Бүген Әдипләр: ФлёраТарханова
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

ФлёраТарханова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Тәлгать Төхфәтуллин
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй
 ФлёраТарханова
(1947-2018)
Шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тугыз балалы ишле гаиләдә, җыр-музыка, шигърият культы хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнеп үсә. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1962 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1966-1970 елларда әүвәл — Чистай районының Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстанның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы булып эшли.
1970-1975 елларда Ф.Тарханова — Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар, ләкин гаиләгә бәйле сәбәпләр аркасында бер-ике елдан аңа аспирантурада укуын ташлап китәргә туры килә. Шуннан соң ул унике ел «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор хезмәтендә була.
Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Флера Тарханованың хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул әүвәл берникадәр вакыт «Шәһри Казан» газетасында — тәрҗемәче, аннары «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында аның күп кенә әдәби тәрҗемәләре, үзе язган очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга.
1995 елдан Ф.Тарханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында тәрҗемәче — баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе булып эшли. Татарстан Фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы буларак, ул терминнарны төгәл тәрҗемә итү, дөрес куллану, дөрес язу, аларны унификацияләү мәсьәләләренә кагылышлы гамәли эшләрдә якыннан катнаша. Ул — 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. Ф.Тарханова 2005 елда «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» дигән темага филология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Ф.Тарханова хәзерге вакытта лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Тәрҗемә өлкәсендә Ф.Тарханова, рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр тәрҗемә итү белән беррәттән, әдәби әсәрләрдән рус, украин, әзәрбайҗан язучыларының аерым хикәяләрен, Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын тәрҗемә итеп бастыра.
Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы. Тематик яктан шигырьләре әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрүләре белән үзенчәлекле. Аларда шулай ук милләт язмышы турында борчулы уйланулар, лиризм, ихлас хисләр белән сугарылган мәхәббәт, яшьлек темалары да үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрәнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Ул — 1995 елдан Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.
Ф.Тарханова — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Синең кайнар сулышың: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. —1126. — 2000 д.
Уңган кыз: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. — 166. — 5000 д.
Йөрәгемә ишерелгән серләр: шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. — Казан: Тагар, кит. нәшр., 2001. — 192 6. — 3000 д.
Серле дөнья: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 40 б. — 5000 д.
Өч каурый: шигъри әкият. — Казан: Мәгариф, 2003. — 166. — 3000 д.
Яшьлек эзем калган сукмаклар: шигырьләр, җырлар, поэмалар. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2005. — 224 б. — 5000 д.
Алтын уклар: әкият. — Казан: Мәгариф, 2007. — 39 б. — 3000 д.
Язмышлар язылганда: шигырьләр, хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 2396. —2000 д.
Сәйфуллин-Михеева Г. Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр. — Казан: Идел-Пресс, 1997. — 94 б. — 20000 д. («Рассказы из жизни пророка Мухаммеда»)
Әхмәрова-Сәинова Д. Салих Сәйдәшев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. —2086. —2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а ю м о в М. Маякларда ут кабынды // Шәһри Казан. — 1997. — 17 нояб.
Тимбикова К. Монда без дә сандугач // Ватаным Татарстан. —1997. — 17 нояб.
Сөләйман С. Ана бәхете // Мәдәни җомга. — 2001. — 9 март.
Бәйрәмова Г. Урау юллар илтә бәхеткә... // Мәдәни җомга. — 2002. — 24 май.
Ю н ы с о в а А. Йөрәк тибеше // Ватаным Татарстан. — 2002. — 24 май.
Гыйматдинова Н. И йөрәгем! Сынауларга түзгәнеңә мең-мең рәхмәт! // Идел. — 2002. — № 7. — 69-71 б.
Г ат аш Р. Шигырьдә наз ияләре // Казан утлары. — 2002. — № 8. — 74-75 6.
Хәмидуллина Р. Нинди бәхет бары сөя белү! // Заман. — 2002. — 18 окт.
Низаметдинова М. Шигърияте ак чәчәкләр сыман // Татар иле. — 2002. — № 42 (окт.).

* * *
Хусаинов М. Луч солнца в ненастную погоду // Наши соотечественники — Ватандашлар (Москва). — 2001. — № 17.
А з и з о в Ф. Творческие встречи с Флерой Тархановой // Наши соотечественники — Ватандашлар (Москва). — 2001. — № 18.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

...Диде йөрәк...

