Бүген Әдипләр: Зиннур Тимергалиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зиннур Тимергалиев


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Тәлгать Төхфәтуллин
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй
Зиннур Тимергалиев
Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арчада туган. 2 группа инвалид. Инфаркт һәм инсульт кичергән. Шигырьләрен күптәннән яза. Иҗат аңа яшәү дәрте бирә.

Тиңсез яр (Зиннур Тимергалиев повесте)

СОҢЛАП ӘЙТЕЛГӘН СҮЗ

Тукталыш. Автобуслар туктыйлар да, кузгалып китәләр, туктыйлар да, кузгалып китәләр. Шәһәр халкын кая кирәк, шунда илтәләр...
Шәһәрдәге меңләгән тукталышларның берсендә бер ханым басып тора. Кулында чәчәкләр бәйләме. Бүген 25 нче май булгач, ханымның соңгы кыңгырау бәйрәменнән кайтып килеше, укытучы икәнлеге күренеп тора. Ул күз карашын алга төбәп, үз автобусын көтеп тора. Шулвакыт ханымның артында бик ерактан истә калган һәм кайчандыр бик якын булган тавыш ишетелде:
- Исәнме, Сания!
Ханым имәнеп китеп артына борылып карады.
- Илдар, син??? Ничек инде син?..
- Менә очраштык, Сания.
- Илдар, син ничек монда? Кайдан?
Ханым үз күзләренә үзе ышанмый тора иде.
Бу Илдар, Саниянең беренче мәхәббәте Илдар, Сания өчен 4 егеткә каршы берүзе канга батып сугышкан Илдар!.. Илдар, өзелеп сөйгән Илдар! Гомере буе төшләренә кереп җафалаган Илдар. Еллар буе очрашуны өмет итеп яшәгән Илдар. Бу Илдар...
- Ничек соң тормыш, Сания?
- Ярыйсы. Соңгы звоноктан кайтып киләм. Синең тормышлар ничек соң, Илдар?
Саниянең каршында торган Илдар бер кулы белән кечкенә кызчыкны җитәкләгән, һәм ул кызчыкның йөзендә “Бу минем әти, апа, белдеңме, һәм башка берәүнеке дә түгел!” дип язылган иде.
- Бара инде тормыш, - диде Илдар, - менә кечкенә кызым, бакчаны йөреп бетерде дә, көзгә беренче класска. Синеке дә быел 11не бетерә бугай?..
- Әйе, бетерә, мин укыткан мәктәптә укыды. Ә синен болай үз тормышың ничек соң?
Илдар элеккечә ягымлы итеп кенә елмаеп куйды да:
- Хәтерлисеңме, Сания, әйткән идең: “Илдар, килер бер вакыт, син зур сәхнәләргә чыгарсың. Сиңа меңләгән пар күзләр төбәлгән булыр. Һәм……”
- Һәм шул күзләр арасында минем дә күзләрем бар, Илдар, – дип дәвам итте Сания – Син хәзер танылган җырчы.
- Әйе, Сания, җырчы!
- Котлыйм!
- Рәхмәт, Сания.
- Сания, син кияүгә чыктың да югалдың. Бер дә сөйләмисең...
Ханымның йөзеннән кара күләгәләр йөгереп узды.
- Нәрсәгә кирәк ул сиңа тулай торакта яшәгән авыл егете – диде абыйсы. Әнә Фәрит, ике катлы йорты бар, машина, квартира, бизнес... Балда-майда гына яшисе бит инде. Санияне шулай үгетләп, орышып бай егеткә кияүгә бирделәр.
- Күптән аерылдым инде мин, Илдар.
- Ничек алай?
- Менә шулай, матур машиналарга утыртып, ике катлы йортка алып кайттылар да… хезмәтче итеп тоттылар. Үзе көннәр буе – төннәр буе кайдадыр йөрде. Мине беркая да алып йөрмәде. Урамга да чыга алмый идем. Шул, түздем-түздем дә дүрт яшьлек улымны алып, бар байлыкларына төкереп кайтып киттем.
- Алай икән, – диде Илдар, – Мин сине бәхетледер дип уйлаган идем.
Ханым көлемсерәп куйды:
- Бәхетле... Мин сине югалттым, Илдар. Гомерем буе сине сагынып, сине яратып яшәдем. Бик нык ялгыштым мин, Илдар.
- Ә мин сине көтеп 35 яшькә кадэр өйләнмәдем. Нигә килмәдең?
- Мыскыл итәрсең мине дип уйлдым. Аннан соң, хурландым синең күзеңә күренергә.
- Тагын бер ялгышлык, Сания, мин инде 40 яшькә кадәр өйләнми йөреп булмас дип яшь кызга өйләндем. Тик ашыгып өйләнергә ярамый икән шул, Сания. Мин дә ялгыштым.
- Икебез дә бәхет таба алмаганбыз, димәк...
- Шулай ук дисәк тә, Сания, синең улын, минем улым белән кызым бар . Ул да бәхет.
- Әйе, шулай, Илдар. Алар да бәхет.
Шул чак олылар сүзенә кысылмый тик кенә тыңлап торган кызчык Илдарның кулыннан тартты.
- Әти, әнә безнең автобус килә.
- Сания, сау булл, безгә китәргә кирәк.
Сания кабалана-кабалана Илдар артыннан атылды.
- Илдар, тукта әле, сиңа әйтәсе сүзем калган, Илдар туктаааа!....
Илдар автобус тәрәзәсеннән кулын болгады.
Тукталыш. Автобус тукталышы. Андый тукталышлар һәр шәһәрдә меңләгән. Шул тукталышларның берсендә эскәмиягә утырган килеш чәчәкләрен күкрәгенә кысып бер ханым сыгыла-сыгыла елый иде...
Аның яныннан йөзләгән кеше узып китә. Һәрберсе «Соңгы звонок бүген, укытучы ханымның күңеле тулган» - дип уйлады. Тик берсе дә Саниянең нигә үксеп елаганын белмәде.
Саниянен күз алдында томан, ул беркемне күрмәде дә, сизмәде дә. Бары чәчәк бәйләмнәрен күкрәгенә кыскан килеш бер үк сүзләрне кабатлады:
- Кичер мине, Илдар, зинһар кичер, сине бәхетсез, үземне бәхетсез иткәнем өчен зинһар кичер...
Һәм Саниянең иреннәре бары тик беренче мәхәббәткә генә әйтелә торган, бары тик беренче тапкыр сөеп һәм дулкынланып әйтеләсе сүзне пышылдады. Бу сүзләрне ул күптән-бик күптән әйтергә тиеш иде Илдарга:
- Мин яратам сине, Илдар бәгърем. Өзелеп яратааам!!!!!!

