Бүген Әдипләр: Әхмәт Тимер
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Тимер

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рафаил Такташ"
Индус Таһиров
Әхмәт Тимер
Әхмәт Тимер
(1910-2003)

Җирсеп үткән гомер

Халкыбызда бик матур, тирән мәгънәле әйтем бар: исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел. Ләкин милләт буларак, без моңа бик тугры була алмадык шикелле. Язмышыбыз дучар булган тоталитар режимны моның төп сәбәпләреннән берсе дияргә була.

Патша хакимлегенә каршы көрәшкә һәм милли-мәдәни хәрәкәткә ифрат зур өлеш кертеп, халкыбызның матур киләчәге өчен төрле фидакарьлекләр кылган һәм чит илләргә китеп, үзләре белгән туры юлдан читкә тайпылмаган бөек шәхесләребезнең исемнәрен озак еллар телгә алу мөмкин булмады. Хәтта җинаять саналды. Болар арасында Йосыф Акчура, Садри Максуди-Арсал, Рәшит Рәхмәти Арат, Әкъдәс Нигъмәт Курат, Хәмит Зөбәер Кошай, Зәки Вәлиди Тоган, Габделкадыйр Инан, Закир Кадыйри Уган, Габдулла Баттал Таймас, Гаяз Исхакый кебек сәяси эшлеклеләр, галимнәр, язучылар бар. Аларның исемнәре һәм хезмәтләре туган илләренә соңлап, үзләре бу дөньядан мәңгегә аерылгач кына кайтты.

Дөньякүләм танылган тюрколог профессор Әхмәт Тимер, корыч диварлар җимерелеп ун елдан артык гомер узганнан соң гына дөнья куйса да, туган якларын кайтып күрә алмады, аның турында фильмнар төшерелмәде. 1990 нчы елларның ахырында «Мәңгәрләр» фондының матди булышлыгы белән Татарстан телевидениесе өчен галимебезнең тормышы турында документаль фильм төшерергә әзерләнгән булсам да, иң элек Әхмәт аганың Й. Акчура белән бәйле китабын төгәлләүне көтү, соңыннан фондның җитәкчесе С. Имренең дөнья куюы проектның ярты юлда туктап калуына сәбәп булды. Якташыбызның вафатына дүрт ел тулган көннәрдә, аны хөрмәт белән искә алып, әлеге проектның сценариен шушы язмада теркәп калдырырга булдым.

* * *
Әхмәт Тимер элеккеге Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында Зәйнәп һәм Рәшит Яруллиннарның икенче балалары булып дөньяга килә. Төркиядәге чыганакларда һәм үз паспортында 1912 елның 14 ноябрендә туган дип язылса да, Сарман районында яшәп иҗат итүче язучы-галим Д. Гарифуллинның эзләнүләре нәтиҗәсендә ул чордагы Әлмәт авылы мулласының үз куллары белән теркәгән документта Әхмәт Тимернең 1910 елның 14 февралендә (яңача 27 февралендә) дөньяга аваз салганлыгы мәгълүм. Күрәсең, булачак галим, Совет шпионнарының эзәрлекләүләреннән шикләнеп, үзе турындагы төгәл билгеләрне яшерергә тырышкан.

