Бүген Әдипләр: Фоат САДРИЕВ. Cоңгы көз
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"C" хәрефенә язмалар

Әнвәр Низаметдинов. Ул түбәннән - тормышның төбеннән күтәрелде (Фоат Садриев турында)
Марсель Бакиров. Бәхетсезләр бәхете (Фоат Садриев турында)
Мансур Вәли-Барҗылы. НАМУСЛЫ КЕШЕЛӘР (Фоат Садриев турында)
М.Гайнетдинов. Һибәтулла Салихов
Әхмәт Дусайлы. ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК (Aльберт Сафин турында)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. БӘНДӘЛӘР ХАТАСЫ— БӘНДӘГӘ САБАК (Факил Сафинның "Саташып аткан таң" романы турында)
Фәнис ИСЛАМОВ. Шомлы заман әрнүләре (Факил Сафинның "Саташып аткан таң" романы турында)
Фоат Садриев. Cоңгы көз (Факил Сафин турында)
Кадыйр Сибгат. Факил Әмәкнең «Тузганак чәчәге» исемле шигырьләр китабы кулъязмасына рецензия
ЗӨЛФӘТ. Мин үземне аңладым (Факил Сафин турында)
Мөдәррис Әгъләм. Шигъри әнкә баласыдыр (Факил Сафин турында)
Рафаэль Мостафин. Таң да саташып ата микәнни? (Факил Сафин турында)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Хәтере сауларга гыйбрәт (Факил Сафин турында)
Дания Заһидуллина. Фаҗигале еллар авазы (Факил Сафин турында)
Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. РУХИ БИЕКЛЕК (Юныс Сафиуллин иҗаты турында)
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Мансур Сафин. Гакыйльнең нурлы иҗаты (Гакыйль Сәгыйров турында)
Тәлгат Галиуллин. РУХ БӨЕКЛЕГЕ (Гакыйль Сәгыйров турында)
Рәшит ФАЗЛЫЕВ. ШАЯН ТАЛАНТ (Мар. Сәлим турында)
Хамматова Ф. Гомерләр яшәргә бирелгән (Кадыйр Сибгат)
ХАРИС ӘШРӘФҖАНОВ. Шагыйрь китте - каралары кипте... (Кадыйр Сибгат)
Флүс ЛАТЫЙФИ. ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ ДӘРЬЯДЫР... (Җәүдәт Сөләйманның 50 яше уңаеннан)
Айдар Хәлим. Йөрәге белән мөстәкыйль (Саҗидә Сөләйманова иҗаты турында)
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН... (Саҗидә Сөләйманова турында хәтирәләр)
Фирүзә Җамалетдинова. Ни белән үлчәнә үткән гомер? (Саҗидә Сөләйманова турында)
Гөлнар БАЗАРОВА. САЙАДИНЫҢ "ДАСТАНЫ БАБАХАН" ӘСӘРЕНДӘ ЯЗМЫШ МӘСЬӘЛӘСЕ
Ф.В.Әхмәтова. Саядинең «Дастаны Бабахан» әсәре
Шәрипов Ә. Каләмнән тамдырып канымны... (Сирин)
Рәйсә МУСАБӘКОВА. Сүнчәләй иҗатында хатын-кыз мәсьәләсе
A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Фоат САДРИЕВ

Cоңгы көз

Факил Сафин
(Факил ӘМӘК. "Соңгы коз", Повесть һәм хикәяләр. "КамАЗ" нәшрияты, 1992 ел)

