Бүген Әдипләр: Тимерхан Шәрәфетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Тимерхан Шәрәфетдинов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Тимерхан Шәрәфетдинов Тимерхан Шәрәфетдинов Татарстанның Мөслим районы Баек авылында туып үскән язучы. Язмаларын район гәзитеннән еракка җибәрмәсә дә, каләменең гаҗәеп көчле икәне ярылып ята. Укыгач үзегез дә ышанырсыз.

Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас

Коммунизм атлы сәяси атаманы тәүге кат фәнни терминологиягә кертеп, яңача дөнья төзү тәгълиматен иҗат иткән К.Маркс, Ф.Энгельс һәм В.Ульянов- Ленин киләчәккә ниндирәк планнарны күз алдында тотканнардыр, анысы безнең өчен сер. XIX гасырда нәҗәгай шикеллерәк Европа өстендә уйнаган коммуна очкыны, 20 йөзнең башларында Рәсәй империясенә сикереп, Октябрь түнтәрелешенең гигант ялкынын кабызды. Әлегечә бүтән беркайда да сынап каралмаган яңа тормыш, тәүге иртәләреннән үк җәмгыятьтә илаһи өметләр һәм моңа кадәр күрелмәгән энтузиазм тудырды. Шулай тыйнак кына башланган яңа тормышның дәвамы да юньле булачагын тик Ходай язмаган булган шул. Инде соңга табарак ялтыравык алдавычка төренеп өлгергән миф, ниндидер сәер өрәк кебек, гәрчә, аны никадәр зарыгып көтсәләр дә, массаларга якынаерга гына һич тә теләмәде. Еллары да бер-бер артлы уза тордылар... Үзенә ымсындырып киленгән өмет-ышанычлар исә, уттай кызган ком чүлендә пәйда булган алдавыч мираж фонында ерактан фокусланып күренгән чишмәле оазистай, ерагайганнан ерагайды һаман. Яңача тормышның идеяләрен иҗат иткәндә, үзгәртеп корылачак суррогат дәүләтләрдә киләчәктә үтә дә явыз гамәлләр кылынуы ихтималын, шуның рухи аталары, һич югы төшләрендә генә булса да, бер күреп карадылармы икән? Ләкин бездәге бюрократия, безнең аң, менталитет шартларында һәртөрле прогрессив башлангычларның тормышка ашуы җиңел эшме ул? «Эстафетаны чиратлап кулларына ала барган «юлбашчылар», һәркайсы да, үз планнарын халык массалары күзенә төтен җибәрү өчен махсус эшләмәделәрме икән?» — дигән шикле сорау килеп туа. «Әйдә, матур вәгъдәләргә ышанып, сез юләрләр көнлекче коллар хезмәтен үти торыгыз әле! Ә без, киләчәккә нәрсәләр кирәклеген иркенләп ачыкларбыз ничек тә?!»

Ниһаять, И.В.Сталиннан башлап, Б.Н.Ельцинның да идарә итү чоры кергән күп дистә еллар дәвамында, гади халыкның газиз башын соң чиккәчә аңгырайткан бозык идеологиянең битенә япкан пәрдәсе ачылып, андый нәрсәне ничек һәм «нәрсәгә ягып ашап булуы» турында, чып-чын дөресе мәгълүм булды. Узган гасырның туксанынчы еллары башында, без икенче меңьеллыкның иң серле, иң гаҗәеп феноменының җанлы шаһитлары булып куйдык.

