Бүген Әдипләр: Айрат Суфиянов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Айрат Суфиянов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Айрат Суфиянов Айрат Тәлгать улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортостан Республикасының Балтач районы Усман авылында туган. 1985 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Кылычлы җил» (2006) дигән шигъри китап авторы. Хәзерге вакытта КАМАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер булып эшли.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

Өскә җыелыр күбек

Айрат Суфиянов – контрастлар һәм метафоралар шагыйре. Ул – нарасый сабый да, милләтенә иңен куярга әзер шаһ ир дә, тик таянырга теләүчеләре генә әллә кая китеп олаккан һәм... шагыйрь "урам тулы берни аңламаган зомбилашкан күзләр", "бушлык йотып барган көннәр" белән күзгә-күз карашып калган да, "гарипләнгән бу чор"ның үзенеке икәненә ышанасы килми, гаҗизлектән чорыннан ук баш тартмакчы була, әмма:

кичерегез, күкләр, кичерегез 
Чарасызлык колын! – 
дип ялварырга мәҗбүр була. Әле аның "яктылыкка чәчрәп чапкан колын-өмете" исән... Шул өмет- колынын киләчәккә күчерү өчен ул яшәргә тиеш!
Шагыйрь белә:
Тирәндәрәк ятар энҗеләр, 
Өскә җыелыр күбек. 
Ул да яшәүдән баш тартса, 
Кемнәр кадерләп күтәрер 
Үксез туфракны үбеп?! 
Әйе, үксез туфрагыбызны җаныбыз биеклегенә күтәрәсебез бар! Аны зомбилашкан күзләр тулы гарип чор балалары күтәрә алмаячак шул.
Һәр шигырь юлы саен йөрәк яраларына бәргәләнгән шагыйрь ярасына кагылмас өчен, тетрәү баскычларына басмый, гына күтәрелергә мәҗбүр буласың түгелме? Әйе, башка чарасы калмагач, шагыйрь соңгы чарасын куллана. Аңа килгән җиңеллек тә тәмуг газапларына тәңгәл.

Шундый җиңел, яңакларым  буйлап 
Кан кушылган яшьле моң ага... 
– ди шагыйрь һәм бу – чорыбызның йөзләгән-йөзләгән шагыйрьләре, милләт җаны халәте. Бу – милләт җанын алырга җыенган газраил чалгы алдында яланкүңел, шыр ачык җан белән бергә-бер, күзгә-күз карашып торган шагыйрь халәте...
Аның, татар шагыйренең, дөнья белән җанын, милләтен тоташтыручы иң олы чарасы – телен кисәргә торган мәкер чалгысы каршында бер Аллага ялварып торырга мәҗбүр халәте. Шушы чарасызлык колы шагыйрь.
Кешеләр! Яктылыкка чәчрәп чапкан өмет-колынына җаныгызны ачыгыз! Андый колынны иярли алсагыз, җаныгыз яктырачак, ә дөньяны җаннар яктысы яктырта!
Чарасызлык колы булудан котылуның бердәнбер чарасы да шул: милләт гаме белән җаннарны яктырту!
Шагыйрь Айрат Суфиянов шигырьләре белән нәкъ менә шуңа омтыла да инде.
Нәҗибә Сафина

Түрәгә 

Чикләнгән ул... мәңге таба алмас 
Хакыйкатьнең алтын алмасын. 
Үз дөньясын ачып аңламаучы, 
Кеше фикерен дә санламаучы 
Башкаларны ничек аңласын?! 

Сыенып булмый 

Хәрам туплап мәчет салды 
Зиннәтле ап-ак таштан. 
Манараның ярымае 
Күкләргә үк тоташкан. 

Шатланып кабул итте ул 
Фанилыкның рәхмәтен. 
Татырга да исәп тотты 
Ике дөнья рәхәтен. 

Максаты да яулау иде 
Мәңгелек мәхәббәтен. 
Кеше хакы кайчан, кемгә 
Китергән бәрәкәтен? 

Якынайтса якынайта 
Җаныңның һәлакәтен. 
Ташлый караңгы бушлыкка 
Кояшсыз хәрәкәтен. 

Һәр монафыйкның башына 
Сугачак хөкем кулы. 
Аллага да, шайтанга да 
Сыенып булмый берьюлы. 

