Бүген Әдипләр: Ш.Садретдинов. Тирән эз
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Ш.Садретдинов.

Тирән эз

Сәгыйть Рәмиев
Сәгыйть Рәмиев — XX йөз башы татар демократик әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган әдипләрнең берсе. Татар әдәбиятында романтизмның башлап мәйданга чыгуы аның иҗаты белән бәйләнгән. Рәмиев татар халкының «таң вакыты»н җырлаган, һәртөрле кара көчләргә каршы протест күтәргән, феодаль-буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеген фаш иткән, ләгънәтләгән романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсихәтчелектән арындыруга зур өлеш кертте. Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, интонацион шигырьгә, сөйләү шигыренә юл салды. Әдипнең пьеса, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәсендә урын алды.

I

С. Рәмиев 1880 елның 12 (24) февралендә Оренбург губернасы, шул ук өязнең Акман (Ибрай) авылында дөньяга килә. Әтисе, Лотфулла Мөхәммәтҗан улы Рәмиев, ару гына белем алган кешеләрдән булып, агач белән сату итүче, урман эшләтүче байларга ялланып, сал агызган. Сәгыйтьнең балалык һәм яшүсмер чагы төрле җирләрдә уза. Туган ил табигатенә, халык моңнарына, халык теленә мәхәббәт — булачак әдипнең иң мөкатдәс һәм якты тойгысы булып әверелә.
Шул ук вакытта татарлар тормышында хөкем сөргән дини фанатизм, наданлык, халыкның ярлылыгы, җирсез, ач-ялангач крестьяннарның байлар, морза-алпавытлар тарафыннан мәсхәрәләнүе аның күңелендә җәрәхәтләр калдыра. Бу күренешләрне әдип соңыннан «Ул исерек түгел иде» (1909) дигән повестенда сурәтли.
1890—1902 елларда Рәмиев Оренбургта, ул заманның яңа типтагы уку йортларыннан саналган «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта өч класслы рус мәктәбендә дә белем ала. Гарәп, фарсы, рус телләрен яхшылап өйрәнә. 1902 елда мәдрәсәне бүләкләнү белән тәмам иткәч, шунда ук фарсы теле һәм математика укытучысы итеп калдырыла.
Рәмиев үзенең беренче шигырьләрен дә мәдрәсәдә чагында ук яза башлаган булса кирәк. Мәсәлән, аның кулъязмада сакланган «Ярлылык» шигыре шундыйлардан.

Әй ярлылык, мәлгун, әй ярлылык!
Кайдан таптың шәкерт чагымны?
дип башланган бу әсәрендә яшь шагыйрь мохтаҗлыктан, кан имүче «мәлганәт»тән зарлана. Бөтен нәрсә бары алла кодрәтеннән генә дип колагына тукылып үскән шәкерт, әлбәттә, ярлылыкның социаль сәбәпләрен аңламый әле. Ләкин аңа бер хакыйкать ачыла: алла гадел түгел. Шуның өчен аның аллага үпкә белдергән тойгысы да талпынып куя:

Әйтмәс җирдән, аллам, әйтәм инде:
Шул да булды микән гадәләт?

1905 елгы буржуаз-демократик революция Рәмиевне иҗтимагый-политик көрәш мәйданына чыгарды, культура хәрәкәтенә китерде. Мөгаллим булып эшләү чорында ук инде ул революцион рухлы яшьләр белән аралаша. 1903—1904 еллардан башлап яшерен прокламацияләр белән таныша, аларны тәрҗемә итүгә һәм таратуга катнаша. Шул сәбәпле мәдрәсәне ташлап чыга һәм 1906 ел башларында Оренбургтан Казанга килә. Казанда ул «Таң йoлдызы» газетасының беренче саннарыннан башлап эшкә керешә.
Рәмиевнең әдәби-публицистик эшчәнлеге шушы газетада башлана. Аның матбугатта беренче булып дөнья күргән «Хәзрәт сакалы» исемле сатирик шигыре 1906 елның 29 маенда газетаның 4 нче санында имзасыз басыла. Яңалыкка, культурага омтылган шәкертнең кадимче хәзрәт белән бәхәсе рәвешендә язылган бу шигырьдә дин башлыкларының наданлыгы, реакционлыгы фаш ителә.
1906 елның 30 маенда Рәмиев «Таң йолдызы»на «тулысынча редакторлык итү җаваплылыгын үз өстенә алуы» турында губернаторга үтенеч яза. Рәсми таныклык алынгач, 1906 елның 19 июленнән газета (10 нчы сан) аның редакторлыгында басыла. Шул уңай белән аның «Яңа мөхәррирдән» дигән декларациясендә болай диелә:
«Алган юлымның әйтеп бетергесез авыр вә мәшәкатьле, вә хәзерге хәлдә бигрәк тә куркынычлы икәнен белә торып, ул якларын уйламыйча, кунелемнең һәрвакыт колагыма сөйли торган:

Булмас артык, олугъ бер эш
Илгә хезмәт итүдән;
Илгә хезмәт хөрмәтеннән
Үскән җирдән китүдән,—
дигән сүзләренә генә башымны иеп <...>, ушбу «Таң йолдызы» гәзитәсенең мөхәррирлек хезмәтене өстемә алдым вә мөкатдәс вазифасы булган эшче сыйныфының интересын саклау юлында кулымнан килгән кадәр, чын күңелем илә хезмәт итәчәкмен».
Шушы уй-теләкләр белән рухланган Рәмиев публицистик мәкаләләрендә ил, халык язмышы кебек зур мәсьәләләрне күтәрә, Дәүләт думасының хезмәт халкы өчен берни дә эшләмәвен, илдә ачлык, ялангачлык, эксплуатация һәм террор хөкем сөрүен күрсәтә; иске идарәне бетереп, дәүләт идарәсен бөтен халык кулына бирү, җир һәм ирек таләпләрен яклый. Мәсәлән, газетаның 1906 елгы 63 нче санында басылган «һәркемнең бурычы» дигән мәкаләсендә беренче нәүбәттәге бурыч итеп самодержавие строен бәреп төшерүне куя: халык юлына аркылы яткан «Манигъларның беренчесе,— диелә анда,— мәмләкәтләрнең мөс-тәбиданә идарәләредер. Идарәсе мөстәбид булган мәмләкәтләрдә <...> халыкны имүчеләр, халыкның җилкәсен кимерүчеләр <...> хакны табарга халыкка ирек бирмиләр. Шуның өчен идарәсе мөстәбид булган мәмләкәтләрдә халык, иң әүвәл ул мәмләкәтнең идарәсен бетереп, идарәне бөтен халыкның үз кулына бирергә тырышырга тиешледер».
Шагыйрь II Думага сайлау кампаниесе уңае белән язылган «Сайлаулар» дигән мәкаләсендә (1906, 14 ноябрь), беренче чиратта карагруһларның һәм октябристлар партиясенең реакцион асылын ачып, сул партияләргә тавыш бирергә чакыра.
Беренче буржуаз-демократик революция татар хезмәт ияләре арасында революцион җырларга зур ихтыяҗ тудырды. Татарча шундый рухтагы җырлар иҗат итүгә Рәмиев шулай ук актив катнашты. 1906 елда ул «Марсельеза», «Бәхилләшү», «Батыр атлагыз, иптәшләр!» («Смело, товарищи, в ногу!») кебек җырларны тәрҗемә итә һәм аларны, өлешләп-өлешләп булса да, мәкаләләренә кушып бастыра. Мәсәлән, халык арасында киң таралган «Татарча Марсельеза»ның беренче куплетларын аның үзе эшләгән газетада «Казан, 5 ноябрь» дигән мәкаләсендә күрәбез.