Кулымда — Флера Тарханованың нигездә лирик шигырьләрне туплаган "Йөрәгемә яшерелгән серләр" китабы. Соңгы елларда танылып өлгергән бу шагыйрәнең йөрәгенә нинди серләр яшерелгән икән, дигән кызыксыну белән китапның битләрен ачам...
Безнең татарда хатын-кызларга гына хас хәер-фатыйха, үгет-нәсихәт, нәләт-каргыш дигән нәрсә бар. Аларны җыя китсәң, үзе бер күркәм әсәр булыр иде. Менә шул борынгы ялварулардан килгән сүзләр бүгенге көн шагыйрәбез телендә үзенчә яңгырый. Нәрсә бу? Үтенечме, ялварумы, боерумы?
...Бар табигать — сөю кармагында, 
Ә син утырасың бикләнеп. 
Миннән  күреп, авыр язмышыңны 
Гөлләр үскән бакча ит әле!
Бу бит, беләсегез килсә, йөрәк-күңел талпынышы! Шигъриятнең сере нәкъ менә шул талпынышта. Күңел талпынышында! Менә шундый талпынышларсыз шигырь була алмый. Мин пәйгамбәр дә, тылсымчы да, күрәзәче дә түгел, әмма бер нәрсәне тәгаен әйтә алам — барлык җан иясе талпыныштан — шигъри ярсудан яралган!
Мин моны Флераның икенче бер шигыренең берничә юлы белән генә дә раслый алам.
...Тыеп булмый сине сагынудан, 
Юксынудан аккан яшемне... 
...Җаның белән бергә яшим мин.
Шагыйрә кайчакларда укучысын сискәндереп алырга ярата. Сискәндергеч аһәң белән башланган бер шигыре: "Кинәт кенә күңелем төшеп китте..." "Өшеп китте" генә түгел, "төшеп китте". Күңелең төшеп китсен дә ватылсын әле!.. "Күңелем төште" дигәнне иң башлап нинди даһи әйтте икән? Гаҗәп бит!
Асыл шигырьләрне уку барышында шагыйрьнең үзе белән сөйләшкәндәй буласың. Дөресен әйтим: Флера Тарханованың бу китабын укыганда, мин һәрдаим авторның үзе белән сөйләштем, ул йөргән юлда мин дә йөрдем, ул күргәнне мин дә күргән кебек булдым. Бу сөйләшү ихластан сөйләшү иде. Йә, бу тормышта кайсыбыз уфтанмады да кайсыбыз тилмермәде икән:
...Ник соң һаман төннән узалмыйбыз, 
Бәхет китерүче таңнарга?
Бу юлларның үзенчәлеге дә шунда: ике гашыйк турында гына түгел бу сүзләр. Болар — ил хакында, безнең хакта.
Тиктомалдан, һич тә көтмәгәндә, 
Кинәт кенә искә төшәсең, 
Бөтен зиһенемне биләп алып, 
Үзәк-бәгырьләрне кисәсең...  —
дип башланып киткән шигырен укыгач, күңелләрем эреп китте, билләһи! Минем йөрәктә дә йөри бу сүзләр. Йөрәгемнән умырып алып әйткән.
Әмма шагыйрә шигырь уртасында:
...Котылмакчы булам бу уйлардан, 
Боерыкларны йөрәк үтәми... —
дип, алдагы хисләреннән бүленеп, сагыну газабыннан арынырга теләп, үкси. Моңа хатын-кыз шагыйрь генә чыдый ала.
Шундый кичерешләрдән соң Флера болай ди:
...Сандугачың сайрамаса алларыңда... 
Җил-давыллар уйнар микән җаннарыңда?
Уйлап кына карагыз: гарасатның кодрәте — былбыл сайравында. Былбыл юк икән — тормышыңда гарасат.
Шигъри сүздән башлана шул дөнья. Юккамыни Инҗилдә дөнья яралуы хакында болай диелгән: "Иң әүвәл Сүз булды..." Сүзнең, бигрәк тә шигырь сүзенең көче күпкырлы: сөйдерә дә, көйдерә дә.
...Юк, шулай да яшим әле 
Син барны тоеп, бәгърем, 
Газаплы бөек бер ләззәт Биргәндер миңа Тәңрем, —
ди шагыйрә үзенең тагын бер шигырендә. Бусы инде — мәхәббәтнең сәер бер сере. Шигъриятнең изге максаты да шул түгел микән әле. Кем белә бит, бәлки шагыйрьләрнең ниндидер яшерен бер миссиясе бардыр: адәм баласына мәхәббәт иңдерү, мәхәббәткә сусаган җаннарны гашыйклар дөньясына, сөю багына алып керерлек сүзләр әйтә белү. Билләһи, әгәр дә шулай булмаса, бу дөньяда яшәүнең ни кызыгы булыр иде дә ни кадере калыр иде, шагыйрьләрнең бу табигатьтә ни кирәкләре булыр иде?
Миңа калса, Ф.Тарханова нәкъ менә шул миссияне башкара. Аның янә бер шигыренә игътибар итик әле:
Куанычлар гына китерер күк 
Булган иде шашып ярату, 
