Бүген Әдипләр: Хәмит Төхфи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәмит Төхфи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәсих Таҗиев
Таңчулпан
Касыйм Тәхау
Ләйсән Тимерова
Рәдиф Тимершин
Хәмит Төхфи
Фуад Туктаров
Роза Туфитулова

Шагыйрь Хәмит Төхфи Kытайдагы Голҗа Һәм Әремче шәһәрләрендә гәзит редакцияләрендә эшли. Әремче, 1963.

Рәфикъ Юныс.

Казан утлары № 7, 2013.
1946 елда Г. Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән Голҗа шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан шагыйрьнең юбилеен билгеләп үтү планлаштырыла. Әмма ул вакыттагы билгеле иҗтимагый-сәяси сәбәпләргә бәйле, әлеге чара 1947 елга күчерелә. Ул шәһәр уртасындагы “Урыс клубы” дип йөртелүче зур театрда уздырыла. Мәктәп укучысы буларак анда катнашкан Зифа Табиева (Сәфәргали) “Казан утлары” журналында (2007, № 5) бастырган үзенең истәлекләрендә бу хакта болай дип яза: “Тантаналы кичәне әткәем (Рәхим Сәфәргали (1904-1970) — Р. И.) 40 минутлык доклады белән ачып җибәрде. Аннан соң мин үзем “Тукай маршы” белән “Васыятем”не җырлаган идем, Зыя абзый Хәсәннең скрипкада уйнаганын хәтерлим. Мәктәп балалары Г. Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр, кечкенә күренешләр күрсәттеләр, мәсәлән, — “Эш беткәч, уйнарга ярый” (Миркасыйм Госманов малай ролендә иде), “Фатыйма белән Сандугач” (җырлаучылар: Зифа Сәфәргали — Фатыйма, Сәгъдия — сандугач), җырлы һәм биюле “Бала белән күбәләк” — күбәләкләр биюе һәм башкалар. Татар оешмасыннан зурлар Г. Тукайның “Яңа ысулы кадимче”се белән “Шүрәле” поэмасын сәхнәләштереп, күп шигырьләрен дә сөйләгәннәр иде. Хәйрия максатыннан лотерея дә уйналган. Шулай итеп, бик зур концерт бирелгән иде”. Бу хакта янә Миркасыйм Госмановның (1934-2010) “Ябылмаган китап яки Чәчелгән орлыклар” (1996), Мөнир Ерзинның “Тропою предков” (2005) дигән китапларыннан да өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге мәдәни чараның тагын бер әһәмиятле ягы шунда ки, юбилейга 700 тираж белән “Г. Тукай, Сайланма шигырьләр” дигән җыентык та бастырылып таратыла. Аның төзүчесе Хәмит Төхфи (1922-1994), ә техник мөхәррире Ирекче Юнич (1923-1996) була. Яңартылган гарәп алфавитындагы уникаль бу китапның үзендә сакланган бердәнбер нөсхәсен уйгыр шагыйре Торсын Каһһари 1986 елда Г. Тукайның тууына йөз ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашырга Казанга килгәч университет китапханәсенә бүләк итә (кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Т0121828 шифры астында саклана).
http://ktrb.ru/tat/news/literatyra/2745.html

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013