытып җибәргән бер җан иясе.

Бер-берсенең йөрәк тибешеп тыңлап, алар шактый вакыт сүзсез утыралар.Башта Туфан телгә килә:

— Моннан соң синең тормышыңның һәр мизгеле минеке булыр, — ди ул Луизаны күкрәгенә кысып. Ә куенда шундый да иркә, йомшак, якын, кадерле икән аның Луизасы. Язмыш фәрештәсе хәзер аның кулларына мәгърур Урал тауларының кыйммәтле бер асыл ташын, әманәтен тапшыра кебек: «Ул — синеке, ярат аны, гомерең буе ярат!» Күктә, көтеп алынган мәхәббәт төненә хәерхаһ булып, бихисап йолдызлар яна. Бәхетнең үзе кебек түгәрәк, тулган ай йөзә һәм гашыйкларны көмеш нурга төреп куя. Кабатланмас мизгелләр шулай башланып китә. Озаккарак сузылса иде алар...

Иртән хуҗалар яңа кавышкан парга табын әзерлиләр. Рабига ханым иртүк торып, кайнар пәрәмәчләр, сумсалар өлгертә. Ярый әле бу дөньяның шулай килеп сыенырлык мәрхәмәтле кешеләре бар. Андыйларсыз яшәү бик күңелсез булыр иде.

Очраклы хәл генә булгандырмы, әллә берәр хикмәтле көч йөрткәндерме, әйтүе кыен. 1969 елның июнь азагында мин дә гашыйклар трамвае тукталган урында — Клара Цеткин тукталышында төшеп, Зур урамындагы 77нче йортны эзләп китәм. Исәбем Казан елгачылары турында әзерләнеп яткан тапшыруда татарның беренче капитаны Хәбибрахман Рәфыйковны катнаштыру.

Капканы чәчләренә чал куна башлаган, мәһабәт гәүдәле, җитмешләр тирәсендәге гаять мөлаем йөзле ир кеше ача. Менә нинди икән Бишбалтаның атаклы «Габдрахман учителе»нең улы!

— Миңа елга техникумыннан шалтыраттылар. Әйдәгез, рәхим итегез, — ди ул ачык йөз күрсәтеп. Безнең тапшыруда уртаклашыр хатирәләре бихисап аның. Иделнең аркылысын — буйга гизгән капитан чал Иделебез турында сәгатьләр буе тәэсирләнеп сөйләргә әзер. Тик ярты сәгатьлек тапшыруга боларның барсын да ничек сыйдырмак кирәк? Без бит әле ул очрашуда булачак капитаннарны да катнаштырырга уйлыйбыз.

— Күпме сөйләргә дисәгез, шул чаклы сөйләрмен, — ди Хәбибрахман ага елмаюлы караш белән минем хәлгә кереп.

Тапшыру буласы көн килеп тә җитте. Аны туры эфирда танылган дикторыбыз Рөстәм Нәбиуллин алып бара. Хәбибрахман аганың без ишетмәгән ягымлы татар телендә сөйләве аны да әсир итә. Аның Такташ, Туфан шигырьләрен илһамланып укуына соклана. Әлеге шагыйрьләрне капитан 20нче еллар азакларында үзе белән Идел киңлекләренә сәяхәткә дә алып чыга. Хатирәләрнең иң кызыклы төшендә диктор әңгәмәне өзәргә мәҗбүр. Һаман да шул вакыт кысасы. Тапшыру тәмамлангач, Рөстәм Нәбиуллин Хәбибрахман аганы дикторлар бүлмәсенә алып менеп китә. Мин дә аларга иярәм. Кунагыбызның «Бишбалта шагыйрьләре» турындагы хикәятен без тын да алмый тыңлыйбыз. Әңгәмәгә студиядә эшен тәмамлап менгән икенче диктор — Казан телестудиясенең тере легендасы булган Иркә Сакаева да кушыла. Хәбибрахман аганың Бишбалтага кайтучы «гашыйклар трамвае» турында сөйләвен тыңлаганда Иркә ханым түзми әйтеп куя:

— Нәкъ Чеховтагыча! «Кечкенә хикәялек бер сюжет». Нинди сафлык, серлелек...

Ул чакта Хәбибрахман ага сөйләгән «кечкенә генә хикәя»не кырык елдан соң миңа язарга туры килер дип, кем уйлаган? Шагыйрьнең бәхетле көннәре турындагы әлеге гүзәл мизгелне яшереп калдыру гөнаһ булыр кебек тоелды миңа.

...Яңа өйләнешүчеләр өчен яңа мәшәкатьләр башлана. Туй ясап торырлык ара калмый. Берничә көннән Туфан яшь хатынын үзен генә калдырып, делегат буларак, Совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съездында катнашу өчен Мәскәүгә китеп бара. (1934 ел, июль). Ике атнага сузылган съезддан алган тәэсирләрен ул түкми-чәчми хатынына язып тора. Язучы Максим Горький белән очрашу шагыйрьне аеруча тәэсирләндерә. Әмма аңа инде Луизасыз тормыш кызык түгел. Ул сөеклесенең бөтен әмерен үтәргә әзер. Тик боерсын гына.

Туфанның Мәскәүдән Луизасын сагынып язган беренче хатында мондый юллар бар:

«Луиза!

Бүген иртәнге дүрттә Мәскәүгә килеп җиттек җитүен дә, ләкин мин үземне бөтенләй килеп җиткән итеп уйлый алмыйм. Йөрәгем анда — Казанда, синең җылы, ягымлы кулыңда калды бугай. Элек мин Казаннан кая булса китсәм, анда бер нәрсәм дә калмаган кебек тоела иде. Казанны онытып тора ала идем. Хәзер менә алай түгел. Уйларымның бер башы биредә — Мәскәүдә, икенче очы — өебездә, синең яныңда. Арабыз ерак булса да, син якында гына булып тоеласың. Син ишектән: «Ничәдә кайтасың? Озак йөрмә, тиз кайт!» — дип озатып калдың кебек, ә мин көндәлек эшне башкарып кайтыр өчен Татиздатка гына, радиога гына чыгып киттем кебек һәм аш өлгергән вакытка өйгә кайтып җитәм кебек тоела. Әллә шулай итәргә күнеккәнгә, әллә сине бер дә оныта алмаганга Мәскәүдә үк булсам да, үземне синең яныңда, сиңа якында итеп хис итәм. Мин үзгәргәнмен, Луиза. Мин яхшы якка үзгәргәнмен. Бу үзгәрүем күңелле дә, рәхәт тә тоела миңа. Мин элек дөньяга үзем аркылы гына карый идем. Хәзер менә мин «безгә» әверелгәнмен! Һәр нәрсәгә, һәр эшкә өебезгә, бу безгә ничек булыр, без шулай телибез, безнең өчен шулай яхшырак булыр, дип карый башлаганмын. Мин хәзер үзем өчен генә түгел, икебез өчен дә яши башладым. Әллә шуңарга инде, тормыш матур, тормыш күңелле тоела!

Дөньяда шулай икәүләп яшәү, үзеңнең тормышыңның эченә икәүләшеп күчү күңелле икән...» (15.08.1934)

Ә бу юллар Луизаның Туфанга язган жавап хатыннан:

«Туфаным, акыллым минем!

Шулкадәр сагындым, шулкадәр сагындым. Бүген хат алам үзеңнән. Белсәң иде шатланганымны! Менә хәзер инде көннәрем күңеллерәк үтәчәк. Тиздән кайта дип, шатлык тулган йөрәк белән үтәрмен. Шушы көнгә кадәр зәһәрле ачу, үпкә белән капланган иде йөрәгем. Менә хәзер ачылды. Бөтенләй икенче Лулу булып киттем. Йөрәгем икенче ритм белән тибә башлады. Шушы көнгә кадәр бер хәбәрең. Мин бик тә тынычсызланам. Бердән уйлыйм, әллә берәр нәрсә булдымы икән? Әллә авырдымы икән?»

Луиза сөеклесенең хатын алгач, тынычлануын белдерсә дә, хат азагына «Туфан, син минем йөрәгемне газаплаудан һаман әле туктамыйсың», дигән шелтә сүзләре дә өстәп куя. Моның сәбәбе бер генәдер дип уйлыйм. Луиза кавышу сәгатьләрен озак — ун еллап көтә. Әмма кавышкач та, үзенең хыялый Туфанын гомере буена көтәргә туры килер дигән уй аның башына да кереп карамый. Әлегә алар икесе дә тизрәк кавышу хакында гына хыялланалар.

(Бу ике хат та Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге, фәнни һәм архив фондыннан күчерелеп алынды.)

Кулымда шул бәхетле көннәрнең якты хатирәсе булып сакланган фоторәсем. Сурәттәге Луиза 30нчы елларның иң күренекле рәссамнарыннан саналган А.Дейнеканың хатын-кыз портретларын хәтерләтә. Буй-буй блуза, кыска куе чәч, нур чәчеп торган күзләр. Бөтен кыяфәтендә яңаны тою, үз көченә ышану сизелеп тора. Чын мәгънәсендә шагыйрьнең музасы булырдай зат. Луиза белән Хәсән күпләрне сокландырырлык итеп яшәп китәләр. Менә тагын бер хат. Туфан аны 1936 елның 24 апрелендә Мәскәүдән язган.

«Безнең тормышның матур булуы өчен тырышуларың, шатланып-канатланып йөрүең, миңа авырлык килгән чакларда уртаклашуың — барысы да күз алдыма килеп баса. Миңа начарлык эшләргә маташкан дошман кешеләр — синең дә дошманнарың, син дә аларны дошман күрәсең. Сиңа начарлык эшләргә маташучыларны мин дә дошман күрәм. Бу ягыбыз да яхшы безнең. Без үзебез-икебез начар кешеләр түгел. Шуңа күрә безнең дусларыбыз күп: бөтен яхшы, намуслы кешеләр — безнең дусларыбыз.

Безне белүчеләр арасында безне яратучылар, безнең бәхетле булуыбызны теләүчеләр бик күп алар. Әгәр тыштан дус булып та, эченнән безнең бәхетле тормышны җимерергә теләүчеләр бар икән, кемнең булса шундый булуы сизелә икән, андыйларны безгә бергәләп танырга, кем икәнлекләрен бергәләп билгеләргә тиешбез.

