Бүген Әдипләр: Афзал Таһиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Афзал Таһиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Гурий Тавлин
Афзал Таһиров
Таһир Таһиров
Җәвад Тәрҗеманов
ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ
Кояш Тимбикова
Адлер Тимергалин
<Кәрим Тинчурин
Фәрид Төхбәтуллин
Рафаил Төхфәтуллин
Фазыл Туйкин
Идрис Туктаров
Равил Тумашев
Афзал Таһиров
(1890-1937)

Хаклык аклаган исем

"T" хәрефенә язмалар
Исеме халыктан читләштерелгән һәм онытылырга мәҗбүр ителгән күренекле язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһировның иҗаты бай һәм күпкырлы. Әлеге шәхеснең иҗади мирасы күпләгән хикәя, повесть, роман, драма һәм комедияләрдән гыйбарәт. Алар үз вакытында җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булганнар.

Афзал Мөхетдин улы Таһиров 1890 елның 25 октябрендә бүгенге Татарстан Республикасының Әлмәт төбәгенә караган Габдрахман авылында туа. Аңа 9 яшь вакытта әтисе, ә тагын ярты елдан әнисе үлеп, кечкенә Афзал тулы ятим бала булып кала һәм булачак әдип абыйлары тәрбиясендә үсә, белем ала. Җәйләрен хәллерәк авылдашларына ялланып эшли, кышларын авыл мәктәбенә йөри. Мәктәпне тәмамлагач Әлмәт мәдрәсәсендә белем өсти, 1904 елда исә, Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. А. Таһировның язучы булып китүенә Казанда драматург һәм педагог Г. Коләхмәтов белән очрашу этәргеч бирә.

1907 елда А. Таһиров «Бичура» дигән тәүге пьесасын яза. Әлеге комедия мәдрәсә шәкертләре тарафыннан уйнала, ләкин басыла алмый кала. Аның кулъязмасы берничә еллар Н. Мөхетдинов исемле учитель букчасында йөреп югала. А. Таһировның «Ятим малай» исемле автобиографик әсәре дә шушындый ук язмышка дучар була.

Илдә кара реакция чоры башлангач, А. Таһиров бик кыен шартларда кала. 1907 елны ул Казан каласын ташлап китәргә мәҗбүр була; мохтаҗлыкта иза чигеп озак йөри. Әле Сембер якларына килеп чыга, әле Оренбургка юл ала, Акчуриннарның сукно фабрикасында, Оренбургта йон юу предприятиеләрендә, таш чыгару кебек авыр хезмәттә сынала. Гади халыкның газаплы тормышы, социаль тигезсезлек Афзалның үзәгенә үтә. Ул үзе дә крестьяннар белән бергә алпавытларга каршы күтәрелешләрдә катнаша.

1910 елда А. Таһиров, кабат Оренбургка килеп, данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул шәкертләр хәрәкәтенә кушылып китә, революцион түгәрәкләргә йөри.

Шушы елларда А. Таһиров әдәби иҗат эше белән актив шөгыльләнә башлый. Аның гаять киң иҗади омтылышлар ясавында Г. Исхакый йогынтысы көчле була. А. Таһиров фидакарь язучының әсәрләрен күңеленә сеңдерә. Ул да яшәеш, аның мәгънәсе, милләт язмышы хакында уйлана, үткәнебез белән кызыксына, матур тормыш төзү хыялы белән яна. Әдәп, әхлак кагыйдәләренең замана тәгәрмәче астында калып сытылуына-изелүенә «чаң кагып», 1908 елның кышында А. Таһиров «Сатылган кызлар» исемле повестен яза. Бу китап 1912 елда Оренбургта Х. Хөсәенов тарафыннан бастырыла.

Г. Исхакый традициясен дәвам итеп, ул тормыш төбендә яшәүчеләрне реалистик һәм натуралистик буяулар аша сурәтли. 1909 елда язылып, 1912 елда Оренбургта басылып чыккан «Мазлумалар» исемле әсәре дә алдагы темага аваздаш. 1909 елда А. Таһиров миллионлаган язмышларны сытып узган инкыйлаблар чорын сурәтләгән «Ил өреккәндә» исемле хикәясен яза. Аның 1910-1912 еллар арасында басылган әсәрләре милли прозаның формалашуында үзенчәлекле бер сәхифәне тәшкил итәләр.

Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, А. Таһиров 1911 елның көзендә армия хезмәтенә алына һәм Украинага, Подольск губернасының Меджибож шәһәренә җибәрелә. Шушында ул революцион хәрәкәткә тартыла. Киевта фехтовальщиклар курсында укыган чагында, 1913 елның октябрендә, большевиклар партиясе сафына баса. А. Таһиров гаскәри хезмәткә алынгач, 1913 елда Киевта «Кума Марта» пьесасын карый. Шуның тәэсире белән ул соңыннан «Янгура» драмасын яза. Моннан тыш, аның 1916 елда «Әтрәгәләмнәр», 1917 елда «Шайтан», 1918 елда «Ач-ялангачлар» һәм башка әсәрләре язылып төгәлләнә. Аларның кайсылары соңрак басылып та чыга.

Тормыш агышына тирәнрәк төшенүе, большевистик идеяләр белән сугарылган булуы, рус әдәбияты белән кызыксынуы, бигрәк тә А. М. Горький иҗатын күзәтеп баруы, А. Таһировның язучы буларак үсүенә әһәмиятле йогынты ясый. Мәсәлән, 1915-1916 елларда язылган «Әтрәгәләмнәр» повесте идея үзенчәлекләре ягыннан да, образларның эшләнеше белән дә аның элеккеге әсәрләреннән шактый югары тора. Әсәрнең төп герое Сәгыйть XX гасырның унынчы елларында татар прозасында шактый урын биләгән бәхет эзләүчеләр образына тартым традицион планда сурәтләнсә дә, язучының элегрәк язылган әсәрләрендәге сыман, язмыш колы түгел инде. Сурәтләнгән вакыйгалар барышында ул ярлы бәхет эзләүчедән, ягъни «әтрәгәләм»нән, акрынлап көрәшчегә әверелә бара.

Яңа революцион күтәрелеш чорында А. Таһиров авыллардагы ярлы крестьяннарны помещикларга каршы котырта, шәһәргә килгәч, революцион эш алып баручы эшчеләр белән бәйләнешкә керә. Шулай итеп, аның иҗатына җәмгыять үсешенә тәэсир итәргә омтылган актив герой образы килеп керә. Әсәрдә капитализм шартларында кешенең язмышы, шәхес һәм җәмгыять проблемасы яңача яктыртылыш таба. Бу — язучының идея-эстетик карашында алга китүен, тәнкыйди реализмга таба якынаюын дәлилли.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң А. Таһиров солдатларның полк комитетына сайлана. 1917 елның августында Бөгелмә өязенә кайтып, Учредительный собраниегә сайлау чорында Вакытлы хөкүмәткә каршы агитация алып бара, Октябрь инкыйлабыннан соң волость Советы әгъзасы була. Ак чехлар фетнәсе вакытында Бөгелмә тирәсендә партизаннар отряды оештыра, Оренбургны А. И. Дутов гаскәрләре басып алгач, анда яшерен көрәш алып бара. 1918 елны Бөгелмә, Әлмәт яклары акгвардиячеләр, колчакчылар кулында калгач, алар Афзалны кулга алалар һәм Бөгелмә төрмәсенә ябалар. А. Таһиров аклар төрмәсеннән качып котыла. А. И. Дутов тар-мар ителгәч, Оренбург губерна башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, мәгариф бүлегендә укыту эшләре белән шөгыльләнә, губерна халык мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Аның тарафыннан 1920 елның 14 маеннан башлап «Юксыллар хакыйкате» исемле яңа газета чыгарыла башлый. Икенче саныннан ук аның исеме «Юксыллар сүзе» дип үзгәртелә. Аны чыгару эшенә А. Таһиров шагыйрь Һ. Такташны да тарта. Һ. Такташ газетаның җаваплы секретаре була. А. Таһиров шагыйрьне дус күрә, аның белән үзенең «Юл башында», «Эшчеләр» исемле пьесалары хакында фикерләрен алыша.

1921 елда А. Таһиров Төркестанга җибәрелә, Сәмәрканд өлкә комитетында тәүге партияле агитпроп мөдире була һәм Үзбәкстан Дәүләт институтында лекцияләр укый. Бер елдан соң ул Харәземгә күчерелә, анда да партия мәктәбе оештыра һәм «Инкыйлаб кояшы» газетасының редакторы итеп билгеләнә.

Оренбургта яшәгәндә А. Таһиров Идел-Урал буйларын 1921-1922 елларда чолгап алган ачлык фаҗигаләрен күреп, аның төп сәбәпләрен әдәби әсәрдә чагылдыру фикеренә килә. Әмма моны турыдан-туры язып чыксаң, язмышың ни белән бетәсен аңлап, әдип ул вакыйгаларны тарихи фонга төреп, тарихи шәхесләр «киемнәренә киендереп», «Янгура» исемле драмасын яза. Ачлык темасына икенче яктан килеп, 1923 елда А. Таһиров «Күчү чорында» исемле драма иҗат итә.