«Нык үскән социализмның» позицияләре инде, ниһаять, үткәннәргә кире кайткысыз булып ныгып урнашты, дип ышанылган бер мәлдә, дөньяның иң дәһшәтле кораллы көчләре белән, иң зур җир-су биләмәләренә дә ия, һәм шулай ук, исәпсез күп табигый ресурслары булып, бронялы панцирга да төренгән супеддәүләт, бөтен мирның һушын алып, таркалып бетте. Менә бит хикмәт: диварлары черек булгач, төртмичә дә ауды китте үзе. Элеккеге идеологлар күз алдына да китерә алмаган башка төр суррогат, «яңача капитализм» соңгы елларда, аның каравы безгә һич көтелмәгән яктан килеп иңде. Бер уңайдан, Франклин Теодор Рузвельтның президентлык чорында АКШ тышкы Разведкасы башлыгы булып торган һәм пәйгамбәрләрчә алдан күрүчән даһи Ален Даллесның канатлы фразасын китерәм: «Безгә бүгеннән үк эшкә тотынып, аны шундыйрак юнәлештә алып барырга кирәк ки! Советларда булган бар яхшы нәрсәләрне дә каршы яктан пропогандалап, акны кара дип әйттерергә өйрәтергә кирәк! Һәм инде, әлбәттә, иң мөһиме: аларны бары тик аракы диңгезендә йөздерү — беренчел шарт?! Менә күрерсез, ышаныгыз миңа! Безгә, Советларга таба каратып бер бомба, снаряд һәм хәтта сыңар пуля да атарга кирәк булмаячак!?» Никадәр әүлиялек, пәйгамбәрләрчә алдан күрүчәнлек булган бит бу шәхестә. Нострадаумсларың бөтенләй бер якта торсын. Аның иң югары математик төгәллектә исәпләнелгән идеясен, икенче бер даһи— 40нчы президент Рональд Рейган тулысы белән тормышка ашырды. Алар һәр икесе дә, бик хаклы рәвештә, Дөнья коммунизмын җимереп атучы чын геройлар булып, тарихта үз урыннарын алыр. Владимир Ильичның, 130 млн. Халык яшәүче ярлы, аграр Россияне тиз арада бәйсез, үз энергетикасы һәм 100 мең тракторы булган индустриаль ил итү турындагы мәгълүм карарына ышанмаган бөек фантаст, утопист Герберт Уэльс, коммунизмны җимерү сценаристларының шул гамәлләрен күреп торса, нәрсәләр дияр иде икән?

Атым торса урамда...

Кадерле дуслар! Барлык чорларның да иң үзәккә үткән, ә бүгенгесенең инде тәмам тулып ташыган проблемасы, җәмгыятебез тәнендәге яман шеш—эчүчелек проблемасы тирәсендәрәк барыр хәзер сүзем. Соңгы елларда чамасыз киң җәелгән ямьсез күренеш турындагы күңелсез статистикага мөрәҗәгать итүне гел дә кирәк дип санамыйм. Хәтта һәрбер сабыйга да мәгълүм инде алары. Эчүчелек дигәннән, халыкта бары тик писсимизм гына тудырырга мөмкин булган бер шаккаткыч фактны да искә алып китим инде. Бервакыт, төп газеталарыбызның берсендә, бик тә сенсацияле статья басылып кайтты. Министрлар Кабинетының үтә җаваплы урындагы зур чиновнигы елның беренче чирегендә сәнәгатебезнең «Спиртпром» тармагында җитештерүнең беркадәр кимүенә үзенең үтә зур канәгатьсезлеген белдергән?! Я, шуннан соң нәрсәгә генә өметләник соң без? Гомер-гомергә аракы диңгезендә кайнап, шул продукцияне сатудан килгән табышка гына көн күргән империянең варисы да, киләчәктә шул ук гадәтләргә ябышып ятырмы инде?

Шул төр яман зәхмәтне кисәтү максатында, җәмгыятьтә күпмедер уңай эшләр дә эшләнгән кебек, югыйсә. Идән асты кәсәбәчеләрнең кара эшләренә карата җавап чараларының административ, уголовный һәм башка тагын әллә ниндиләрен дә кулланып карадылар заманында. Ә менә, көтелгән нәтиҗә генә, никтер, юк та юк һаман. «Эт өрер, бүре йөри торыр» дигән мәкальдәгечә, астыртын «бизнессменнар» үз «эшләрен» бик төгәл эшли торалар. Төптән уйласаң, артыңа утырып, бүгеннән чаң кактырырлык хәл: статистикага гади күз салуга, бары агулы эчемлекләр эчүдән генә дә, Рәсәйдә бер ел эчендә чама белән 35-40 мең кешенең гомере киселүен күрәсең.. Аларның күбесенең әле гөрләтеп эш башкара һәм бала тудыра алу яшендә булуларын да исәпләсәң?! Тиеш булып та, меңәрләгән сабыйлар бу дөньяга тумыйча калалар. Шул эчү нәтиҗәсендә килеп чыккан производстводагы бәхетсезлекләр, транспорт артерияләрендәге һәлакәтләр, техноген һәм стихияле бәла-казалар, шулай ук гомуми өметсезлек фонында соңгы елларда бик көчәйгән суицидлык күренешләре дә ил халкын чалгы урынына кыра торалар. Хәтта СССР-Әфган сугышы корбаннары саны да, 10 ел эчендә 15 меңнән беразга гына артты. Ә аракы корбаннары гына да бер елда 3 мәртәбә артып китә.