Кечкенә Әхмәткә яшьли мәгърифәткә омтылучанлык, мөгаен, әти-әнисеннән күчкәндер. Чөнки Рәшит абзый да, Зәйнәп ханым да ул заманның шактый укымышлы кешеләреннән саналганнар. Ул укырга-язарга әтисеннән өйрәнә. Гарәп һәм фарсы телләрен белгән Рәшит абзыйны 1921 елда Бөгелмәдәге рус мәктәбенә укытырга чакыралар. Әтисе кечкенә Әхмәтне дә үзе белән ала. Әхмәткә укуны яңадан беренче сыйныфтан башларга туры килә. Бу турыда ул үзе: «Беренче сыйныфны чиркәү бинасындагы бер мәктәптә бетердем. Инкыйлаптан соң бу мәктәп гади бер урыс мәктәбенә әверелде. Монда мин, татар баласы булганга, күп интегүләр һәм кимсетүләр кичердем. Сыйныфта татарлардан мин берүзем генә идем. Беренче сыйныфны зур тырышлык күрсәтеп тәмамлагач, икенче һәм өченче сыйныфларда яңа ачылган урыс мәктәбендә укыдым. Мин бик тырышып укыдым, русчаны да яхшы ук өйрәндем», — дип аңлата журналист Сәгыйть Хәйригә биргән интервьюсында. Шул ук вакытта ул туганы, халык укытучысы Һ. Атласи ярдәмендә бик тырышып алман телен өйрәнә. Бөгелмәдә белем алу еллары озакка сузылмый. Режимның мәрхәмәтсез җилләре аларның да тыныч тормышын җимереп ата. Рәшит абзыйның революция елларында милли хәрәкәткә катнашкан бер мулла булуын искәртеп Әхмәтне укый торган мәктәбеннән куалар. Шулай итеп, булачак галим Совет илендә белем алу ирегеннән бөтенләйгә мәхрүм ителә.

Туган илдән гомерлеккә аерылу

1929 елда Әхмәтне тәкъдире туган туфрагын ташлап, Төркиягә качарга дучар итә. Башта юлга биш кеше чыгарга карар кылына. Ләкин Батумга җиткәндә аларның өчесен тотып алалар. Әхмәт үзенең юлдашы — Карабаш авылы имамы Шакир хәзрәтнең улы Габделәхәт Биккол белән, ике атнага соңрак кузгалып, чик буен үтеп Төркия ягына чыгуга ирешә. Аның әти-әнисе һәм бөтен туганнары Татарстанда кала. Ләкин Сталин заманында барган эзәрлекләүләр, халкыбызның иң зыялы кешеләрен нахакка гаепләп юк итүләр Әхмәтнең әтисе — Рәшит хәзрәтне дә читләтеп үтми. Аны күренекле мәгърифәтче, тарихчы-галим Һ. Атласи җитәкчелегендәге «Идел-Урал» оешмасы белән бәйләнештә булуда гаепләп кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә 9 иптәше белән бергә атып үтерәләр. Бу фаҗигане Әхмәт бик авыр кичерә һәм ул аның гомере буена төзәлмәс ярасы булып кала.

Исәнме, Төркия

Чик буен үткәч тә, качкын егетләр Әхмәт белән Габделәхәтне төрек хәрбиләре тотып ала. Љч ай тоткарланганнан соң алар укырга теләкләрен белдереп, Төркия мәгариф министрлыгына гариза язалар. Төркиянең дәүләт парламенты әгъзасы Й. Акчурадан ярдәм алгач кына аларны көз көне Трабзон укытучылар интернат-мәктәбенә урнаштыралар. Бу дәүләт мәктәбе булганы өчен акча түләнелми торган уку йорты була. Ләкин ул 1934 елда ябыла һәм Истанбул Хәйдәрпаша мөгаллим мәктәбе белән берләшеп лицей булып оеша. Якташыбыз 1935 елда лицейны уңышлы тәмамлый. Ләкин кулына биреләчәк аттестатның мөгаллим мәктәбенекеме яки лицейныкымы икәнлеге тәгаенләнмәгәнгә Ә. Тимер югары уку йортына мөрәҗәгать итә алмый тора. Нәкъ шул көннәрдә газеталарда, Төркия мәгариф министрлыгының Әнкарада Тел, тарих һәм география факультеты ачылуын, анда имтихан белән 40 кеше алыначагын белдергән игъланнар басыла. Әхмәт Тимер шунда мөрәҗәгать итә. Төркия мәдәният министрлыгының музейлар буенча мөдире, күренекле галим, тумышы белән Зәй районы Чыбыклы авылыннан булган милләттәшебез Хәмит Зөбәер Кошай белән танышуы да шул көннәргә туры килә.

