Бүген Әдипләр: Сөмбел Гаффарова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сөмбел Гаффарова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Хәким Галидән
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Фәнил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Фирдәвес Галиева
Мөхәммәт бине Галим
Руслан Галимов
Гөлсинә Галимуллина
Рөстәм Галиуллин
Наилә Галиуллина
Гүзәл Галләмова
Гальгаф (Нургали Галиев)
Азат Ганиев
Гайсә Гатауллин
Мәҗит Гафури
Әхәт Гаффар
Сөмбел Гаффарова
Ихтыяр Гаязов
Гариф Гобәй
Чулпан Гобәйдулина
Гариф Гомәр
Госман Гомәр
Мөхәммәд Әмин Гомәр углы
Фәйрүс Госман
Таһир Госман-Сулмаш
Светлана Гөлтәева
Гали ГЫЙЗЗӘТ
Таҗи Гыйззәт
Аяз Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев
Ләбиб Гыйльми
Фәрит Гыйльми
Алмаз Гыймадиев
Нәбирә Гыйматдинова
Дамир Гыйсметдин
Сөмбел Гаффарова
Сөмбел Габделәхәт кызы Гаффарова 1980 елның 5 февралендә Казан шәһәрендә язучы Әхәт Гаффар һәм тарихчы-галимә Фәридә Гаффарова гаиләсендә туа. 1986 елда рус мәктәбендә укый башлап, туксанынчы еллар башында Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе ачылгач, укуын шунда дәвам иттерә. Уку дәверендә татар теленнән һәм әдәбиятыннан оештырылган олимпиадаларда, республика күләмендәге инша конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Бер үк вакытта үзе дә каләм тибрәтә башлап, «Ялкын» журналының 1989 ел гыйнвар санында «Безнең-сезнең заманда» исемле беренче әкияте басылып чыга. Тора-бара хикәя һәм әкиятләре башка журналларда, «Сабантуй» (1993), «Җәйнең җиде төсе» (2000) кебек күмәк җыентыкларда нәшер ителә, ә 1996 елда унберенче сыйныфта укучы уналты яшьлек авторның әкиятләре һәм хикәяләре тупланган «Безнең-сезнең заманда» исемендәге мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.
1997-2002 елларда С.Гаффарова Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының инглиз теле бүлегендә белем ала. Студент вакытыннан «Ялкын» журналында эшләп килә, 2002 елдан ул әлеге басманың «Кәеф» рубрикасы редакторы хезмәтендә.
Университетта уку дәверендә талантлы татар балалары өчен оештырылган «Сәләт» лагеренда берничә ел рәттән әйдаман булып эшли; факультет эшләрендә актив катнаша.
2006 елдан «Сөембикә» журналында бүлек редакторы вазифасын башкара. С.Гаффарова — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Безнең-сезнең заманда: әкиятләр, хикәяләр. — Казан: Мәгариф, 1996. — 39 б. — 4000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Я х и н а Р. Сөбханалла, күз тимәсен! // Шәһри Казан. — 1997. — 10 гыйнв.
ӘхмәдуллинаГ. Ходайдан бирелгән талант // Мәгърифәт. — 1997.—24 гыйнв.
Базарова Г. Сөмбел // Сөембикә. — 1998. — № 2. — 6-7 б.
Л а т ы й ф и Ф. Ак юл телик // Казан утлары. — 2000. — № 1. — 134 б.
Татар балалар әдәбияты. — Казан: ТаРИХ, 2003. — 462-469 б.
Новые имена // Татарстан. — 1995. — № 9-10. — С. 93.
ШагиахметоваД. Гиацинт для девы // Восточный экспресс. — 2002. — № 1.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013