Кирәкми, ташлыйбыз иске тормышны!
Кирәкми, яңа юл башлыйбыз!
Яңа юл, яхшы юл, бер җәберсез,
Тигез, рәхәт тора башлыйбыз!» —
диелә шундый куплетларның берсендә. Җыр куплетларына ялганып, мәкалә болай тәмамлана:
«Бетсен иске тормыш! Яшәсен яңа тормыш!» дип, кулларымызга тигез рәхәтле тормышның гали флагыны күтәреп, алдагы бәйрәмнәрне җирле, ирекле, хөр һәм көр булып каршы алырга тырышырга кирәк!
Яшә, эшче халык! Яшә, эшче халыкның идеясе — яңа тормыш!»
Болар барысы да Рәмиевнең революцион-демократик позициядә торуы турында сөйли. Шуңа күрә дә патша хөкүмәте органнары аны туктаусыз эзәрлекли. Газета әледән-әле конфискацияләнә, редакторы судка бирелә!. Казан губернаторы 14 июльдә, 5 августта Рәмиев «эш»ләре хакында эчке эшләр министрына яза2. 21 июльдә квартирасында тентү ясап, аны кулга алалар. Бу хакта ул үзе соңыннан «йорт басучылар» дигән мәкаләсендә язып чыга. Ялгыз камерада утырганда, шагыйрь стенада «Здесь сидела Катя-революционерка, да здравствует революция!» дигән язуларны укый, революция турында уйлана, газетаны бөтенләй ябулары мөмкин дип борчыла. Ләкин күңелен төшерми. Максим Горькийның «Солнце всходит и заходит, а в тюрьме моей темно» дигән җырыныц ике строфасын тәрҗемә итә. Соцыннан аныц өченче строфасы да тәрҗемә ителә, һәм җыр 1907 елда Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасында басыла. Аны драманың геройлары җырлый.
Шул рәвешчә, азатлык идеяләре бөек Горький, аннан соң Рәмиев йөрәге аша үтеп, татар халкының да рухи хәзинәсенә әверелде. Бу җыр да, «Марсельеза» һ. б. революцион җырлар кебек үк, татар хезмәт ияләре арасында киң тарала. Ул Себергә барып җитә һәм татарлар арасында «Каторжаннар җыры» дигән исем ала. Аңа үзенә хас көй чыгарылган, яңа строфа өстәлгән.
Замандашларының язуына караганда, Рәмиев Горькийны яратып укыган, «Изергиль карчык», «Кеше», «Давыл хәбәрчесе» кебек әсәрләрен яттан сөйли торган булган.
1906 елның 30 октябрендә Рәмиев квартирасында тентү үткәрелә, һәм ул үзе янә кулга алына. Ул хөкем ителеп, төрмәгә ябылган очракта, редакторсыз калган газетаның бөтенләй ябылу куркынычы килеп баса. 1 ноябрьдә Рәмиевкә суд була. Судта ул акланса да, 1906 елның 17 ноябрендә, губернатор боерыгы белән, «Таң йолдызы» басыла торган типография бөтенләйгә ябыла. Шуннан соң Рәмиев «Таң мәҗмугасы» журналын чыгаруга катнаша, ләкин бу журналның ике генә саны чыгып, конфискацияләнә. 1907 елның 27 январенда жандармнар «Таң йолдызы» редакциясенә тентү үткәрәләр. Татар телендә «җинаятьчел» брошюралар, өндәмәләр, аларны бастыру турында типография белән язышу кәгазьләре табыла. Редактор Рәмиев исә «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакырыла. «Ләкин ул чакта Казаннан китеп юкка чыкты»,— дип яза Казан жандарм идарәсе начальнигы соңыннан.
Рәмиевнең турыдан-туры катнашлыгы белән 1907 елньщ 23 апрелендә «Тавыш» газетасы чыга башлый. Аның беренче саны әдипнең «Исән кешеләр бер күрешер» дигән мәкаләсе белән ачыла. Мәкаләдә матбугатның «кара көч» тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнүе күрсәтелә. Матбугатның халык интересларын якларга, «халыкның шул кирәкләрен, шул мәслихәтләрен сөйләшер өчен бер тел» булырга тиешлеге турында сүз алып барыла. Бу теләкләрне тормышка ашыруның беренче шарты — ирек икәнлеге әйтелә. «Шуның өчен яшәсен иркенлек! Яшәсен крек!» — диелә азакта.
Ләкин «Тавыш» та озак яши алмый, әледән-әле конфискацияләнеп, 6 нчы саныннан соң бөтенләй ябыла.
1906 ел башларыннан 1907 ел урталарына кадәр ел ярым чамасы вакытны эченә алган бу чор Рәмиевнең буржуаз-демократик революцион хәрәкәткә актив катнашуы белән характерлы. Иҗтимагый-публицистик эшчәнлеге белән аерылгысыз рәвештә аның әдәби, шигъри таланты ачыла. Югарыда күреп үтелгән шигырь һәм тәрҗемәләреннән кала, «Таң йолдызы»нда имзасыз басылган янә ике әсәрен искә алу әһәмиятле: боларда самодержавие чынбарлыгының социаль-политик кыяфәте шактый тулы күрсәтелгән иде. Шулардай «Бел телен, эзлә юлын...» дигән шигырь (1906, 27 июнь) болай башлана:

Тор, уян, тирә-ягың кан булган,
Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?
Авылларда өйләр җимерелгән,
Балалар бар да ач калган.
Кырлар көйгән, көл булган, әйтерсең лә яу алган.
Заводлар, фабрикларга солдат куелган,
Урамнар, йортларга жандарма, шпион тулган.
Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?

Шагыйрь патша Россиясендә халыкны рәхимсез изү һәм эзәрлекләү күренешләрен әнә шулай бөтен шыксызлыгы, ялангачлыгы белән күз алдына бастыра. Бу хәлләрнең сәбәпләренә төшенергә чакыра. «Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?» дигән юл рефрен булып килә, һәм бу рефрен укучыны явызлыкка айнык карарга чакыра. Рәмиевнең бу поэтик монологын татар поэзиясендә сөйләү шигыренең яки ирекле шигырьнең беренче үрнәге итеп санарга мөмкин.
«Таң йолдызы»ның 1906 елгы 30 сентябрь санында басылган һәм исеме «Шигырь» дип кенә куелган әсәрдә күбрәк игътибар илдәге иҗтимагый-политик көрәшкә, контрреволюция көчләренең халык хәрәкәтләренә каршы кулланган рәхимсез чараларына юнәлдерелә:

Әгәр баксак гәзиттәге хәбәрләргә,
Палачлар яшь җаннарны һәлак итә.
«Асу», «ату», «Себер» дигән кара сүзләр
Йөрәкләрне ярып тоз сипкәндәй итә.

Бер якта — «палачлар йөкләп-йөкләп алтын» ташый, икенче якта — ачлыктан күтәрелгән эшчеләрне аталар, каторгага сөрәләр, авыл халкы ачлык һәм йогышлы чир эчендә җәфа чигә, илдә террор һәм эзәрлекләү бара. Азакта шагыйрь болай ди:

Бу хәлләр бер күз алдыбызда бетәр микән,
Әллә гомер буемызга китәр микән?
Юк, җегетләр! Күңлем әйтә: «Бетерербез!» — ди:
Әллә, раст ук, ныграк торсак, бетәр микән?

Шул рәвешле, революциягә мөгаллим буларак һәм мәдрәсә багажы белән генә диярлек килеп кергән Рәмиев халык хәрәкәтләре эчендә зур мәктәп уза. Каләм сынау чорында язылган шигырьләрендә нигездә мәдрәсә, шәкерт тормышы, кадимче хәзрәтләр сурәтләнсә («Ярлылык», «Хәзрәт сакалы»), инде тиз арада аның иҗатына илгә, халыкка хезмәт итү, халык язмышы, азатлык өчен көрәш темалары килеп керә. Аның публицистик һәм шигъри әсәрләре, тәрҗемәләре ирек идеалы, романтикасы белән сугарыла. Шагыйрь эшчәнлегенең бу чоры аның иҗат юлында әһәмиятле беренче этап булды.