1917 елдан башлап Мәскәүдә, Казанда, Оренбургта басылган «Ирек улы Иркәбай», «Тау кабыргасында», «Бугазга-бугаз», «Канга-кан», «Салам сыйраклар», «Алар — аклар», «Авылда Октябрь», «Кояш чыккан вакыт иде», «Икәү» һәм башка хикәяләрендә А. Таһиров авылдагы үзгәрешләрне тасвирлый, халыкның аянычлы хәлен, гражданнар сугышы күренешләрен чагылдыра. Ул язган хикәяләрдә совет прозасының юл башына хас булган бер үзенчәлек — тормышны художестволы типиклаштыруда истәлекләр һәм чынбарлыкның конкрет фактларын чагылдырган очерклар аша килү хасияте күзәтелә.

Егерменче елларның урталарында «Матрос», «Туапсе» кебек әсәрләре языла. Революция һәм гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдырган истәлек-хикәяләре, «Беренче көннәр» һәм «Ташкын дәрья тармакларында» повестьлары иҗтимагый тормыш күренешләрен һәм шунда актив катнашучы геройларны чагылдыра.

1927 елда Мәскәүдә Коммунистик академия каршындагы ике еллык курсларны тәмамлаганнан соң РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты партколлегиясе секретаре булып эшли. 1931-1937 елларда Башкортстан Үзәк башкарма комитеты рәисе һәм БАССР Язучылар союзы рәисе итеп сайлана. 1932 елдан ул — РСФСР Њзәк башкарма комитеты президиумы әгъзасы. 1937 елда нигезсез репрессияләнә, һәм шул ук елны атып үтерелә. Афзал Таһиров 1956 елда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла1.

Иҗатының соңгы елларында А. Таһировның чын прозаик булып җитлегүен танымый мөмкин түгел. Ул әйләнә-тирәдә барган үзгәрешләр, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән даими кызыксынып бара. Һәр яңалыкның, вакыйганың эчендә кайный. Шуларның эчке хасиятен ачарга, мәгънәлерәк итәргә омтыла, шул рәвешчә, аның турында гомумиләштерелгән сөземтәсен әдәби әсәрләренә күчерә бара.

1927 елда аның «Ямәлкә тавы» исемле тарихи әсәре языла һәм шул ук елны басылып та чыга. «Комсомол» (1930) повестендә исә язучы колхозлар оештыру вакыйгасын тасвирлый. «Иген фабригы» (1930), «Штурвалчы» (1931) повестьлары да язучының иҗат мирасында саллы урын тоталар. «Машиналар каны» дигән әсәрендә исә нефтьчеләр тормышы чагыла. А. Таһировның пьесалары да әһәмияткә ия. «Килде-китте», «Ач һәм ялангачлар», «Кияү һәм кәләш», «Уеннан-уймак» исемле әсәрләре водевиль характерында язылган. Аларда татар шәкертләренең ярлылыкта яшәүләренә карамастан, белемгә омтылышлары калку чагылыш таба. Егерменче еллар башында язылган «Кан диңгезе», «Сәнәкчеләр», «Авылда көрәш» пьесаларында ул үткен каләме белән гражданнар сугышының кара тапларын яктырта. А. Таһиров утызынчы елларда саллы гына эш башкара. Аның бу чор иҗаты безгә иҗади эзләнүләренең юнәлешен ачык күрсәтә.

А. Таһиров иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүе язучының киң полотнолы эпик әсәрләргә мөрәҗәгать итүе белән бәйле. Егерменче елларның азагыннан башлап, язучы патша армиясендә хезмәт иткән һәм империалистик сугыш уты эченә куылган кешеләр язмышын яктырткан «Солдатлар» романы өстендә эшли, ә утызынчы еллар уртасында «Кызылгвардиячеләр» һәм «Кызылармиячеләр» дилогиясен яза. Бу вакытта әдип балалар өчен хикәяләр һәм пьесалар да иҗат итә.

Афзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре әдәбиятыбызда мөһим урын били.

ИСКӘРМӘ:
1. Башкортостан: Краткая энциклопедия. – Уфа, 1996. – С. 557; Большой энциклопедический словарь. – М., 1998. – С. 1173; Книга памяти жертв политических репрессий. – Казань, 2005. – Т. 14. – С. 13. Татарский энциклопедический словарь. – Казань, 1999. – С. 553.

Рәҗәп Бәдретдинов,
КДУ аспиранты



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013