Бүген Әдипләр: Зәйни Солтанов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зәйни Солтанов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Зәйни Солтанов

(1892-1952)

Татар драматургиясендә — әдәби тәрҗемәләре, татар сәхнәсендә актерлык осталыгы белән танылган Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) 1892 елның 30 январенда Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1906 елда, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдиямне ташлап чыга. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. 1909 елда шәһәрдә даими татар театр труппасы оешкач, 3. Солтанов аның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1913 елның ахырына кадәр шунда эшли. 1914— 1915 елларда ул — «Сәйяр» труппасы артисты. 1916—1917 елларда солдат хезмәтендә була.
Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Зәйни Солтанов яңадан «Сәйяр» труппасында уйный, М. Горькийның «Мещаннар» драмасы, А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә бащ рольләрне башкара. Гражданнар сугышы чорында исә Әстерханга кайтып, анда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә якыннан катнаша, бу труппа белән бергә, аның җитәкчесе-режиссеры һәм уйнаучы актеры сыйфатында, Царицын, Самара кебек Идел буе шәһәрләрендә, Кызыл Армия частьләрендә гастрольләрдә йөри. 1920 елда Самара театр студиясендә актерлык сәнгате буенча лекцияләр укый.
1922 елдан Зәйни Солтанов яңадан Казанда. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйнау белән бергә, ул Казанда театр техникумы оештыру өчен күп көч куя һәм берара аның директоры һәм укытучысы булып эшли.
1923—1925 елларда Әстерхан һәм Баку шәһәрләрендәге татар театрла- рын һәм һәвәскәр драма түгәрәге коллективларын оештыру-ныгыту буенча профессиональ ярдәм күрсәтеп кайтканнан соң, 3. Солтанов 1925 елның көзеннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, ара-тирә режиссер һәм театрның художество җитәкчесе вазифаларын башкара.
Кырык елдан артык сәхнә зшчәнлеге дәверендә 3. Солтанов йөзләрчә образлар иҗат итә, актер буларак үзен халыкчан, реалистик сәнгать остасы итеп таныта. Театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен ул «Хезмәт Батыры» (1926), Татарстан АССРның халык (1939), РСФСРның атказанган артисты (1940) дигән мактаулы исемнәргә лаек була һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1940).
Зәйни Солтанов, оста актер, режиссер һәм тәҗрибәле педагог булудаң тыш, татар театры репертуарын яхшы сыйфатлы тәрҗемә әсәрләре беләң баетуга күп көч салган нечкә зәвыкле каләм иясе дә. 1918 елдан башлап ул даими рәвештә рус, совет һәм чит ил драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итә килә. Аларның гомуми саны ярты йөзгә якың. Шулар арасында А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» (1918) Н. Гогольнең «Ревизор» (1927), М. Горькийның «Тормыш төбендә» (1932) һәм «Дошманнар» (1936), А. Толстойның «Императрицаның заговоры» (1926), А. Чеховның «Юбилей» (1934), «Аю» (1945), В. Вольфның «Профессор Мамлок» (1935), Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1931), В. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» (1940), К. Треневның «Любовь Яровая» (1954 елда матбугатка чыккан), К. Симоновның «Рус кешеләре» (1942), Б. Ромашовның «Күренекле фамилия» (1945), Н. Виртаның «Бер илдә» (1949) пьесалары һәм башкалар бар.
3. Солтанов шулай ук театр сәнгате һәм аның күренекле вәкилләре турында язган күп санлы әдәби-публицистик мәкаләләр һәм истәлекләр авторы буларак та билгеле.
Зәйни Солтанов каты авырудан соң 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була. Ул 1940 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018