II

Илдә каpа реакция башлангач, Рәмиев эшсез, ярым легаль хәлдә, бик кыен шартларда кала. 1907 елның 17 декабрендә «Әл-ислах» газетасында басылган «Юк, үлмим! Торам әле!» дигән мәкаләсеннән күренгәнчә, шагыйрь реакция һөҗүмен, «саф көмеш кебек ак өмидләренең ахыры тигезлек, дустлык, мәхәббәт булачак урынына дошманлык, өмидсезлек, караңгылык булып» чыгуын бик тә авыр кичерә.
Мондый шартларда Рәмиев иҗат илһамын нинди иҗтимагый хәрәкәттән алды соң? Бу хәрәкәт — демократик мәгърифәтчелек хәрәкәте иде.
Революция җиңелде, ул феодализм тәртипләрен кык кына какшатса да, аларны тәмам себереп түгә алмады. Әмма шул вакытта мәгърифәтчелек хәрәкәтен нык үстереп җибәрде. Милли телдә көндәлек матбугат, театр һ. б. шундый культура учакларының кабынуы бу хәрәкәткә яңа куәт өстәде. «Ихтыярсыз җанландым,— дип язды Рәмиев югарыда искә алынган мәкаләсендә.— Яңадан торасым килә башлады, кул селтәгән өмидләрем яңадан кайттылар. Мин тагы бик зур өмидләргә чумдым».
Революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кабат кайтып, шагыйрь «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» (1907) һәм «Низамлы мәдрәсә» (1908) пьесаларын иҗат итә, Әлеге әсәрләр халыкны бәхетле, якты тормышка чыгару, шул юлда хезмәт итү идеяләре, иске тәртипләргә, кара көчләргә каршы килешмәүчән көрәш рухы белән сугарылган. Рәмиевне бигрәк тә сәхнә әсәрләре язарга рухландырган мөһим факторларның берсе — революция чорында ук, Г. Камал, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан һ. б. белән бергә, татар театрын тудыру һәм юлга салып җибәрүгә актив катнашуы. 1906 елның 22 декабрендә татар профессиональ театры тарихында беренче спектакльне ачып җибәргән речьне сөйләүче дә ул була. Шул көннәрнең тәэсире белән «Театр» шигыре языла. «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» драмасына да «башлап татарча театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләренең Шәрәфләренә ядкяр өчен» дигән искәрмә бирелә.
«Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» драмасында язучының биографик моментлары шактый. Әсәрнең баш герое Сөләйман «унбиш ел тәрбия иткән хәлфәләрен» ташлап, туган-үскән җирләрен калдырып, «халкым арасында хезмәт итим, халкыма чын белән ялганны аңлатыйм» дип Казанга килгән. Ул — зур иҗтимагый ниятләр белән янып йөрүче журналист, иске тормышка җаны-тәне белән дошман кеше. Сөләйман чыгарган газетаны конфискацияләүләр, типография эзләү, дин-милләт юлында кесә калынайткан татар байларының газета бастырудан баш тартулары — бу күренешләр авторның «Таң йолдызы»нда эшләгән чорын хәтерләтә. Әсәрдә язучының революция елларындагы публицистикасы һәм тәрҗемәләре белән дә бәйләнеш сизелә. Пьесаның баш герое Сөләйман сөйләмендә бу бик ачык төсмерләнә: «Юк, талашачакмын, тартышачакмын...— ди ул,— вә үземнең кыйммәтле булган халкымны муллаларның мондый тар, кысык киртәсе арасында издертмичә, дөньяның иң киң, хуш һавалы, иркен яланына алып чыгачакмын!» Диннең ялганын фаш итү, халыкны ирекле тормышка алып чыгу, «фән вә мәгыйшәт өйрәткән саф хакыйкатьнең ныклы нигезенә басу» — әсәрнең үзәгеннән үткән төп идея.
Пьесаның дөнья күрүе (1907 ел, 7 ноябрь) дин башлыклары арасында зур шау-шу кузгата, һәм әсәрнең тиражы, карагруһларның көчле басымы астында наширлар тарафыннан җыеп алынып, утта яндырыла.
«Низамлы мәдрәсә» комедиясе Рәмиев укыган һәм мөгаллим булып эшләгән «Хөсәения» мәдрәсәсе тормышыннан алынган. Әсәрнең нигезендә, бер яктан, яңалык исеме белән пәрдәләнеп, искелеккә ябышып яткан мәдрәсә башлыклары, икенче яктан, иреккә, белемгә сусаган шәкертләр массасы һәм яңалыкка, алдынгы рус культурасына омтылган Садыйк хәлфә арасындагы конфликт ята, комик асылын тәшкил итә. Татар яшьләрен дингә һәм капиталга баш иеп торган рухи гарипләр ясау өчен биредә бөтенесе эшләнә. Иҗтимагый хәрәкәт дулкыны белән кузгалган шәкертләр һәм Садыйк хәлфә мәдрәсәне ташлап чыгалар.
«Низамлы мәдрәсә» 1908 елның 22 февралендә басыла һәм прогрессив җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. Әдәбиятта һәр уңай яңалыкны тиз күреп алучан Ф. Әмирхан бу комедиянең иҗтимагый әһәмиятен тирән итеп ача 2. Әсәр рус матбугатының да игътибарын җәлеп итә 3, шул ук елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.
Әдипнең драматик әсәрләре, бер яктан, татар мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләре белән бәйләнгән булса, икенче яктан, алар әдәбиятта барган зур идея-эстетик үсеш-үзгәрешләр-не дә чагылдырды. Татар мәгърифәтчелеге, демократик революция аша узып, яңа сыйфат үзгәрешләре алды. Рәмиевнең бу әсәрләрендә, мәсәлән, муллаларны, мәдрәсә башлыкларын туры юлга үгетләү, байбәтчәләрнең бозык әхлагын төзәтергә тырышу юк. Аның каравы искелекне, дини идеологияне, явыз көчләрне фаш итү, һәртөрле золымга каршы килешмәүчән көрәш идеясе бар.
1907 елның көзендә Тукай белән күрешеп дуслашу, Әмирхан җитәкчелегендәге «Әл-ислах» газетасына якынаю Рәмиевнең иҗаты тагын да күтәрелеп, үсеп китүенә уңай тәэсир итә. Ислахчылар белән бергә әдәбият кичәләрен оештыруга актив катнашып, шагыйрь «Себектәгин» дигән исем астында чыгышлар ясый.
Рәмиевне киң җәмәгатьчелеккә бик тиз арада атаклы шагыйрь итеп таныткан әсәре «Таң вакыты». Таң атып килү күренеше ярдәмендә шагыйрь татар халкы тормышында, аңында каршылыклар көрәше, тарихи алмашыну баруын сурәтли. Аның лирик герое — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәрендәге Сөләйман кебек үк — зур ниятләр белән янучы, тирәлектән күп югары «күтәрелеп» торучы романтик герой. «Татар йоклый» әле, ә бу герой инде уянган. Ил, халык язмышы, халыкны гасырлар буе хорафат йокысында тоткан сәбәпләр турында тирән-тен борчылып уйлана ул. Ниһаять, зур бер нәтиҗәгә килә: моңа дин, алла гаепле.
Башларын ваткан татарларның
Тик шул бер алла!
Бетәрләр микән татарлар, алла, ди-ди?
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда? —
дигән ачынулы сүзләрен әйтә. Геройны ашкынулы, ярсулы той» гылар биләп ала:

Юк!.. Юк!.. Мин шашам!
Яталмыйм урнымда, күккә ашам!
Менә таң атты!..
Әнә кояш чыкты!
Әнә әллә кем миңа кычкыра:
— Әй, син кайгырма, шат бул:
Аягың бәйдән ычкына!