Киләчәк өметебез, милләтнең генофондын корытып, алдагы өмет-ышанычларны да юкка чыгарулары турында ул мөртәтләрнең, аз гына булса да, исәпләп караганнары бармы икән? Акча дигәндә ата-анасын да сатып җибәрергә әзер ул бәндәләр, шулар хакында кайгыртырга сәләтлеме соң? Типсә тимер өзәрдәй тулы бер буын яшьләребезнең коточкыч зур тизлектә «кара тишек»кә— эчкечелек һәм наркомания упкынына тәгәри баруы фактлары, бүген беребезне дә битараф калдырырга тиеш түгел! «Галимҗанәп бизнесменнар!» Сезнең намусыгызда, үзегезгә карата таудай өелгән халык нәфрәте һәм диңгездәй тозлы, ачы күз яшьләре бар икәнен дә онытмагыз! Шул халык бәддогасының, көннәрдән бер көнне үзебезне дә бугазлап алачагын аз гына да шигегез юкмы?

Беренче карашка, мондый кырын гамәлләр, халыкның кайбер катламнарына ниндидер дәрәҗәдә акланадыр да шикелле?! Пенсия һәм хезмәт хаклары да чамасыз аз. Башка өстәмә керем килер урыннары да бик күренми. дөньяга килгән һәркемгә дә, ничектер җаен табып яшәргә кирәктер бит инде? Чын дөреслек менә болайрак: юк шул, идән асты кәсепчеләре сафында, андый төрдәгеләр юк чутында. Дөнья һаман да бер җитмәгәнгә җитми шул инде ул. Тик, әллә нинди генә сылтаулар эзләп табып, ничек кенә боргалансак та, инде өстебезгә ябырылып, авызыннан ут бөркеп торган аждаһадай куркыныч реаль чынбарлык каршында, болар берсе дә акланырга җитди сәбәп була алмыйлар. Күз яшьләре белән табылган сәмәннәр белән генә ерак сикерә алмассың! Кара кәсепчеләрнең күпчелеге янында бала- чагасы да, итәкләренә тагылып йөргән оныклары да юктыр инде бүген. Шуны төгәл белеп торыйк ,җәмәгать: атым юк урамда, кайгырмыйм буранга дип хаталану, иң хәтәр саташу ул!! Өстебезгә саранчадай ябырылган афәттән беребез дә качып котыла алмаячакбыз! Бусын, бүгенге кырыс, аяусыз тормыш безгә үзе гарантияли!

Инде үткән чорларга да тагын бер әйләнеп кайтыйк әле. Безнең чорда да, алдарак үткәннәрендә дә, шактый гына таралган яман гадәт иде эчүчелек. Ләкин, чама хисен югалтып, тирә-юньдәгеләрне бимазалаган кайнар башларны тиз генә сүрелдерә дә ала торган чаралары бар иде хөкүмәтнең. Утлы продукцияне реализацияләү, үзе дә бик каты күзәтчелек астында булды. Әйе, яшермим, балигъ булганнан соң, мин үзем дә авыз чөермәдем ул нәрсәдән. Чәе янында мәе дә булуына күнегелгән иде инде. Ләкин, эчүчелеккә тулы ирек бирелгән бүгенгедәй «оҗмах» шартлары үткән чорларда булдымы соң? Юк, һәм тагын бер кат юк, әлбәттә. Дөресен әйткәнгә хәтерегез калмасын берүк! Һәр нәрсәдә дә, бераз чама хисе булырга тиештер бит? Шуларны кабат искә төшерик зинһар!

Үтте дә китте Сабантуй, яки
Ниләр җитми соң һаман күңелгә?

