Бүген Әдипләр: Кәрим Тинчурин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Кәрим Тинчурин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Гөлназ Талипова Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Рунар Таһирҗанов Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Альмира Таһирова- Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин Тәлгать Төхфәтуллин- Хәмит Төхфи
Кәрим Тинчурин

(1887-1947)

Татар совет драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм, төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, белемен дәвам итәр өчен, Казанның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Мөхәммәдия»гә укырга керә. Мәдрәсә еллары (1900—1906) яшь егетнең әдәбиятка, сәнгатькә тартылуында һәм дөньяга карашы киңәюендә хәлиткеч роль уйный: ул, мәдрәсә биргән гыйлем белән генә канәгатьләнмичә, үзлегеннән күп укый, рус уку йортларында белем алучы студентлар белән якыннан аралаша, ә 1905 ел революциясе кузгалгач, турыдан-туры революцион хәрәкәткә катнаша — прокламацияләр таратыша, шәкертләр арасында агитация эшләре алып бара. 1906 елда мәдрәсәгә реформа таләп иткән шәкертләр белән бергә, протест йөзеннән, К. Тинчурин да «Мөхәммәдия»не ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли — урман каравылчысы була, соңга таба Нижний Новгородта мөгаллимлек итә. 1910 елда К. Тинчурин беренче татар профессиональ театр труппасы «Сәйяр»гә актер булып эшкә урнаша һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый.
К. Тинчурин үзенең беренче сәхнә әсәрен — «Моназәрә» («Бәхәс») исемле комедиясен әле 1906 елда, мәдрәсәдә укыган чорда ук яза. 1910 елдан башлап исә ул ел саен диярлек берәр-икешәр пьеса иҗат итә һәм тиздән күренекле драматург булып таныла. Аның демократик карашлы хезмәт интеллигенциясе позицияләреннән торып язган һәм үз заманының тискәре тәртипләрен, бигрәк тә милли буржуа сыйныфы вәкилләрен, аларның индивидуалистик фәлсәфәсен тәнкыйть иткән, буржуаз моральнең череклеген, башка катлауларга ясаган һәлакәтле йогынтысын ачып салган «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1910—1912), «Беренче чәчәкләр» (1913), «Назлы кияү» (1915), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» (1916), «Иосыф-Зөләйха» кебек сатирик комедияләре Октябрь алды чоры татар драматургиясенең үзенчәлекле һәм кыйммәтле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.
Бөек Октябрь революциясен К. Тинчурин зур иҗат дәрте белән каршылый һәм Совет властеның беренче елларыннан ук татар совет театрын төзү эшенә якыннан катнаша. 1918 елның көзендә, Казаннан чехлар куылгач, ул «Сәйяр» труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. Гражданнар сугышы чорында башта Кызыл Армия политик Идарәсе карамагындагы унөченче театр труппасының баш режиссеры һәм җитәкчесе, соңыннан 1920 елда Идел аръягы хәрби округы политик Идарәсе тарафыннан Самара (хәзерге Куйбышев) Шәһәрендә ачылган беренче татар театр студиясенең укытучысы һәм баш режиссеры вазифаларын башкара. 1921 елда драматург Оренбургта татар пролетар театр труппасына җитәкчелек итә, аннары берникадәр вакыт Ташкент шәһәрендә Гыйльми советның театр сәнгате бүлеге мөдире булып эшли. 1922 елда Казанга кайткач, Татарстан хөкүмәте К. Тинчуринга, күренекле татар артистларын җыеп, Дәүләт труппасын оештыру эшен тапшыра һәм үзен шул булачак труппаның баш режиссеры итеп билгели. Шул рәвештә К. Тинчурин җитәкчелегендә 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада Татар дәүләт театры (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) ачыла.
Театр сәнгате өлкәсендәге оештыру эшләреннән тыш, К. Тинчурин бу елларда журналист, актер һәм язучы буларак та иҗат активлыгын җәелдереп Җибәрә. Ул сәхнәдә рольләр башкара, көндәлек матбугатта публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән чыгышлар ясый, барыннан да бигрәк, «Сакла, шартламасын!» (1918), «Зар» (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «Тутый кош» (1923), «Американ» (1924), «Нәни абый» (1925), «Җилкәнсезләр» (1925) кебек күренекле комедия һәм драмаларын иҗат итә. Бу әсәрләрдә автор, революциягә кадәрге иҗатында ук ачык чагылган сатирик юнәлешне дәвам иттереп һәм үстереп, егерменче еллардагы буржуа-мещан тормышын, гадәтләрен фаш итә, искелек, торгынлык яклыларның бетүгә хөкем ителгәнлекләрен раслый һәм шундый тискәре типларның, образларның тулы бер галереясен тудыра. Болар арасында «Американ», «Җилкәнсезләр» сатирик комедияләре үзләренең идея-художество сыйфаты, камил эшләнеше һәм образларының яңалыгы белән аеруча әһәмиятлеләр.