Шигырьнең азаккы юллары искелеккә аяусыз нәфрәт белән янган трибун шагыйрьнең халыкны уянырга, актив хәрәкәткә чакыруы булып яңгырый:

Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә,
Хата ул өмид алладан!

Рәмиев татар әдәбиятында бөтен бер юнәлешкә — муллаларга, ишаннарга каршы гына түгел, ә турыдан-туры алланың, диннең үзенә каршы көчле чыгышларга башлап юл яручыларның берсе булды. «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәрендә, «Таң вакытымда әдип аллага, дингә каршы чыкса, «Мин» (1908) шигырендә күктәге хакимнәр белән бергә җирдәге хакимнәрне һәм алар урнаштырган тәртип, законнарны гади кеше алдында мәсхәрәләп, күздән төшерә. Кешенең үзен, галәм патшасы итеп, югары күтәрә:

«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә.

Бер үзем хөр каламын киң
Җир йөзе һәм күктә дә.

Шагыйрьнең лирик «мин»е, реакция көчләренә каршы горур басып, барлык хокуклардан, җир-сулардан мәхрүм ителгән кешенең хакыйкый бәхетен даулый:

Дөньяда бар су—минеке,
Бар кара җир —минеке,
Бар тау, урман, бар матур кош —
Барысы да минеке!

«Маҗид сүзе» шигырендә Рәмиев аллага каршы баш күтәрә, бөтен күк патшалыгын җимереп, көл итү белән яный:

Масайма син, раббем! кодрәтеңә,
Тартып алып нибар бәхетемне...
Булыр бер көн: ватар, кол итәрмен
Гарше көрси, сәмаң, тәхетеңне!..

Рәмиевнең бу идеяләрендә Көнчыгыш классик поэзиясе традицияләре белән бәйләнешнең үзенчәлекле чагылышын күрергә мөмкин. Шагыйрь, мәдрәсәдә чагында ук, борынгы Көнчыгыш, бигрәк тә фарсы телендәге әдәбият белән якыннан таныша. Ул Фирдәүси, Сәгъди, Хафиз, Хәйям, Руми кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен оригиналда укып, җентекләп өйрәнгән, күп кенә шигырьләрен яттан сөйли торган булган. Бу бөек шагыйрьләрнең гуманистик идеяләре, үзенчәлекле шигъри формалары, тел-сурәт чаралары Рәмиев иҗатына зур йогынты ясаган, әлбәттә. Мәсәлән, аллага каршы көрәш, күкләрне ватарга ашкыну мотивлары Хәйям иҗатында тәнкыйди башлангычның кульминациясе итеп санала. Хафиз газәлләрендә без кешеләрне яңадан туарга, дөньяны яңабаштан үзгәртеп корырга чакырган юлларны очратабыз. Борынгы Көнчыгыш романтик поэзиясендә пантеистик мотив—алланы галәм һәм табигать белән тәңгәл-ләштереп, аларны бер үк дип карау, кешенең бөеклеген, илаһилыгын раслау шактый киң яңгыраш алган. Бу карашларда «Әна әл-хак» (мин — хакыйкать, мин—алла) дигән тезис үзәк урынны алып тора.
Көнчыгыш романтик поэзиясеннән килгән шушы традицияләр 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә Рәмиев иҗатында яңа куәт белән кабынып, шәхес һәм халык азатлыгы идеяләре белән тыгыз үрелде.
Күп санлы матбугат материаллары күрсәткәнчә, шагыйрьнең «Таң вакыты», «Мин» һ. б. шигырьләре дини-кадими даирәләрне тәмам ярсыта, ә алдынгы көчләр тарафыннан хуплап каршы алына. Рәмиевнең кыю чыгышын татар матбугатында| башлап уңай бәяләгән кеше большевик Хөсәен Ямашев була. Югарыда телгә алынган кичә уңае белән бастырган «Габдулла фикеренчә тәрәкъкый» дигән мәкаләсендә ул, татар тормышында барган үзгәрешләрне күрсәтү йөзеннән: «Бу кичәдә бу вакытка чаклы кеше эченнән генә әйтергә курыккан сүзләр дә сөйләнде, язулар да укылды»,— дип билгеләп үтә.
Рәмиев әсәрләренә рус матбугатында да югары бәя бирелде. «Волжско-Камская речь» газетасында (1908, 5 январь) «Татарин-театрал» имзасы белән бастырган рецензиясендә Г. Коләхметов «Таң вакыты»н «тирән эчтәлекле» әсәр дип атый. Татар телен яхшы белгән Альберт Пинкевич, Рәмиев әсәрләре тирәсендә шау-шулы бәхәсләр барган көннәрдә, аның «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» дигән шигырьләрен кулъязмадан русчага тәрҗемә итә һәм аңлатма-кереш сүз белән бастырып чыгара. Бу тәрҗемәләрне гомумән татар язма поэзиясенең рус телендә дөнья күргән беренче үрнәкләре дип карарга мөмкин.
Реакция елларында капиталистик мөнәсәбәтләрнең шыксызлыгы, кешелёксезлеге тагын да шәрәрәк булып ачылды. Рәмиевнең мәгърифәтчелек идеалларын, «тигезлек, дуслык, мәхәббәт» турындагы «саф көмеш кебек ак өмидләрен» реаль чынбарлык чәлпәрәмә китерде. Шагыйрь 1908 елның 20 мартында «Алданган» шигырен яза 1, 28 мартта бу шигырьне әдәбият кичәсендә укый.

Бетте. Төштем. Үлде рухым.
Калмады һич рәхәтем...

Ачынам, ачуланам һәм
Каш җыерам дөньяга,—
дип, кургаштай авыр өзек-өзек сүзләр, гыйбарәләр кулланып, җан ачысы белән язылган бу әсәр изге идеал белән янып, чынбарлыкның кискен бәрелешеннән, конфликтыннан туган газаплы кичерешләрне гаять көчле чагылдыра. Әйтергә мөмкин ки, шушы шигырьдән башлап шагыйрьнең бигрәк тә 1908—1910 еллардагы иҗатында җәмгыять белән тирән каршылыкка кергән лирик геройның трагик образына игътибар арта.
Реакция дәверенең гомумиләштерелгән романтик сурәтен Рәмиев «Минем төн» (1909) шигырендә тудырды. Бу чорның җан өшеткеч шыксыз кыяфәте һәм яңа «таң»ны зарыгып көтү куе буяулар белән тасвирлана:

Караңгы һәм таңы ерак,
Уты сүнгән җәһәннәм минем төн,
Олы кайгы, олы хәсрәт
һәм эч пошу тулы гел минем төн.
Минем төн озын, минем төн кара,
Күрмим хәят, тирән, дөм караңгы,
Караңгы хәтта янган шәмем,
Караңгыдан рухым да каралды.

Шагыйрь әнә шундый караңгылык шартларында өстенлек алган моральне каргый-каргый фаш итә:

Кешеләр чорный тирәмне өемдә,
Рухлары фахиш, кара эч бар да,
Күрми идем эчләрен өнемдә...
...............................
Бозыклык, ялган, ачу күрәм
Хәкыйкать, гыйффәт, мәхәббәт эчендә!

Алдауга һәм икейөзлелеккә, «кеше кешегә — бүре» принцибына корылган җәмгыятьнең асыл сыйфатларын үзенә җыйган «кеше» темасы Рәмиев шигырьләрендә күп урын алып, «елан», «авызы канлы ерткыч» образлары еш кулланылды.

Бар да карыйлар миңа
Ямьсез тутыккан күз белән,
Кычкыралар йөземә
Тәмсез ачулы сүз белән.

