Бүген Әдипләр: Гомәр Толымбай
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гомәр Толымбай

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рафаил Такташ"
Индус Таһиров
Әхмәт Тимер
Гомәр Толымбай
Гомәр Толымбай

(1900-1939)

Егерменче-утызынчы елларда әдәбият мәйданында актив эшләгән язучы һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбай (Гумир Тулумбайский, Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов) 1900 елның 14 апрелендә Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Татарстан АССРның Буа районы) Толымбай (Адав-Толымбай) авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. Уналты яшенә кадәр туган авылы һәм Буа мәдрәсәләрендә укый, 1916 елда, укуын ташлап, Петроградка китә һәм 1917 елгы Февраль революциясен шунда извозчик булып каршылый. Шул ук елның җәендә туган якларына кире кайтып, октябрь көннәрендә крестьяннарның алпавытларга каршы җир даулау көрәшләрендә якыннан катнаша, ә 1918 елда авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Каләм тибрәтә башлавы да шушы чорга туры килә: шигырьләр яза, драматургиядә көчен сынап карый. Буа партия оешмасы аны 1919 елда РКПб) членлыгына кандидат итеп ала.
Гражданнар сугышы чорында Г. Толымбай үз теләге белән Кызыл Армия сафына басып, Көнбатыш фронтта ак полякларга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша һәм яралана. Армиядән кайткач, ул бөтен көч-сәләтен яңа совет татар әдәбиятын-матбугатын үстерүгә багышлый. Егерменче еллар башында Казан көндәлек матбугатында, бигрәк тә «Безнең юл» журналында, «Г. Толымбай» имзасы белән бер-бер артлы басылган сугышчан рухлы мәкаләләр һәм агитацион характердагы әдәби әсәрләре аны тиз арада яшь әдәби көчләрнең берсе итеп таныта. Ул шулай ук бу елларда нык җәелеп киткән әдәби агымнар көрәшендә дә актив катнаша, аерым алганда, Г. Кутуй белән бергә, татар совет әдәбияты тарихындагы мәгълүм «Сулф» («Сул фронт») дип аталган әдәби берекне төзешә һәм үзенең мәкаләләрендә, пролеткультчылык карашларын яклап, үткәндәге мираска һәм культура казанышларына карата «үтә сул» фикерләрен әйтеп чыга. Гомумән, Г. Толымбайның әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлегендә, заман өчен актуаль мәсьәләләр күтәрелү белән бергә, әлеге «үтә суллык» тенденцияләренең елдан-ел көчәя баруын һәм татар классик әдәбияты һәм аның аерым күренекле вәкилләре турында вульгар-социологизм рухындагы берьяклы нәтиҗәләр ясалуын күрергә мөмкин. «Татар буржуа теле— безнең тел түгел» исемле күләмле мәкалә («Яңалиф», 1931 ел, 2, 3 саннар) һәм «Фатих Әмирхан» (1936) дигән китап — әнә шуның ачык мисаллары.
1924—1927 елларда Г. Толымбай Коммунистлар университетында укый, аны тәмамлагач, «Гажур» нәшриятында — редактор урынбасары, «Крәстиян гәзите»ндә редактор булып эшли, аннан (1929—1931) Шәрекъ педагогия ин-тлтутында гыйльми эш алып бара. Белемен тагын да күтәрү нияте белән, 193! елның көзендә ул Мәскәүгә китә һәм кызыл профессорлар хәзерләү <өчен ачылган әдәбият институтына укырга керә. Аны тәмамлап, 1934 елның яюлендә «Фатих Әмирхан иҗаты» дигән темага диссертация яклый һәм «кызыл профессор» дигән гыйльми дәрәҗә ала. Гомеренең соңгы елларында Г. Толымбай 1939 елның 13 июнендә вафат була) педагогия институтында укыта һәм Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторына җитәкчелек итә.
Г. Толымбайның егерме елга якын сузылган иҗат гомерендә утыз китабы басылып чыга. Әдип калдырган төрле жанрдагы бай әдәби мирасның хәзерге көндә иң кыйммәтле өлеше — хикәяләр һәм фольклорга караган хезмәтләр. Хикәяче буларак, Г. Толымбай бигрәк тә егерменче һәм утызынчы еллардагы явыл, крестьян тормышына багышланган һәм андагы тирән үзгәрешләрне, сыйнфый каршылыкларны, колхозлашу чоры күренешләрен тасвирлаган әсәрләре белән кызыклы. «Түбән Елгада» (1932); «Куян солдат» (1933) исемле повестьлары, «Әндәр бабай» (1923), «Кызыл Армиядән кайткач» (1925), «Мужик фәлсәфәсе» (1927), «Читән буенда» (1929), «Кояш тиз күтәрелә» (1930) кебек хикәяләре аның бу юлда үзенчәлекле уңышларга ирешүе турында сөйлиләр. Әдипнең шулай ук эшчеләр, интеллигенция тормышыннан алып язган хикәяләре дә бар («Яз көне», 1930; «Дуслар», 1935 һ. б.).«Дүрт туган» (1931) повестенда исә ул Советлар илендә яшәүче төрле милләт яшьләренең интернациональ дуслыгын, ил саклау өчен бергәләп көрәшкә китүләрен гәүдәләндерә. Г. Толымбай балалар өчен дә хикәяләр яза. Аның бу төр хикәяләре «Без үскәндә» (1925), «Кечкенә чакларда» (1925), «Ленин бабай янында» (1926), «Минем әти» (1933) кебек җыентыкларында тупланып чыккан.
Г. Толымбайның язу стиле, халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнеп, мәкальләр, әйтемнәр, халыкчан гыйбарәләр, инверсияләр һәм юмор-сатира элементлары белән мул сугарылган. Әсәрләрендә шулай ук этнографик бизәкләргә дә зур урын бирелә. Тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә автор төрле катлау кешеләренең үзләренә генә хас тормыш рәвешләрен, характер үзенчәлекләрен ачуга ирешә.
Г. Толымбай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, системага салу һәм аларны фәнни яктан тикшерү өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып барган. Бу темага ул күп кенә мәкаләләр һәм «Тукай һәм халык әдәбияты» (1930) исемле китабын бастыра.
Г. Толымбай 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018