Газиз бәйрәмебезне быел да сагынып көтеп алып, мәйданында бил алышып, тапкырлык-булдыклылыкны төрле күңел ачу программаларында сынап һәм туган-тумача, дусларыбыз белән ямьле табигать кочагында сыйланып, серләшеп-хозурланып аны исән-имин генә озатып та җибәрдек. Бүген күпләребезнең күңелендә шушы олуг бәйрәмебезгә бәйлөнешле уй-кичерешләр һәм бары Сабантуйлардан соң гына була торган настальгия дә. Елдан-ел күбрәк таныла баручы, шулай ук ЮНЕСКО оешмасында да бөтендөнья мәдәни мирасына теркәлергә чынлап лаеклы сөекле бәйрәмебез тарихы белән бик тә борынгы безнең.Аның тамырлары әллә кайларда югалып калган ерак Һуннар, Дәште кыпчаклар дәверенә үк барып тоташа булса кирәк. Димәк, татар кешесенең һәрбер күзәнәгендә яши ул Сабантуй рухы. Бүген йөзләрчә милләт үзенеке шикелле үк яратып, аңа мөкиббән китә икән, моның өчен дә иң элек, алар, берсүзсез татар халкына бурычлы. Күңелле вә сагышлы да хатирәләренә әйләнеп кайтып, үткәндәге һәм хәзерге тормышларына, шуларның аерылгысыз атрибуты булган гүзәл Сабантуй бәйрәменә дә һәркем үзенчә бәя биреп карыйдыр бүген.

Ничәнче еллар булгандыр, төгәл генә хәтерләмим. Иртән иртүк әткәем ат җигеп алып кайтты. Чалгы, сәнәк-тырма ише хуҗалык коралларын алып, арба төбендә җайлап урын алгач, урманга таба юл тоттык. Таң алдыннан гына яңгыр сибәләп үткән. Уйсурак урыннарда тормы-торымга күлдәвекләр җыелган. Иртәнге җиләс-дымлы җил, әйтерсең лә ниндидер биниһая зур күренмәс торагы белән, буынга сикереп серкә очырырга җыенучы арышларны башларыннан тарый. Урман-әрәмә эчләре дә, басу-күкләр дә, һәммәсе, йокыларыннан иртә уянып сайрарга керешкән когшлар моңына тулган. Гуя, алары да, эчемә сыеша алмаган бәйрәм тантанасын тагын да тәэссирлерәк итү өчен тырышалардыр күк. Әткәем мәрхүм, кәгазьгә төргән махоркасын төтеннән ысланып саргайган бармаклары арасына кысып, шушы тиңсез хозурлыктан тәмам сихерләнеп, авыз эченнән генә бик тә моңлы бер көй көйләп бара:

Сарман буйлары яшел алан,
Печәннәре җитәр без заман!
Бергә яшәүләре һай күңелле,
Әмма аерылышулар бик яман.
Әткәй печән чапкан арада, ямьле урман аланын аркылыга-буйга гизеп, аллы-гөлле кыр чәчәкләреннән букет әмәллим. Иртәнге чык һәм явып үткән яңгырдан әллә нинди генә төскә кергән үлән өсләрендә ярылып-ярылып калган аяк эзләремне күреп куанам. Чалгы кыркып киткән урыннарда, тизрәк өзеп кабыгыз дигәндәй ымсындырып җир җиләкләре өлгереп килә. Әлегә әчкелтемрәк булсалар да, авыз итәргә менә дигән, бик тә ярыйлар тагы үзләре. Я Ходам! Бу җиһанда миннән дә бәһхетлерәк берәрсе һәм шушы аланнан да киңрәге тагын кайларда бар?

Йөкне ат сырты биеклегендә итүгә, җыенып , кайтыр юлга кузгалдык. Печәнне бушаткач, тиз генә чәйләп алып, мунча юынып чыктым. Ярар, шөкер! Мал-туарларыбызның тамагы да берничә көнлек сыйга тиенде инде. Хәзер, бер уңайдан үз проблемаларымны да хәл итеп аласы булыр.

Бүгенгесе вакытта авылымның "почти" урта бер төшендә калган кендек каным тамган йортым , әле ул чакта авылның читендә, басу кырыенда иде. Урамның ямь-яшел чирәмен уртадан ярып үткән ат юлы туп-туры басу капкасына алып килә. Ўил капканың һәр ягыннан да үрелгән читән башлана аннары. Әле Сабантуйга төшеп киткәнче, шул капка төбендә "каравыл торып" бераз акча эшләп алмыйча да булмас. Гел-гел теләнеп, теңкәләрен корытып, әткәй-әнкәйләрнең болай да сай кесә төпләрен кармалау бер дә егетләрчә булмас бит!

