Бүген Әдипләр: Әхмәт Дусайлы. Корбан
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Соңгы төн


Пролог
Кариспандит
Шайтан туе
Соңгы төн

Әхмәт Дусайлы

Соңгы төн

Ул төнгә чаклы әле Мәрсинә бик күп әзерлек эшләре башкарды.
Җангирнең үзеннән ерагаюы, бизгәннән-бизә баруы аны чыгырыннан чыгара иде. Назисәсе тирәсендә артын биетеп бөтерелүе бер хәл, ул эреләнгән саен эреләнә барды, Мәрсинәне бөтенләй санга сукмый башлады. Аның, Мәрсинәнең төн йокламый планнар корып, йөз төрле комбинаңия төзеп,әллә күпме кешене алдый-талый җыйган малын уртакка исәпләп, күп вакыт аның белән киңәшеп тә тормыйча, зур-зур махинацияләр мәтәштерә башлады.
Вәт мокыт! Вәт кадерне белмәгән ишәк! Болай барса, ул бит Мәрсинәнең үзен бөтенләй арбадан төшереп калдыру җаен эзли башлаячак.
Калдырмый торсын әле! Мәрсинә аның үзен ун йөрешкә алданрак төшереп калдырачак. Менә күрерсез!
“Алтын күкәй”не талау операңиясенең икесен дә, әлбәттә, ул үзе оештырды. Дөресрәге — ул аны сөяркәсе “Кара Йөз” кулы белән эшләде. Башта Кара Йөз карышып маташты. Янәсе, ул — намуслы рекитир, үзен “түбә” итеп таныганнарга тими. Әмма Мәрсинәнең җентекле планы белән танышкач, күнде. Аннары — аның үзенең дә егетләренең берсенә сабак бирәсе бар иде.
Шулай иттеләр дә. Таланган малны икесенә бүлделәр, ә теге, башкаручы егетне милиңиягә тотып озаттырдылар.
Аннары тагын...
Өченчесенә алар тагы да ныклабрак әзерләнделәр. Бу юлы инде беркемне дә ментларга тапшырасы юк —Җангирнең үзен төп башына утыртырга кирәк иде.
Теге гарип агайный эш эзләп керүе дә бик вакытлы һәм уңай булды. Операция дөньяга фаш булган очракта, бөтенесен аңа сылтап калдырырга мөмкин... Әмма аларның беренче талпынышы уңышсыз чыкты. Егетләрне теге картлач куркытып җибәрде. Бу эшне Кара Йөзгә үз кулы белән башкарырга туры килде.

* * *
Бу төн Галиәхмәт өчен башкаларыннан берние белән дә аерылмый иде. Эшли башлагандагы беренче төнен исәпләмәгәндә, аның һәр төне тыныч, әмма шомлы подвал тынлыгында уза иде.
Ә эшли башлаганының беренче төнендә аңа шактый дулкынланырга туры килде. Башта ул подвал тынлыгына, тычкан-күсе кыштырдауларына, черки безелдәүләренә ияләшә алмый йөдәде. Ары сугылды, бире бәрелде, ниһаять тынычланып, үзе белән алып килгән китабына чумды.
Бервакыт аның колагына әллә штукатурка, әллә кирпеч арасын кыргандагы “шыкыр-шыкыр” иткән тавыш чалына башлады. Шактый гына шыкыр-шыкыр килә дә, бераз тынып торгач, тагын шыкырдый башлый. Аннары тагын. Галиәхмәтнең колак шомырайды, йөрәге бугазы янында ук тибә башлады. Ул тынын кысып, аяк очларына баса-баса кыштырдау ишетлгән якка китте. Стена буена басып, бик озак тыңлап торды.
Бу — кибет ягына караган стена бит инде. Мөгаен, кибетнең келәт ягына туры киләдер. Сәүдә залы тегеләйрәк урнашкан. Ә келәткә урам яктан әйбер ташырга аерым ишек куелган. Димәк, кемдер, тышкы ишек борысы янындагы кирпечләрне алырга маташа.
