Бүген Әдипләр: Сүрия Мингатина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сүрия Мингатина


Әнвәр Маликов
Фидаил Мәҗитов
Инзилә МӘҖИТОВА
Заһид Мәхмүди
Сүрия Мингатина
Әгъния Миннебаева
Мидхәт Миншин
Рәшит Минһаҗ
Әлфия Миңнуллина
Илдар МИРГАЛИМОВ
Фирдәвес Мирзаянов
Ленар Мифтахныкы
Зөбәер Мифтахов
Сәрия Мифтахова
Рафис Могыйнов
Азат МOЗАФАРОВ
Рамилә МОРАТОВА
Ирек Мортазин
Мансур Мортазин
Алмаз Мостафин
Мөдәррис МОСТАФИН
Фәнзилә Мостафина
Зәет Моталлапов
Камил Мотыйгый
Фәнис Мотыйгуллин
Әлфия Мөбарәкова
Муса Мөлеков
Ленар Мөхәммәдиев
Гайнан Мөхәммәтҗанов
Рәмзия Мөхәммәтҗанова
Рузилә Мөхәммәтова
Хәмит Мөхәммәтшин
Ландыш Мөхатдисова
Роза Мулланурова
Рәсимә Муллаянова
Сүрия Мингатина

"Уйларым көннәр күк..." (Сүрия Мингатина шигырьләре)

Мингатина (Батталова) Сүрия Мәхмүт кызы 1964 елның 5 ноябрендә Әтнә районының Күәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күәм урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1982 елда КДУның филология факультетының, журналистика бүлегенә укырга керә. 1987 елда аны тәмамлап, дүрт ел Әгерҗе район газетасында чыныгу ала. Әтнәдә район оешкач, район башлыгының чакыруы буенча кайтып, “Әтнә таңы” газетасында редактор урынбасары булып эшли. Белгечлеге – журналист. Матбугаттагы эшчәнлегенә быел август аенда 30 ел була.

    Эшләү дәверендә алган бүләкләре: “Бәллүр каләм” иясе. Бөтенроссия “Татар рухы һәм каләм” бәйгесе җиңүчесе, Дәүләт Советының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнүче, төрле бәйгеләр җиңүчесе. Татарстан Журналистлар союзы әгъзасы. “Күңел чыңы” әдәби түгәрәге җитәкчесе, шул исемдәге блогы бар. “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

   “Күршедәге Маһруҗамал әби янына туганы Самат Шакир еш кайта иде. Ара-тирә бер төркем язучылар кунак була иде бездә, аларның сөйләшкәннәрен тыңлау да рәхәт иде. Шигырь укыйлар иде алар, ә без ишек ярыгыннан гына аларны тыңлый идек. Өйдәге автографлы китаплар - кадерле истәлек. Әбинең вафатыннан соң да Самат абый еш кайтты әле безгә, Әтнәдә журналист булып эшләгән чорда аны җитәкләп, болыннан җәяүләп, Кушлавычка - Тукай музеена барганыбыз истә. Студент булгач, мөхтәрәм укытучыларым Мөхәммәт абый Мәһдиев белән Галимҗан абый Гыйльмановның сүзен тыңлап, азрак “Әллүки” иҗат берләшмәсенә дә йөреп алдым. Иҗат оеткысы шул вакытта салынган булгандыр. Болай беренче шигыремне 10 сыйныфта укыганда язган идем”, - дип искә ала Сүрия Мәхмүт кызы.

   Уйларым көннәр күк...

Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска. (Альфонс Доде)

Замана агымы бөтереп очырта,

йомычка урнына әйләнәм,

буй кыска.

Җирнең үз күчәре чиксезлек кырында

әйләнә минем күк:

көн кыска, төн кыска...

Еллары озын күк, уй кыска.

Гамьсезлек үтерә,

битараф кешелек, тамак тук...

Тарихи бергәлек, ялгызлык,

аңсызлык, алырдай сабаклар

онтыла.

Татарның үткәне, күпме кан түккәне...

иреге, хөрлеге...

әйләнә минем күк сәясәт кырында...

– киләчәк куркыта.

Уйлары өркетә:

яшәрме татарым гел шулай

вакытның агышын тоймыйча.

Үзенең милләтен,

үз телен, үз көен белмичә...

Уйларым көннәр күк бик озын,

еллары гел кыска...