Очрасам яңлыш берәүгә,
Яисә күрсәм эш белән,
Күренә елан, тырный күңлемне
Агулы теш белән,—
диелә «Алданган» (1908) шигырендә.
Кешеләр арасында «мәхәббәт, гыйффәт, ямь» күрергә ашкынган шагыйрь Җибрилдән: «Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!» «Кеше атлы еланнар калмасын һич!» —дигән чакыру авазын ишетә («Пәйгамбәр», 1909).
Буржуаз җәмгыятьнең кешегә дошманлыгын ачык күргән романтик шәхес карашында бу җәмгыять бик киң гомумиләштерелеп абстракцияләнә, бөтен дөнья, «җиһан» масштабын ала. Шашкын, ярсулы демоник герой бөтен дөньяга, «җиһанга» ләгънәт ора, җир-суын яндырып, күкләрен ватарга ашкына («Алданган», «Көлсеннәр», «Күңелле булмадым», «Дөньяга» һ, б.). Рәмиев шигырьләрендә космик лиризм белән сугарылган геройны сурәтләү шул ук вакытта аның үтә нечкә кичерешләрен, күңелендәге сизелер-сизелмәс хәрәкәт-үзгәрешләрне, нюансларны рәсемләп бирү белән дә аралаша:

Кайвакытлар тормышымда
Бер минутлар табыла:
Зәррә хәтле бер рәхәт бик
Зур биек бер тау була.

Тау булып, сыймый күңелгә
Бәгърем өзгән кайгылар
һәм дә рухымның чәчәген
Каплап үскән кайрылар.

Шул минутта юк булып, бер
Күңлем иркен киңәя.
(«Минутлар», 1908)

Аның күңелендә бертуктаусыз алышынып торган капма-каршы хисләр өермәсе бөтерелә:

Торам, әрним, кинәт сөйнәм,
Тагы каным кибеп көйнәм;
Елаганда елый алмый,
Kapa кан яшемә төйләм.
(«Кеше», 1909)

Гомумән, романтикларга хас булганча, Рәмиев поэзиясендә тышкы дөньяның, материаль мөнәсәбәтләрнең явызлыгына, кешелексезлегенә яшәүнең рухи принцибы, күңел дөньясы каршы куела. Туктаусыз янып, сызлап торган күңел көче аңа өмет, юаныч һәм дәрт бирә. Бу яктан «Сызла, күңлем!» (1909) шигыре аеруча характерлы:

Сызла, сызла, сызла, күңлем!
Сызла бертуктамыйча,
Сызла айлар, сызла еллар,
Сызла төн йокламыйча!

Сызла, сызлап, син мәхәббәт
Ялкынын гөлләр яса,
Мәңге хәсрәт һәм кара төн
Елларын көннәр яса!..

Кешене рухи гарипләндергән мөнәсәбәтләргә каршы эмоциональ дөньясы бай булган гүзәл кеше идеалын алга сөреп, Рәмиев музыка сәнгатен пропагандалый, бу турыда күп кенә мәкаләләр яза.
Рухи сферага, кешенең күңел дөньясына зур игътибар бирү, хис-тойгы культы сүз сәнгатендә эмоциональ башлангычның көчәюенә китерде. Ә бу хәл исә чынбарлыкны чагылдыруда экспрессия, гипербола, сурәтне гадәттән тыш көчәйтү, үткенәйтү, калку итү принципларын үзәккә куйды. Әйтик, «Алданган» шигырендә дөнья «һаман алдый, юк хәкыйкать» диелә икән, бу инде иң соң чиккә җиткереп, шуннан да артыграк итеп әйтә алмаслык рәвештә сурәтләнә дә:

Юктыр, әлбәттә, кояш та,
Ул дадыр — хәйлә генә!
Юктыр ай да, юк галәм дә,
Барсы да — шәүлә генә!

Юк бу дөнья каплаган күк,
Юк бу җирләр берсе дә!
Юк табигать, юк кешеләр,
Үлесе дә юк, тересе дә!

Романтик герой үзен чолгап алган тормышны, «дөнья»ны кабул да итә һәм үзгәртә дә алмый икән — нәрсә кала соң? Әлбәттә, гаять көчле газаплар эчендә өзгәләнү, бөтен кабахәтлеккә, «тискәре дөньяга» «әрни-әрни ләгънәт әйтү», пычрак җәмгыятьтән, публикадан йөз чөереп, матурлык һәм ямь эзләп, каядыр читкә ашкыну гына кала:

Рухымнан бар ачу, бар кер
Бетәр төсле чыгып китсәм
Хәяттан һәм аңа читтән
Торып, ләгънәт көлен сипсәм.
(«Ямь», 1910)

Бу уңайдан шуны да әйтергә кирәк: күпчелек романтикларга хас булганча, Рәмиев поэзиясендә дә ике төрле төн образы сурәтләнә: берсе — реакция дәверенең иҗтимагый караңгылыгын, рухи кысынкылыгын гомумиләштергән «уты сүнгән җәһәннәм» («Минем төн»), икенчесе — киресенчә, шушы куркыныч тормыштан качып, табигать кочагында иркен яшәү төне — «нинди иркен, нинди рәхәт» якты төн («Авыл»).
Газаплы кичерешләренә юаныч эзләп, шагыйрь кайчагында аллага да сыена, аның иҗатында дөньяны нәләтләп кабергә керү, үлемне искә алу кебек мотивлар да яңгырап китә. Ләкин романтик шагыйрь боларның берсендә дә тынычлык таба алмый, туктаусыз уйлана, эзләнә. «Тапмый күңелем бер карар һичкайда»,— ди ул («Минем төн»). Заман никадәр генә караңгы, өметсез булып күренмәсен, шагыйрь күңелендә киләчәккә өмет чаткысы сүнми, якты көннәрнең килүенә ышаныч һаман да яңгырый:

Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
һәм караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар!
(«Дөньяга», 1909)

Рухы көчле геройларны эзләп, Рәмиев рус һәм Европа романтик поэзиясенә дә мөрәҗәгать итте. 1910 елда ул М. Ю.Лермонтовның Ф. Шиллердан алган «Перчатка» балладасын тәрҗемә итеп бастырды. Бу әсәрнең герое куркыныч хәтәр хәлдән зур тантана белән җиңеп чыккан итеп, икейөзле сарай әһелләре белән тирән каршылыкта сурәтләнә. Кискен яңгырашлы өзек-өзек гыйбарәләрдән торган алты юллы строфаларны Рәмиев дүртәр юллы строфаларга җыеп ала., Шигырьгә тантаналы аһәң, татар халык иҗатына, Көнчыгыш поэзиясенә хас героик дастан стиле килеп керә. Сурәтләнгән күренешләр татар халкының җыен бәйрәмнәрен, сабан туйларын хәтерләтә. Халыкның батыр егеткә теләктәшлек күрсәтүенә басым ясала, патша кызының тәкәбберлегенә иҗтимагый мәгънә бирелә, ягъни сарай әһелләренә, югары катлауларга нәфрәт тойгысы салына. Бу тәрҗемә мисалында, бер яктан, Көнбатыш, икенче яктан, Көнчыгыш поэзиясе традицияләре «очраша», аларның үзара бик нык керешүеннән яңа бер синтетик сыйфат, яңа поэтик башлангыч барлыкка килә.
Рәмиев поэзиясенең Байрон, Шиллер, Лермонтов кебек романтик шагыйрьләр иҗаты белән охшаш, уртак яклары байтак. Аның реакция елларындагы иҗатында бигрәк тә Лермонтов традицияләренә якынлыкны күбрәк сиземләргә мөмкин («эчке, субъектив элементның артык мул булуы», лирик «мин» образында демонизм сызыклары, гыйсъянчылык, бунтарьлык пафосы, хаксызлыкка корылган җәмгыятькә аяусыз нәфрәт, ләгънәт, газаплы ялгызлык тойгылары, җәмгыять һәм табигать антитезасы һ. б.). Бу хәл белгечләрнең игътибарын күптән инде җәлеп итеп килә. Рәмиев поэзиясе,— дип язды академик П. С. Коган,— «Леонардоның кайгылы җырларын яисә Бай-ронның ләгънәтләрен хәтерләтә торган поэзия... Аңарда кайчакларда Кабил белән Прометейның баш күтәрү һәм протест рухы кузгала». Г. Халит билгеләп үткәнчә, Рәмиевтә Байрон, Лермонтов традицияләре «татар әдәбиятының яңа шартларында артык үзенчәлекле булып гәүдәләнделәр». Рәмиев иҗатында Лермонтовча демонизм мотивлары аеруча көчле индивидуалистик төсмер алды.
Соңрак (1914 елда) Рәмиев Лермонтов шигырьләреннән янә берничә парча тәрҗемә итә һәм аның тормышы, иҗаты турында, русча хезмәтләрдән иҗади тәрҗемә рәвешендә, мәкаләләр дә бастыра. Мәкаләләрнең берсендә Лермонтовтан тәрҗемә итеп китерелгән:

В душе моей, как в океане,
Надежд разбитых груз лежит...
(Күңелемдә, зур диңгездәге кебек,
Җимрек өмидләрдән тау ята,—)

дигән сүзләрне Рәмиевнең үз шигырьләрендәге настроениеләргә карата да кулланырга мөмкин.
Бөек рус шагыйренең үзен чолгап алган чынбарлыкка «ачулы» карашы... хәкыйкатькә таба биек бер баскыч иде,— дип язды Рәмиев.— Лермонтов үзенең шул мондагы мохитен җимереп, саф хәятка ирешергә омтыла иде, аның табигатькә, табигатьнең матурлыкларына гыйшкы шул сыйфатыннан килә иде». Лермонтов иҗатының халыкчанлыгын, халык хәсрәте белән бәйләнешен шагыйрь тирән теләктәшлек белән күрсәтте: «Лермонтовның әсәрләре халыкның Хәятыннан алынган булганга, алар безгә бик якын, бик кирәк һәм бик кадерле әсәрләрдер. Русиянең иң соңгы әдипләренең әсәрләрендә дә Лермонтовның тавышы ишетелеп торадыр. Лермонтов та шул халык кайгысын кайгыра иде. Лермонтов гаять зур талант сахибе улын, Ватанымызның гаять бөек бер угылыдыр. Шуның өчен аның искиткеч гүзәл әсәрләре безнең һәркайсымыз өчен бик якын, бик кадерле булырга тиешледер».
1909—1910 елларда, сул матбугат бер-бер артлы ябылган шартларда, Рәмиев «Бәянел-хак» һәм «Казан мөхбире» газеталарында эшләде. «Бәянел-хак»тагы кайбер мәкаләләрендә либераль байларга ташламалар да ясады. Шулай ук «Казан мөхбире»ндә ул оештырган «Уен-көлке музее», «Без» сәхифәләрендә «Яшен» журналына каршы чыгышлар да күренде. Бу хәл, әлбәттә, аның белән Тукай арасында киеренкелек тудырды. Шул сәбәпле Тукай Рәмиевнең мондый чыгышларын «Кеше-хайваннар» кебек фельетонында бик кискен бәяләде.
Ләкин Рәмиевнең аерым чигенешләре аны демократия лагереннан читкә алып китә алмады. Шагыйрь үзенең күп санлы мәкалә һәм фельетоннарында дин башлыкларын, буржуаз матбугат органнарын, милләтчеләрне, Думада «дин һәм милләт» кайгырткан 'булып кыланган мөселман депутатларын һәм һәртөрле реакционерларны сатира утына алудан туктамады.
Бу елларда ул прозага да мөрәҗәгать итә: «Нәҗметдин агай бәйрәме», «Галәветдин хаҗи корбаны Җаек Хәдичә» (1909) хикәяләрендә байларның һәм дин башлыкларының муллык эчендә типтерүләре белән урамга ташланган ач-ялангач хезмәт ияләренең ачы язмышы арасындагы контрастны сурәтли.
1909 елның 16 августыннан 1910 елның 13 январена хәтле «Казан мөхбире»ндә (барлыгы 13 сан) Рәмиевнең автобиографик характердагы «Ул исерек түгел иде» повесте басыла. Бу повестьта автор XIX йөз азакларында татар тормышындагы төрле сыйныфларның, социаль катлауларның 1905 ел революциясенә ничек килүен, алла һәм патшаларга каршы баш күтәргән, ә дин башлыклары «тиле», «исерек» итеп санаган Маҗиднең үсү процессын күрсәтергә теләгән. Әсәрдә кечкенә Маҗиднең патриархаль татар тормышында, дини фанатизм чолганышында яшәве, схоластик мәдрәсә тәртипләре һәм эре җирбиләүче морзалар, җирсезлектән җәфа чиккән крестьяннар сурәтләнә. Рәмиев хәерчелекнең соңгы чигенә җиткән крестьяннар күңелендә җирне алпавытлардан тартып алырга кирәк дигән фикернең уянуына ишарә ясый. Бу фикер исә бик актуаль булып, демократик революция идеяләренең әдип иҗатында дәвам итүе иде. Алпавытлар белән крестьяннар арасындагы сыйнфый каршылыкка игътибар итеп, татар прозасында җир мәсьәләсен беренче булып Рәмиев күтәрде дияргә мөмкин.
Кызганычка каршы, әсәр басылудан тукталып калган, аерым китап (булып та чыкмаган. Бу повестьтан тик «Маҗид сүзе»н һәм «Зөбәйдә сүзләре»н әдип соңыннан үзенең шигырьләр җыентыгына кертә. Ал арда инде без «үсеп җиткән» бунтарь Маҗидне күрәбез.
Саф күңелле романтик геройның феодаль-буржуаз җәмгыять белән каршылыкка кереп тә, тормыш тәртипләрен үзгәртә алмавы, изге идеалларының җимерелүе үзеннән-үзе трагик нәтиҗәгә китерә. Бу киеренке драматик ситуацияне Рәмиев «Кабакта мәхәббәт» драмасында сурәтли. Әдип Хәмит белән эшче кыз Татьянаның язмышы фаҗига белән тәмамлана. Драма 1910 елда язылган, әмма автор аны беркайда да бастыра алмый, һәм әсәр соңыннан югала.
Шул рәвешле, Рәмиевнең драма, повесть, хикәяләрендә гади кешеләрне, хезмәт ияләрен, халык язмышын сурәтләүгә омтылыш, халыкка тирән теләктәшлек сизелеп торды. «Минем халкыбызга булган бигрәк артык мәхәббәтем һәм минем халкыбызда күргән бар матурлыкка бигрәк артык гыйшкым,— дип яза ул 1910 елда,— ихтыярымны үз кулымнан ала һәм шунда кыямәтләр булып, гарәсатлар купканда да, мин рухымда тулган хиссиятемне телем белән дә кычкырып зикер итмичә сабыр итә алмыйм. Мин аны әйтәмен һәм кабат-кабат әйтәмен».
Ләкин шуны да онытмаска кирәк: демократ шагыйрь хезмәт иясе массаларына никадәр генә кайнар теләктәшлек белән караса да, аның тирәлектән, «халык»тан кискен аерылып, артык югары «күтәрелеп» торган романтик героеның халык белән бәйләнеше шактый йомшак һәм тотрыксыз иде.

