Бүген Әдипләр: Фәрит Сәйфелмөлеков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәрит Сәйфелмөлеков


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Нәфисә Сабирҗанова
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Әмир Садыйков
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Әминә Сафиуллина
Фәвия Сафиуллина
Тәүфыйк Сәгыйтов
Гүзәл Сәгыйтова
Камил Сәгъдәтшин
Ләйсән Сәгъдиева
Рәзинә Сәетгәрәева
Фәрит Сәйфелмөлеков
Айдар Сәлимгәрәев
Гөлфинә Сәрвәрова
Мингазыйм Сәфәров
Әдилә Сәфәрова
Искәндәр СИРАҖИ
Дифгат Сирай
Индус Сирматов
Гариф Солтан
Илшат Солтанов
Әнвәр Сөләйманов
Булат Сруров
Фәрит Сәйфелмөлеков
(1930-2016)
Фәрит Сәйфелмөлеков, Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков, рус. Сейфуль-Мулюков Фарид Мустафьевич (1930, Ташкәнт — 2016, Мәскәү) — язучы, журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч, ССРБ Үзәк телевидениесе алып баручысы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).
1930 елның 19 ноябрендә Ташкент шәһәрендә туган. Әтисе — Берлин университетын тәмамлаган филолог Мостафа Камалетдин улы, әнисе атаклы Яушевлар нәселеннән чыккан Разия Гали кызы.
Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган. Гарәп телен һәм француз телен камил белә. «Международная жизнь» (Халыкара хәл), «Современный Восток» (Замана Көнчыгышы) журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли.
1953 елдан журналистлык эшендә. «Марокко халкы тезләнмәс» дигән беренче мәкаләсен 1953 елның 23 октябренда «Вечерняя Москва» газетасында Ф. Мулюков исеме астында бастыра.
1959 елдан ССРБ Үзәк телевидениесендә эшли.
1971—1990 елларда ССРБ Үзәк телевидениесе һәм радиосында халыкара хәлгә багышланган тапшыруның алып баручысы. «Маяк» радиотапшыруын уйлап табучыларның берсе.
1960 еллар ахырында — 1970 еллар башында ССРБ телевидениесе һәм радиосының Ливандагы корпункты җитәкчесе.
1990-1992 елларда ССРБ (РФ) телевидениесе һәм радиосының Швейцариядәге корпункты җитәкчесе.
1992-1993 елларда «Останкино» телеширкәтенең Евразия телестудиясе директоры.
1993-1995 елларда «Останкино» телеширкәтенең халыкара тапшырулар иҗади берләшмәсе директоры.
Мисыр президенты Гамәл Габдел Насыйр, Палестина мохтарияте җитәкчесе Ясир Арафат, Әфганстан җитәкчеләре Нур Мөхәммәт Тараки, Мөхәммәт Нәҗибулла, Иранның рухи җитәкчесе аятулла Хөмәйни, Куба лидеры Фидел Кастро һ.б. белән очрашып, әңгәмә кора.
«Гыйрак җөмһүриятенең тууы» (1958), «Гыйрак кичә һәм бүген», «Португалиянең Африкадагы колонияләре», «Ут сызыгыннан репортажлар» китапларын язган, документаль фильмнар төшергән, мәкаләләр бастырган. 2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Фәрит_Сәйфелмөлеков

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013