Факил Әмәкнең "Соңгы көз" повесте дә безнең район җирлегендә шактый тәэсирлe вакыйга булып калыр, ахрысы. Әсәр басылган "Аргамак" журналы инде җәйдән бирле кулдан-кулга йөри, повесть турында фикер алышучылар саны артканнан-арта бара. Хәзер инде яшь авторның әлеге әсәрен һәм хикәяләрен туплаган җыентыгы китап кибетләренә чыккач, аның белән кызыксыну, аның тирәсендә шау-шу иң югары ноктасына җитте. Мөслимлеләр "Соңгы көз"не бестселлер кебек укыйлар. Хикмәт шунда, автор - үзебезнең Әмәкой егете, әсәр аның үз башыннан үткән, үз күзләре белән күргән вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Ул вакыйгаларны халык та яхшы хәтерли. Шуңа күрә "Соңгы көз"дә сүрәтләнгәннәрнең язучы уйдырмасыннан тулысынча азар реаль тормыш төсендә аңлануы, андагы персонажларның әдәби образ буларак түгел, ә бәлки укучы үзе күргән-белгән, аралашкан кешеләр рәвешендә кабул ителүе табигый хәл. Мин, азмы-күпме каләм тибрәткән кеше буларак, әдәби әсәр язганда тормыштан алынган геройларның, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә үзгәрүен яхшы беләм. "Соңгы көз" документаль повесть түгел. Шуңа күрә автор төрле алымнар белән без белгән кешеләргә ишарәләсә дә, мин алариы әдәби герой рәвешендә кабул иттем. Әсәр бит прототиплар өчен түгел, ә ниндидер фикер әйтү, гыйбрәт өчен языла. Ләкин шундый хакыйкатьне дә истән чыгармыйк: һәрбер әсәр халык тарафыннан бик хәтәр, үтә сизгер бер бизмәнгә салына: тормышка якынмы ул? Бу очракта, әлбәттә, Ф.Әмәк повестеның уңай җавап алачагына шикләнмәскә мөмкин.
Миңа калса, әдәби әсәр буларак, "Соңгы көз"нең төп әһәмияте - дистәләрчә еллар буе ныгып, яман шеш кебек метастазлар җибәргән тоталитар системаның бозык атмосферасын, шул заманның реаль билгеләрен күрсәтүдә. Партия-дәүләт аппаратының иң югары урыннарын биләүчеләрнең чикләнмәгән власте, законнарны таптавы ил өстенә афәт булып төште. Чөнки халыкның авыз ачып сүз әйтергә дә хокукы юк иде. Әлеге законнан тыш яшәүчеләр чикләнмәгән шундый ук властьны үзләреннән түбәнрәк баскычтагы түрәләрнең кайберләренә бирделәр. Аларның һәркайсы үз төбәгендә патша булды, ни тели - шуны эшләде, нинди ләззәтләр, байлык һәм уңайлыклар алырга мөмкин - һәммәсен дә алды. Бу "патша"лар теләгән кешеләренә орден-медальләр тактылар, алардан геройлар, депутатлар ясадылар, теләмәгәннәрен төрлечә җәберләделәр, хөкемгә тарттылар. Дәүләт-партия пирамидасының очына күтәрелә барган саен ул кешеләрнең власте чик-чаманы югалтты, ал арның бер сүзе меңнәрнең язмышын хәл итте. Тимерхан Заманов та - шул системаның шактый зур кодрәткә ия вәкиле. Үз төбәгендә чикләнмәгән властьны аңа партия мәктәбендә укыган сабакташы - КПСС өлкә комитетының беренче секретаре бирә. Утсыз төтен булмый, дигәндәй, повестьтагы барлык персонажлар - Замановка буйсынучылар һәм буйсынмаучылар дип атасак дөресрәк булыр - аның белән теге яки бу мөнәсәбәттә ачылалар. Тик Заманов та бәхетле, горур, рухи яктан теләсә ничек очарлык кош түгел. Аның кылган җәбер-золымнарына кул астындагы кешеләр тешен кысып ничек түзсә, үзеннән югарыда утыручы түрәләр каршында ул үзе дә мескен хәлдә: аларны сыйлый, көйли, чөйли, яраклаша, ялагайлана. Чөнки системасы шундый. Ул