* * * 
Соңгы тапкыр сине хәтерләдем,
Соңгы тапкыр йөрәк сызлады.
Гомрем буе сине сагындым мин,
Ә бүгенге көн булыр соңгысы.

Көннәр түгел, еллар сине сагнып узды,
Тормыш юлым синсез үтелде.
Миңа язмыш күптән бүләк бирде,
Булган өчен шулай түземле.

Кавышырга күптән өмет итмим,
Бар бит минем сыңар канатым.
Аның белән миңа язмыш сагыш түгел,
Сөйгәнем ул минем, тормыш юлдашым.

Һәр көн саен, сине искә төшерәм дә,
Шушы антым көн дә кабатлыйм.
Тиле яшьлек күптән узды инде.
- Онытам - дим дә, һаман онытмыйм.

* * * 
Җәйләр җиткәч, чәчкә тугайларда
Очып йөри көн дә күбәләк.
Раббым аңа бары өч көн биргән,
Ник бирмәгән икән күберәк?

Кеше туа, сөя, яши җирдә
Гомер үтә шулай, үтә тәгәрәп.
Дөнья бары өч көн генә - дибез.
Без булабыз, димәк, күбәләк.

Ник туганын, ник очканын белми,
Кайдан белсен, ул бит күбәләк.
Күңел генә өмет белән алдый,
Янар утка очкан, гүя күбәләк.

* * * 
Мин рәхмәтле һәр көн туган танга,
Мин рәхмәтле яуган ак карга.
Мин рәхмәтле кышкы салкынга да,
Күкрәк тутрып сулыш алганга.

Мин рәхмәтле әти-әниемә,
Якты дөнья бүләк иткәнгә.
Мин рәхмәтле газиз балаларга 
Әткәй-әнкәй диеп дәшкәнгә.

Мин рәхмәтле тормыш юлдашыма,
Минем өчен генә янганга.
Җиңә барып барлык киртәләрне,
Тормыш юлын бергә узганга.

Мин рәхмәтле тыныч көннәремә,
Килер диеп, язлар көткәнгә.
Кыйблаларга карап башым иям
Мин рәхмәтле һәркөн Халкыма!
 
---
Матбугат.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018