Мин сине хатын итеп түгел, ә кеше итеп, иң якын, бердәнбер якын иптәшем, сердәшем итеп якын күрәм. Әгәр кем дә булса, сиңа кеше итеп түгел, «файдалану» объекты итеп карый икән, ул кеше минем дустым түгел, ул кеше минем дошманым.»

Сөеклесенә зур ышаныч хисләре белән язылган бу хатка «дошман» сүзенең килеп керүе һич кенә дә гаҗәп түгел. Календарьда — дәһшәтле 1936 ел. Кемнедер фаш итү, донос язу тормыш нормасына әверелгән чак. Нахакка гаепләүләр, кулга алулар, хыянәтләр чоры. Бу афәт кагылмаган гаиләләр калдымы икән ул елларда? Туфан да үзеннән бигрәк гаиләсе өчен борчыла. Ел башында гына аларның беренче балалары Гөлгенә туа. Бу нарасый җан иясе шагыйрьнең бөтен барлыгын били. Ул сәгатьләр буе нәни Гөлгенә янында.

Менә бүген дә ул кызын сагынып, тизрәк кочагына кысып сөяр өчен өенә ашыга. Урамда яз икән ләбаса! Тамчылар тама. Әнә урам чатында сакаллы бер урыс карты көмеш бөреләр җибәргән кызыл тал чыбыклары сатып тора. Бу дөньяда гап-гади тормыш белән яшәүгә ни җитә! Карт Мари урманнарыннан килгәнгә охшый. Туфан аны сәламләргә дип, авызын ачкан гына иде, кинәт башы әйләнеп, асфальтка барып төште.

— Что с вами, господин хороший? — Карт аңа ярдәмгә ташланды. Кабалана-кабалана күн тужуркасының изүен чишеп җибәрде. Ипләп кенә торгызды. Аннан утырып хәл алыр өчен ящик сымак утыргычын тәкъдим итте. Аңа җиңелрәк булып китте. Шагыйрь картка рәхмәт әйтеп, китәргә кузгалды.

— А вербы? — дип туктатты аны карт. — Я их Вам дарю.

Бер белмәгән кешедән рәхим-шәфкать күрү аның күңелен шул хәтле нечкәртте ки, ул үзенә кирәкле тыкрыкны да онытып узып китә язды. Тик аны тагын: «Ә бер мәйданда кайнаган каләмдәшләрең берсен-берсе уздыра-уздыра синнән «халык дошманы» ясарга азапланалар», — дигән уй куып җитте.

Унынчы көн инде Туфанның «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан (№ 9-10, 1935 ел) «Ант» поэмасын тикшерәләр. Җыелыш катгый карарга килеп бара: поэма совет строен җимерергә чакыручы, куркыныч әсәр! Күрәләтә бу нахак яла белән ничек килешергә соң инде? Бүген ул сүз сорап алып, каләмдәшләренә хакыйкатьне тагын бер кат аңлатырга тырышып карады. Файдасыз. Туфанның үз «хатасын» танырга теләмәве җыелыштагыларны ярсытты гына. Ул бүген беренче кат үзенә нинди куркыныч янаганлыгын якыннан тойды.

Луиза аны гадәтенчә, елмаеп каршы алды. Өстәлдә кайнар кыстыбыйлар. «Кайлардан он юнәтте икән? — дип уйлап куйды Туфан. Луиза аның кулындагы тал чыбыкларын күреп, нәкъ аның шикелле үк гаҗәпкә калды:

— Яз да җиттемени? — дип көлемсерәде ул гаҗәпләнүен моңсу, иркә бер аһәңгә төреп.

— Гуляны китер әле, Лулу, — диде Туфан хәлсезләнүен хатынына сиздермәскә тырышып.

— Йоклаттым бит инде мин аны.

— Йокласа да, китер.

Луиза йокы бүлмәсеннән сабыен алып чыгып, иренә тоттырды. Аның кулларында хәзер нәни бәхет кошы иде. Ул сак кына кызчыгының йокыдан алсуланган, йомшак хуш исле битләреннән үпте. Күкрәгенә кысудан, җанына, тәненә рәхәт җылылык йөгерде. Сабый әтисенең «менә туктыйм, менә туктыйм», дип типкән йөрәгенә илаһи бер шифа, шигъри ялкын өстәде.

Бу даулы еллар үтәр дә,

Бер тынар, бәлки, бу чор!

Нәкъ шушы төштән, мөгаен,

Ялганып китәр бу җыр...

Җыелыш-спектакльдәге хәлләрне Луиза Туфанга сөйләп тормаска булды. Аның болай да борчулары җитәрлек. Ишектәге һәр звонок аны шөбһәгә сала, төн йокыларын качыра. Соңгы көннәрдә ул бөтенләй сулып калды. Театр белән мөнәсәбәтләре дә мактанырлык түгел. Театрга аннан соңрак килгән яшь артисткалар да инде «героинялар» булып киттеләр. Ә аның яратып уйный торган бердәнбер спектакле «Таһир-Зөһрә»не репертуардан алып ташладылар. Тирән мәхәббәт хисләрен илаһи биеклеккә күтәрүче «Таһир-Зөһрә» трагедиясе «реакцион әсәр» дип игълан ителде. (Аның авторы — драматург Фәтхи Бурнаш 1937 елны «халык дошманы» дип кулга алына.) Күрәсең, бөек мәхәббәт фаҗигасен сәхнәдә уйнарга җыенган Луизага язмыш фаҗиганең тормыштагысын әзерләп куйган булгандыр.

1937 елның язында Туфанны да Язучылар Союзыннан чыгаралар. Ул эшли торган «Совет әдәбияты» журналы редакциясе дә аны — «халык дошманын» үзендә калдыра алмый. Туфан хатыны җилкәсендә яшәргә мәҗбүр.

Кайлардан килеп чыкты соң «халык дошманы» дигән каһәрләнгән бу сүз? Тамырлары кайдан? Театрда да көн аралаш җыелышлар уздырыла. Беренчеләрдән булып, Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутин халык дошманына әвереләләр. Әле кичә генә иңгә-иң торып, сәхнәдә бергә уйнап йөргән партнёрың бүген инде дошманга әйләнгән була.

1938 елның җәендә кыскартуга сылтап, Луизаны да театрдан җибәрәләр. Әмма ул җебеп кала торганнардан түгел. Бер ай да үтми, ул театрга кире кайта. Тик әлегә аны нинди дә булса рольдә күрергә теләүче режиссёр юк. Виктор Розовның «Таня»сын сәхнәгә куярга әзерләнүләрен ишетеп, Луиза төп рольгә билгеләнгән Фатыйма Ильская янына килә. Таня образы аңа чиксез якын. Яше белән дә, рухы белән дә.

— Беләсең булыр, рольләрне мин өләшмим. Болар өчен режиссёрлар бар. Аннан мин үземнең рольләрне икенче төркемдәге артистлар белән бүлешергә яратмыйм, — ди Ильская ачыктан-ачык. Театрның горурлыгы булган Ф.Ильская да ул көннәрдә авыр сынауларга дучар. Ире, талантлы драматург Фәтхи Бурнаш төрмәдә. Артистканы театрдан кудыртабыз дип куркытып, иренә яла ягарга мәҗбүр итәләр. (Соңыннан артистка үзенең шушы адымы өчен гомер буе үкенеп яши.)

Шулай да күпмедер вакытлар узганнан соң, Фатыйма Ильская театрдагыларны шаккатырып, баш режиссёрдан Луиза Салиәскарованы В.Розовның Танясын икенче төркемдә уйнарга билгеләттерә. Уртак хәсрәт эшләткәндерме моны? Әллә яңадан Гадел Кутуй килеп катнашканмы, әйтүе кыен. Тик шунысы мәгълүм: Луиза бу бүләкне кабул итәрлек хәлдә түгел. Ул инде ярты ел чамасы йөрәк астында икенче баласын йөртә.

1940 елның җәй уртасында гаиләдә ир бала дөньяга килә.

— Исемең Идегәй булыр, — ди ата кеше сабыен тәүге кат кулына алып. — Тимердәй нык булып үс! Дуфаннар нәселеннән булуыңны онытма! Дөньяда әле бары җиде көн яшәргә өлгергән нарасый шулчак әтисен таныгандай елмаеп куя. Бу кадәр дә охшаса охшар икән! Күзләр, борын, озынча ияк, — барысы да аныкы. Луиза да нәни Идегәйнең Туфан өчен зур юаныч булуына сөенеп туя алмый. Шагыйрь авыр көннәр кичерә. Аларның аралашырлык дуслары инде юк диярлек. Танышларының күбесе очрашканда исәнләшми узып китә. Ишектә звонок яңгыраган саен курку, сискәнү, сагаю. Әйтерсең лә, дөньяны тоташтан кара болытлар баскан. Мондый шартларда күңелең үсеп, ничек язмак кирәк? Туфан яза. Иҗат мәйданыннан читләштерелеп кенә шагыйрь җаныннан агылган шигырь ташкынын туктатып буламени?

... Без кайчандыр Җиргә бергә килдек,

Миллиард еллар бергә яшәдек.

Без атомнар, төрдән-төргә күчтек.

Без искердек, тагын яшәрдек, —

ди аның хакыйкатькә, биеклеккә омтылучы тынгысыз йөрәге.

... Планеталар арасына китте,

Саубулашып, учак утларым.

Мәңгелекнең берәр почмагында

Очрашырбыз әле без тагын.

Әлеге гаҗәеп тирән фәлсәфәле юлларны укыганда җанның һәрбер күзәнәге шуларны дәлилли, сүзсез генә кабатлый сыман. 1940 елда иҗат иткән «Очрашырбыз әле» дигән бу шигыре белән Туфан үзенең иҗатында яңа бер чор — фәлсәфи уйланулар чоры башлануын хәбәр итә кебек. Соңгы ике елда (1939-40) «Тукайның туганы», «Юкмыш бабай малае» кебек күләмле поэмалар иҗат итүе дә шагыйрьнең язудан-эзләнүләрдән туктамавы турында сөйли. Матбугатта тәнкыйтьләүләр, — гаепләүләр, эзәрлекләүләр тукталмаса да аның күңеленә «миңа тимиләр бугай» дигән бәләкәй генә өмет чаткысы кереп оялый. Аласыларын алып бетерделәр шикелле. Остазы — Галимҗан Ибраһимов, каләмдәшләре — Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Фатих Кәримнәр төрмәдә. Әмма чират дигәнең аңа да килеп җитә. 1940 елның 18 ноябрендә шагыйрьне көпә-көндез Бауман урамыннан алып китәләр. Өйдә тентү башлана. Әлеге мәхшәрнең уртасында калган Луизадан ниндидер шифрлар, адреслар таптыралар. Иренең ничек итеп «япон шпионы» булып китүен сөйләп бирмәсә, төрмәгә утырту белән яныйлар. Араларыннан берсе, юантык гәүдәлесе үзен аеруча тупас тота. Луизаның кочагындагы сабыйларга күрсәтеп: «Бу эттән туганнарны үз колакларыңны күрә алмаган кебек күрә алмассың!» — дип җикеренә. Бу тавышка Идегәй кычкырып еларга тотына. Луиза сабыен һич ничек тынычландыра алмый. Илереп елаучы сабый хәрби киемдәгеләрне китәргә мәҗбүр итә.