Газаплары күбрәк икән ләса, 
Гаҗәп авыр икән җан ату.
Күз алдына китерегез: нәрсә соң ул — җан ату? Ут йомгагы сыман әйтелеш бит бу. Җаныңны икенче кешегә бирү, ышанып тапшыру. Аның бөтен авырлыгы да менә шунда инде.
(Сер итеп кенә әйтәм: әгәр шагыйрәнең бу китабының чыгасын алдан белгән булсам, китабына "Җан ату" дигән исем тәкъдим иткән булыр идем. Чөнки әлеге утлы йомгак аның мәхәббәт шигырьләрендә үтәли йөри.)
Ул гына да түгел: борынгы дастаннарыбызны искә төшерерлек юллар бар бу китапта. Мин дастаннар аһәңен тоеп таң калдым. Бер мисал:
...Сине миңа төргән утта 
Көеп күмер булырсың. 
Шул күмерне йөрәгемә Елый-елый  күмәрмен, 
Синсез яшәү газабыннан 
Саташыплар үләрмен.
Уйлап кына карагыз: "Сине миңа төргән ут..." Күз алдына китердегезме? Болай итеп әйтә алыр өчен күп нәрсәгә ия булырга кирәк.
(һәйбәт шигырьнең һәр җөмләсенең әрсез бер гадәте бар — аның китап исеме буласы килә! Нигә аптырарга? Димәк, бер китап шигырьлек куәт бар анда. Мондый шигырьләр китапта байтак. Яңа китабын Флера, бәлки, "Сине миңа төргән ут" дип исемләр.)
Үз кулында җан биргән баласын яд итеп, югалту ачысын бөтен йөрәге белән кичергән ана гына болай дип әйтә ала:
...Бетте тыным, катты сыным, 
Кан  йөгерде башка...
яки:
...Шаштым үзем, көйде йөзем — 
Куптым терәгемнән...
яки:
...Әле дә булса ялваралар 
Үлем сарган күзләр, 
Миннән җиңеллек көтүче 
Мөлдерәмә күзләр.
Кырыс, төгәл, шәфкатьсез караш җанга барып тими, җанны кузгатмый. Мөлдерәмә караштан җан эри, тилмерә. Ана, үлем белән көрәшкән баласына ярдәм итә алмаганга гаҗиз булып, тилмерә, бәргәләнә, җаны кыйнала. Моны адәм баласының шигъри халәте белән генә аңлатып бирергә мөмкин. Гомумән, бу шагыйрәбезгә бөтенләй көтелмәгән тәэсоратлар хас. Өстәвенә ул аларны кешегә матур итеп җиткерә дә белә.
Аның тагын бер шигыренә тукталып китик әле. Моннан шактый еллар элек Арча педучилищесында укыган бала, инде чәчләренә чал кергәч, яшьлек еллары, педу-чилище укытучылары белән очрашуга бара.
...Сукмак саен туктап, барлап йөрим 
Яшьлегемдә калган эзләрне — 
Тирән калган, хәтта тузаны юк 
Яшерерлек яшьле күзләрне.
Әйе, яшьлек эзләрен кузгаткач күтәрелгән тузанга яшьле күзләрне яшереп булсамы? Булса, бәреп чыккан тамчыларны тиз-тиз сөртеп алмас идек, беркемнән дә оялмыйча, яшьлекне, яшьли сөйгән ярларны, узган гомерне сагынып, үкси-үкси елар идек. Мөлдерәмә булыр иде безнең күзләр дә...
Без моңны, нишләптер, баш иеп, хәсрәткә чумып кына кичерә торган халәт итеп аңларга күнегеп киттек бугай. Әмма алай гына түгел икән шул:
...Таллар кочагында, хәйран  калып, 
Тирән күлнең җырын тыңладык... 
Күңел чоңгылыннан ургып чыккан 
Исәрләткеч  моңны тыймадык.
Бөтен хикмәт тә шунда шул — исәрләткеч моңда! Мин теоретик түгел, әмма бер нәрсәне тәгаен беләм: исәрләткеч моң булмаса, мәхәббәт тә, шигърият тә, сәнгать тә юк.
Шагыйрәнең янә бер шигыренә тукталып үтәсем килә. Аның хәтта бер юлы гына да күп нәрсә турында сөйли, уйландыра, һәр гасырда, һәр яңа дорда — гашыйклар иң зур газапларга юлыккан. Бу халәтне һәркем үзенчә кичергән һәм тасвирлаган. Ф.Тарханова исә болай ди:
...Күзең сузган нурга тотынып чыктым  — 
Төшермәдең барыбер упкынга.
Шәп әйткән бит!
Шигырь аңлаган кешеләр өчен язылган бу китап һәйбәт шигырьгә мөкиббән җаннарга, үз итеп: ...Җанда янә тормыш ярала, — ди.
"Тик соңарма гына..." дигән шигырьдә бер юл бар: "...Диде сөйгән йөрәк". Әйе, диде. Димәк, белеп диде!
Ә менә нәрсә диде, тагын ниләр диде, анысын Флера Тарханованың "Йөрәгемә яшерелгән серләр" китабын укып белерсез.

