Бүген Әдипләр: Суфия Галиева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Суфия Галиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тимерхатмулла Габдуллин
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Таһир Гыйлаҗев
Суфия Галиева
(1925-2012)

“Милләттәшем” сүзен яклап парткомга кердем...

27 октябрьдә 86 яшен тутыручы яучы һәм дини-милли вәгазьләре, чыгышлары белән танылган табибә, шәхси тормыш тәҗрибәләренә, дини тәгълиматларга таянып язылган дүрт җыентык авторы Суфия Галиева Казанның тере тарихы дисәм, арттыру булмас. Вакытында Суфия апаның кульязма истәлекләрен редакцияләргә туры килгән иде. Аның хәтер сандыгын шушы көннәрдә тагын бер барладым: без Казанның Яңа бистәсендәге моннан 60-80 дистә еллар элек булган хәлләрне искә төшердек. Бу үзенә күрә Хәтер көне алдыннан казанлыларның тарихи-рухи калебен күзаллауга тиң булды.
Яңа бистәдә аның әтисенең халык телендә "ал пулат" дип йөртелгән зур таш йорты совет заманы чорында балалар бакчасы була, ә аннары бушап кала. Суфия апа 2008 елда әлеге җимерелеп барган йорт янында төшкән фотоларын күрсәткән иде. Шуңа күрә иң беренче чиратта шул хакта кызыксындым.
- Суфия апа, Казан урамнарының тарихи йөзен – биналарын кайтару, төзекләндерү эшенә керештеләр. Сезнең әтиегезнең йорты ни хәлдә?
- Ельярым чамасы элек сүттеләр, ташларын ташыдылар... Үзем авыруым, картлыгым сәбәпле гариза белән җитәкчеләргә танылган камытчы йортын саклыйк, Казан атларын караучылар музее итик, дип мөрәҗәгать итә алмадым. Күрше-тирәләр йортны сүткәндә: "Бу урынны өлкәннәр бик изге урын диләр иде", - дип сөйләгәннәр. Чыннан да, әти мәрхүм бик күп яхшылыклар, изгелекләр кылган кеше.
- Кызганыч, әлбәттә, бик күп вакыйгаларга шаһит йорт-кура, нигез югалган. Казан тарихының кызыклы бер сәхифәсе җуелган... Ә бу сәхифә ничегрәк башланган соң?
- Әтием Кама Тамагында туган. Җиде буын башы – Җәмкар бабайдан башланганын әйтер иде. Балаларча куынып, Җәмкар бабамның улы Бәки батырның көчле, данлыклы кеше булуын бик матур тасвирлый иде. Икенче буын бабам - Мәлләбәки бик зур гәүдәле, пәһлеван була. Ул заманнарда Казан ханлыгы җирләре бик куе урманнарга бай була. Бәки менә шул урманнарда агачлар кисеп, юллар ачкан. Хәзерге көнгә кадәр татар халкы телендә Бәки урманы, Бәки юлы, Бәки базары, Бәки авылы дигән атамалар сакланган.
Әтием сөйләгәннәргәкараганда, 1863 елларда игеннәр уңмый. Бу хәл 3 ел рәттән кабатлана. Әтигә ул чакларда 7 яшь тула. Кыш көне бабам бердән-бер атларына чана җигеп, җәмәгатен, улын утырта да, Казанга таба юл тота...
- Җиде яшендә Казанга килгән авыл малаен калада ни көткән?
- Ул Каретный двор дип аталган данлыклы рус кешесенең зур мастерскойларына өйрәнчек булып урнаша. Әтием Яңа бистәдә “ал – таш пулат”ын салганчы 20 ел буе шул атлар карау хезмәтен үзләштергән. Атларны җаны белән яратырга өйрәнә. Казан – Уфа губернасында “камытчы Гариф” дигән аты тарала. Ул бит атларны тәрбияләүче, нәселле атлар үрчетүче генә түгел әле, Казанның хәлле байларының, урысы һәм татарының, атларына кирәк-яракларны ясаучы да була. Олыгайган көннәрендә һаман: "Суфия кызым, Казанда шундаен таза тормышлы, атларны чын күңелләре белән сөюче бәндәләр бар иде!", - дип искә төшерә килде... 4-5 яшьлек сабый чакларымда ничек яшәвебез хәзер дә хәтеремдә: әтиемнең тырышлыгы, уңганлыгы, яхшылыклары аркасында үз өебез, зур бакчабыз, бакча уртасында беседка бар иде. Ишек алды бик зур (дворовое хозяйство), бакча буенда агачны юнып ап-ак кое ясалган. Уң якта гаҗәп күп ат абзарлары. Хәтеремдә, 7 аты бар иде әтиемнең. Инде тагы ишек алды тулы кош – корт, тавыклар, үрдәк – казлар, хәтта күркәләр...
- Үз көче белән кала бистәсендә ныклы тормыш кора алган авыл малае ул заманнардагы мөһим Казан хәлләренә катнашканмы?
- Әҗем мәчетен салышырга күп акча биргән һәм ел саен төзекләндерү өчен бик күп сәдака кылды, дип сөйлиләр иде. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Казан шәһәре мэры чакырып: “Господин Гарифулла,татар авылларыннан 100 ат җигеп китердек, сез шул атларны сугышка егетләр атланып утырып китәрлек итеп әзерләгез”, -дигән. Әтием байлардан бирәчәккә акчалар җыеп, үзенең болгар күннәрен генә файдаланып, 100 атның бөтен кирәк-яракларын булдырып, егетләребезне шуларга утыртып сугышка озата. Аннары Россия императоры Николай II әтиемне Санкт-Петербургка чакырып, бик мәртәбәле “За усердия” көмеш медале белән бүләкли. Медаль әле дә саклана.
Казанда 1921 елда ачлык була. Авыл кешеләре Казанга килеп, ачлыктан хәлсезләнеп хәтта урамнарда егылалар. Тирә-юнебездә яшәүчеләр очраган бер ачлыктан хәлсезләнүчегә: “Гарифулла абзый капка төбенә барып егылыгыз. Ул юмарт бәндә, ярдәм итми калмас”, - дия торган булганнар. Ачлык елында әтием 17 кешене өендә кыш буе ашатып-эчертеп, терелтеп чыгарган.
Медаль алганда 44 яшендә булса, алтынчы дистәсен ваклаганда аны бер тәүлек эчендә гаиләсе белән йортыннан сөреп чыгаралар, үзен Черек күлгә алып китәләр. 1929 елны революциядән соң башланган НЭП заманында безнең бөтен җиһазны - үзебезгә чүмеч тә калдырмый - 7 ат арбасына төяп алып чыгып киттеләр... Инкыйлабтан соң безнең хәлләр әнинең яттан сөйләргә яраткан Тукай шигырендәгечә иде.