III

1910 ел җәендә Рәмиев Әстерхандагы «Идел» газетасына секретарь булып керә. Тиз арада газетаның фактик редакторына әверелә, телен халыкка якынайта, газета битләрендә милләтләр дуслыгы, мәгърифәт, хатын-кыз хәле, әдәбият-сәнгать һ. б. мәсьәләләр буенча зур эшчәнлеген күрсәтә.
Бу елларда Әстерханда сөргендә булган азәрбайҗан революционеры, драматург, врач Н., Нәриманов һ. б. алдынгы яшьләр белән якыннан аралашып, Рәмиев мәктәпләргә, укучы фәкыйрь балаларга ярдәм оештыру, халык университеты, татар яшьләрен сәхнә тирәсенә туплау, әдәбият кичәләрен, туберкулезга каршы «Ак чәчәк» бәйрәмнәрен үткәрү кебек эшләргә актив катнаша. 1912 елның 7 мартында Н. Нәриманов җитәкчелегендә үткәрелгән театр кичәсенең зур уңыш белән узуы турында дулкынланып яза: «Шул хәлне генә күреп тә,— ди ул,— башка һичбер дәлил сорамыйча ук, күңел ирекле-ирексез: истикъбалебез өмидсез түгел! - дигән бер хакыйкатне генә тәкрарлый вә... күңел өмиден тагы арттыра, вә хосусый бер шатлык белән шатлана иде... Без ул мөхтәрәм затның (Нәримановның.— Автор) һәр заман яшьләргә булышлык итеп, сценага даир мәсьәләләрдә аларга мөфид киңәшләрен биреп торганлыгы өчен самими калебебездән тәшәккер итәбез. Агабыз — һәрдәм булышлыклы вә әбәд сөекле агачдыр». «Доктор Нәриман бәк Нәриманов җәнабларыны озату мәрасиме» (1913) дигән зур мәкаләсендә С. Рәмиев бу революционерның халыкка армый-талмый хезмәт итүе турында яза.
Татар большевигы Хөсәен Ямашевның кинәт үлү хәбәре Рәмиевне тетрәтә. «Хөсәен Ямашевның вафаты»2 дигән мәкаләсендә ул X. Ямашевның «һәрвакыт изге вә гали максатларга гына күз тегеп» йөрүен, «бар уе халыкның сәгадәте» булуын, татар яшьләренең идея юлбашчысы, рухландыручысы икәнлеген күрсәтә. «Хәзер дә ул яшьләр арасында иң сөекле, иң игътибарлы бер яшь улым,— ди Рәмиев,— үзенең вөҗүди хәрәкәтләре вә киңәшләре белән яшьләр хәятына бер рух биреп тора иде. Аның белән утырганда, кеше үзенең күңелендә булган гамь вә госсасын оныта иде, истикъбальгә бер өмид баглап, кеше бертөрле җанлана иде... Бәхил бул, сөекле дустымыз Хөсәен!»
Киләчәккә өметне Рәмиев нәкъ менә Н. Нәриманов, X. Ямашев кебек ленинчы революционерлар эшчәнлеге белән бәйли. Аларның көрәшенә теләктәшлек итеп, халыклар дуслыгын пропагандалаган әдип буржуаз милләтчеләрнең, бигрәк тә И. Гаспринскийның, пантюркистик идеяләренә каршы чыга.
Шагыйрьнең татар әдәбиятына, театрына караган мәкаләләре, рецензияләре, тәрҗемә, шигырь төзелеше турындагы фикерләре, яшь шагыйрьләргә «Идарәдән җаваплар» рәвешендә язган киңәшләре «Идел»дә еш басылган. Замандашлары иҗатына зур таләпчәнлек белән килеп, ул Г. Камал, М.; Гафури һ. б. әдипләрнең әсәрләренә рецензияләр яза, «каләменнән һәрвакыт талант чаткылары сачрап торган» Г. Ибраһимов әсәрләрен пропагандалауга да зур игътибар бирә.
Бу елларда Рәмиев Л. Н. Толстойның тормыш һәм иҗаты белән кызыксына, бөек рус язучысының, дворян-алпавытлар җәмгыяте белән тирән каршылыкка кереп, Ясная Полянаны ташлап китүе, вафаты турында шигырь һәм мәкаләләр яза, атаклы «Тере мәет» драмасын тәрҗемә итеп, «Идел»дә бастыра.
1911 ел башларында Тукайның үпкә авыруы көчәеп китүен белгән Рәмиев нык борчыла һәм Тукайны кымыз белән дәвалау, Нәримановка күрсәтү өчен үз янына чакыра. Әстерханда Тукайга күрсәтелгән зур хөрмәт һәм кайгыртучанлык халык шагыйренең сәламәтлегенә һәм настроениеләренә уңай тәэсир ясый. «Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухән бер көч хис итә башладым... Сәгыйть белән бергә торабыз»,— дип яза Тукай Казанга.
Соңыннан, халык шагыйре инде вафат булгач, «Тукаев үлгән» дигән мәгълүм мәкаләсендә Рәмиев «тел санигы», «тиңдәшсез бердәнбер шагыйрьнең» исеме, «эшләп калдырган зур вә гали эшләре» мәңге яшәячәген әйтә. Шулай ук Тукай турында «халык университетында» уку өчен лекция әзерли, лекциягә рөхсәт алу артыннан Нәриманов йөри. Ләкин рөхсәт бирелми.
Архив документлары күрсәткәнчә, хөкүмәт органнары Рәмиев эшчәнлеген бу елларда да күзәтеп барганнар. 1912 ел башларында эчке эшләр министрлыгы Казан цензура комитетына аның редакторлыгында чыкиан «Таң йолдызы» газетасын яңадан тикшерергә күрсәтмә бирә. Тикшерү нәтиҗәсендә газетаның егермегә якын саны конфискацияләнә, Казандагы суд һәм жандармерия органнары Рәмиевне эзли башлыйлар. Бу вакытларда инде Әстерхандагы власть органнары да Рәмиев эшчәнлеге белән кызыксыналар. «Идел» газетасында Нәриманов турындагы мәкаләләр, шулай ук «хөкүмәткә каршы характердагы» башка материаллар чиновниклар күзеннән читтә калмый. Рәмиев квартирасында тентү үткәрелә. Тикшеренүләр, Казан жандармериясе белән язышулар нәтиҗәсендә, Әстерхан губерна жандарм -идарәсе начальнигы Рәмиевне «политик ышанычсызлыгы белән танылган эшлекле» дип бәяли6. 1914 елның мартында «Идел» газетасы ябыла, Рәмиев Әстерханнан сөрелә.
Шагыйрь Уфага китә. Монда ул «Уфимский сельскохозяй-ственный листок» журналын татарчала тәрҗемә итеп, «Уф!аның авыл көнкүреше журналы» исеме белән чыгарып бара, М. Гафури, Г. Ибраһимов һ.б. әдипләр белән (аралашып, әдәбият һәм культура хәрәкәтенә якыннан катнаша.
Тукайны югалтшн җәмәгатьчелек Рәмиев иҗатына зур өмет һәм игътибар белән карый. Әдәбиятка килүче яшьләр, аңа багышлап, шигырьләр язалар 7. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге сизелерлек активлаша. Аның -бу елларда язылган «Ул йоклый», «Ул торды» дигән әсәрләре кешегә, бигрәк тә сабый балаларга кайнар мәхәббәт, гуманизм тойгысы белән сугарылган. «Киң иман» (1916) шигырендә:

...Юк, канәгать итми күндем!
Тар миңа чикле иман.
Мин мөселман диң имеш тә,
Үсмә, тар тор, тар инан!