ЗӨЛФӘТ,
шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

"Мәйдан" № 5, 2002.

...Дистәләгән бала урынына
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә

 Ялгыз өй 
 
Өебезне сагынып кайткан идем – 
Истәлекләр кабат яңарды. 
Сагышлардан моңсу күңелемә 
Үзәк өзгеч хисләр таралды. 
 
Өйгә илтә торган бөтен юлны 
Күмеп киткән әни сагышы. 
Баскан саен ишетелеп куйды 
Әтиемнең гармун тавышы. 
 
Үткәнемә үрелеп карар өчен 
Мин күтәрдем хәтер читләрен. 
Үсмер чакның күз карашын тоеп, 
Сискәнүдән әллә нишләдем. 
 
Инде ялгыз калган өебезгә 
Кереп булмый икән капкадан. 
Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм, 
Аларны да пәрдә каплаган. 
 
Безнең эзләр яткан шушы өйдә 
Җыелышкан узган елларым. 
Түзалмадым, тәрәз капкачына 
Башым куеп үксеп еладым. 
 
Күптән ялгыз калган өебезгә 
Кереп булмый икән капкадан. 
Бер тутырып карап калыйм, дисәм, 
Күзләремне пәрдә каплаган. 
 
Бетеп бара татар авылы1 
Туган авылыма кереп киләм – 
Күңелемә ятты моңлы көй. 
Тик моңнарым күчте әрнүләргә – 
Авыл тулы нурсыз ялгыз өй. 
 
Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең 
Гөлләре юк тәрәз төбендә. 
Йолдызлар да хәтта җемелдәми 
Моңсыз калган авыл төнендә. 
 
Җимерелеп яткан һәр нигезне 
Тузан итә язмыш давылы. 
Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар – 
Бетеп бара татар авылы. 
 
Бетеп бара авыл, бетеп бара, 
Исеме калыр, бәлки, телләрдә... 
Дистәләгән бала урынына 
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә. 
 
Нигез 
 
	"Татар дип танымыйлар бит, 
	шуңа киселә тамыр..." 
	(кайберәүләр авызыннан) 
 
Милләт рухы бүген шактый таркау – 
Кешесе аз иман тергезгән. 
Бик күбесе тел һәм ил югалтты, 
Тамырларын өзеп нигездән. 
 
Үзәгенә балта чабу белән, 
Сеңде алар башка халыкка. 
Үз милләтен хәтта түбәнсетеп, 
Яраклашты чит бер калыпка. 
 
Танымыйлар, диеп, куркасы юк – 
Горур булып калсак, танырлар. 
Нигез тамырыңа үтеп кара – 
Бик тирәндә безнең тамырлар. 
 