Егерменче елларның урталарыннан К. Тинчуринның иҗат эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар били, һәм бу жанрда әдип аеруча зур уңышларга ирешә. Аның «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1927), «Кандыр буе» (1930) исемле мелодрамалары шул чор татар театрының төп репертуарына әверелә, аннан соң да кабат-кабат уйналып, ничәмә-ничә буын тамашачыларның тирән мәхәббәтен казана. Салих Сәйдәшевның гүзәл музыкаль номерлары белән баетылган бу әсәрләр татар сәнгатендә М. Фәйзинең «Галиябану»ыннан башлаган музыкаль драма жанры традициясен алга таба үстерүдә зур роль уйныйлар.
Утызынчы елларда К. Тинчурин совет чынбарлыгын чагылдырган «Корыч орчык» (1930), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Алар өчәү иде» (1935) кебек пьесаларын иҗат итә.
К. Тинчурин, талантлы драматург булу белән бергә, талантлы хикәяче дә. Аның юмористик һәм сатирик характердагы кыска хикәяләре әле революциягә кадәр үк газета, журналларда еш басылалар. 1935—1937 елларда исә ул «Мәрҗәннәр» исемле хикәяләр циклы өстендә мавыгып эшли. «Мәрҗәннәр»—авторның үз биографиясенә бәйле вакыйгаларга нигезләп язылган һәм эчтәлеге белән унтугызынчы йөзнең ахырыннан алып гражданнар сугышына чаклы булган татар иҗтимагый тормышының аерым күренешләрен чагылдырган сигез хикәя һәм бер повестьтан гыйбарәт. 1960 һәм 1976 елларда алар, бергә тупланып, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым җыентыклар булып басылдылар.
Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы, бигрәк тә драма әсәрләре, үзләренең идея эчтәлекләре, тема һәм образлар бирелеше, сәнгатьчелеге җәһәтеннән аларны тудырган вакыт чикләрендә генә йомылып калмыйча, заман үткән саен тагы да тирәнрәк мәгънә төсмере ала баралар һәм сәхнәдә яшәүләрен дәвам итәләр. «Беренче чәчәкләр», «Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Җилкәнсезләр», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» кебек әсәрләр, татар сәхнә әдәбиятының классикасына әверелеп, бүген дә театр тамашачысына көчле эстетик тәэсир ясый, аны уйландыра, дулкынландыра һәм сокландыра. Тинчурин мирасы башкаручылык сәнгатендә, режиссерлар һәм драматурглар иҗатында да үзенең шифалы йогынты ясавын дәвам иттерә.
Кәрим Тинчуринның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге әдип үзе исән чагында ук югары бәя ала. 1926 елда аңа Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә, ә 1936 елның маенда исә киң җәмәгатьчелек аның иҗат эшчәнлегенә егерме биш ел тулу датасын зурлап бәйрәм итә.
Кәрим Тинчурин 1947 елның 7 маенда вафат булды. Ул 1934 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр. [Б. Гыйззәтнең кереш сүзе белән].—Казан: Таткни-гоиздат, 1956.-565 б., портр. 15 000. Сайланма хикәяләр. [Төз. 3. Тинчурина һәм Ә. Кәримуллин. Кереш сүз һәм библиогр. белешмә авт. Ә. Г. Кәримуллин].— Казан: Таткитнәшр., 1967.—443 б., портр. 15 000. Сайланма драмалар һәм комедияләр. 2 томда. [Төз. һәм искәрмәләр авт. Баян Гыйззәт].— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 1971. Т. 1. 1969. 542 б., портр. 9000. Т. 2. 1971. 579 б.—Аңлатмалар: 573—578 б. 8000. Зар: Бәни адәм фаҗигасе. 6 пәрдәдә.— Казан: Татар, матбугат-нәшр., комбинаты, 1924.— 144 б. 2000. Американ: Мәзәк 4 пәрдәдә.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—78 б. 5000. Сүнгән йолдызлар: Музыкалы көйле драма. 4 пәрдәдә, 5 манзарада.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.— 82 б.— (Татар әдәбияты к-ханәсе № 19). 5000. Ак чибрик: [Хикәяләр].—Казан: 1928.—65 б. 3000. Җилкәнсезләр: 8 пәрдәдә фаҗигале комедия.