— Хәзер сөйләмәсәң, телеңне башка урында ачтырыбыз, — дип янап чыгып китәләр алар.

Кулга алулар яшертен эшләнсә дә, хәбәре яшен тизлегедәй таралып өлгерә икән. Икенче көнне иртүк Туфаннарга Галимҗан Нигъмәтинең хатыны Жанна ханым килеп керә. Күркәм холыклы, һәр хәрәкәтеннән энергия ташып торган, үз дәрәҗәсен яхшы белгән бу ханымны Луиза аеруча үз итә. Агарынып каткан Луизаны күрүгә, Жанна шунда ук: «Нишләп еламыйсың әле син? — ди. Күрәсең, кемнеңдер шулай кискен боеруы кирәк булгандыр, Луиза үксеп-үксеп еларга тотына. Әле кайчан гына алар Нигъмәтиләр белән бергәләп Башкортстанның Дүртөйле районына барып ял иткәннәр иде (1937 елның җәе). Туфан белән Нигъмәти сөйләшеп туя алмыйлар. Аларга тәүлекнең 24 сәгате дә аз кебек тоела. Көн саен бергәләп балык тоту, җиләккә йөрүләр. Аннан Уфага бару... Уфа — Туфанның яраткан шәһәре. Ничек бәхетле хис иткән иде ул биредә үзен. Луиза ул чакта беренче баласына йөкле булганлыктан, җыештыру, аш-су әзерләү мәшәкатьләрен барсын да Жанна үз өстенә алган иде. Аның ире — күренекле галим һәм язучы Галимҗан Нигьмәти дә төрмәдә (1937 елның 16 сентябрендә кулга алына). Ирен коткарыр өчен кайларга гына мөрәҗәгать итми Жанна. Ул Луизага да ашыгыч рәвештә Мәскәүгә язарга киңәш бирә. Хокук белгече буларак, ул мондый эшләрнең тәртибен яхшырак белә. Тикшерүчеләр мәсьәләсендә дә ул:

— Куркып калганыңны сизсәләр, башыңны тиз генә аралый алмассың. Нык тор. Алар янына барганда Идегәйне үзең белән йөрт, — ди.

Жанна ханым хаклы булып чыга. Озак та үтми, Луизаны «Черек күлгә» чакырып, «халык дошманы» булган иреннән рәсми төстә баш тартырга тәкъдим ясыйлар. Ирләреннән ваз кичүче хатыннар өчен махсус бланклар да әзерләп куелган. Ике урында имза гына куясы. Луиза әлеге тәкъдимне кискен рәвештә кире кага.

— Иртәме-соңмы үзегезнең хаталануыгызны аңларсыз, — ди ул үзен мыскыллы бер кыяфәт белән тыңлап утыручы тикшерүчегә.

— Син, артистка кисәге, телең ни сөйләгәнне колагың ишетәме? Син үзеңнең кем белән яшәгәнеңне дә белмисең. Ну, тиздән белерсең... Тагын ямьсез сүгенү сүзләре яңгырый.

Үзен һәрьяклап чорнап алган авырлыклар, борчу-хәсрәтләр турында Луиза иреннән яшерергә тырыша. Туфан да төрмәдән җәелеп китеп яза алмый. «Передачу больше не посылай: ваше здоровье мне дороже всего. Т.», «Чувствую себя лучше. Выздоравливаюсь. Редко, но курю. Спасибо, Лу, за всё.»

«Получил полностью. Ипи җитә. Ипине аз гына китер. Х.Туфан.» ише запискалар гына җибәргәли. (Х.Туфан. Әсәрләр, 5 том. Казан 2010. 207 бит). Идегәйнең үлеме турында Луиза иренә ничек хәбәр итәр икән инде? Үпкәсе шешеп нарасый шул авырудан айный алмыйча үлеп китә. Ноябрьнең җиденче көне (1941). Башка елларда алар бу көнне зурлап бәйрәм итәләр иде. Туфан демонстрациягә чыгып керә. Шунда берәр танышын, йә дусларын очратса, аларны үзләренә кунакка алып кайта. Ул хатынының аш-суга осталыгына сокланып туя алмый. Шуңа өйләренә кунак чакырудан зур ямь таба иде. Бу көннәрне сагынып искә аласы гына калды. Луиза бүген Идегәйне җирли. Кабер казучы — урта яшьләрдәге ир кеше сукрана-сукрана туң җирне вата. Ничекләр итеп җылытырга сабые салыначак бу туң җирне, аннан да бигрәк, бу дөньяның туң йөрәкләрен. Ничекләр?! Луизаның шулай сүзсез ачыргалануыннан кинәт бөтен тәне ут кебек кызышырга тотына, күз аллары кайнар яшьтән томалана.

— Кил, балам, соңгы сулышым, җаным белән җылытыйм үзеңне, — дип иңри ана күңеле. Үзәкләрнең бу кадәр өзгәләнүенә ничекләр түзәргә бүген.

Искәртмәстән күкне, җирне тоташтырып, күбәләк-күбәләк ак кар уйный башлый. Әллә соң табигатьнең шушы мизгелендә бу җиһанга бихисап ак җаннар иңәме? Бәлкем... Тик әлегә шигъри бер аклыктан туган сабый җаны тарихи Идегәй ватаныннан китеп бара.

«Әй Идел-йорт, Идел-йорт!

Идел буе имин йорт!»

«Идегәй» дастаны.

(Ул да имин түгел шул әлегә...)

Кабер әзер. Хәзер ул сабые белән мәңгегә хушлашырга тиеш...

— Кичер мине, улым, — ди ана улының салкын маңгаен үбеп. — Саклый алмадым үзеңне...

...Аһ, малаем үлде, хараплар булды Идегәем.

Әле генә ул төшендә иң бәхетле ата иде. Әле генә алар рәхәтлекнең, хозурлыкның чиге булмаган ак чәчәкле аланда Идегәй белән качышлы уйныйлар иде. Туфан куак-куак ромашкалар арасында матур итеп чөмәшеп утырган улын күтәреп ала да, яратып күккә чөя. Сабые исә очыш шатлыгыннан көмеш шөлдер төсле тавышлары белән чыңлап көлә дә көлә. Шушы искиткеч самими, сагынылган аваз-аһәңнәр бар җиһанны, җанны тутыра, искән җилләргә, каурый болытларга сарылып, әллә кайларга тарала. Ул дә түгел, сабый: «Әттә-әттә», — дип юмалап, җиргә аягы тиюгә әттәсенең кочагыннан чыга да тагын «иреккә» омтыла. Озак та үтми, нәни учына үзе буе ромашкаларның таҗларын шыплап тутыра да, нидер сөйли-сөйли әттәсе алдына чәчеп, янә үз юлына китә.

— Әйдә, канәтем минем, кайтыйк, безне өйдә югалтканнардыр. Чәчәкләрне башка өзмик, яме, улым, аларның да башлары авырта, алар да елыйлар, — дип үзе дә еламсыраган кыйланып күзләрен йома. Ә ачып җибәрсә... коточкыч күренештән өнсез кала. Чәчәкле аланның уртасы улы белән бергә җир астына убылып бара. Йә Ходай, Идегәйне саклый алмады, Луизага нәрсә дияр, ничекләр аңлатыр?! Ни дисен, соң ул үзе дә шунда төшеп бара ич...

Төш белән өн арасында гаҗизләнгән уй, тән калтырана. Соң чиккә җитеп йөрәк кага, тын кысыла, җан елый.

Бүген 7 ноябрь. Онытыла торган көн түгел. Әмма Туфан төшенең рас булуын, улының шул көндә җир куенына керүен өч елдан соң гына белер һәм әрнеп, ачынып, янә хәтереннән кичерер.

Баш китәр дә ни калыр?

Буында типкән кан калыр.

Буыннан буын чабылса,

Ул чагында ни калыр?

«Идегәй» дастаны.

(Буыннарны чабып киләләр.)

...Кабер казучы акча көтә. Юк бит ул. Сумкасында ярты кирпеч ипи барлыгын искә төшереп, Луиза ипине теге адәмгә суза.

— Шул гынамы? — ди ул ризасызлык белдереп.

— Мин сезгә болай да ике көнлек ризыгыбызны бирдем. Риза була күрегез.

Сынаса каты итеп сыный икән бу язмыш дигәнең. Бүген әле ул кайда төн уздырасыларын да белми. Старая урамындагы фатирларыннан аны ике баласы белән «халык дошманы» гаиләсе дип, куып чыгардылар. 1941 елның башында Луизаны театрдан да китәргә мәҗбүр итәләр. Шуңа Островский урамындагы артистлар торагында яшәп калырга да рөхсәт итмиләр. Кешедән-кешегә йөри-йөри, Идегәйгә салкын тия. Берничә ай аларны донорлар белән эшләүче табибә — Ада исемле яһүдә хатын үзендә тота. Үз каны бәрабәренә Луизаның гаиләсен дә, ирен дә каравын бу изге җан яхшы аңлый. Төрмәгә язылган хатларында исә, Луиза һәрчак: «Син безнең өчен кайгырма, безнең тормыш ярыйсы», — дип яза. Тоткынлыкта нахакка газап чигүче иренә башкача яза аламы соң ул? «Ничек болай булды соң әле бу? — дип өзгәләнә Луиза. — Әллә язмыш талантлы кешеләрне шулай фаҗига белән һәлак итәме?»