Мин җитешкәнче, үзем кебек үк кыркылган такыр башлы, юеш танаулы берничә иптәшем шул "контроль пункт"ка чыгып, юлга карап бакканнар да иде инде. Аларның да үз талканнары коры: мәйданга төшкәч корсаклары тырыстай булганчы квас чөмереп, тозлы кыяр, көнбагыш ише нигъмәтләр сатып алырлык сәмән юнәлтүдә исәпләре. Ул чорлар бөтенләй башкача иде шул. Халык әллә ничә буын туган-тумачасын барлап, бер-берсенә кунакка йөреште. Менә генә, килгән кунакларның берәрсен "КПП"дан үткәреп, " хезмәтебез өчен тиешле" пошлина буларак үлән арасына чәчеп кителгән вак акчаларны җыештырырга да өлгермисең, пар ат җигеп дугаларына тагылган кыңгырауларын чыңлатып, аларның башкалары да берәм-берәм капка төбенә килеп туктый торалар.Бер-ике сәгать вакыт үтүгә, һәркайсыбызның да такыр төпле кесәләре шул сәмәннәрдән ярыйсы ук бүселә дә башлый. Менә, ниһаять, кунаклар кабул итү "церемониясе" дә төгәлләнә.

Йөрәк дөп-дөп кагып, кабаланып мәйданга төшеп җиткән мәлдә, бәйрәм сәүдәсе әле башланган гына була. Бер урында чыр-чу килеп бала-чага гөҗли. Белеп торам: һичшиксез күршедәге Кәчти авылыннан килеп җиткән марҗа түтәйләр «фирменный» товарлары белән сәүдә итәләр анда. Икенче бер ноктада, авылыбызның атаклы гармунчылары «сандугач» сайрата. Арадан берәве бигрәкләр нык аерылып тора. Иңнәренә элгән «саратские»н һәм йомшаграк күңелле кайберәүләрне елатыпмы-елата гына инде. Саратски яшел гармун, Көмеш кыңгыраулары. Әллә нишләтә күңелне, Шул көмеш кыңгырауларның Кичке яңгыраулары. Көйнең барча мелизмнарын да белүе һәм аның иң тирән чоңгылларына да төшеп, аккорд яңгырату осталыгына шаклар катмалы. Тагын да бераз арырак яшел чирәмдә яшь-җилкенчәкләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә аяк асларыннан ут чыгарып биеп яталар. Aяк-тез буыннарын яздырып, алда торган бәйгегә әзерләнеп ятышлары күрәсең. Хәрәкәтләренә күз дә иярмәле түгел үзләренең.

Бераздан авыл аксакаллары бәйрәмне ачык дип белдерә. Эш турында, аның алдан эшләнгәннәре дә, яңадан башкарылачаклары турында да монда ләм-мим, бернинди сүз куертылмый. Халык тәмам онытылып ял, бары тик бәйрәм итә бүген. Бәйрәм үзе дә, бернинди регламентсыз үз агымына бара. Тегеләй ит, болай эшлә дип, аны ничәдә башлап һәм күпме вакытта төгәлләргә дигән бернинди дә күрсәтмә бирүче юк. Ярыш-уеннарда шулкадәр гармония, исләр китмәле. Көндезге тантаналар үзләреннән-үзләре кичкеләренә ялганып китәр иде аннары. Их, хәзер алар турында үзәк өзелеп, сагынып сөйләргә генә калды инде...

Көне якынлашканда гына кисәк бозылган һава торышы күпләр күңеленә шик корты салды. Ничек булыр, быелгы бәйрәмгә көннәр рәтләнерме? Менә бит Ходайның кодрәте, төн буе яуган яңгыр шып туктады, аязып, кояшы да күренде. Дөрес, көне бераз җиләсрәк торды торуын. Ләкин түбәң пешеп, кояшта әлсерәп йөрү түгел инде бу, җәмәгать! Аның каравы ай дәвамында эсседә, дымга бик тә сусган Җир-Анабыз бик кирәкле дым, никадәр шифа алды.