1935 елның 12 ноябрендә матбугатта имтихан нәтиҗәләре басылып чыга. Якташыбызның исеме ялгышлык белән Әхмәт урынына Мәхмәт дип язылган була. Әле ул чакта Төркия ватандашы булырга өлгермәгәнлектән үзенең фамилиясен Тимур дип йөри. Берничә айдан соң төрек ватандашлыгы алып, туу турындагы таныклыгына Тимер дип яздыра, һәм ул бөтен татар-төрек дөньясына Әхмәт Тимер булып таныла. Яңа ачылган Тел, тарих һәм география факультетында укыту өчен төрек галимнәреннән башка, чит илләрдән, күбрәк Алманиядән фән белгечләре чакырылган була. Аларның байтагын якыннан танучы Хәмит Зөбәер Кошайның Әхмәт Тимергә укытучылары белән якынлашуында шактый ярдәме тия. Чит илдән килгән галимнәр арасында иң беренче танышкан кешесе, Хәмит Зөбәер Кошайның Будапештта укыгандагы сыйныфташы, профессор Л. Рашшоний була. Ә. Тимер аңа алманча лекцияләрен төрекчәгә тәрҗемә итүдә зур булышлык күрсәтә: «Бу ярдәм өчен акча мәсьәләсе кузгатылмаган булса да, кесәмә мул итеп чәйлек куярга онытмый иде», — дип искә ала аның турында язмабыз герое. Л. Рашшоний белән Ә. Тимернең укытучы-укучы мөнәсәбәтләре соңыннан ярты гасырга сузылган шәхси һәм гаилә дуслыгына әверелә.

Үзенә белем бирүче чит ил мөгаллимнәре арасында Әхмәт Тимернең тормышында әһәмиятле урын биләгән кешеләрнең берсе — Алманиянең Лейпциг университеты профессоры Бенно Ландсбергер. Төрекчә белмәгән укытучысына милләттәшебез бик яхшы итеп төрек телен өйрәтә. Соңыннан бу мөгаллиме аңа Алманиядә белем алу дәверендә зур булышлык күрсәтә. Русча, алманча, гарәпчә, урта дәрәҗәдә инглиз һәм француз телләрен белгән Әхмәт Тимерне, фәннәр белгече, галим буларак кына таныту — аның шәхесен тулы ачу өчен җитеп бетмәстер. Мөхтәрәм милләттәшебезнең оста итеп боз өстендә фигуралы шуучы, тапкыр шахматчы, талантлы скрипкачы икәнлеге күпләргә мәгълүм түгел. Хәтта аның үзе язган көйләре булуын да аз даирәдә генә беләләр. Профессорлар Рашшоний һәм Ландсбергер белән уртак тел табуының сере — музыкага мәхәббәт, дисәк ялгыш булмас, мөгаен.

«60 ел Алманиядә»

Әхмәт Тимернең Алманиягә беренче мәртәбә сәяхәт хыяллары милләттәшебез, төрки дөньяда санап бетергесез гыйльми хезмәтләре белән танылган галим, профессор Рәшит Рәхмәти Аратның булышлыгы белән чынга аша. Алманиягә дүрт айга дип киткән якташыбыз Төркиягә җиде елдан соң гына кайта. Ул анда Берлин университетында белем ала. Шул ук уку йортының чит телләр югары мәктәбендә жиде ел татар теле дәресләре бирә. Фән юлына беренче адымнарын атлый. Ә. Тимер 1941 елның 17 июнендә аспирантура тәмамлый, тик имтиханнарын тапшырып бетерүенә карамастан, диплом яклау тантанасы өчен мөрәҗәгатен кичектереп килә. Моңа Алмания белән Советлар Берлеге арасында сугыш башлану һәм милли мәсьәләләр белән тыгыз шөгыльләнүе сәбәп була.

Сугыш башланып берничә ай узуга Алман дәүләте рус булмаган милләт әсирләре арасында тикшеренү эшләре алып бару өчен комиссия төзи. Андагы хезмәткә татарча һәм русча белүче кирәк була. Әхмәт Тимернең бу үзенчәлеген белгән алманнар аны эшкә чакыралар. Үз халкы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булачагын исәпкә алып, ул алманнарның тәкъдимен кабул итә. Төркестанлы әсирләр өчен үзбәк Вәли Каюмхан, Төньяк Кавказлылар өчен Алимхан Кантемир, азәрбәйҗаннар өчен Мәхмәт бәй, татар, башкорт, чуаш һәм фин халыклары өчен Әхмәт Тимер билгеләнә. Бу эш башта әсирләр белән танышып, сөйләшүдән гыйбарәт була, тора-бара алар арасыннан уңайлы дип табылганнарны сайлап «Төркестан» «Кавказ», «Татар-башкорт» кебек исемнәр астында легионнар корыла. Бу гаскәри берләшмәләрне алманнар Советлар Берлегенә каршы сугышка әзерлиләр.