Шул тамырлар чиксез киңлекләргә 
Үрләгәндә меңгә уралып, 
Тарихларда шаһит булып калган 
Идел, Чулман, Укай, Уралы... 
 
Бар да алар безнең төп нигездә – 
Белмәгәннәр белеп торсыннар! 
Катлам-катлам яткан шул җирләргә 
Милли җаннар нигез корсыннар. 
 
Җир ташланып, нигез җимерелсә, 
Алар белән тел дә китәчәк. 
Җире, теле беткән һәр милләтне 
Җир хуҗалары кол итәчәк. 
 
Баба җирен мирас итеп алып, 
Колы булыйк тик бер Алланың. 
Теләсә кемгә кушылып, рәнҗеттермик 
Тамырдагы төркиләр канын. 
 
Ныгытмасак борынгыдан килгән, 
Бәгырьләргә тоташ тамырны, 
Нигез корытып, телен "өзеп" аткан 
Маңкорт халык яшәп калырмы? 
 
Һич югалмас бөек татар халкы, 
Дәрәҗәсен белеп яшьнәсә, 
Нигезенә бәйләп тамырларын, 
Җир хуҗасы булып яшәсә! 
 
Уразай
 
Нәсел тамырлары Уразайга барып 
тоташкан шәхесләр исеменнән 
Кайтып киләм, диеп хәбәр салдым 
Сыйпап үткән язгы җилләргә. 
Урау юллар мине илтеп куйды 
Бабаларым яткан җирләргә. 
 
Уразайның төзек урамнарын 
Яшел хәтфә үлән каплаган. 
Борынгыда калган кан-кардәшләр 
Шул урамнар буйлап атлаган. 
 
Мәңгелеккә күчкән бабамнарның 
Шәүләләрен хәтта күрәмен, 
Чөнки алар рухы сеңеп калган 
Изге җиргә басып киләмен. 
 
Уразайның мәчетенә кереп, 
Рухларына дога юлладым. 
Кабер ташларына башым иеп, 
Тарих кайтавазын тыңладым. 
 
Нәселемнең тирән тамырлары 
Берегеп калган шушы туфракка. 
Хатирәләр салган эздән йөрдем – 
Шул эз тарткан икән бу якка. 
 
Еллар буе җыйган сагышымны 
Уразайга кайтып тараттым. 
Гасырлардан килгән халкы белән 
Нәсел ядкәрләрен яңарттым. 
 
Салагыш 
 
Кояшлы яз алып килде 
Салагыш дигән җиргә. 
Бу кадәрле матурлыкны 
Күргән юк иде бер дә. 
 
Урамнарын ике яклап 
Алмагачлар бизәгән. 
Хуш исле шау чәчкәләре 
Нур балкыта йөзләрдән. 
 
Әй Салагыш, Салагыш! 
Үз иттем мин бу якны: 
Бөтен матурлыгы белән 
Күңлемә кереп ятты. 
 
Чиксез гүзәллеккә күмгән 
Ямь-яшел бәпкә үлән. 
Кич кергәч, капка төбендә 
Гәпләшә күрше-күлән. 
 
Авылы матур, халкы тырыш, 
Балалары бигрәк тә: 
Акыл өсти, белем җыя 
Йөз еллык зур мәктәптә. 
 
Әй Салагыш, Салагыш! 
Күңелне басты сагыш: 
Кабаттан очрашуларны 
Насыйп итәрме язмыш? 
 
Киек казлар кайта
 
Киек казлар кайта илләренә, 
Кыйгачланып сафка тезелеп: 
Көз киткәндә йөрәк-бәгырьләре 
Кала һәр ел шунда өзелеп. 
 
Каңгылдашып кайта кыр казлары, 
Тавышлары – бәхет авазы. 
Адаштырмый хәтта урау юллар: 
Үзенә тарта илнең һавасы. 
 
Кайсы кайта, кайсы ятып кала 
Мәңгелеккә чит-ят җирләрдә. 
Үз туфрагын сагынуын кайчак 
Күтәралмый әле ирләр дә. 
 
Ашыга-ашыга кайта кыр казлары 
Туган җирен, күлен сагынып. 
Җан сыкравы булган үз иленә 
Хәтта казлар яши табынып. 
 
Киек казлар кайта төркем-төркем... 
 