Менә хәзер бүгенге Сабантуйларга карата да бераз үз фикеремне белдерәсем килә. Без сабый чакларда, киләчәктә болын-кырларда чәчәк заты бетәр, барысы да халык өстенә күчәр,—дип әби-бабайларның юраулары рас килде бит, сизәсезме? Карагыз, күз салыгызчы Сабантуй мәйданнарына бер генә. Андагы машиналар җыелган халыкның үзеннән дә күбрәк кебек. Бәйрәм сәүдәсндә тәкъдим ителүче төрле продуктлар, промтовар һәм халык өстендәге кием затлылыгы, аларның төсләр гаммасыннан күзләр камаша. Менә кайчан килеп җитте ул безгә озак хыялланган муллык чоры, дефицитның булмавы. Күңелне әллә нинди вәсвәсә кытыклый: утыз-кырык ел элек вафат булганнарны тергезеп, их Сабантуй мәйданнары булап йөртәсе иде бер!? Нәрсә сөйләрләр иде икән? Үткәннәрне бүгенгеләр белән чагыштыра-чагыштыра, башымда бер төр фикер өлгереп килүен сизми дә калам. Гәрчә, үзләрендә искиткеч муллык булып, бәйрәм тамашалары әллә программаларга никадәр генә бай булмасыннар, никтер минем күңелдә элеккеләре, аның мәйданында корсак әйләнеп төшкәнче квас эчеп, тызлы кыяр кимереп, көнбагыш чиертеп йөргәннәре турында күбрәк, яктырак хатирәләр саклана шикелле.

Бүген болар беркем өчен дә сер түгелдер: соңгы елларда бәйрәмебезгә карата игътибарны ярыйсы гына киметтек бит, җәмәгать?! Иң үртәлдергәне шул: хәзер Сабантуйларны бар урыннарда да бер үк көнне үткәрәләр. Халык чарасызлыктан газиз: никадәр теләсә дә, бер-беренә йөрешеп, хәл-әхвәл белешергә мөмкинлеге чикле аның. Икенчесе: элекке традицияләргә дә мөрәҗәгать итү урынлы булмас идеме? Сабантуйлар узган елларда бер җирдә дә 20-25ләреннән дә иртәрәк уздырылмады бит. Аны бүген ай башында ук уздырабыз. Нәрсә инде бу? Бу вакытка әле аның аңда ни бәйрәм рухы өлгереп җитә алмаган, ни һава торышы көйсез була. Хуҗалыкларда эшнең тыгызлыгына сылтау гел-гел урынлымы соң? Быел печәннәр дә иртәрәк өлгерде инде, югыйсә. Беренче катын җыйнап, аннары чөгендер эшкәртүне дә хәл иткәч, бәйрәм үткәрү көнен элеккеге срогына күчерү начар булыр идеме?

—Әнә карагыз әле испаннарга! Аларның да бар безнеке кебегрәк дөньяга танылган бәйрәмнәре. Үзләренә—"Фиеста", тагын икенче төрлерәк—"Коррида" дип тә атап йөртәләраны. Ул тамашада батыр йөрәкле сугышчы матадор-тореадар бу көрәш өчен иректә аерым тәрбияләнеп, аннары аренага чыкканда махсус ярсытылган үгезләргә каршы берьялгызлары көрәшәләр.Бу бәйрәмнәре чорында бөтен испан халкы әйтерсең лә мәрткә китә. Шуның хакына дип җанын да ярып бирергә әзер була алар. Транс хәленә кергән халыкта атна ун көн буе бернинди эш гаме булмый. Аларны бу көннәрдә эшкә үгетләү, үзе үк зур гөнаһ.

Хәзер чагыштырыгыз, нәтиҗә ясагыз инде! Испанныкына карый да борынгырак тарихы, баерак культурасы булган татар халкына да, я әйтегез, шул милләттән бераз үрнәк алу начар булыр иде әллә? Безнең милли бәйрәм гүзәл Сабантуй аларның "Фиеста"ларыннан кай ягы белән ким соң? Үзебез, ә үзебез тагын?

Һәм азаккысы: үзе төп татар-башкортныкы булса да, Сабантуйлар интернациональ бәйрәм хәзер. Анда теләсә кайсы милләт кешеләре үз көй-моңнарын да, спорт уеннарын да ирекле башкара. Әйдә, туйганчы, күңелләре булганчы күңел ачсыннар бәйрәм хозурында. Бу бер-берең белән аралашу да, ике арадагы дуслык-туганлык җепләрен ныгыту да. Тик күңел барыбер дә элекке Сабантуйларны, аларның милли рухыбызга якынрак шартларда узган чорларын сагына. Их, дөньясы! Инде тагын, ниләр җитмидер күңелгә.

Баек.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013