Туфан контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән эшләүдә гаепләнә. Аның «Сталинга яла ягучы поэма» дип бәяләнгән «Ант» поэмасы (1935) бу фаҗигадә хәлиткеч рольне уйный. Мондый гаепләр тагылган кешене ни көтүе көн кебек ачык: шагыйрьне җәзаның иң хәтәре көтә. 1942 елның 2 мартында хәрби трибунал Туфанны үлем җәзасына хөкем итә. Үлем камерасына күчерелгән Туфан ай буе яшәү белән үлем арасында бәргәләнә. Шушы киеренке көннәрнең берсен генә уздыру да җанга әйтеп бетергесез әрнүләр сала. Ә бит үлем күркынычы астында, палачлар тудырган шартларда «намус» дигән, «кешелеклелек» дигән күркәм сыйфатлар сизелми генә югала башлый. Кыйналудан арыган бик күпләр шпион булырга да, җинаятьче булырга да ризалашалар. Әмма Туфанның иманы нык.

Язу турында әйтәсе дә юк. Мең бәлаләр белән тапкан папирос кәгазен ул хат язар өчен тота. Кадак чаклы гына калган карандашын күз карасыдай саклый. Кәгазь таба алмау бәгырьне телгәли. Җаныңнан иреккә омтылучы шигырь юллары мине кыса. Үзеңне телсез-чукрак кебегрәк хис итә башлыйсың. Мондый чакларда бердәнбер таяныч булып хәтер кала. Хәтерлә! Хәтереңә сеңдер! Синең хәтереңә тентү белән керә алмыйлар! Аннан берни дә ала алмыйлар Шундый адәм җаны түзә алмас хәлләрдә дә шагыйрь яшәүгә булган ышанычын югалтмый.

«Исәпләп карасаң, аерылганнан бирле байтак гомер үтеп китте инде. Гөлгенә байтак үскәндер, акыллы, сөйкемле зур кыз булгандыр инде. Ә ул кояш кебек нурлы һәм түгәрәк хәлдә, дүрт яшьлек хәлдә минем күз алдымда басып тора. Аны тагын да түгәрәкләбрәк күрсәтә торган йонлач туны аңа кыскарак калгандыр инде. Идегәй йөгереп йөри торган җегет булгандыр инде. Ә ул ваннада чыпырдап су кереп-коенып ята торган, аннан чөкердәшеп ими имә торган малыш хәлендә минем алда басып тора: сөй син аларны, Лу, минем өчен дә сөй, минем өчен дә үп», — дип яза Луизасына шушы авыр көннәрнең берсендә. (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге, фәнни һәм архив фондыннан).

Хушлашуымы әллә бу Хәсәннең? Икенче көнне иртүк Луиза төрмәгә китә. 1942 елның март азагы. Передача тапшырырга торучылар әллә ни күп күренми. Чиратта бер сәгатьләп торылыр, мөгаен. Төрмәдәге чиратларны башка төрле чиратлар белән бутау мөмкин түгел. Биредә һәрчак шомлы тынлык. Берәү дә бер-берсенә дорфалык күрсәтми. Һәркем үз хәсрәтенә чумган. Луизаның да башында бер генә уй бөтерелә: Туфанны үлем тырнагыннан алып калу өчен тагын нишләргә була? Кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Үлем җәзасына хөкем ителгән көннән бирле Луизага Туфан белән узган алты ел гомер матур бер төш кенә булып тоела башлый. Ул бәхетле, сөю-сәгадәтле көннәр беркайчан да кабатланмас микәнни?

— Гражданка, не задерживайте! — Бу кырыс тавыштан Луиза сискәнеп китә. Кабаланып кулындагы төенчеге белән записканы тәрәзә артындагы төрмә хезмәткәренә суза.

— Смертникам передача не положена! — Йөрәккә хәнҗәр кададылармыни. Аның кебек өмет артыннан чиратта торучылар Луизага теләктәшлек күрсәтеп, тәрәзә артындагы ир кешегә янә мөрәҗәгәть итеп карыйлар. Кая ул? Ишетергә дә теләми. Луиза кайтыр юлга борыла. Кар суыннан чыланган аяклары аны каядыр алып бара. Кая? Аңа бит көндезге сәгать өчтә театрда булырга кирәк. Бүген кичен аның «Хуҗа Насретдин» комедиясендә уйныйсы бар. Спектакльнең режиссёры Кәшифә Тумашева, «Хуҗа Насретдин»ны Академия театры сәхнәсенә чыгарганчы, авыл сәхнәсендә күрсәтеп карарга уйлый. Тамаша өчен Әтнә районын сайлыйлар.

Кичен Әтнәгә килеп җиткәндә район культура йорты халык белән шыгрым тулы була. Залда сугыш газабыннан, авыр эштән йончыган ачлы-туклы яшәүче авыл хатын-кызлары. Телогрейкалардан утыручылары да бар. Аларга карагач, йөрәк кысылып куя. Тик сәхнәгә Хуҗа Насретдин— Хәлил Әбҗәлилов килеп чыгуга, алар дөньяларын онытып көләргә тотыналар. Луизага да көләргә кирәк. Ул Хуҗаның хатыны Сәхилә карчыкның ахирәтен уйный. Тамаша кыза бара. Залда туктаусыз көлү авазлары. Йә, Хода, дөнья акылдан шашамы, әллә безме? Шунда ул сәхнәдә үзенең генә торып калуын абайлап ала. Уйларыннан арына алмый торганда Хәлил Әбҗәлиловның көчле куллары аны эләктереп ала да, аркасына салып сәхнә артына чыгарып куя. Залдагылар бу «кызыктан» егыла-егыла көләләр.

— Сәхнәдә адашкан кешене күргән юк иде әле, — ди бөек артист Луизаны диванга утыртып, — Кан бирдеңме әллә бүген? Сиңа бәлки шикәрле чәй эчеп алыргадыр?

Юк, берни дә кирәк түгел Луизага. Туфанның исән калу хәбәре генә кирәк! Әбҗәлилов аның яшь тулы күзләрен күреп, тынып кала.

— Көзгә чаклы калдырырга ярамый бу спектакльне, — ди Кәшифә Тумашева тамаша тәмамлангач. — Күрәсезме, ничек йотлыгып карыйлар! Ничек көләләр...

(«Хуҗа Насретдин» спектакле Академия театры сәхнәсендә сугышның иң кызган көннәрендә — 1942 елның июль аенда күрсәтелә һәм зур уңыш казана. Халыкның рухын күтәрүдә бу спектакльнең өлеше бәяләп бетергесез зур була. Шушы спектакльдә Луиза да күз яшьләре аша көләргә өйрәнә.)

1942 елның апрель башында, ниһаять, Мәскәүдән көтелгән хәбәр алына. Мәскәү үлем җәзасын расламый. Шагыйрьне ун ел төрмә, төрмә срогын тутыргач, гомерлек сөрген көтә. Луизаның башы күккә тия: исән бит аның Туфаны, исән! Бәлки күрешергә дә рөхсәт итәрләр. Ләкин Туфанның 13 апрельдә төрмәдән язган хатын алгач, аптырап кала. Туфан хатынына үзеннән баш тартырга киңәш итә: «Син, Лу, алдагы тормышыңны, үзеңә ничек яхшы булса, шулай итеп кор, — минем аркада бәхетсезлеккә төшмә. Сәхнәдәге эшеңә ярдәм итә торган юлны сайла. Кыскасы, минем өчен үзеңне корбан итмә. Син һәм Гөлгенә минем дөньядагы иң якын кешеләрем. Нинди генә тормыш сайласаң да, бу шулай булып калачак. Мин киләчәктә дә сезнең өчен яшәячәкмен...» Шул ук хатында ул Луизадан соңгы мәртәбә ярдәм итүен сорый: «Булдыра алсаң, Луиза, бераз булыш. Син әлегәчә дә передачалар белән миңа бик зур ярдәм иттең. Арып беттең инде. Бусы соңгысы булыр. Мин хәзер бераз аякка басам. Аннан үземне-үзем карармын, ныгытырмын... Миңа бераз продукт кирәк иде хәзер, булдыра алсаң... Ярты литр чамасы гына булса да катык таба алмассыңмы...» (М.Гайнетдинов. «Давылларда, җилләрдә...» 139 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)

Туфанны аякка бастырыр өчен җанын фида кылырга торган Луиза катык кына тапмыймы инде? Аның 1942 елның май аенда иренә язган хаты бу нисбәттән аеруча гыйбрәтле: «Син безнең өчен кайгырма — безнең тормыш хәзергә ярыйсы, икебез дә донор, 800 гр. икмәк алабыз. Артканын сатабыз: бер икмәк — 100 сум тора, йә алыштырабыз. Син кайдан акча алдың? Безнең өчен кирәкле әйберләреңне сата күрмә. Мин акча табармын.

Тормышлар бик авыр. Бер атна инде базардан ит эзлим. (Үземнең дә өй ашы ашамаганга дүрт ай бар инде.) Сиңа аны пешереп илтәсем килә. Пешерер урын да юк. Кайвакыт чәйсез булабыз. Язучыларны — сорама да, берсен күрәсем килми (...). Сиңа дип бер кадак май алдым, яртысын икенче илтергә калдырдым (...) . Хәсән, хәлеңне Мәскәүгә яз. Кирәк булса, мин защитник алырмын. Гаепсезгә шунда яту — үзе бер булдыксызлык бит! Өйдә булсаң, сәламәтләнгән дә булыр идең. Нигә шул вакыт миңа барын да язмыйсын?! (...) Безнең өчен кайгырма, үзеңнең сәламәтлегеңне кара. Тазарсаң, һавада эшләргә сора! Үзеңне күрсәтерлек булсын!»

Хат азагында Луиза янә бер кат: «Ничек инде гаепсезгә шунда ятарга? Минем гаебем булмагач, театрдан чыгаргач, судларга кадәр җиттем, хаклыкны таптым», — дип яза.

Җавап хатында шагыйрь хатыны белән горурлануын яшерми: «Син безнең өчен борчылма, син мине беләсең: мин үлә торган кеше түгел дисең. Бу сүзең дөрес, Луиза: син мямля түгел. Син яшьтән авырлык күреп үскәнсең, тормыш, ятимлек сине ныгыткан. Шуның өстенә син төпле акыллы. Ә мин хискә бирелүчән — миндә практиклык җитешми...» — ди. (М.Гайнетдинов. «Давылларда, җилләрдә...» 147-148 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)

Ниндидер могҗиза белән сакланып калган бу хатларның кыйммәте чагыштыргысыз. Аларда бөтен бер тарих, рәхимсез чорның тирән фаҗигасе һәм бар төрле каршылыклары чагыла. Күпме борчылу, сагыну хисләре аларда! Луиза хатында хәбәр иткәнчә, судларда йөри-йөри яңадан театрга кайта. Аны яклаучылар арасында атаклы артистка Фатыйма Ильская да була. Театрда хәзер моңа гаҗәпләнүчеләр сирәк. Уртак язмыш аларны якынайта, фикердәшләр итә.