Ә. Тимер 1941 елның август аеннан башлап ноябренә кадәр 15 концлагерьга барып, рус булмаган әсирләр белән аралаша, Идел-Урал төбәгеннән чыккан татар-башкортларның исемлекләрен төзи. Анда аларның номерлары, исем-фамилияләре белән бергә туган еллары да күрсәтелә. Әлеге мәгълүматлар сугыш башлану белән оештырылган Альфред Розенбург җитәкчелегендәге Көнчыгыш министрлыгына тапшырыла. Бу эш белән озак мавыкмый, көнлек сәясәтне ташлап фән белән ныклап шөгыльләнүен дәвам итә. Комиссиядәге вазифасын милләттәше Габдрахман Шәфи Алмаска йөкли.

1943 елның 22 июлендә ул фән докторы исемен ала. Шул ук елның 15 октябрендә поезд белән Истанбулга юлга чыга. Төркия аны хәрби хезмәткә көткән була.

Ә. Тимер тормышында Алман иленең аерым бер урыны бар. Авыр, катлаулы, ләкин шул ук вакытта гаять кызыклы гыйлем дөньясына аяк басуы, фән өлкәсендә сикәлтәле юлларны узып, баскычтан-баскычка күтәрелеп, Аннемарие вон Габаин, Эрих Һейнич, Ричард Һартман, Ганс Уберсбергер кебек күренекле галимнәр арасына керүе белән аңа бу мәмләкәт туган иле кебек изге, кадерле. Шуңа күрә ул Алмания белән арасын, эшлекле күрешүләрен өзмәскә тырышкан.

Галим икенче мәртәбә Алманиягә тугыз елдан соң килә. 1952 елда Һамбург университеты Якын көнчыгыш тарихы һәм мәдәнияте семинары җитәкчесе, профессор Б. Шпулер аны төрек теле дәресе буенча лектор итеп чакыра. Алманиядәге берәр университетның доцентлык имтиханнарына керергә уйлап йөргән галимебез бу тәкъдимне сөенеп кабул итә. 1953 елның 1 августында доцентлык баскычына күтәрелә. Аннан соң «Татар әдәбияты тарихы» һәм «Монголча текстлар» дигән дәресләр бирә башлый. Болар белән генә чикләнмичә, фәнни эшчәнлеген бик актив дәвам итә. Ул бөек тюрколог В. Радловның тормышы һәм эшчәнлеге турында тикшеренүләр алып бара. Бу фәнни әсәре 1955 елда Алманиядә, 1991 елда Төркиядә басылып чыга.

Ә. Тимер 1954 елда яңадан Төркиягә әйләнеп кайта.

Ул Алманиягә өченче тапкыр 1975 елның октябрь аенда китә. Бу юлы аны Мюнхен шәһәренә, «Азатлык» радиосына эшкә чакыралар. Милләттәшебез «Әсир милләтләрне большевизмнан коткару үзәге», «Советлар Берлеген өйрәнү институты», «Хөр Аурупа» радиосы кебек Америка карамагындагы әлеге радионың «Татар-башкорт» редакциясендә бер ел консультант булып эшли.