*** 
Якындырмы, белмим, ерактырмы 
Гомеремнең тыныч ялына? 
"Кешелегем исбатлачы!" – диеп 
Бер Ходайга җаным ялына. 
Хәтер-диңгез... дулкыннары кайнап 
Бәрелгәндә йөрәк ярына, 
Калкан, кылычлы да акбүз атым, 
Данлы үткәннәрдән урап кайтып, 
Тотынырга өнди ялына. 

Чарасызлык... 

Бәхилләшеп, соңгы кошлар китә. 
Нинди моңсу көзләр! 
Урам тулы берни аңлатмаган 
Зомбилашкан күзләр. 

Яшәүнең дә, иҗат итүнең дә 
Утлы кузын тотып 
Атлап киләм, янәшәмнән бара 
Көннәр, бушлык йотып. 

Ялгышканын тойган халәттә дә, 
Тетрәп-тетрәп, күңел 
Кабатлады: "Гарипләнгән бу чор, 
Юк, минеке түгел". 

Кичерегез, күкләр, кичерегез 
Чарасызлык колын. 
Саташты да юлдан гына чыкты 
Каләм йөрткән кулым. 

Миндә һаман исән яктылыкка 
Чәчрәп чапкан колын. 

*** 
Яз кояшы өмет белән 
Ничекләр исәнләшим? 
Кысыр болытлар эчендә 
Уйный адашкан яшен. 

Халкым татыган михнәтнең 
Нәкъ уртасында яшим. 
Җан-төнбоек касә ташып, 
Чәчрәсә тамчы яшем, 
Киң дәрьяга әверелер дә 
Ургып ачылыр кебек. 
Аркасы чыккан дулкында 
Заман чагылыр кебек. 

Тирәндә ятар энҗеләр, 
Өскә җыелыр күбек. 
Кемнәр кадерләп күтәрер 
Үксез туфракны үбеп?! 

Сабый йоклый... 

Салкын ташка канатларын тидергәләп, 
Кара төндә, мәгарәдә уй-күбәләк. 
Адашса да, оча эзләп таң кояшын. 
...Бу мизгелдә яшь бер ана төшләрендә 
(Калыр микән хуш исләре түшәгендә.) 
Үрә иде ап-ак бәхет такыясын. 
...Ә бишектә җиде айлык сабый йоклый, 
Галәм белән бәйләнешен җуймаган да. 
Көлеп куя, әллә инде сөенәме 
Фәрештәләр аңа карап туймаганга? 
Көлеп куя, әллә инде әнисенең 
Төшен имә, без белмәгән тылсым аша. 
Әллә инде баһадирдай уйнап кына 
караңгылык явы белән көч сынаша? 
...кара төндә, мәгарәдә уй-күбәләк 
Адашса да оча эзләп таң кояшын. 
И, Ходаем, ялварамын: яктылыктан 
Мәхрүм итмә шул сабыйның җан карашын... 

Намаз укый гамьле яктылык 
Бу тормышның зар-кайгысын гына, 
Үз чорымның фаҗигасен генә 
Таный белгән йөрәк йөртәмме? 
Юк ла! Юк ла! Чәчләремне тарап, 
Җил җилдереп үтә иртәнге. 

Гөл күзеннән, нәни кояш булып, 
Чык тамчысы төшә атылып. 
Тереклеккә имин язмыш юрап, 
Күтәрелә барып югарырак, 
Кош догасын сулый яктылык. 

Таң көенә биеп таллар шаулый 
Әллә, сөйләп төнге төшләрен? 
Мин тормышны артык сөйгәнгә дә 
Сазлыкка ук барып төшмәдем. 

Тормыш мине кыйнап назласа да, 
Кырыслыгын аклап чынлыкның, 
Бер егылып, бер аякка басып, 
Гөнаһларым хөкем-дарга асып 
Рухым белән үсеп чыныктым. 

...И, күпкырлы тормыш, уралсам да 
Алмаш-тилмәш кара, агыңа, 
Шат елмаеп сыенасым килә 
Иркәләнеп балачагыңа. 
Юкка түгел, күңел – көзгемдә 
Иртәнге күк... һәм гөл чагыла. 

Гөл күзеннән нәни кояш – теләк 
Чык тамчысы төшә атылып. 
Тереклеккә имин язмыш сорап, 
Күтәрелгән җанда илһамлырак, 
Намаз укый гамьле яктылык... 
 

"Ватаным Татарстан"



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018