Бүген Әдипләр: Касыйм Тәхау
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Касыйм Тәхау


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәсих Таҗиев
Таңчулпан
Касыйм Тәхау
Ләйсән Тимерова
Рәдиф Тимершин
Хәмит Төхфи
Фуад Туктаров
Роза Туфитулова
Касыйм Тәхау
Касыйм Нуриәхмәт улы Тәхау 1925 елның 10 сентяберендә Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак (Тукмак-Чишмә) авылында алты балалы гаиләдә туган. Иске Шөгер мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда – 1943 елның 6 гыйнварында армиягә алына. Моңарчы Кытай Республикасының бер өлкәсе дип саналган Маньчжуриягә җибәрелә. Чик буенда, хәрби бурычын үтәп, япон самурайларын тыеп тора. 1945 елның июнендә исә, комиссия узгач, минометчы Касыйм Иркутск хәрби авиация механиклары мәктәбендә укырга яраклы дип табыла. Таныклык алгач, (1947 елдан) Украинаның Чугуевтагы хәрби авиация училищесында механик вазифасында хезмәт итә. Иртәдән кичкә кадәр һавага күтәрелгән истребительләрнең төзеклеген кайгырта. Эшен тиешенчә башкаргач, ялга җибәрелә. Тукмактан әйләнеп килгәч исә, юлдагы солдатның киңәшенә колак салып, Казанга хат җибәрә. Үтенеч, ул еллардагы тәртип буенча, Гали Динмөхәммәтовка тапшырыла. Югары Совет Рәисе аның күчермәсен Мәскәүгә – СССР хәрби көчләр министры Александр Василевскийга юллый. Нәтиҗәдә шигырьләрен, язмаларын татар матбугатында бастырырга хыялланучы К.Тәхаутдинов 1949 елның августында Казанга – хәрби авиатехниклар училищесына күчерелә.
Очкычлар төзәтүче лейтенантның журналистлар сафына күчүе дә төрле маҗараларга урала. Максатка якынаю өчен, башта кичке урта мәктәп тәмамларга туры килә. Күп тапкыр рапорт язгач, ниһаять, 1956 елда хәрби хезмәттән җибәрелә. Әмма хәбәрчеләр сукмагына атлыгучы авиация механигына газета редакцияләрендә эш табылмый. Таныш-белешләре ярдәме белән Калинин исемендәге заводка фәкать станокчы булып кына урнаша. Монда сигез ай буе снаряд ясагый. Бераздан Казан дәүләт университетында, кешеләр һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына өлкән препаратор урын табыла.
Техникка медицина җиһазларын төзәтү, камилләштерү, яңаларын ясау бурычы куела. К.Тәхаутдинов бер үк вакытта читтән торып тарих-филология факультетының татар теле бүлегендә дә укый. Диплом алгач, 1962 елның җәендә, Социалистик Татарстан газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. 1990 елга кадәр әдәбият, сәнгать һәм уку йортлары, партия, совет, промышленность, төзелеш һәм транспорт бүлекләрендә эшли, җаваплы секретарь урынбасары була. Яңа ачылган Татарстан хәбәрләре газетасы редакциясендә, 1995 елга кадәр, өлкән хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы секретарь урынбасары вазифаларын башкара.
СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дипломы иясе (1973), Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1976), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Президент Минтимер Шәймиев тарафыннан автомобиль белән бүләкләнүче (2008) Касыйм Тәхау – 19 китап нәшер иткән каләм әһеле. Аларның җидесе – “Ай артыннан ай туа” (1977), “Табигать мизгелләре” (1982), “Каләмне штыкка тиңләп” (1990) , “Куян күмәче” (1997), “Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары” (2007), “Кондызлар илендә” (2010), “Өч әкият” (2015) Татарстан китап нәшриятында басыла. Калган уникесе авторның үз хисабына “Школа” басмаханәсендә дөнья күрә. Утызлап шигыренә композиторлар тарафыннан – ә алар арасында Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Заһит Хәбибуллин да бар – җыр языла. Шушы табышлары өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең “Шәрәфле язучы” таныклыгы тапшырыла.
Әлеге шигырьләр, хикәяләр, парчалар, әкиятләр, очерклар, мәкаләләр, повестьлар тупланмаларын кулга алсаң, алардан тиз генә аерылып булмый. Эчтәлек, вакыйга, шәхесләр игътибарны җәлеп итә.
***
Каты җилләр куба тора бу заманда: 
Күптән егылдык – торалмыйбыз һаман да. 
Рәхимсез кризис чорнап алды җир йөзен: 
Юл яруы авыр булыр бу томанда. 

*** 
Җил белән тартышты нәзакәтле гөл, 
Бермәл ары китте шәфкатьсез җил. 
Аптыраш: бер калкабыз, бер батабыз – 
Судагы калкавыч кебек безнең ил. 

*** 
Тәм табып, туган телендә сөйләшкәнгә – сөенәм, 
Чит-ят сүзләрне кыстырып һаваланса – көенәм. 
Әнкәм сөте белән кереп калды йөрәгемә ул, 
Татар телем – икенче кояшым – шуңа тиенәм. 

