Бүген Әдипләр: Хәсән Туфан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәсән Туфан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Тәлгать Төхфәтуллин
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй
Хәсән Туфан

(1900-1981)

Татар совет поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Фәхрң улы Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән —9 декабрьдә) элекке Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте (хәзерге Татарстанның Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый игең игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Моның өстенә, аның өлкән уллары, һәр елны Себер һәм Урал якларына китеп, шахтада да эшләп кайта торган булганнар.
Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә X. Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С. Рәмиев, М. Гафуpи, С. Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.
Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый.
1918—1924 елларда X. Туфан Урал һәм Себер мәктәпләрендә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Н. Нариманов исемендәге 17 нче номерлы Бишбалта мәктәбендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә.
X. Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда X. Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә. Тематик яктан нигездә Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган «Урал эскизлары» (1926), «Ике чор арасында» (1927), «Башлана башлады» (1927), «Бибиевләр» (1927) кебек лиро-эпик әсәрләрендә шагыйрь тормыш фактларын чынбарлык күренешләрен заман турындагы фәлсәфи уйланулары белән тыгыз бәйләп, революция чорындагы социаль атмосфераны, искелек белән яңалык көрәшен, идеяләр бәрелешен, шул процесста тормышның, кеше шәхесенең ничек үзгәрә, яңара баруын җанлы картиналар һәм колоритлы эшче характерлары аша ачып бирә. Чорның әһәмиятле, олы темаларын, әхлакый-фәлсәфи проблемаларын зур социаль яңгырашлы итеп гәүдәләндерүе, сөйләм теленә нигезләнгән язу стиленең яңача шигъри чараларга, образларга бай булуы белән бу поэмалар егерменче еллар татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.
1928 елның язында X. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Аның бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. Сәяхәттән сон Туфан поэзиясендә лирик агым, халыкчан образлылыкка игътибар бермә-бер көчәя, ул халыкның лирик җыр традицияләренә йөз бора башлый.
Сәяхәттән кайткач, X. Туфан 1930 — 1934 елларда Татарстан радиоко-лтетында әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, аннары 1937 елга кадәр «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1940 — 1956 елларда аңа кабат Себердә, Сталин лагерьларында булырга, ул якларның тормышы белән ныклап танышырга һәм хәтер хәзинәсен яңа тәэсирләр, истәлекләр белән тулыландырырга туры килә. 1956 елның җәендә X Туфан Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яши.
утызынчы елларда шагыйрь иҗатында күзәтелгән лирик-философик юнәлеш («Ант» поэмасы, 1935) һәм сәнгатьчә гадилеккә омтылу тенденциясе («Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыщ бабай малае» әкият-поэмасы һ. б.) елдан ел тирәнәя һәм яңа поэтик сыйфатлар белән байый барып, кырыгынчы-илленче елларда дәртле-кайнар хис, тирән фикер поэзиясе булып өлгерә. Бу чорда иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләр хис-фи-кер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда да шагыйрь үз иҗат принципларына туры калып, югары гражданлык идеяләре белән сугарылган күп санлы лирик, публицистик шигырьләрен, поэма һәм балладаларын («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.), тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ. б.) иҗат итә. Шагыйрьнең бу еллар иҗатында шулай ук сатирик һәм юмористик шигырьләр дә зур урын били.
Гомумән, X. Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган иленә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмады. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалашты. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициянең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баетты.
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Ике томлык.— Казан: Таткитнәшр., 1974—1975. Т. 1. Шигырьләр һәм поэмалар. (1925—1955). [Т. Галиуллин кереш сүзе]. Т. 2. Шигырьләр һәм поэмалар. (1955—1974). 1975. 367 б., портр. 6000.
Сайланма әсәрләр. [X. Госман кереш сүзе] .— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 3П б., портр. 10000.
X. Туфан шигырьләре: Поэма, лирика. 1 кис. [Т. Нигъмәти кереш сүзе].— Казан: Яңалиф, 1929 [Тышл. 1930] .— 38 б. 3000.
X. Туфан шигырьләре.— Казан: Татиздат, 1932.— 343 б. 3000.
Җырлар, шигырьләр. [С. Хәким кереш сүзе}]. — Казан: Таткитнәшр., 3000.
Юкмыш бабай малае: Әкият.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 14 б., ил.
Давыллы еллар лирикасы: Шигырьләр, поэмалар. [Авт. кереш сүзе] .— Таткитнәшр., 1970.— 432 б., портр. 4500.— (Шигырь к-ханәсе).
Лирика. [Төз. Н. Юзиев. Художнигы А. Туманов].— Казан: Таткит нәшр., 1983.—320 б. 8000.
Лирик шигырьләр. [Төз. М. Гайнетдинов.]—Казан: Таткитнәшр., 1985- 256 б. 5500.
Стихотворения. Авториз пер. с татар. |[С предисл. поэта «О себе»] — М.: Худ. лит., 1970.— 207 с., портр. 8000.— (Б-ка сов. поэзии).
Стихотворения / Авториз. пер. Р. Морана и Л. Хаустова.— М.: Сов. писатель, 1958.— 170 с. 5000.
Внук бабая Небывая: Сказка / Пер. Р. Морана.— Казань: Таткнигоиздат 1974.—12 с., ил. 350000.
Фиалка: Стихи разных лет. Пер. с татар.— М.: Современник, 1984 —. 112 с. 20000.
Из тетрадей сердца: Стихи. |[Вступит. статья М. Карима].— Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1960.— 208 с., портр. 5000.— На башк. яз.
Наступило лето: Стихи.— Ташкент. Изд-во лит. и искусства, 1972.— 177 с., портр. 5000.— На узб. яз.