   ****

   Вакландык

Дөнья тулган вак таш,

шәһәр буйлый вак таш,

авыл сыйлый вак таш...

Чәчелепләр киткән,

тапталыплар беткән,

кирәк түгел... җиткән.

Дөнья тулы адәм,

ә күпмесе әрәм...

Кимсенепләр яшәп,

керләнепләр беткән,

вак таш халәтендә 

түшәлгәннәр күптән.

Вак таш... вак баш...

Берлек, юклык... күплек...

- бар да онытылган.

Ваклык чоры түрә булган илдә ...

тапталабыз бергә.

Байлык чоры үтәр,

онтылмаган тарих.

Төзер өчен ныкны

вактан башлар халык.

Урам буйлап атлыйм...

Үткәннәрдә – үзем...

Вак таш җыйнап халкым

якламасмы үзен?!

   ****

   Хыял идең!..

Өмет идең...

Сындың. Китек күңел...

Алып килгән язың – буран!..

Туңды яшел чирәм

баш калкытмас борын.

Сулык-сулык сызам...

Син Наз идең...

Кышны эретә алган.

Гөрләвекләр уйды эзен...

Юл сапмады,

җуйды юлын көзен.

Хыял идең...

Мине сыендырган

шау чәчәкле җәйдә.

Җирне җылытырлык очкын

синнән иңде

кышкы суык айда...

Яз җылысы алдаганын

белә идем. Күндем.

Күңел төбе тирән –

анда сине күрдем.

Яктыртмакчы булдым...

Бер нурымнан көйдең...

Ә мин Кояш идем...

   ****

   Якын килмә!

Яз кояшы көлә, ә мин өшим...

Синнән искән җилләр телеп-телеп өтә...

Өзмә җанның сүнми калган бер өметен-

Көтсен!

Истә әле, онтылмаган

“Язгы җилләр – минем сулыш,

өметемне өзгән чакта

язлар китерергә булыш... –

Тырыш!”

Боерулы синең тавыш...

Өметләнеп эзли һаман -

сөю җитми аңа.

Адашыплар синең нәфес

тыпырчына җанда.

Кабаланма!

Кылдан нечкә өмет...

Якын килмә!

Яратмагач җаннар салкын.

Ә шулай да чакырасың...

Дәшмим!

Өзим әле синең җанның соң өметен...

Көтсен...

   ****

   Соңлаган сәлам

Яшьлегемне урыйм ихтыярсыз,

Сукмакларым меңгә буталган.

Йөрәгемне телә ничәнче көн

Синнән килгән ялкын – бер сәлам...

Шул сәламне күтәралмый атлыйм,

Бураныннан тыным кысыла.

Сагынгансың, яраткансың икән...

“ Еллар оныттыра алмый...”-

Эзләвеңне ишетәм.

“Тик бер генә көнгә, бер сәгатькә...”-

Чакырганың өтә күңелне...

Тыңламаган идем сине ул чак,

Камчы яшен тетә үземне –

кайтып булмый!

Тиңен түгел кебек идем –

буй җитмәслек ...

Табынганмын сине ишетми...

Ишеттем дә әйткән сүзләреңне

калтырадым...

Никтер өшетте...

   ****

   Чүл дәрьясы- күмер

Ничек синсез яши алдым икән

җан җылыңны тоймый...

Гомер кадәр гомер узган

үлчәмнәргә сыймый.

Яратуга туймый...

Мизаннарда – бары да бар,

хатирәләр- диңгез...

Ачыларын үлчәр өчен

герләр җитмәс кебек.

Төптә – тозлы киңлек...

Утырым-утырым, катлы юшкын

баскан күңел күзен...

Мин сине күрмәгәнмендер,

ник дәшмәдең үзең?..

Мәхәббәтле көзем...

Синең сынны җыям һаман

сөюемә төреп...

Як-ягымда комлык.

Курка-курка, бик сак кына

сокланамын күреп?!

Калыплары үзгә, гаҗәп

керсез икән күңел...

Мәхәббәтнең бизмәнендә –

ике көзле гомер.

Чүл дәрьясы – күмер...

   ****

   Сагынам әле...

Сагынасы килә сине,

яратасы...

Булмасаң да инде беркем.

Йөрәк түрендәге урының

каршы килә... –

Керер микән анда

кем дә булса беркөн...

Син дә түгел беркем!

Яратасы килә...

Ник буш җиһан?!