хакимлек иткәндә беркем дә бәхетле була алмый. Намусын, горурлыгын сату бәрабәренә тормыштан кемнәрдер ниндидер ләззәт-рәхәтлекләр алсалар да, алар - кызганыч, бәхетсез кешеләр. Дөрес, гади булмаган бу хакыйкатьне укучы күңеленә сеңдерү өчен тормыш вакыйгаларын, характерларны күпьяклы итеп, бөтен тирәнлегендә сүрәтләү шарт. Моның өчен роман, бәлкем берничә роман язарга кирәктер. Кечкенә повесте жанрын сайлпгйн автор үз алдына андый бурыч куймаган һәм МОМЫН, өчен аны гаепләргә дә кирәкми. Ул вакыйгаларның, кайнар эзе буйлап йөгерә, уй-тойгыларын, кичерешләрен тп;|рөк укучыга җиткерергә ашыга, күләме белән кечкенә форма аша тормышның шактый зур катламнарын колачларга омтыла. Шунд күрә вакыйгалар урыны-урыны белән штрих ро иешендә чагылып баралар.
Әсәр без "демократия җилләре", "яңарыш чоры" дип атаган көннәргә үк килеп керә. Әмма теге система җимерелде дип шатланырга иртәрәк әле. Җәмгыять өстенә пресс шикелле басып торучы көчләр исән. Күзе бар күрә, колагы бар ишетә: милләтләрнең бәйсезлек, мөстәкыйльлек өчен көрәшен бастыру өчен илнең төрле почмакларында, шул исәптән үз республикабызда, нинди генә җирәнгеч гамәлләр кылынмый?! Болар бит дөнья җәмәгатьчелегенең күз алдында, бернинди чирканусыз "күпме телисең шул кадәр бәйсезлек алыгыз" дип лаф орган кешеләр тарафыннан башкарыла. Әйе, Замановның соңгы көзе - ул әле тоталитар системаның соңгы көзе дигән сүз түгел...
Ф.Әмәк җитди әсәр язган һәм бу - яшь авторның уңышы. Аның беренче җыентыгына кергән хикәяләрендә дә бу тема төрле вариацияләрдә, төрле нюансларда дәвам иттерелә. "Оҗмахта яңа ел", "Ак карга", "Ашыгыч чара", "Нервың гына чыдасын", "Диңгез уртасында бер кораб" хикәяләре - моның ачык дәлиле. Алар безнең тормыш рәвешебезне сатирик камчы белән аяусыз камчылыйлар. Шулай да ничек кенә булмасын, Факилнең хикәяләрендәге халыкчан җылы һәм якты юмор минем күңелемә аеруча хуш килде. Ул укучыны ялыктырып, озын итеп яза белми, һәр хикәясе бер тын алуда укып чыгыла. Аларның күпчелеге бер-ике биттән артмаса да укучы күңеленә якты нур булып иңә. "Иртә җитлегү" дип исемләнгән юморескада егет кызны озатырга рөхсәт сорый, озата, бераз утырыйк ди, күңелсез була башлагач, кыеның ботын чеметеп ала, тегесе яныгыннан ут күрсәтә. Баксаң, болар һич тә кыз белән егет түгел, 4-5 яшьлек балалар икән. Авторның шулай шаяруьыпуклануын күрергә теләүчеләр аның "Бабай", "Кодалар", "Артист" кебек юморескаларын укысыннар, рәхәтләнеп көлсеннәр. Ф.Әмәк үзен төрле-төрле характерларны юмористик планда ачарга сәләтле автор ("Якшәмбе - ял көне", "Ярыш", "Ызгышлы сәфәр", "Күркә" һәм башкалар) икәнен дә раслый. Гомумән, юмор аның иҗатында төп юнәлеш булмас микән дигән куанычлы өмет то бар, Чонки ул иҗатын юмористйй хикәяләр белән башлады, прозада да, поэзиядо до колү-шаяруга тугры булып калды. Факилнең шигырьләрен, пародияләрен, эпиграммаларын туплаган "Тузганак чәчәге" җыентыгы нәшрият коридорларында чират көтә дип ишеттек. Хәере белән генә булсын! "Соңгы көз"ең язса да, әле аның дәртле, илһамлы иҗат язы башлана гына. Бәрәкәтле язлар килсен!

Фоат САДРИЕВ. Мөслим.
"Аргамак" журналы № 3, 1993.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013