Луизаның хатында «икебез дә донор» дигән сүзләр аның бертуган сеңлесе Мәрьям хакында. Ул апасының иң авыр көннәрендә янәшәсендә. Сугыш башлангач, госпитальгә санитар булып урнаша. Яралы солдатлар өчен кан бирергә госпитальгә алар бергәләп йөриләр.

Ни үкенеч, шагыйрьнең үлемнән котылу шатлыгын яңа тетрәнүләр күмеп китә. 1942 елның икенче яртысында Туфанның гаиләсе белән бәйләнешләре өзелә. Дөрес, үлем якасында торганда ул моны Луизага үзе тәкъдим итә, әмма аралар өзелгәч, шагыйрь ничектер югалып кала. Туфанны ул көннәрдәге хәл-хәяте турында аның тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнүче күренекле әдәбият галиме Мәсгуд ага Гайнетдинов болай дип яза: «Зөядә кабат жалобалар кузгалу белән, ике як та сискәндерерлек күсәккә, шомлы кисәтүгә юлыккан, күрәсең. Туфанны чарасыз, өнсез калдырырлык хәвеф бу чорда бер: гаиләсенә янау гына булырга мөмкин. Хәвефне читләштерү өчен мөмкин булган бердәнбер мөмкинлек ике арадагы бәйләнешләрне туктату — катгый шарт итеп куелгандыр, бәлки. Туфанның соңгырак чор хатларында һәм иҗатында хәбәрләшүләрнең өзелү сәбәбен хатынына сылтауның, ниндидер үпкә, хәтер калуларның әсәре дә юк. Киресенчә, ул аның вәгъдәгә ахыргача тугрылыклы булуын иҗатының буеннан буена олы идеал югарылыкларына күтәреп җырлый.» (М.Гайнетдинов. «Давылларда, җилләрдә...» 148 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)

Туфаннар гаиләсенең билгесезлек пәрдәсе белән капланган бу чордагы тормыш фаҗигасен икенче күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Галимҗан Нигъмәтинең кызы Йолдыз ханым башкачарак сурәтли:

— Миңа Хәсән ага белән Луиза апаның аралары өзелү вакыйгасының ирексез шаһиты булырга туры килде. Ирексез дим, чөнки әнием белән Луиза апаның сөйләшүләренә бер генә кат тап булмадым. Без ул чакта Тельман урамындагы йортның ярым подвалында, 9 квадрат метрлы кысан бүлмәдә яши идек. Бик теләсә дә, әни мине бүлмәдән чыгарып тора алмагандыр инде. Миңа ул чакта унөч яшь иде. Усал телләр Луиза апага Казан төрмәсендә чагында Хәсән аганың ниндидер доктор кыз белән мавыгуы хакында җиткерәләр. Йөрәккә кадалучы бу сүзләрне бер генә кат түгел, берничә кат әйттерәләр. Әниемнең Луиза апаны тынычландырырга тырышып әйткән сүзләрен бүгенгедәй хәтерлим. Ул: «Тынычлан әле, Луиза. Шагыйрьләр-нең мәҗнүнлекләре хакында бүгенгә чаклы белми яшәдеңме? Бу синең башка гына төшкән бәла булса икән. Шагыйрь хатыннарының һәммәсе дә уза торган сынау бит бу, — дип юатырга тырышып карады. Болар гына тәэсир итмәгәч, көчлерәк дәлилләргә күчте: «Әгәр минем Галимҗаным исән булса, биш доктор белән мавыга дисәләр дә, исем китмәс иде. Аңла, төрмә тормышының без белмәгән үз кануннары бар», — дия-дия үгетләп карады. Аның бу дәлилләре дә тәэсир итмәде шикелле. Луиза апа бездән ул кичне бик борчулы кыяфәттә китте, — ди Йолдыз ханым моңсу хатирәсен тәмамлап.

Ни бу? Хәсәнне кемгәдер гашыйк булыр дип башына да китерә алмаган Лулу бит ул. Үзенең бердәнбер көндәше итеп ул аның шигъриятен генә саный иде. Димәк, Луиза шагыйрь өчен үзе дә бердәнбер булудан туктаган...

Луизаны соң чиккә җиткереп тетрәндергән «имеш-мимешләр» вак җанлы кешеләрнең көнчелегеннән килеп чыкканмы? Әллә шагыйрь чынлап та яңа хисләргә юлыкканмы? Үлем белән тартышканда шагыйрьнең докторга мөрәҗәгать итүе чынлап та булган хәл. Йокысыз төннәрдән соң баш чатнавына түзә алмыйча, ул үзен докторга күрсәтүләрен сорый. Ә доктор дигәннәре күз явын алырдай чибәр, яшь кыз. Чын мәгънәсендә илһам Алиһәсе! Аны күргәч, шагыйрь җанында илаһи хисләр баш калкытмас дип, кем раслый алсын? Үлем камерасына доктор кыз яшәү чаткылары алып керә.

Ландыш кебек ап-ак киемле!

Кем идең син, белмим исмеңне?

Илдә түгел, мәхшәрдәгедәй,

Ул чор минем телсез көн иде.

«Ландыш», 1956

«Башы авыртып, түзәр хәле калмагач, Хәсән абый врачка языла. Аны бик тә матур, искиткеч мөлаем доктор ханым кабул итә. Туфан аның матурлыгы, кешелеклелеге турында шундый тәэсирләнеп сөйләде ки, мин хәтта, әллә бераз гашыйк та булды микән, дип уйлап куйдым. («Ак чәчәк атар иде». Рафаэль Мостафин. 77 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)

Әмма гашыйк булуы да, Туфанча, чын романтикларча, чәчәкләргә, ак каеннарга, йолдызларга, гүзәллеккә, яшәүнең үзенә гашыйк булуы кебектер. Көннәрдән бер көнне караңгы, тынчу бүлмәңнең капланган тәрәзәләрен ачалар да хәлсез күзәнәкләргә яз сулышы, яңгырдан соң тал-тупылларның сагынылган исе, кояш нуры кереп тула. Шуларны тыярга кемнең хакы бар? Хәер, нинди хак турында сүз алып барырга мөмкин. Тик шунысы ачык: шагыйрәнә мәхәббәттән башка Туфан йөрәге юк. Ә ул үзенең Луизага тугрылыгын, сөюен төрмә һәм сөрген еллары дәвамында исбатлаган.

Якташым, язучы Газиз Кашаповның Туфан турында истәлекләренә тагын әйләнеп кайтам. Ул Новосибирск, Верхнеудинск (хәзерге Улан-Удэ) Чита якларында, Усть Тарка, Еланка, Покровка авылларында шагыйрь эзләреннән үтеп, сөрген елларын җаныннан кичереп язган һәм үземә дә сөйләгән иде. Менә бигрәк тә хәзер, хакыйкатьнең үзе булган шушы сүзләрне, Михаил Иванович Деревягин, Иван Николаевич Беккның шушы хатирәләрен Луизага ишеттерәсе иде, дигән соңарган уй-теләкләр бәгырьне телеп ала.

«Без, билгеле, аның шундый зур кеше икәнлеген белми идек. Ләкин ул барыбер үзенең миһербанлыгы, кешегә игътибарлылыгы белән башкалардан аерылып торыр иде. Гомумән, мин үземнең илле яшьлек гомеремдә аннан да яхшырак күңелле, аңардан да уңганрак, аңардан да намуслырак кешене күрмәдем, белмәдем.

Аннары тагын бөтенесе өйләнеп, йортка кереп беттеләр, хәтта балалары да булды. «Өйдә мине хатыным белән кызым көтәләр», — дия иде Туфан. Нинди кеше иде, нинди кеше иде бит ул...» («Ак чәчәк атар иде». Газиз Кашапов. 103 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.)

Ничаклы гына тырышса да, Луиза бу кадәресен аңларлык хәлдә түгел. Ул кызның адресын эзләп, төрмә администрациясенә дә мөрәҗәгатъ итеп карый. Тик файдасыз. Кыз фронтка киткән була. Нәкъ шул көннәрдә Луизага фатирын бушатырга кушып боерык кәгазе калдырып китәләр. Дүртенче тапкыр сөргенгә! Бу юлы аларны Минзәлә районына җибәрәсе булганнар. Икенче көн инде коридорда Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән ике балалы яшь хатын аның фатир бушатканын көтә. Юк, бу юлы ул фатирыннан китәргә җыенмый. Кешене күпме мәсхәрәләргә була?

— Безгә сезнең белән бергә яшәргә туры килер, — ди ул коридордагы хатынга. — Ничек тә сыярбыз.

Икенче көнне Луиза иртән торуга Сталин районы судына (хәзерге Идел буе районы) Туфан белән аерылышу хакында гариза илтә. «Арабызда тагын шул тиран дип», уйлап: суд бинасының ишеген ача. Халык дошманы гаиләләре өчен бернинди тоткарлык та юк...

Миллионнар язмышы белән карта уйнагандай уйнаучы юлбашчыга тагын бер шагыйрь белән, тагын бер артистканың тормышын җимерү берни тормый. Суд бинасыннан чыккач, Луизаны янә авыр хисләр биләп ала. «Төзәтә алмаслык хата ясалды» дигән уй әледән-әле мине кисеп үтә. «Аерылган хатын» буларак, аның хәзер ире белән хәбәрләшү хокукы юк. Бөтен тормышы, шул исәптән сәхнә тормышы да, күзәтү астына алыначак. Табигый ки, «аерылышулары» хакында Луиза иренә үзе хәбәр итә алмый. Әлеге яңалыкны Туфанга туганнары ирештерә. «Димәк, Луиза үзләренә нинди куркыныч янавын төшенгән», — дип уйлый шагыйрь. Әмма җанда әйтеп бетергесез моңсулык. Луизаның сурәте хәзер аның күңелендә ерактагы якын кеше — өмет-хатирәләр белән бәйләнгән якты образ буларак җанлана. «Себер җилләре ишек какканда да, күңелдән чыкмаган Сак белән Сок кебек моңаябыз, арабызда Урал таулары», — дип моңланган чакларында да шагыйрьнең кыйбласы — Луиза. «Илдә ниләр бар икән?» (1944), «Ай чыга Арча кырыннан» (1947), «Агыла да болыт агыла» (1951) кебек үлемсез әсәрләренең артында да Луизаның моңлы йөзе, фәрештә канатлары, ул биргән илһам, энергия чагыла.