Ник яралганмын алайса
Мин адәм дип аң белән,—
дип, плагыйрь кешенең ирекле уй-фикер йөртергә, саф «акылга, бертуктаусыз хакыйкать эзләргә хаклы булуын әйтә. «Басма сүз» шигырендә !исә тарихның алла таба туктаусыз хәрәкәт итүен һәм деспотизмның җимерелүе котылгысыз икәнлеген раслый:

Ашты чиктән ул хәятның
Зөлмәте... Золмәт һаман
Көн сөрәлмас! Юк, канун бу!
һәм килер киң бер әман.
(«Басма сүз», 1916)

Империалистик сугыш тудырган катлаулы шартларда Рәмиев, янә рус әдәбиятына мөрәҗәгать итеп, тапар поэзиясен яңа идея-тематик казанышлар белән баетты. 1914 елның октябрендә Н. А. Некрасовның «В ни мая ужаоам войны...» дигән әсәреннән алып язылган «Аналар» шигырен бастырды. Шигырьдә аналар күңеленең бөеклеге, кешелеклелеге, үз балаларына чиксез мәхәббәте җырлана.Империалистик сугыш бу бөек мәхәббәтне мәсхәрәли. Шагыйрь вәхшәт белән тулган дөньяда изгелек һәм сафлыкны аналар күз яшендә күрә.
1914 елның ноябрендә Рәмиев Демьян Бедныйның «Сука белән Пушка» мәсәлен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Моның белән ул атаклы большевик шагыйрь әсәрләрен ана теленә тәрҗемә итүне башлап җибәрә. Д. Бедный әсәрендә Пушка һәм Сука бәхәсендә яҗади хезмәтнең сугыш, ерткычлык көчләрен җиңеп чыгачагы, тыныч хезмәтнең җир йөзендә мәңге тантана итәчәге әйтелә, сугышка нәфрәт белдерелә, хезмәт иясенә дан җырлана.
Шул ук елның декабрендә Рәмиев рус шагыйрәсе Щепкина-Куперниктан файдаланып язган '«Күлмәк җыры»н бастыра. Бу шигырь ирексезләп сугышка куылган гади кеше язмышы өчен тирәнтен борчылу тойгысы белән сугарылган. Аңарда сугышка нәфрәт һәм кешене ярату тойгылары үрелеп бара. «Сугышларга киткән җан дустына» төн утырып күлмәк тегүче героиняның:

Сызлый күңлем, аңар кан савадыр...
Мин соң тагы нишли аламын?
Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын,—
дигән сүзләре рефрен булып кабатланып бара.
Бу тәрҗемәләр татар поэзиясендә империалистик сугышка каршы агымны башлап җибәргән әсәрләрдән иде. Алар гадәттәге тәрҗемә булып кына түгел, ә татар шагыйренең үз күңеленнән чыккан уй-тойгыларын чагылдырган поэзия булып яңгырадылар, халык арасына бик тиз таралдылар.
Шагыйрьне эзәрлекләү Уфада да дәвам итеп, тагын да куркынычрак төс ала. Жандармерия 1916 елда, сорау (алуга чакырулар, янау һәм куркытулар юлы белән, аны хәтта яшерен агент итәргә маташа. Соңыннан булган тикшерүләр күрсәткәнчә, жандармнар Рәмиевне үзләренә хезмәт иттерә алмыйлар, һәм шагыйрьнең гаепсез булганлыгы ачыклана.
Ләкин жандармерия эзәрлекләүләре, шуңа бәйләнешле шомлы хәлләр әдип рухына тәэсир итм>и калмаган, әлбәттә. 1917 ел урталарыннан аның лирикасында авыр, газаплы кичерешләр, йончылу, талчыгу мотивлары күренә. Шуңа күрә «бәлаләргә очраган» кайгылы күңеленә юанычны шагыйрьнең коръән аятьләреннән эзләве дә гаҗәп түгел иде («Дога», «Тәсәлла», «Талдым»). Рухи һәм иҗади бу кризистан аны бары тик социалистик революция генә коткарды.
Бу революцияне Рәмиев дәртләнеп каршы алды һәм совет учреждениеләрендә эшли башлады. 1919—1920 елларда Урал өязе Ваһапов поселогында ревком секретаре, Магнитка станицасында халык мәгариф бүлеге мөдире эшен үти, кулына корал алып, ак банда калдыкларын бетерүгә катнаша. 1920 елда Верхне-Уральск РКПб) шәһәр комитетының мөселман секциясендә хезмәт итә, 1921 елда Чиләбегә күчерелеп, милләтләр эше буенча губерна бүлеге мөдире итеп билгеләнә, «Кызыл Урал» газетасына языша, педагогия техникумында укыта. 1922—1926 елларда Башкортстан җир эшләре халык комиссариатының нәшрият бүлегенә җитәкчелек итә.
Рәмиев үзенең әдәби иҗат һәм тәрҗемә эшчәнлеген дә дәвам иттерә. Аның иҗатына яңа тема һәм идеяләр килеп керә. «Мәсихы хөррият» исемле («азатлык Христосы, миссиясе» дигән мәгънәдә) зур шигъри әсәрен яза. Соңыннан югалган бу әсәр Х1алык азатлыгы өчен көрәшнең нинди кыен шартларда һәм зур корбаннар аша баруын сурәтләүгә багышланган булган. 1921 елда Чиләбедә эшләгәндә, Рәмиев, революциянең эчке дошманнарын һәм дини идеологияне фаш итеп, «Кызыл Урал» газетасында «Саботаж» хикәясен һәм «Иблис тә дердерәде» дигән философик-атеистик әсәрен бастыра.
Бу елларда шагыйрь, янә революцион эчтәлекле әсәрләргә мөрәҗәгать (итеп, Р. Джованьолиның «Спартак» романын, халыкара эшчеләр хәрәкәте гимны «Интернационаллы тәрҗемә итә. «Спартак» тәрҗемәсе Уфада чыга торган «Яңа юл» журналында басыла башлый (1923, 1—6 саннар). Журнал чыгудан тукталу сәбәпле, роман да басылудан бүленеп кала. Зур күтәренкелек һәм осталык белән тәрҗемә ителгән «Спартак җыры» һәм «Гладиаторлар җыры» халык азатлыгы идеяләре белән сугарылган.
Инде күптән газаплап килгән үпкә авыруы көчәя барупа карамастан, шагыйрь үзенең иҗат эшен тагын да активлаштыру турында уйлана. «Башкортстан» газетасында (1923, 11 январь) басылган «Сүзем һәм үзем» шигырендә: «Тутыкмый ул сүз кылычым кынысында»,— дип белдерә.

Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк:
Хәят белән арам төйнен чишкәнем юк.
Касәсеннән хәятның, раст, авыз итсәм дә,
Ләкин әле төбенә хәтле эчкәнем юк,—
дип яшәргә, эшләргә ашкына. Ләкин озакка сузылган каты авыру аның гомерен кисә, 1926 елның 17 мартында көндез сәгать 11 дә Сәгыйть Рәмиевнең йөрәге тибүдән туктый. Шагыйрьнең вафаты турында «Правда», «Известия» (1926 ел, 21 март) һ. б. үзәк газеталар язып чыгалар. Төрле милли телләрдәге газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләрдә Рәмиевнең вафаты татар әдәбияты өчен зур югалту итеп карала. 21 мартта меңнәрчә юалык, шагыйрь белән саубуллашып, аны соңгы юлга озата. «Әдәбият күгендәге күп йолдызлар арасында синең йолдызың да һәрвакыт ялтырап тoрыр. Шуны күргән саен, сине искә төшерерләр, онытмаслар... дим, тыныч бул, Сәгыйть!» — дип язган халык шагыйре М. Гафури.
Рәмиев традицияләре татар әдәбияты үсешендә югалып калмады. Аларның зур йогынтысын кабул итеп, прозада Г. Ибраһимов кебек әдипләр күтәрелеп чыкты. Аның шигырьгә керткән яңалыкларын С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, Н. Исәнбәт, һ. Такташ һ. б. шагыйрьләр үстереп алып киттеләр. Бу традицияләрне хәзерге шагыйрьләр дә иҗади үзләштерәләр.

Ш.Садретдинов.


©Татар әдәбияты тарихы, 1986.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013