*** 
Карап торсаң гына чишмә булыр алкын, 
Җәйдә дә бәллүрдәй суы булыр салкын. 
Туган телен уяу саклар тугрылар, 
Милләтпәрвәр кимсеттермәс татар халкын. 

*** 
Тышта – гыйнвар салкыны сулышка каба, 
Бураннар да юлларны көрт белән яба. 
Шундый чакта кризис тотты якабыздан: 
Эшсезләр, эш эзләп, шәһәр буйлап чаба. 

*** 
Еллар бер-берсенә охшамас – булмас игез, 
Яңа елга аяк бастык, исеме – Үгез. 
Кризис үгездән дә яманрак – сөзеп таптар, 
Юлын япканда ялгышып, чыгармыйк мөгез! 

*** 
Әткәй үлде, тузган йортын безгә калдырып, 
Без дә яшәмәдек ташпулатлар салдырып. 
Алтын-көмеш, асылташларга табынмадык, 
Кешечә яшибез ил эшендә алдырып. 

*** 
Малай чакта кәнфит суырып үсмәдек, 
Күкрәккә ипекәй терәп тә кисмәдек. 
Ил үрләде – үсте, без дә буйга җиттек, 
Горур булдык, дошманга башны имәдек. 

*** 
Горур токымнан минем чордашларым, 
Акылын җигеп яши кордашларым. 
Тез чүкмәсләр – иманына тугры алар – 
Җил-давылларны кичкән юлдашларым. 

*** 
Ярсыма, йөрәгем, яшь чакларың күптән узган, 
Тормыш киртәләрен үтеп, икебез дә тузган. 
Чит кеше сагышын, кайгысын да уртаклашу, 
И йөрәгем, синең тибешеңне азмы бозган?! 

*** 
Тормыш корганда аклы-кара күренмәс, 
Нәфсең кытыклап торыр – һич тә сүрелмәс. 
Картлык килгәч, затлы әйбергә күз төшмәс, 
Кулларың да коньяк-ширбәткә үрелмәс. 
*** 
Эштән курыкмый: батырып эшли безнең татар, 
Төнгә кергәч, берни булмагандай йоклап ятар. 
Ә көндезен, Гали шундый, Әхмәт мондый, диеп, 
Иптәшенең яманатын тартынмыйча сатар. 

*** 
Салкын, дими, эссе, дими, үҗәт татар, 
Мәскәүдән искән җилдән генә бәгыре катар. 
Күкрәген куяр ачы җилгә – бирешмәс ул, 
Бакча итим, дип Идел-Йортын, эшләп ятар. 

*** 
Гасыр арты гасыр яшисең бит, киеп битлек, 
Күңелең тарсына, күрәсең, кылмасаң этлек. 
Ташла, татар, яман йөгең тарих чүплегенә! 
Чирең сине төпкә тарта – шундый ул хөсетлек! 

*** 
Йорт таза булыр бары имән өрлегендә, 
Ир ир булыр каны кайнаса ирлегендә. 
Гөлләр шаулап үсәр яраткан җирлегендә, 
Матурлыкның җисеме – яшәү көрлегендә. 

*** 
Өмет яшәр дәртле йөрәк типкән чакта, 
Һич тайпылмас – синең белән гел бер сафта. 
Иртә таңнан көч-ышаныч өсти сиңа, 
Безне әйдәп, гомер буе тора сафта. 

*** 
Койрык чәнчеп, сикергәләп чаба колын, 
Әйтерсең, очсыз-кырыйсыз аңа болын. 
Элдерә офыкка таба – белми кая, 
Кеше дә белми үтәсе тормыш юлын. 

*** 
Сискәнеп уянамын: бигрәк ямьсез төшләрем: 
Мине ташлап, бакый йортка күчте дус-ишләрем, 
Яшь хезмәттәшләрнең миндә эше-йомышы юк, 
Беркемгә кирәкмимен – ялгыз башым нишләрем? 

*** 
Балачагым эзләп, авылыма кайттым, 
Тауга менеп, инеш буена күз аттым. 
Авыл сүнгән, кара чәчле малай да юк, 
Табалмагач, тал төбендә үксеп яттым. 

*** 
Яңа елга керәбез. Кар чыпчык тезеннән, 
Суыгы да юк. Кыш ояла үз йөзеннән. 
Гасырлар агышы гайрәтен алган, ахры, 
Йөзе шуңа чытык – риза түгел үзеннән. 

*** 
Тәмен тоеп аша пешергән ашыңны, 
Ташлама җиргә авыр тормыш ташыңны. 
Зарлану, тез чүгү бизәми ир-атны, 
Горур атла югары тотып башыңны. 

*** 
Җәй челләсе. Кызды бу эсседән баш түбәсе, 
Минем алда – шылдырап кипкән печән күбәсе. 
Кышын печән ашаган сыерның сөте тәмле, 
Хуш исле бу күбәне, дим, әллә ятып үбәсе. 