Күзләр эзли һәр көн

сиңа охшаш йөзне...

Акыл көлә хистән,

 и томана күңел...

Мин дә түгел беркем!

Беркем түгел хәзер

Син дә! Мин дә!

Телем –телем хисләр

очты никтер җилгә...

Сакламадык яратуны

кайтавазы арттан килә...

Үкендерә... көйдерә!

Акланасы килми...

Аңлату да көтмим.

Риза түгел күңел

сине югалтканга...

Сагынам бүген!

Сине уйлап...

Яратудан очып йөргән көнне...

Табармын күк сине!

   ****

   Мәхәббәтем-диңгез

Шаулый диңгез, бәргәләнә...

сыя алмый ярларына.

Каракучкылт дулкыннары

бәрә - кага җаннарыма.

Тын да алмый торам карап,

күтәрелә хисләр кабат...

Аксыл томан каплап ала

бар киңлекне, чиксезлекне...

әйтерсең лә, галәм...

Тынды кебек, бетте дисәм,

алып ата янә өскә,

тыялмыйча үзен...

Бар хисләрем сибеләләр,

без – бербөтен...

Ярсый-ярсый күтәрелү...

Бар туктатып кара...

Дулкын шавы җанга кага.

Син – хөкемдар,

күзәтәсең, көлемсерәп елмаясың...

Дулкын белән бөтереләм,

кыйный, болгый, чолгый...

Сулыш каба...

бу зилзилә алып атар мине.

Кызгану юк. Исәпләшми киңлек...

Әрнү катыш илерүле,

ялварулы тавыш...

Күпме моң һәм сагыш

күзләремнән тама...–

хисләремне аңламагач,

ник торасың басып янда.

Бар иде бит тын вакыты,

бәрмәде дә, ярсымады...

Селкенмәде күңел.

Тын диңгезгә риза булып,

берни күрми яшәгәндә,

ник кузгаттың мине?

Тыелу юк хисләремнән...

Гарасатмы көтә алда?!

Хәтта ачы җиле;

Үзәгем дә – диңгезнеке,

танымассың инде...

Сокландыргыч дәрья–

төсләр уйный монда,

әрнү татлы, сагыш-газап...

Бәясе дә үзгә, урталык юк...

Уйлар белән санлашмыйлар...

Булмый туктап, тукталып та..

Көчле бу хис. Котырына:

аста – дулкын, ярда - дулкын,

тарта дулкын, канда – дулкын...

Нәүмиз булып басып торам...

Өшегәнгә түзеп.

Урын тапмый никтер җиһан...

Дәва тапмый бу җан.

Мәхәббәттә соңга калу,

тапканнан соң өзгәләнү

артык авыр икән.

Энҗең булып төпкә ятыйм...

Сагынырсың беркөн...

Табулары, югалтуы,

ай-һай читен.

   ****

   Әтнәм җире!

Печән иле, үлән исе, сайрый кошы, исә җиле...

Туган якта басып торам, күпме киңлек: Әтнәм җире!

Туган туфрак, саф һавасы, мең исертә, мең дәвасы...

Зәңгәр күктән килә кебек чал тарихның кайтавазы:

Талир тәңкә, ахак йөзек...- сәүдә иткән сала төзек,

Гатаулла йорты шаһит, төзи белгән авыл элек.

Кем интегә, кайсы мохтаҗ...- аңа барган,

Ул булышкан, авыр хәлдән йолып алган.

Авыл халкы әл (е) дә сөйли,

мәрхәмәтле бае белән исән калган.

Яши белгән, кәсеп иткән, күпсенмәгән...

Тез чүкмәгән дошман явы килгәндә дә,

асылларын җир читенә сөргәндә дә...

Әйтә белгән соңгы сүзен: “Кулак түгел!..”

Басып торам туган якта,

хатирәләр җан яңарта:

Ашыт буе, Кала тавы,

ак чыршылар салда аккан чорың кайда?

Дәрья суы акмас кире... - юшкын җанда.

Мең ел элек кала салган

Әйшә ханның эзе калган туган якта.

Манарасын саклый бүген газиз җире -

фатихасы – изге чишмә, агыла халык...

Әтнәм яши...- күкләр шаһит.

Басып торам туган якта, хәйран калып,

Горурланам – җанда кайный бетмәс шатлык.

Мин дә синең кызың, Әтнәм!

Илтәм сине киләчәккә җырга салып...


Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013