Милләт бәйрәме 
 
Иксез-чиксез болгар җирләрендә 
Мәҗүсилек торган заманда 
Сабан туен бәйрәм иткән халык. 
Гасырлардан күчкән шушы бәйрәм 
Дәвам итә әле һаман да. 
 
Ир-егетләр, хәтта үсмер кызлар 
Көч сынашкан һәр яз җыелып. 
Бу бәйрәмгә килгән бер кеше дә 
Утырмаган кара коелып. 
 
Сикереп чыгып мәйдан уртасына 
Бил алышкан олы-кечесе. 
Җиңә алган бу көрәштә бары 
Батырларның да иң көчлесе. 
 
Сабантуй бит бәйге генә түгел, 
Милләтемне бергә туплаучы. 
Бәйрәм көндә милли горурлыктан 
Һәр йөрәккә тама мең тамчы. 
 
Менә тагын бергә җыелыштык 
Көч сынашыр өчен бәйгедә. 
Татарларның милли җыеннары 
Шаулап, гөрләп үтә әле дә! 
 
Болгар җире 
 
Болгар җире – элгәрләрнең җире: 
Җаннар гына түгел, тамыр бәйле 
Алар рухы иңгән җир белән. 
Әледән-әле яулар үткән саен 
Болгар туфрагының һәр учмасы 
Сугарылган кан һәм тир белән. 
 
Татарларның бүгенгесе тоташ 
Бакыйдагы угыз, кыпчакка... 
Колак салсам тынып, мин аларның 
Ничә катлам аша сыктауларын 
Ишеткәндәй булам кайчакта. 
 
Сыктый алар җирен югалтканга, 
Кылычыннан үткәч башканың. 
Ыңгыраша таптап киткән саен 
Күмелеп яткан кабер ташларын, 
Илен яклап чапкан яугирләрнең 
Гарасатта салган башларын. 
 
Хәрабәгә калган шәһри Болгар 
Үткәннәрне оныттырмас өчен 
Варисларын җыя барыбер. 
Борынгылар корган хөр дәүләтне, 
Күз алдына китереп, хет уйларда 
Торгызсыннар диеп тагы бер. 
 
Болгар җире – ата-баба җире: 
Шунда безне мең дә йөз ел элек 
Чын мөселман иткән бер Хода. 
Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең 
Рухларына барып җитсен иде 
Изге җирдә кылган һәр дога. 
 
Йөрәгем тулы яра 
 
Бар нәрсәнең рәте китте – 
Бу дөнья кая бара? 
Җиргә иңгән затсызлыктан 
Йөрәгем тулы яра. 
 
Якын дус, кайчак туганның 
Хөсеттән йөзе кара. 
Иманның, деннең кимүе 
Йөрәккә сыза яра. 
 
Миллионлаган үксез бала 
Хак юлдан чыгып бара. 
Аларның язмышы сала 
Йөрәккә тирән яра. 
 
Үз милләтен санга сукмый, 
Халкым читләшеп бара. 
Шуңа җаным сыкравыннан 
Йөрәгем тулы яра. 
 
Тормышны җайлап барырга, 
Милләтне саклап калырга, 
Үксезне юлга салырга, 
Мең ярадан арынырга 
Кем ярдәм итә ала? 
 
Сораулар җавапсыз кала – 
Бу дөнья кая бара? 
Әдәп күперләре яна – 
Йөрәгем тулы яра. 
 
Сәйдәш моңы 
 
Сары сагыш били күңелемне, 
Сәйдәш көен, җырын ишетсәм – 
Милләт рухы иңгән һәммәбезгә 
Аның моңы сеңде бишектән. 
 
Ул көйләрне гасыр дәвамында 
Оркестр һәм баян гына түгел, 
Күңел кыллары да уйнады. 
Моңга сусау безнең йөрәкләрдә – 
Милләт җаны аңа туймады. 
 
Кызыл Байрак – җыр һәм моң чишмәсе, 
Сәйдәш моңын шунда табасы. 
Татар эзе яткан һәрбер җирдә 
Салих Сәйдәш, Сара моңнарында 
Үссен иде милләт баласы. 
 
Каннарына яшьтән сеңеп калса, 
Бу чишмәне алар корытмас. 
Бары шул чак милли сагышларны, 
Милли хисләр, милли язмышларны, 
Милләт моңын халкым онытмас!


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018