Тик Луиза гына һаман икеләнүле-үкенечле уйлар тәэсиреннән котыла алмый азаплана. Театрда аны айнытып җибәрердәй вакыйга булмаса, өзгәләнеп-бәргәләнеп йөрүләре тагы да дәвам итәр иде әле, мөгаен. Нәкъ шул көннәрдә күпләрне шаккатырып, Сталин төрмәләреннән, үлемнән исән калып, татар сәхнәсенең атаклы артисткасы Гөлсем Камская яңадан театрга кайта (1942). Луиза аны үзен генә очрату уе белән атналар буе сагалап йөри. Ниһаять, теләгенә ирешә: артистка грим бүлмәсендә үзе генә! Шук холыклы, йөзеннән елмаю китмәгән Камская ябыгып, кечерәеп, басынкыланып калган. Артистканы «халык дошманы» ясап, 1938 елда кулга алалар. Кече улы Әнфәсне асрамага туганнары алып кала. Олысын — Диллюсне балалар йортына бирәләр (киләчәктә Академия театрының күренекле артисты Диллюс Ильясов).

— Сөйләшәсең килеп йөргәнеңне күреп торам, — ди артистка үзе сүз башлап. — Үпкәләмә. Безгә якынаеп, сөйләшеп йөрергә ярамый. Икебез өчен дә куркыныч. Безнең өскә ябырылган бу явызлыкның тамырлары бик тирәндә. Сак булырга кирәк. Шуны исеңдә тот, Луиза: ничек кенә авыр булса да, безнең башлардан узган фаҗига тормышны башкача бәяләргә, башкача танырга өйрәтә. Без синең белән хәзер бик теләсәк тә, вак җанлы, буш бәндәләр була алмыйбыз. Шуңа сәхнәдә без иҗат иткән образлар да башкаларныкыннан аермалы булырга, хакыйкатьнең үзе булырга тиеш! Ишетәсеңме?

— Карчыклар роле белән ни дә булса майтарып булыр микән?

— Карчыкларга тимә син. Минем өчен сәхнәдә карчыклар роленнән дә кызыклырак роль юк. (Артистка үзенең сүзләренә гомер буе турылыклы кала. Ул иҗат иткән карчыклар образлары үзе бер дөнья: «Яшенле яңгыр»да — Тиле карчык, «Чаткылар»да — Фәрханә, «Ташкыннар»да — Гөлниса, «Хуҗа Насретдин»да — Сәхилә, «Банкрот»та — Нагыймә, «Татар хатыны ниләр күрми»дә — Сабира, «Зифа»да — Кәләмзә.) Хикмәт картлыкта түгел, хикмәт яшәү дәртен югалтмауда...

Картлык дигәннән, ул сиздерми генә Луизага да якынлашырга азаплана. Көзгегә караган саен, артистка үзенең сулган йөзен, чал куна башлаган чәчләрен күреп, сискәнеп куя. Ә грим бүлмәсендә теләсәң-теләмәсәң дә, көзгедән кача алмыйсың. Көзгедән исә, Луизаны үртәгәндәй, ят бер хатын карап тора. Аның чыраеннан Луизаның чалымнарын эзләү инде файдасыз төсле. Менә хәзер ул «Йосыф-Зөләйха» кыйссасындагы мәхәббәт сагышыннан саргаеп-кибеп беткән Зөләйханы искиткеч итеп уйнар иде! Луизаның куллары кагылуга, Йосыфның камчысы гына түгел, башындагы чалмасы да яна башлар иде. Һәм сәхнәдә ул башкарган рольләрнең таң калдырырлык уңышлысы да, мөгаен, Зөләйха булыр иде...

Әмма ни генә дисәң дә, Гөлсем Камскаяның яңадан театрга кайтып, горур кыяфәттә сәхнәгә чыгуы Луизага көч-куәт өстәгәндәй була. Янәшәңдә көчле рухлы кеше барлыгын тоеп яшәү нинди бәхет!

Тормышының кискен борылышларында Хозыр Ильяс кебек искәртмәстән килеп чыгып, Луизага ярдәм кулы суза торган Гадел Кутуй да аның юлында янә пәйда була. 1943 елның суык январь ае. Кичен театрда хәрби киемдәге Кутуйны күргәч, Луиза үз күзләренә үзе ышанмый тора. Кочаклашып күрешәләр. Ут эчендә, фронт газетасында эшләүче Кутуй берничә көнгә гаиләсен күрергә дип, Казанга кайткан. Хәрби кием аны тагы да чибәррәк күрсәтә.

— Ышан, Луиза, сугыш беткәч, барысы да үзгәрәчәк. Сугыш кына тизрәк бетсен! Күрерсең, Туфанны да бер гаепсезгә тотмаслар. Без әле ул кавышу көннәрен бергәләп бәйрәм итәрбез, — ди Кутуй үзенә хас күтәренкелек, җылы елмаю белән. Ә аннан ниндидер сер чишкәндәй, пышылдауга күчеп: — Син бит әле минем үзеңә нинди сюрприз әзерләп ятканымны белмисең? «Тапшырылмаган хатлар»ның дәвамын язарга керештем мин, Луиза. Фронтта Галия белән Искәндәр яңадан очрашалар. Галия госпиталь врачы, ә Искәндәр яралы солдат. Әсәрнең дәвамы нигәдер драма әсәре булып туарга җыена. Сугыш хәлләрен тизрәк халыкка җиткерер өчен шулай кирәктер, бәлки. Галия роленә мин синнән башка артистканы күрмим. Әзерлән, ул синең роль!

Йә, Ходай, шундый көннәр дә җитәрме икән?!

Ә нигә җитмәсен, Кутуй сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Аннан «Тапшырылмаган хатлар»ны Луиза яттан диярлек белә. Таныш, бик таныш һәм якын аңа Галиянең саф, эчкерсез яратуы, көчле рухы. Ә дәвамын исә ул, Искәндәр белән фронтта очрашуның ничек буласын, ниләр сөйлисен Кутуйның күзләреннән укып калырга өлгерде.

...Менә ул вәгъдә ителгән кич! Бүген Татар театры күгендә Луиза иң якты йолдыз булып балкыячак. Хәтта аның күпмедер вакытлар «сүнеп» торуын да абайламыйча үтәрләр. Алай гынамы соң, ул бүген парлы йолдыз булып яначак. Залда аның Туфаны — күңел кояшы, гөле — Гөлгенәсе. Һәм Кутуй, аның гомер дәрьясының, язмышының ак җилкәне. Рәхмәтнең иң олысы Аңа. Әмма бүген һәммәсе Луизага мөкиббән, аның Галиясенә гашыйк. Бүгенге алкышларның тиңе юк. Чөнки ул яшәүгә, мәхәббәткә, җиңүгә, сабырларга мәдхия. Тамашачы күзендә яшь, а күңелендә артистка Луиза Салиәскаровага чиксез соклану...

Көннәрдән бер көнне аның ничә еллар буе җанын җылытып торган бу хыялы да чәлпәрәмә килә. Кутуй сугышның соңгы сәгатьләрендә, Берлин юлында үпкәсенә суык тидереп, госпитальгә эләгә. Ә 1945 елның 16 июлендә мәңгелеккә Польша җирендә ятып кала. Туфанның да иреккә чыгу өметләре акланмый. Шагыйрь үзен сугышка җибәрүләрен сорап, югары органнарга мөрәҗәгать итеп караса да, аның теләген искә алучы табылмый. 1945 елның август башында Туфан үзенең «эшен» яңадан карауларын сорап, СССР Югары Судының Хәрби коллегиясенә мөрәҗәгать итә. «Большевикларга хат» дип исемләнгән элеге хатта шагыйрь үзенең кемнәр аркасында гаделсез хөкемгә дучар ителүен, нинди михнәтләр күрүен тәфсилләп яза. Үзен хөкем иткән большевикларның чын большевиклар булуына шикләнүен яшерми. Ниһаять, аның «чын большевикларның» гадел сүзен ишетәсе килә. Туфанның төрмәдән СССР Верховный Советы Президиумына да мөрәҗәгать хаты шул ук көнне язылган:

Татарстан АССРның 5нче ИТКсында

тоткынлыкта утыручы шагыйрь

Хәсән Туфаннан

СССР Верховный Советы

Президиумына.

Хөкем карарында билгеләнгән вакытның калган өлешен ирекле үлем бәрабәренә аклау һәм кичерү турында үтенеч.

Мин 58нче статьяда күрсәтелгән пунктлар буенча, барсы бергә, атып үтерүгә хөкем ителгән идем.

Дансыз һәм хурлыклы үлемемне көтеп утырдым. Ниһаять, миңа чыгарылган хөкем карарын ун еллык төрмәгә алыштырдылар. Бернинди шелтәсез биш ел утырдым. Шушы вакыт эчендә алдынгы бригадир булып эшләдем һәм әле дә эшлим. Тоткыннарны нәтиҗәле, файдалы итеп эшләргә һәм шуның белән үзләренең гомерләрен дә, сәламәтлекләрен дә сакларга өйрәттем. Мин җитәкләгән бригада күп тапкырлар мактау яулады. Ләкин илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә булудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел һәм ул юк та. Мине сугышка чаклы булган татар поэзиясенең иң яхшы шагыйрьләренең берсе итеп саныйлар иде. Минем иң якын шагыйрь дусларым Җәлилов, Кутуев, Кәримов һәм Мифтахов сугыш кырларында данлыклы үлем белән һәлак булдылар.

Татар халкының данлыклы уллары мине дә төрмәдә түгел, фронтта күрергә телиләр. Бердәнбер балам һәм артист булып эшләүче хатыным минем исән-сау килеш төрмәдән кайтуыма караганда, сугыш кырында яраланып-имгәнеп кайтуымны артыграк күрәләр.

Халкыбыз һәм партия алдында минем бер бөртек гаебем юк. Ләкин мин бер тапкыр да бу хакта язмадым, чөнки моның болай да билгеле икәнлеге суд даирәләренә ап-ачык дип уйладым. Бәлки сугыш вакытында минем «эшемне тикшерү белән шөгыльләнергә вакытлары юктыр, бәлки илгә шулай файдалырактыр» дип фикерләдем.