Өметсезлек, усаллык, вәсвәсәләр
Зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр.
Өзеп барлык хәятымнан өметне,
Димен: “Аһ! Бар да бетте, бар да бетте!”...


...Бик күп еллар элек, Казан халкы Бауман урамындагы “Бүләкләр” кибетенең киң баскычларыннан, ике кат арасына куелган байлардан талап алынган үтә дә матур бизәкле көзгегә карый-карый менә иде. Мин дәменә шул кибеткә барырга һәм шул көзгегә карарга ярата идем. Ул бала-чагымны хәтерләтә иде. Инде күптәннән ул көзге дә юкка чыкты.
- Әтиегезнең тормышы гыйбрәтле, ә менә Сезнең - таланган, урамга чыгарып ташланган бай кызының тормышы башкалада ничегрәк дәвам итте?
- Мәктәптә укыганда «бай кызы» дип бик кырын күз белән карадылар. Яңа бистәдә эшче халык, бик авыр тормыш итүчеләр, ат белән йөк ташучылар яши иде. 1 нче үрнәк татар урта мәктәбен тәмамладым. Уналты яшемнән, сугыш елларында бик күп Казан балалары кебек хәрби заводта эшләдем. Коточкыч сугыш михнәтләрен, без, казанлылар, бик нык тоеп яшәдек. Талонга 400 грамм ипи тия иде. Без, яшьләр, кәгазьдәге яшебезне бозгыч белән бетереп, бер яшкә арттырып паспорт алдык. Иртәнге алтыдан кичке 11гә кадәр эшләдек. Мин Казан медицина институтын уңышлы тәмамлап, 42 ел медицина өлкәсендә эшләдем. Шунысын да әйтим, сугыш елларында ачлы-туклы, ялангач, авыр хезмәттә булсак та, шәһәребездә тынычлык, татулык хөкем сөрде. Бернинди зыян салырга тырышмадык. Алланың рәхмәте, Яңа бистәдәге Ак мәчетебез эшләп торды.
- Суфия апаның хәтер сандыгында гыйбрәтле вакыйгалар, фактлар санап-барлап бетермәле түгел. Өлкән хаҗия бәян иткәннәрдән сугыштан соң Казанда яшәүче татарларны да күзаллавы авыр түгел.
- Үз тормышымнан чыгып шуны сөйли алам, без яшәгән заманда, мехкомбинат, тарихи татар зираты якларында, Яңа бистәдә үлгәннәр һәм бөлгәннәр, куылган татарлар гына иде. Бистәне су басканнан соң туганнардай тату яшәгән татарларны каланың төрле районнарына тараттылар. Без шулай бер-беребезне дә, татарлыгыбызны да югалттык.
Тагын бер хәл күңелемдә саклана. 1964 елны, гадәттәгечә, улымны бала караучыга тапшырып, чанасын тартып эшкә ашыктым. ТАССР республика санэпидстанциясе бинасының ишеген чанам белән төртеп ачуга, каршыма бер эпидемиолог килеп басты. “Кара аны! Соңга каласың!”, - дип каршы алды ул. Ә мин: “Әй, милләттәшем, ишекне ачарга, бала чанасын коридорга алып керергә булышсаң, ни булыр иде?!”, – диюем булды, бик каты әче тавыш белән: “Карагыз әле, Суфия Гафиятуллина миңа милләттәшем ди! Милләттәш дигән сүзең өчен парткомга язып бирәм!”, - дип бик ямьсез итеп кычкырып җибәрде. Парткомнан ул вакытларда куркып тора идек. Андагыларның сүзе закон. Шуннан үзем партком секретаренә кереп, булган хәл турында сөйләдем. Аның янына Тукай җыентыгын тотып кердем. “Милләткә” дигән шигырьне партком секретаренә укып та чыктым.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта – милләтем,
Саулыгың–минем саулык, авыруың– минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле,
Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне...


Җир йөзендә Аллаһ яраткан төрле милләт халыклары яши. Коръәндә Аллаһ: “Сезләрне яраттым, төрле милләт вә халыклар итеп, бер-берегез белән танышып-белешеп торуыгыз өчен”, дигән. Димәк, милли телләр төрлелеге дә Аллаһның илаһи бер карары илә барлыкка китерелгән. Милләтләр, телләр төрлелеге бу дөньяның табигый бер сыйфаты.

Айзирәк ГӘРӘЕВА
www.Intertat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013