Әһә, әнә бер кирпеч шапылдап килеп төште. Күпмедер вакытка подвал тынып калды. Аннан кемнеңдер саңгырау гына тавышы ишетлде:
— Әйдә, дәвам ит...
Аннары тагын: шыкыр-шыкыр, шыкыр-шыкыр...
Аннары тагын кирпеч коелып төште. Хәзер инде тегеләрнең сөйләшкәннәре ачыграк ишетелә.
Нишләргә? Телефонга йөгерергәме, кибет эченә керергәме? Кибеттән, тагын, аның келәтенә кереп булыр, дисеңме? Телефоннан директорга шалтыратып, кул кушырып утырсаң, ул килеп җиткәнче, караклардан җилләр исәчәк бит...
Тукта. Аларның сөйләшкәне Галиәхмәткә аермачык булып, яңгырап ишетелә. әгәр ул хәзер кычкырыбрак эндәшсә, алар да бу тавышны яхшы ишетәчәкләр бит. әле бит ике генә кирпечне алдылар. Келәткә кереп җитмәделәр. Димәк, үзләрен тотып булмаса да, куркытып, куып җибәрергә мөмкинлек бар.
Өченче кирпеч килеп төшкәннән соң урнашкан тынлыкта Галиәхмәт тыныч кына, әмма ныклы тавыш белән тегеләргә эндәште:
— Нәрсә, егетләр, алтын күкәй урларга килүегезме?
Бер мизгелгә подвалда үле тынлык урнашты, аннары тегеләрнең коралларын ташлап, бәрелә-сугыла дәррәү чыгып качкан тавышлары ишетелде.
Галиәхмәт җиңел сулап куйды. Тагын бер тын тыңлап, тегеләрнең бөтенләйгә чыгып тайганнарына ышангач, ул бу турыда директорга хәбәр итте.
— Киттеләрме соң? — дип сорады директор йокылы-уяулы тавыш белән.
— Киттеләр, киттеләр, — дип кеткелдәде Галиәхмәт. — Коралларын шалтор-шылтыр коя-коя качтылар.
— Ярар, иртән килгәч карармын әле...
Шуннан соң бер ай чамасы ул-бу булмады. Галиәхмәт көн дә булмаса да, көн аралаш, көн аралаш булмаса да өч көнгә бер китапханәдә китаплар алыштырып, әллә нинди романнар укып чыкты. Тормыш җайлы гына дәвам итте.
Гадәттә, ул килгәндә инде кибетне бикләп, бөтенесе дә киткән була. Галиәхмәт килешли кибет тирәсендә тукталып тормыйча, күз чите белән генә күзәтеп, аны узып китә. Аннары, болай гына йөрергә чыккан бер гамьсез кешедәй кибетне урап чыга. Шуннан соң гына үзендәге ачкыч белән тимер ишекне ачып эчкә уза. Башта әле ул ут та кабызмыйча, подвал тынлыгына колак сала. Шактый тыңланып торганнан соң гына рубилникны куша, директор кабинетына уза. Үзе белән алып килгән букчасын директор кәнәфиенә ташлый да, чишенеп, подвалның бөтен почмакларын бер кат урап чыга.Җаны тәмам тынычлангач кына, букчасыннан китабын чыгарып уүзлеген кия... Һәркөн шулай...
Шушы тәтип белән генә эшләгәндә, бу соңгы төн вакыйгалары булмый калырга да тиеш иде кебек. Бу төн өчен корып куелган мәкерле планнарны тормышка ашырырга бит, югысә, бер мөмкинлек тә юк кебек иде.
Әле көндез үк, Ходай белдертүе буенча, аның авылдагы карт анасы килеп төште. Күрше егете үз машинасы белән Чаллыга йомышы төшеп килгән, шул алып килгән. Кичкә таба хатыны эштән кайткач, аңа әйтте:
— Шалтыратып әйт дириктырыңа. Әни килде, диң. Бер төнгә чуртым да булмас путбалларына. Үзең әйтәсең бит, ишеген туп белән атып та ватышлы түгел, дип...
