Бүген Әдипләр: Җәвад Тәрҗеманов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Җәвад Тәрҗеманов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Рафаил Төхфәтуллин
Фазыл Туйкин
Идрис Туктаров
Равил Тумашев
Җәвад Тәрҗеманов
(1920-1995)
Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә туган. 1938 елда Яңа бистәдәге 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында, институтта уку белән бергә, производствода станоклар көйләүче мастер булып эшли. 1944 елда диплом яклап, институтның металлар технологиясе кафедрасында аспирантурага калдырыла һәм бер үк вакытта заводта инженер-технолог хезмәтен алып бара. 1950 елны ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый һәм аннан соң үзе укыган Казан химия-технология институтының металлар технологиясе кафедрасында чирек гасырдан артыграк доцент булып эшли, институтта чыгарылган «Гыйльми язмалар» басмасының озак кына еллар җаваплы секретаре һәм редакторы вазифаларын башкара. Аның үз белгечлеге буенча дистәләгән гыйльми хезмәтләре бар. Фән һәм техника өлкәсендәге езмәтләре өчен Җ. Тәрҗеманов 1981 елда Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.
Җ. Тәрҗеманов—матур әдәбиятка мәктәп партасыннан килгән язучыларның берсе. Аның поэзия өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе — «Безнең җавап» исемле шигыре җиденче класста укыган чагында язылып, 1935 елның 23 февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул бу газета битләрендә шигырьләре, мәктәп тормышы турындагы кечкенә мәкаләләре белән даими катнаша башлый. 1938 елда исә унынчы класста укучы яшь каләмнең «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Алтмышынчы елларның беренче яртысына кадәр Җ. Тәрҗемановның әдәби иҗаты тулысынча балалар, бигрәк тә кече яшьтәге балалар әдәбияты белән бәйле дияргә мөмкин. Бу чорда аның үзен балалар язучысы итеп таныткан күпчелек тезмә һәм чәчмә әсәрләре языла һәм шуларны үз эченә алган унбишләп китабы басылып чыга. Туган ил, революцион бәйрәмнәр, табигать һәм аның байлыклары, балалар бакчасы, мәктәп, лагерь тормышы, пионерларның күмәк уеннары һәм хезмәте, үзара мөнәсәбәтләре — Җ. Тәрҗеманов поэзиясенең төп тематик җирлеге менә шулар. Прозада исә язучы кыска хикәяләре һәм бигрәк тә әкиятләре белән таныла. Аның «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962), «Шаян һәм Наян» (1965), «Көмеш-койрык» (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга.
Җ, Тәрҗемановның нәниләргә багышланган әсәрләренең теле халыкчан гади, музыкаль яңгырашлы, төзек-тигез рифмалы. Аның аерым шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган.
Алтмышынчы еллардан башлап Җ. Тәрҗеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза. Күп еллар буе фән өлкәсендә эшләү, Казан университетының үткәндәге тарихыннан бай фактик материаллар туплау әдипне прозада зур әдәби-документаль әсәр язуга этәрә, һәм 1965 елда аның бөек математик Н. И. Лобачевскийның тормышы һәм фәндәге беренче адымнары турында «Лобачевскийның яшьлеге» («Юность Лобачевского») исемле документаль романы басылып чыга. Язучы, даһи галимнең яшьлегенә генә тукталып калмыйча, аның бай, катлаулы, каршылыклы тормыш юлын бөтен тулылыгы белән ачарга омтылып, җитмешенче еллар дәвамында әсәрне камилләштерү һәм калган кисәкләрен язу өстендә тырышып эшли. Нәтиҗәдә авторның «Көмеш дага» романы иҗат ителә.
Җ. Тәрҗеманов публицистика, очерк, әдәби тәнкыйть һәм балалар драматургиясе өлкәсендә дә эшли. Аның балалар өчен төрле жанрда язган әсәрләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ачкыч һәм баскыч» исемле күләмле җыентыгында урын алган.
Җ. Тәрҗеманов— 1947 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013