*** 
Кичә уй-хисләрем тора иде елгадай ташып, 
Дөнья киңлекләренә җәелеп, күкләргә ашып. 
Бүген никтер илһам чишмәм тынды – һич җырламый: 
Энҗе сүзләр табалмыйча, утырамын баш кашып. 

*** 
Диңгез дулкыннарын ера-ера кыю йөздем, 
Салкын җилләргә бирешмәдем – барыбер түздем. 
Эшләдем, көчем-акылым җигеп – тормыш кордым, 
Бакча үстереп, җимешләрен кинәнеп өздем. 

*** 
Насыйп ярым булып, син тугансың Җирдә, 
Тотынышып, зур юл үттек, мендек үргә. 
Ике мәхәббәтне кушып, үреп бергә, 
Шатланып яшибез хатын белән бергә. 

*** 
Еракта калган еллардан эзлим иркәмне – 
Бергә гомер иткән сөекле Күркәмне. 
Сискәнеп, көрсенеп уянам йокымнан: 
Сагыш белән каршылыйм яңа иртәмне. 

*** 
Тартынмыйча әйт, кадерлем, назлы сүзләреңне, 
Ымсынган күземә багып йолдыз күзләреңне. 
Иркә искән җилдәй йомшак сыйпап үбәр идем 
Таң балкышын көнләштергән йөзләреңне. 

*** 
Исемең ерак галәмнән Җир кызы – 
Күкнең балкып янган серле йолдызы. 
Апаң минем кочакка кереп эри, 
Беләсеңме, син кем? Җизнәң балдызы. 

*** 
Назланасың, дөрләтәсең, йөрәгең ялкынын, 
Кугансың якыннарыңнан битарафлык салкынын. 
Кояштай елмаеп керфекләрең каккан өчен 
Бирер идем сиңа бу дөньяның бар алтынын. 

*** 
Кыш кышлыгын итәр, җелегеңә җитәр, 
Кар-бураннарын дулатып, шашып бетәр. 
Киез итек кигән, шәл бөркәнгән кызлар, 
Сиңа исләре китмичә, ары үтәр. 

*** 
Тутырып ач тәрәзәңне, әй җанашым! 
Сагынып килдем сиңа, кара кашым. 
Синең кайнар сулышыңнан, әй сылуым, 
Акылдан шаша чуалган мескен башым. 

*** 
Сагыш кимерә. Таба алмыйм чарасын, 
Сиңа килдем. Бәйлә йөрәгем ярасын. 
Сөю-сөелү – ерак гасыр мирасы; 
Ярлар гына белә шифалы дәвасын. 

*** 
Сукыр мәхәббәт җанга берни тормас: 
Ташлы юлдан тигез генә сине бормас, 
Һич тынмас салкын җиле ике арада, 
Сайрашып яшәр өчен оя да кормас. 

*** 
Үсмер чакта мәхәббәт ишеген куркып кактым, 
Чибәр кызлар миңа баккач, өнсез үрә каттым. 
Берзаман хисләрем, елга кебек ташып китеп, 
Сөю утында дөрләп яндым, суларга баттым. 

*** 
Утым, ахры, сүнә, дигәндә, син булдың пәйда, 
Тартынма, нур түгеп, йөрәк түремә уз әйдә! 
Кара чәчемә көмеш бөртекләре кунса да, 
Әле каным кайный, йөрәгем дә түгел бәйдә. 

*** 
Дулкыннарга каршы колачым җәеп йөзәм мин, 
Тәнемдә көч-гайрәтем ташып тора – сизәм мин. 
Янымнан кояш көндәше – бер кыз үтеп бара, 
Читләр ярыдыр, дип тыелып калам – түзәм мин. 

*** 
Фахишәлектә кесәң яшел акча белән тулыр, 
Бермәлне, чәчәкләргә охшап, гүзәллегең сулыр. 
Хәтта нур чаткысы да күзләреңне ташлап качар, 
Кияүгә чыга калсаң, наз чишмәң корыган булыр. 

*** 
Бердәнберем – бакыйлыкта. Әй йөрәгем, түземле бул! 
Сагынасыңмы? – диләр миңа. Сагынмаган кая ул! 
Кичтән ятам, иртән торам, көндезләрен "тилерәм", 
Фотосурәтенә карап, сөйләшеп йөрим – бары шул! 

*** 
Алиһәм – фәрештәм син. Йөзең нур белән тулган, 
Шулай дип эндәшәм дә, син Җирдә туган. 
Яннарымнан куып җибәр әрсез сагышны, 
Шул иде бит җанга бертуктаусыз салкын куган. 

*** 
Минем алда тыз-быз килеп йөренәсең, 
Ул да булмый, мыегыма үреләсең. 
Хак сүз әйтәм: сәер кыланышың белән 
Миңа азгын сылу булып күренәсең. 

*** 
Беләсеңме, иркәм, сине яратам мин үлеп, 
Ә син йөрмә, берни булмагандай, миннән көлеп. 
Колакка ятышлы, йөрәгем көткән сүз әйтсәң, 
Гомер буе алма ашарбыз, урталай бүлеп. 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013