Бөек халыкның иң яхшы уллары! Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котылып булмый торган эш кушуыгызны, гранаталарга уралып самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, йә булмаса торпедоның руль тотучысы булып дошман корабленең йөрәгенә барып бәрелеп шартлау, яки шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне һәм шуның белән күпләрнең тормышын саклап калуны тапшыруыгызны сорыйм.

Сталин чорының мәңгелек дан казанган алдынгы кешеләре-большевиклары, үтенәм сездән: миңа, элеккеге партиясез шагыйрьгә, үземнең Ватаныма кабатланмас тугрылыгымны исбатлап күрсәтеп, сезнең кан туганыгыз булып тормыштан китү мөмкинлеген бирсәгез иде. Шагыйрь намусы белән ант итәм: сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен.

11 август, 1945 ел

(Х.Туфанның тормыш юлы турында «Киек каз юлы» дип исемләнгән романын язарга керешкән язучы Газиз Кашапов белән шагыйрьнең туганы Мөнҗия ханым Таһирова әлеге хатның күчермәсенә шагыйрьнең архивын барлаганда юлыгалар. Г.Кашаповның «Үлем сорап язылган хат» дигән мәкаләсе 1989 елның 5 октябрендә Саба район газетасында басылып чыга. Әлеге газетаның элеккеге редакторы, язучы Тәлгать Нәҗмиев тырышлыгы белән бу хат «Татарстан яшьләре» газетасының 2010 елның 23 декабрь санында дөнья күрде.)

Төрмәдән зур кыенлыклар белән чыгарылган Туфан хатлары Луизага тапшырыла. Хатларын адресатларына ул җибәрергә тиеш. Үлем сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган иренең халәтен яхшы аңлый ул: Туфан тагы упкын читендә. Мондый үзәк өзгеч хат язганы юк иде әле аның. Әйе, бар ышаныч шагыйрьнең җан ачысы белән язган хатларында! Кузгатсалар, туң йөрәкләрне алар гына кузгатыр.

Гаҗәп хәл: шагыйрьнең бу хатлары да игътибарсыз калдырыла. 1947 елның декабрендә Туфанны Зөя (Свияжск) төрмәсеннән Мордовиядәге Потьма лагерена күчерәләр. Нинди рәхимле бәндәсе табылгандыр, Казан аша узганда, Туфанга берничә минутка гына конвой белән өенә кереп чыгарга рөхсәт итәләр. Өйдә Гөлгенә генә. Луизаның кичен спектакле. Унбер яшьлек Гөлгенә әтисен кочагыннан җибәрми тора. Ләкин вакыт дигәнең бик санаулы шул. Сакчы Туфанны ашыктыра. Кызчык әтисенең кулына мичтә яңа пешеп чыккан ике бәрәңге тоттырырга гына өлгерә.

Спектакльдән кайткач, Луиза төн буе ачыргаланып елап чыга. Нигә бу чаклы аямый соң язмыш аларны? Нигә бу кадәр тилмертә? Ике генә сүз алышсалар да, бу тиклем әрнүле булмас иде бит аларның тормышлары. Көтә бит ул үзенең «нарасый» Туфанын. Көтә!!

Мәңгелек сөргенгә хөкем ителгән шагыйрь дә аерым бер сиземләү белән сизенә: язмыш тарафыннан нинди генә киртәләр куелса да, алар бер-берсенең җан тирбәлешләрен яхшы тоялар. Бер вакыт кавышачакларына ышанып яшиләр. Сөргеннән Зөфәр абыйсына язган хатында Туфан бу хакта ачык итеп яза: «...Син, абый, вакытлыча булса да өйләнсәң ничек булыр, дисең. Яшәү, билгеле, матди яктан җиңел, яхшы булыр иде, мәгънәви яктан авыр. Нигә дисеңме? Биредә өйләнү йортка керү дигән сүз. Минем язмыштагы иптәшләрнең байтагы шулай иттеләр — толларга йортка керделәр һәм яхшы тора башладылар: сыер бар, терлек бар, кош-корт бар. Миңа да шулай итәргә мөмкин иде. Ләкин Лу анда мине көтеп торганда, бу эш килешми иде.» (Х.Туфан. Әсәрләр. 5 том. 223 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009-2010 ел.)

Туфансыз еллар бер-бер артлы уза тора. Гөлгенә дә үсеп-җитеп килә. Йөзгә дә, холкы белән дә ул күбрәк әтисенә ошаган кебек. Елмаюы гына Луизаның яшь чагын хәтерләтә. Әнисенең бертуктаусыз борчу-хәсрәтләрен, күз яшьләрен күреп үскән Гөлгенә аңа карата аеруча игътибарлы, шәфкатьле. Уку ягыннан да сынатмый. Көндәлеге тулы «бишле»ләр. Унсигезе тулгач, Себергә әтисе янына бару хыялы белән яши Гөлгенә. Янәшәсендә кызы булмаса, Луизага тагы да авыррак булган булыр иде. Театр белән Гөлгенә аның ике канаты — ике таянычы. Ярата Луиза театрны! Шушы могҗизалы дөньядан башка үз тормышын күз алдына да китерә алмый. Аның кебек судлаша-судлаша сәхнәдә үз урынын яулаган тагын берәр артистка бармы икән татар театры тарихында?

Соңгы елларда ул эшләгән данлыклы коллектив сизелерлек үзгәрешләр кичерә. 1949 елда театрга Мәскәүдән театр институтын тәмамлап, яшь талант ияләре кайта. Яшьлек авазларына күмелгән театр иркен сулыш алып җибәрә. Хурлыклы шәхес культы еллары, сугыш афәте калдырган авыр яралар төзәлә башлагандай була. Луизага да бәхет елмайгандай итә. Шул елны аңа Н.Гогольнең «Ревизор»ында Пошлепкина ролен бирәләр. Партнёрлары — Осип — Гали Надрюков, Хлестаков — Габдулла Шамуков. Нинди көчле ансамбль!

Гамир Насрыйның «Кадерле минутлар»ында Гыйлемҗиһан образы да — Луиза Салиәскарованың сәхнәдәге зур уңышы.

1967 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Г.Камал исемендәге театр» альбомында Луиза Салиәскарова актив уйнаучы күренекле артистлар рәтендә күрсәтелә. Озаклап артистканың альбомдагы сурәтенә карыйм. Шул ук мөлаем йөз, шул ук куе кыска чәч. Ләкин йөздә һәлакәт, ниндидер хасталык билгесе...

Альбом битләрен ачкан саен таныш йөзләр, таныш исемнәр: Ф.Ильская, Х.Әбҗәлилов, Г.Шамуков, Г.Камская, Г.Булатова, Г.Ибраһимова, Г.Нигъмәтуллина, Г.Кайбицкая, Р.Җиһаншина,.. Вакытында кызыксынган булсам, аларның һәркайсы Луиза Салиәскарова турында ничаклы истәлекләр сөйләр иде. (Ярый әле бервакыт хастаханәдә бергә туры килеп, Галия апа Нигъмәтуллина һәм Галия апа Кайбицкаялардан сораштыру мөмкинлеге туган иде.) Ни үкенеч, бүген Луиза Салиәскарованы якыннан белүче артистлар берничәү генә. СССРның һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге лауреаты Шәүкәт ага Биктимеров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рауза ханым Хәйретдинова икесе дә бер авыздан Луиза Салиәскарованы «остазыбыз» дип искә алдылар. Эш шунда ки, 1945 елда Луиза Салиәскарованы үзе укып чыккан театр училищесына сәхнә телен укытырга чакыралар.

— Каян килеп чыктыгыз әле сез? — дип каршылады мине Шәүкәт ага Биктимеров. Безнең очрашу хастаханәдә уза. Артистның катлаулы операция уздырган чагы.

— Луиза апа турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер, — ди ул җанлана төшеп.

— 1945 елның көзендә без, авылдан килгән бер төркем яшьләр, имтиханнар тотып театр училищесында укый башладык. Укытучыларыбыз — курс җитәкчеләре — Ширияздан Сарымсаков, Кәшифә Тумашева, Сәет Булатов, Луиза Салиәскарова, Латыйф Җәләй, Гай Таһиров, Хатыйп Госманнар безгә иҗат әлифбасын ача башладылар. Без ишетеп тә белмәгән «сәхнә теле» дигән предметны Луиза апа алып бара. Аның белән янәшә торып эшләүче икенче укытучыбыз — Фёдор Фёдорович Витт. Үзенең тенор тавышы белән хәтта Италиянең Милан театрын шаккатырган опера җырчысы. Ул ничек Казанга килеп эләккәндер, монысы икенче мәсьәлә. Гаҗәеп нечкә җанлы кеше иде ул. Чын гыйлем иясе. Дәрес чиратлаштырып әле рус телендә, әле татарча бара. Луиза апа сөйләгәндә Фёдор Фёдоровичның музыка тыңлагандай, мөкиббән китеп тыңлавы, аңа бер илаһи затка карагандай каравы, дәрес тәмамланганда аның кулларыннан үбеп куюы безнең өчен күрелмәгән хәл иде. Әле кичә генә авылдан килгән егет кисәкләре, без дә Луиза апага карата соклануыбызны яшерә алмыйбыз. Аның күкрәк тавышы чыгарган һәр авазны, һәр сүзне отып алырга тырышабыз. Луиза апа гадәттән тыш пөхтә киенеп йөри иде. Аңа ни кисә дә килешә. Тик нигәдер минем күз алдыма ул ак свитерыннан килеп баса. Ак свитер аның төз, матур гәүдәсен тагын да күркәмрәк күрсәтә иде кебек. Ә нәфис муены, әйтерсең, горур холкын йөртер өчен генә утыртылган диярсең. Горур кеше иде Луиза апа. Бер дә сер бирми иде. Без аның башыннан кичкән фаҗигале хәлләр турында соңрак ишеттек.

Училищены тәмамлап, Академия театрында яңа эшли башлаган чак. Без, бер төркем театр артистлары, автобуска төялеп, Зеленодольскига спектакль күрсәтергә киттек. Луиза апа да безнең белән. Нигәдер спектакльнең исеме хәтердә калмаган.