— Әллә ничек кыен, малай, бер ай эшләмәс борын эш калдыруы. Аннары бит инде, мин бит атнага китмим. Төн йоклыйм да, иртәнге сәгатьтә ялтырап кайтып та керәм. Шулай бит, әнкәй?
— Шулай инде, балам. Эш калдыру яхшы түгел инде ул. Кая анда бер көн, ярты сәгать калдырсак та... ә-һә-һә-әәй...
Галиәхмәтнең тугызынчы каттан аска чаклы җәяү төшә торган гадәте бар. Ашыкмыйча гына тәмәке тарта-тарта төшә ул. Лифттан тәмәке татып чыгып килгәндә бер әби сүгеп ташлагач гадәтләнде ул моңа. Бүген дә, фатирыннан чыгуга, сигарет эзләп кесәсенә тыгылды. Ходайның хикмәте — хатын-кыз белән телләшә торгач, тәмәкесен тыгарга онытып китеп бара икән. Кире керергә туры килде. Аннары, сигаретын кабызып баскычтан төшеп барганда, уйлап куйды: кире кермәсә дә буласы иде бит. Тукталыш саен, диярлек — киоск...
Әллә нишләп кинәт кенә аның “Алтын күкәй”гә эшкә урнашып йөргән көннәре исенә килеп төште. Бер кереп, эш белешеп чыккач, киңәшербез, дип аны кайтарып җибәрделәр.
Подвалдан чыккач әле ул шул тирәдәге киосктан бер кружка сыра алып эчте. Кайда урнашканын хәтерләп каласы да юк, егерме ел үтеп-сүтеп йөргән җирләр. Мәскәү урамына карап торган 2нче бистә йорты.
Ә икенче көнне, Ходай рәхмәте белән, ярты көн 4нче бистәдә әлеге подвалны эзләп адашып йөрде. Шундый ук киосктан тагы сыра салдырып эчте (менә бит — киоскысы да бар! ә подвал — юк). Бу гаҗәп эшкә хәйран калып, трамвайга утырып кайтып китте.
Өченче көнне дә шул ук хәл. әлеге подвал ишеген, әллә тагын, йорты-ние белән күмеп куйганнар! Ике сәгатьләп йөргәч, башын күтәреп тирә-юненә күз салса — 2нче бистәнең бөтенләй икенче якта, юл аша — Туфан урамы аръягында икәнен күреп алды...
Язмыштан узмыш юк, диләр. Аннары, язмыш ул Ләүхел Мәхфүзгә язылып куйган, дигән гыйбарә дә бар. Менә бит хикмәт! Шайтан адаштырып йөртте микән аны ул вакытта, әллә, бәла-казалардан сакларга тырышып, Аллаһы тәгалә күзләренә пәрдә корды микән?..
Галиәхмәт подъезддан чыгуга, тротуар читендә алан-йолан каранып утырган галәмәт ямьсез кара мәче ялт! итеп аңа карап алды да, атылып аның юлын кисеп, йорт янындагы куаклар арасына чумды.
Тагын!
Башта тәмәке. Хәзер — бусы.
Галиәхмәт елмаеп куйды. Кайберәүләр, юлларын мәче киссә, туктап, берәрсе үткәнен көтәләр. Янәсе, аныкын түгел, башка берәүнең юлын кисә. Һә! Алдарсың алай гына язмышны! Юк инде, күрәчәгеңне күрмичә Гүргә керә алмыйсың.
Ул шулай мыскыллы елмайган килеш атлавын дәвам итте. Аннары кинәт туктап калды. Бәрәкәлла, кая китеп бара соң әле ул? Аңа бит трамвай тукталышына чыгарга кирәк. Бөтенләй бу якка түгел...
Тагын кире борылды. Ул инде тәгаен белә иде: бүген аны ниндидер күңелсезлек көтә. Бик сак йөрергә кирәк булыр.
...Бер елны алар әтисе белән, Галиәхмәтнең запараена утырып 40-50 чакырым чамасындагы бер авылга барырга чыктылар. Авылларын чыгып җиттек, дигәндә, юлларын коега суга чыгып килүче бер хатын кисте.
