Бүген Әдипләр: ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Рафаил Төхфәтуллин
Фазыл Туйкин
Идрис Туктаров
Равил Тумашев
(1909—1977)
Теләшев Габдрахман Нурәхмәт улы әдәбиятыбызга ТАПП чәчәк аткан чорда килеп керә һәм ул чорның типик бер күренеше булып санала. Өлкән буын язучылары аның турында: «Теләш танылган язучылар арасында иң сәләтсезе, сәләтсез язучылар арасында исә иң танылганы», дип сөйлиләр иде. Дөрес, кайберәүләр андый гыйбарәне Мансур Крыймовка карата да кулланалар иде. Әмма Крыймов белешмәлеккә кергән, Теләшне исә нигәдер кертмәгәннәр.
Әйе, бүгенге көндә анын «Ударлы көннәр» (1930) яисә «Тимер тойгысы»( 1931) җыентыкларындагы шигырьләре укырлык түгел. Анардан чыннан да «тимер тойгысы», дөресрәге, вульгар социологизм исе аңкып тора, таланты исә бик тә чамалы. Әмма үз чорында ул бик актив басылып килгән һәм шактый шау-шу куптарган әдип. 1930 елны аны Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Гомәр Толымбайский һ.б. белән берлектә ТАПП идарәсенә сайлыйлар, ул ТАПП исеменнән Мәскәүгә барып, әдәбиятның торышы турыңда докладлар ясый. Шул ук «Татар әдәбияты тарихы»ның дүртенче томында аның исеме ким дигәндә бер ун мәртәбә телгә алына.
Дөрес, таләпчән тәнкыйтьчеләр ул чорда ук анын иҗатын кискен тәнкыйть уты астына алалар. Мәсәлән, аның «Семья» поэмасының төп фикере шуңа кайтып кала: имештер, социализм чорында гаилә мәхәббәтен архивка тапшырырга кирәк, пролетариат исә бары тик иң югары мәхәббәтне генә—изелгән эшче сыйныфына булган мәхәббәтне генә таный. «Урал» поэмасы да шундый ук вульгар рухта язылган.
Теләш балалар өчен дә яза («Урал буйлары» (1939), драматургия һәм проза өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1938 елны аның «Өермә аша» исемле романы басыла. Монда да ул натуралистик фактлардан югары күтәрелә алмый, әсәрләре кискен тәнкыйтькә юлыга. ТАПП юкка чыккач, башка бик күп язучылар реалистик юлга басып, менә дигән әсәрләр иҗат итәләр. Теләш исә, җитмешенче еллар ахырына хәтле яшәсә дә, «таппчылыктан» арына алмыйча, әдәбият дөньясыннан югала. Шулай да, нинди генә сәләтсез булмасын, аның исеме дә әдәбиятыбыз тарихына кереп калды. Ул да белешмәлектә урын алырга хаклы.

Рафаэль Мостафин. "Казан утлары" № 9, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013