Зеленодолга килеп җитүгә, бергәләп су коенырга дип, Иделгә төшеп киттек. Кызынып ятканда ниндидер бәхәс чыгып, театрның исемле, кадер-хөрмәттә генә йөрүче бер артисты Луиза апага: «Кем булуыңны оныттыңмыни? «Халык дошманы» бит син. Урыныңны бел!» — дип җикеренергә тотынды. Луиза апа ашыкмый гына урыныннан торып, башын горур тотарга тырышып, каршы бер сүз әйтмичә безнең яннан китеп барды. Бу хәлдән соң беребездә дә кызыну теләге калмады. Без дә дәррәү кубып, Луиза апага иярдек. Халык артисты комда берүзе утырып калды. Бу вакыйга минем йөрәгемдә тирән җәрәхәт салып калдырды. Миллионнарча кеше «халык дошманы» дигән гаделсез, хурлыклы исемне йөрткәндә, «халык артисты» исемен йөртү дә зур сөенеч китермәгәндер дип уйлыйм.

Луиза апа безнең һәркайсыбызга карата игътибарлы була белде. Хәтерлим: Татарның зур сәхнәсендә уйнаган беренче ролем белән котлаучылар арасында ул да бар иде. Мондый мизгелләр хәтердән җуеламени? Сабакташларым Айрат Арсланов һәм Рәмзия Даутова белән (минем булачак хәләл җефетем) Луиза апа озаграк шөгыльләнә кебек тоела иде миңа. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр.

Луиза апа белән соңгы тапкыр очрашуым театрда булды. Кызы белән килгән иде. Бик авырлык белән икенче катка күтәрелеп, озак кына тамаша залында утырып чыкты. Театр белән саубуллашуы булды, күрәсең.

— Сезнеңчә Луиза Салиәскарова сәхнәдә нинди рольләрне уйный алмыйча китте? — дип, мин Шәүкәт агага соңгы соравымны бирәм.

— Леди Макбет. Ул тулысы белән моңа әзер иде. А.Чеховның «Чайка»сында — Аркадина, Н.Исәнбәтнең Зифасы, М.Әмирнең Фатыймасы, Миңлекамалы.

Әңгәмә тәмам. Шәүкәт ага әле һаман үзенең хатирәләре тәэсирендә:

— Нинди гүзәл затны югалттык, — дип куйды ул үзенең тагын бер кат соклануын белдереп.

Рауза ханым Хәйретдинова белән очрашу да күңелдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Ул да театр училищесында Луиза Салиәскаровадан дәресләр алган.

— Ул шулкадәр матур итеп, эмоциональ күтәренкелек белән сөйли белә иде, без авызыбызны ачып, сәгатьләр буе аны тыңларга әзер идек, — ди Рауза ханым. Минем: «Ә шулай да нинди артистка иде Луиза Салиәскарова? — дигән соравыма каршы ул:

— Чын артистка! Театрны сөеп туя алмаган асыл зат иде, — дип җавап бирде. — Үтә бер зәвык белән киенүе истә калган. Үз-үзен тотышы, йөреше, сөйләшү манераларыннан зыялылык бөркелеп тора. Миңа ул аеруча игътибарлы иде. Үзе кебек ятим үскәнгәме, әллә башка берәр сәбәбе булгандырмы? Әйтә алмыйм. Луиза апа да минем үзенә сокланып каравымны сизә иде бугай. Бәйрәмнәрдә ул безнең кебек ачлы-туклы яшәүче студентларны Старая урамындагы фатирына чакырып, пәрәмәчләр белән сыйлап кайтара. Аның ялгыш кына да язмышыннан зарланганын ишеткәнем булмады. Гастрольләргә чыкканда фатирга без бергә керә торган идек. Шунда сүз иярә сүз чыгып, сөйләсә ярамыймени. Юк, зарлану аңа хас сыйфат түгел. Кайчакларда мине аның белән бер спектакльдә уйнау читенсендерә иде. Яраткан укытучыбыз вак-төяк эпизодларда уйнап йөргәндә, мин һәр спектакльдә диярлек — героиня. Ә бит ул талантлы актриса иде. Трагик рольләрне ничек оста башкарган булыр иде ул!

Хәтерем ялгышмаса, 1954 елның мае иде бугай. Яңа куелышта Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакленең премьерасына әзерләнәбез. Грим бүлмәсендә кием алыштырып ятканда, ирексездән, Луиза апаның зәңгәрләнеп шешкән күкрәкләренә күзем төште. Минем куркып калуымны күргәч, ул тыныч кына: — «Миндә рак авыруы барлыгын ишетмәдеңмени әле син, Рауза?» — диде. Ни әйтергә дә белми тордым. Күзләремә яшь тулды. «Галиябану»да аның соңгы тапкыр сәхнәгә чыгуы булган икән. Бер ел үткәч, җир җиләкләре өлгереп килгәндә без аны җирләдек, — дип тәмамлый сүзен Рауза ханым. Икебезгә дә бик моңсу булып китә.

— Сталинның үлеменнән соң ул ниндидер бер җиңеләю кичергәндәй йөргән иде. Кавышуларга өметләнгәндер инде, — дип өсти Рауза ханым.

Кавышулар насыйп булмый. 1955 елның июнь аенда унтугыз яшьлек кызын япа-ялгыз калдырып, Луиза дөнья белән хушлаша. Үзенең киләчәктә риваятькә әйләнәчәк шәхес, үлемсез зат булачагын ул, әлбәттә, сизми-белми китә. Үләр алдыннан Луиза ниндидер ак пароход белән саташа. Җан биргәндә кызы Гөлгенәгә «мине ак пароходка утырталар» дип сөйләнә. Ак пароходның Туфан белән Луизаның саф мәхәббәтләре шаһиты икәнен Гөлгенә кайлардан белсен? (Гөлгенә ханым Туфан 1990 елның декабрендә шагыйрьнең 90 еллык бәйрәменә кайткач, әнисенең соңгы сәгатьләре хакында Иске Кармәт авылы кешеләренә сөйләгән иде).

Ак пароход белән башланып киткән хыяллар тулы бу олы мәхәббәт әнә шулай фаҗигале төстә тәмамлана. Тик бу очракта «тәмамлана» дию дөрес булырмы икән? Туфан өчен әле Луиза исән! Себернең ерак, караңгы бер почмагында сөргендә яшәп ятучы шагыйрьгә Луизаның үлеме турындагы хәбәр ярты елдан соң гына барып ирешә. (Х.Туфан 1950 елның ноябрендә Новосибирск өлкәсенең Устарка районы, Покровка авылына мәңгелек сөргенгә җибәрелә.) Мондый аяусыз хәбәрдән шагыйрь өнсез кала. Кавышу- күрешүләр көтеп яшәүче җанга тагын әрнү, тагын җәрәхәт. Төрмәләрдә ерткычларча кыйналган чакларында да аяк өстендә кала алган Туфан, бу юлы түзә алмый, урын өстенә ава. Болай булырга тиеш түгел иде ләбаса?! Луизаны югалтуын ул әле төшенер хәлдә түгел. Аның җанында чын давылга хас йөрәк давылы, йөрәк ярсуы. «...Зилзиләнең һәм давылның иң көчлесе 9 балл, миндә дә хәзер бу соңгы айларда, нәкъ шул дәрәҗәдәге хәл», — дип яза шагыйрь үзенең кайгысын уртаклашучы Зөфәр абыйсына. (Х.Туфан. Әсәрләр. 5 том. 229 бит. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2009-2010 ел.)

Шагыйрь җанында «шигъри шартлау» буласы көн кебек ачык. Мәхәббәтне давылга тиң йөрәк ярсуы, назы һәм бөек гүзәллеге итеп тойган Туфан әле моңарчы күрелмәгән бөек халәткә ирешә. Бу хис аны дөньякүләм мәхәббәт җырчылары — Данте, Петрарка дәрәҗәсенә күтәрә.

...«Кайт» дип хатлар килделәр...

Юллар озын иделәр,

Кайттым.

— Бусы алкалары,

Бусы кабере... — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,

Сау дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул дисәләр...

«Кайсыгызның кулы җылы?», 1956

Сүс кебек теткәләнгән, тынычлыгын җуйган, ниндидер күзәнәкләре белән үзен гаепле итеп сизгән шагыйрь бу чорда тоташ бер цикл — күкрәүле, әрнү тулы шигырьләр иҗат итә. «Ромашкалар» (1956), «Тамчылар ни диләр» (1957), «Җилләр исә» (1957), «Иртәләрем-кичләрем» (1957). Бу шигырьләрдә Луизаның рухи бөеклеге алдында баш ию, җан бәргәләнү, үкенү-өзгәләнү хисләре, гомерлек риваятькә әйләнерлек мәхәббәт трагедиясе.

...Баш иям дә рәсмең каршында мин,

Күзләреңә багам тилмереп,

Яшьле күзен Мадоннага текәп

Сүзсез калган Рафаэль кебек...

Тибрәлешеп куя

Уйчан гөлләр

Бер-беренә хәбәр биргәндәй:

«Кеше булсак әгәр,

Без дә шулай

Сыкрар идек, бәлки», — дигәндәй...

«Тамчылар ни диләр», 1957

Шагыйрьнең гасырлар буе елап укый торган шаһ әсәре. Никадәр моң, сагыш, кайгы, күз яшьләре әлеге юлларда! Дөньяны җылытырга омтылу хисләре. Луиза образы биредә бөек, фидаи хатын-кызлар рәтенә куела. Туфанның шагыйрьлек язмышында төп рольне уйнаган Луиза Салиәскарова, һичшиксез, моңа лаек. Шагыйрьнең тормышын җаны белән дә, каны белән дә саклап калган Луиза бит ул! Аның образы безнең күз алдында йөрәк өзгеч чынбарлык белән, күп елларга эталон, идеал рәвешендә калка. Бу зур драматик мәхәббәтне шигърият сәхнәсенә заман үзе алып чыкты. Хатын-кызның изге йөрәгенә меңнәр сәҗдә кылды, үлемсез мәхәббәт җырлары туды:

Синсез үтә, тиңсез үтә

Иртәләрем-кичләрем...

Аена түзәм, елына түзәм,

Мәңгесенә — нишләрмен?!

«Иртәләрем-кичләрем», 1957

Бик күпләрнең күңелендә якты моң булып калган бу җырны кат-кат яңгыратасы, галәмгә ишеттерәсе, шагыйрьгә ияреп, еллар аша җан авазы саласы килә:

— Лу-и-за-а-а.., Лу-и-за-а-а...

"Казан утлары"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013