— Туктат әле машинаны, — дип боерды әтисе, тәрәзәгә башын тыгып, теге хатынны сүгеп ташлады: — Син нәрсә, Сәлимә, күрмисеңмени безнең сәфәр чыкканны? Буш чиләкләр белән киләсең икән, юлчыны уздырып җибәрергә кирәк. Менә хәзер безнең юл ничек уңсын!
Юллары, чынлап та, уңмады. Кайтканда, әтисе юл буе теге хатынны орышып кайтты.
— Юкка сүгәсең син, әткәй, ул хатынны. Ул хатын гаепле түгел бит, — диде Галиәхмәт.
— Ничек? Ырым-шырым булса да — менә, юлыбыз уңмады бит әле...
— Син, әткәй, Аллага ышанмыйсың.
— Нишләп ышанмаска?
— Ышансаң да, коммунистлыгың чыгып бетмәгән.
— Мин, коммунист булсам да, бервакытта да атеист булмадым.
— Әйе, син Аллага ышанасың, әмма аның кодрәтенә ышанмыйсың, каршыбызга китереп бастырган тамгаларын күрмисең. Мин, мәсәлән, теге хатынны күргәч тә, юлыбызның уңмасын аңлаган идем. Безнең юлыбызның уңмавы бит — буш чиләкле хатын очраганлыктан түгел. Киресенчә, юлыбызның уңмаячагын күрсәтүче билге иде ул.
— Соң, шулай булгач, ник кире борылмадың? — дип көлеп җибәрде әтисе.
— Менә, үзең дә көләсең бит. Өйгә кайткач безнең икебездән дә бөтенесе көләр иде. Аннары — моның тәгаен шулай икәненә тагын бер кат ышанасым килде...
Бүген аңа Ходай тәгалә кисәтү арты кисәтү җибәреп кенә тора. Ахыры хәерле булсын. Менә бит — трамвае да һаман килми. Инде ярты сәгать.Җитмәсә, бер шома йөзле, шикле бәндә бәйләнеп маташа:
— Әйдәле, мине озатып куй.
Исрек тә түгел үзе. Күз карашы әллә нинди: әллә наркотиктан, әллә ниндидер тыелгысыз теләктән тонган. әллә “зәңгәр”, әллә наркоман, әллә — икесе бергә. Тукталышта кеше-мазар да юк — вакыт соң. Ясалма мех “туны” җилдән сакламый. Галиәхмәт тәмам туңды. Борылып кайтып китсә дә яхшы түгел. Хатыны сүзенә карышып, директорга да шалтыратмады, ичмаса...
Ниһаять, трамвай килде. Янына теге “зәңгәр” килеп баскач, Галиәхмәт вагонның икенче башына, кешелерәк җиренә күчеп утырды. Яңадан бәйләнмәде тагы, рәхмәт төшкере.
Әйе, бүген үтә сак булырга кирәк. Галиәхмәт моны бер генә минутка да исеннән чыгармаска тырышты. Кибет тирәсен ул элеккегә караганда да игътибарлырак күзәтте, ишекне ачып кергәч, әле бикләгәнче үк, бик озак тыңлап торды. Кайдадыр подвал түрендә сак кына ишек шыгырдаганы ишетелде. Ул, башта, кире тышка атылырга да уйлаган иде. Ләкин кинәт директор кабинетында телефон чөрелдәп җибәрде...
Галиәхмәтнең, телефон челтерәвен ишетүгә, атылып-бәрелеп төрепкәгә ябыша торган бер юләрски гадәте бар. Ул, бөтен шик-шөбһәләрен онытып, директор кабинетына ташланды. Ишекне ачып җибәрүгә, аның каршында өскә күтәреп кизәнгән пәһлеван пәйда булды. Бер мизгел эчендә ул аның кара бөдрә чәчләрен, көрәнсу свитерын, кара чалбарын, оекбаштан гына басып торган аякларын шәйләп өлгерде. Ә икенче мизгелдә исә бөтен дөнья гөлт! итеп яктырып китте һәм шунда ук караңгылыкка чумды. Бите буйлап агып төшкән җылы гөрләвекне Галиәхмәт тоймый иде инде...



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018