Ә. Тимерне төрки дөньяга хезмәт иткән галим дип кенә әйтү, дөреслеккә бик үк туры килеп бетми кебек. Ул, төрки халыкларның тарихын белмәгән һәм төрки дөнья буенча җитәрлек мәгълүматы булмаган алманнарга, безне, төркилекне аңлаткан кеше, шулай ук алман милләтенең асыл тарихыннан хәбәрсез төркиләргә алар турында киң һәм дөрес мәгълүмат биргән остаз да. Аның турында фәнгә, гыйлем эстәүгә генә түгел, халыклар дуслыгына да чиксез әһәмият биргән кеше дип әйтәсе килә. Чөнки гасырга якын гомеренең һәр мизгеле эзләнүләр һәм ачышлар, иҗат белән, халыклар һәм галимнәр дуслыгы белән бәйләнгән. Шул дуслык нәтиҗәсендә 1981 елда Берлин университетында бергә укыган сыйныфташы, профессор Җуанс Бензинг Ә. Тимерне 2 елга Маинц университетында кунак профессор буларак, тюркологиягә бәйле лекция укырга чакыра. Дәресләр бирү белән бергә ул әлеге дустының шәкерте Клаус Шёнигка татарлар белән бәйле кандидатлык диссертациясен әзерләргә ярдәм итә.

Ә. Тимергә «Советлар Берлеген өйрәнү» институты әгъзасы буларак ул оешманың Алманиядә уздырыла торган утырышларына еш катнашырга туры килә. Ләкин институт 20 ел хезмәт күрсәткәннән соң 1972 елда ябыла. Институтның төркестанлы һәм Идел-Ураллы галимнәре инициативасы нәтиҗәсендә 1958 елларда төрки җөмһүриятләр белән бәйле «Идел-Урал» һәм «Төркестан» дип исемләнгән коллектив әсәрләр җыентыгы әзерләнә башлый. Институт әгъзасы булмаган кайбер милләттәшләребез дә «Идел-Урал» китабы өчен мәкаләләр язып тапшыралар. Язмаларны әүвәл төрекчә һәм инглизчә, соңыннан алман белән рус телләренә тәрҗемә итәргә уйлыйлар. 1965 елда профессор Әкъдәс Нигъмәт Курат бу эшне үз өстенә алып, инглизчәсен әзерләргә керешә. Тик әгъзалар арасына совет шпионы үтеп кергән дигән шик туа. Болай да эшләре бик үк яхшы бармаган институтка ябылу куркынычы яный башлый. Әкъдәс Нигъмәт Курат «Идел-Урал» китабына керергә тиешле бөтен язмаларны, чит-ят кеше кулына эләкмәсен дип, үзенә ала. Аның үлеменнән соң улы Юлунг Текин Курат язмаларның кайберләрен Ә. Тимергә тапшыра.

Язлардан — көзләргә, көзләрдән — мәңгелеккә

Ә. Тимер Төркиядә беренче булып Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын оештыра, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була. Соңыннан мондый институтлар Истанбул, Измир кебек эре шәһәрләрдәге югары уку йортларында да барлыкка килә. Ә. Тимернең матбугатта 250 дән артык фәнни хезмәте басылган. Алар арасында, төрле журналларда чыккан мәкаләләр, зур-зур монографияләр, аерым китаплар бар. Ул күп илләрнең гыйльми оешмаларында әгъза булып тора, халыкара симпозиумнар оештыра. 1962 елда профессор дәрәҗәсе ала. 1980 елда 70 яше тулгач, лаеклы ялга чыга. Ләкин гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый, үзенең бөтен тормышын өч китап итеп бастырып чыгара. Беренчесендә — «Үз каләменнән тормышы һәм әсәрләре» (Әнкара, 1993. – 117 б.) — Татарстандагы тормышы аңлатылган булса, «60 ел Алманиядә (1936-1996)» (Әнкара, 1998. – 426 б.) дип аталган икенче китабында Алманиядә укыган һәм эшләгән елларын, өченче китапта «Ватаным» дип, Төркиядә яшәгән гомерен тасвир итә. Инде 90 яшендә булуына карамастан, Й. Акчура турындагы китабы өстендә эшләде.

Әхмәт Тимер Татарстанга кайтыр өчен берничә тапкыр омтылып караса да, батырчылык итә алмыйча, 2003 елның апрель аенда гүр иясе булды. Аның кызы Зәйнәп-Баһшаиш 1993 елда әтисенең туган якларын беренче тапкыр кайтып күрде.

Рушания Алтай, журналист
(Истанбул, Төркия)


Гасырлар авазы

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013