Аның турында

a href="hojum.htm">Нәҗип МӘДИЯРОВ ШАГЫЙРЬГӘ ТАГЫН БЕР ҺӨҖҮМ
Хәсән Туфан: Шагыйрьнең иҗат юлы турында.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 144 б. 2000. Библиогр.: 125—144 б. Туфан X. Бәлки шагыйрь булмас та идем...— Кит.: Туфан X. Давыллы еллар лирикасы. Казан, 1970, 5—22 б. Еники Ә. Очрашу һәм аерылышу.— Казан утлары, 1982, № 1, 158— 165 б. Гали Г. Туфан иҗаты турында.— Кит.: Гали Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 310—316 б. Нигъмәти Г. Туфан шигырьләре.— Кит.: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 202—224 б. Галиуллин Т. Шигъри осталык чыганагы.— Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. 3 нче кит. Казан, 1965, 71—80 б. (ИЯЛИ КФАН СССР). Хәким С. Туфан.— Кит.: Хәким С. Үз тавышын белән. Казан, 1969, 177—182 б. Юзиев Н. Тылсымлы шигърият дөньясы.— Кит: Юзиев Н. Г. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. Казан, 1969, 231—243 б. Галиуллин Т. Сүз кушасы килә талларга...— Кит.: Галиуллин Т. Ян.2 үрләр яулаганда: (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). Казан, 1972, 110—138 б. Бәширов Г. Барган саен юллар күңеллерәк.— Кит.: Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. Казан, 1974, 163—170 б. Гайнетдинов М. Хәсән Туфан поэтикасы.— Кит.: Метод, стиль, жанр.—Казан, 1976, 190—202 б. Мостафин Р. Алга барышлый: (Хәсән Туфан).— Кит.: Мостафин Р. Җаваплылык тойгысы. Казан, 1979, 27—48 б. Юзиев Н. Шагыйрь офыклары.— Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы. Казан, 1981, 74—105 б. Кукушкин Р. Канатлы дөнья.— Казан: Таткитнәшр., 1984.^-185 б. X. Туфан турында 34—44 б. Мөхәммәдиев Р. Ак-ак чәчкә төсле... (Хәсән Туфанның иҗат портретына бер штрих).— Кит.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983, 64—68 б. Гайнетдинов М. Революцион эпос.— Кит.: Тезисы докладов 2-й на-учнрй конференции молодых ученых. Казань, 1971, с. 35—39. Туфанның 20 нче еллар иҗатында хатын-кыз проблемасы.— Шул ук китапта, 39—416. Гайнетдинов М. Яңа геройны эзләү: (X. Туфанның «Зәңгәр бүре» поэмасы).—Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. Казан, 1972, 111—126 б. Галиуллин Т. «Килгән юлларыңда — намус эзе...» (X. Туфанныя «Ант» поэмасы турында).— Кит.: Галиуллин Т. Социалистик реализм юлыннан. Казан, 1977, 242—262 б. Бикбаев Р. Безнең Туфан: Күренекле татар шагыйренә 80 яшь.— Агыйдел, 1980, № 12, 90—91 б. Бәширов Г. Шагыйрь бакчасында: X. Туфанга 80 яшь. — Казан утлары, 1980, № 12, 140—144 б. Ү а й н е т д и н о в М. Олы иҗат юлы: X. Туфанга 80 яшь.— Сов. мәктәбе, 1980, № 12, 22—24 б. Миңнуллин Т. Шаянлык һәм җитдилек.— Казан утлары, 1980, № 12, 146 б. Мөхәммәдиев Р. Ак чәчәк атар иде...— Ялкын, 1980, № 12, 8—9 б. Хәким С. Туфан — күпер...— Казан утлары, 1980, № 12, 144—145 б. Я х и н А., Низамова Ф. Кайсыгызның кулы җылы.— Казан утлары, 1980, № 12, 146—152 б. Совет әдәбиятының горурлыгы: Мәкаләләр. Татар совет шагыйре X. Туфанның якты истәлеге.— Соң. Татарстан, 1981, 30 авг. Хафизова Б. V класста X. Туфанның «Ильич истәлекләре» шигырен өйрәнү.— Сов. мәктәбе, 1979, № 12, 19—20 б. Советские писатели. Автобиографии. т. 4.— М.: Худож. лит., 1972.— 719 с. Гл. «Туфан Хасан», с. 596—603. Мустафин Р. Литературные портреты: Абдурахман Абсалямов. Хасан Туфан. Сибгат Хаким.— Казань: Таткнигоиздат, 1966.— 94 с. Гайнутдинов М. Творчество Хасана Туфана: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук. Казань: 1972. 21 с. (Казан. гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина). Кар им М. О Хасане Туфане. — В кн.: Карим М. Притча о трех браты ях: Воспоминания. Раздумья. Беседы. М., 1978, с. 181—185. Баширов Г. «Все человеческое донести...»: Штрихи к потрету Хасана Туфана.—Лит. газ., 1976, 26 мая, с. 7. Мустафин Р. Жемчужины истинной поэзии.—Сов. Татария, 1980, 9дек. Мустафин Р. В строю атакующих.— Веч. Казань, 1980, 9 дек. Файзуллин Р. Высокий полет души.— Сов. Татария, 1980, 9 дек. Галиев М. Чествование поэта.—Лит. Россия, 1981, 9 янв., с. 16.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018