— Казане Татар дәүләт нәшр., 1928.—103 б. 3000. Рең.: Кумысников X. «Җилкәнсезләр» һәм аның сәхнә тарихы— Казан утлары, 1967, № 9, 109—111 б. Зәңгәр шәл: Пьеса 5 пәрдәдә.— Казан: Яңалиф, 1929.— 53 б. 4000. Алар өчәү иде: Комедия. 3 пәрдәдә, 9 картинада.— Казан: Татгосиздат, 1935.—128 б. 6000. Драма әсәрләре. [Гомәр Гали кереш сүзе белән].— Казан: Татгосиздат, 1935.—544 б., портр. 5000. Мәрҗәннәр: Хикәяләр. [Р. Ишморат кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1960.—320 б. 9000. Шул ук.: Повесть.— 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 140 6.10 000. Пьесалар: [Олы яшьтәге мәкт. балаларына. Төз. С. Шакирҗано-ва].— Казан: Таткитнәшр., 1979.-224 б. 14 000. Их было трое: Комедия в 5 д., 9 карт/Пер. с татар. Э. Ахмеровой.—М.: Искусство, 1937.— 106 с (Стенографич. издание. На правах рукописи). 550. Аның турында Гыйззәт Т, Кәрим Тинчурин.— Кит.: Гыйззәт Т. Әсәрләр. Т. 4. Казан, 1978, 293—296 б. Истәлек. Тинчурина 3. Хәтердә сакланганнар: Истәлек.— Сов. әдәбияты, 1962, № 9, 437—140 б. Ильская Ф. Үткәннәрдән берничә сәхифә: Истәлекләр: һаман эштә; Соклангыч кеше; Карашлары киләчәккә төбәлгән.— Казан утлары, 1976, № 7, 168—172 б. Вәзиева Җ. Кәрим Тинчурин — хикәяче. (1915—1918 еллар).—Кит.з Татар теле һәм әдәбияты мәсьәләләре: (Фәнни мәкаләләр җыентыгы). Казан, 1963, 96—113 б. (Казан пед. ин-ты). Әхмәдуллин А. Драматург-новатор. (Кәрим Тинчурин драматургиясенең иҗтимагый эчтәлеге).— Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тор* мыш: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1980, 153—165 б. Әхмәдуллин А. Милли культураның күренекле эшлеклесе.— Татарстан коммунисты, 1967, № 9, 35—40 б. Игъламов Р. Заман көзгесенә куеп.—Казан утлары, 1977, №9, 129—136 б. Ишморат Р. Дус һәм остаз.— Казан утлары, 1977, № 9, 143—148 б. Хәбибуллин М. Күренекле язучы, драматург һәм артист.— Сов. мәктәбе, 1977, № 9, 24—26 б. Яхин А. Без кабызган утлар.— Казан утлары, 1977, № 9, 137—142 б« Вазеева Д. Г. Карим Тинчурин и его дореволюңионные рассказы.— В кн.: Материалы научной конференңии [КГПИ] за 1962 год. Казань, 1963, с. 170—176. Гимранова Д. Современное прочтение классики.—В кн.: Сцена и вре-мя. Казань, 1982, с. 76—91. О постановке пьес Г. Камала, К. Тинчурина, Н. Исанбета. 'Ахмадуллин А. Многогранный художник.— В кн.: Ахмадуллин А. Горизонты татарской драматургии: (Лит.-критич. статьи). Казань, 1983, с* Ахмадуллин А. Выдающийся деятель наңиональной культуры.— Коммунист Татарии, 1967. № 9, с 35—39. А.Д7 К 80-летию К. Тинчурина: Статьи.— Сов. Татария, 1967, 17 сент. Гиз зат Б. Современник пламенных лет.— Коммунист Татарии. 1977, № 8, с 84—89. Игламов Р. Постижение глубины.— Сов. Татария, 1977, 23 сент. Мухарямов М. Талант созидания.— Сов. Татария, 1977, 23 сент. Сарымсаков Ш. Школа сценического мастерства.— Сов. Татария, 1977, 23 сент. Игламов Р. Загадка «Голубой шали».— В кн.: Многоязыкий театр России: (Театры автономных республик РСФСР сегодня). М., 1980, с. 316—-336. Пьеса «Голубая шаль» на сцене Татарского акад. театра им. Г. Камала. Еники А. «Голубая шаль».—Сов. Татария, 1956, 30 июня. Валеев Д. Тайна «Голубой шали».— Сов. Татария, 1970, 20 окт. Рахимова Р. Обращение к классике. Театральные премьеры.— Сов, Татария, 1975, 19 окт. Пьеса «Капризный жених» на сцене Татар. акад. театра. Игламов Р. Ситуация и характер в комедии «Американең» К. Тинчурина.— В кн.: Сцена и время. Казань, 1982, с. 63—75. Илялова И. Спектакль камаловцев — на ЦТ.— Веч. Казань, 1983, 5окт. «Казанское полотенце».

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013